Презентация о творчестве Ш. Марджани.
Вложение | Размер |
---|---|
prezentatsiya_shihabetdin.ppt | 2.75 МБ |
Слайд 1
Казан шәһәре Киров районы 137 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Гарипова Ал ь бина И л дар кызы.Слайд 2
Шиһабетдин Мәрҗани – галим һәм педагог. Үткәнебез ал да гөл дә түгел, Тик аңа тел тидерү мәгъгәсезлек. Ә бит аны өйрәнү кирәк. М. Горький
Слайд 3
Фәнни хемәтемнең максаты: Шиһабетдин Мәрҗанине галим һәм педагог булуын исбатлау. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: - Шиһабетбин Мәрҗанинең хезмәтләрен өйрәнү; -хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларны ачыклау; - бүгенге көн өчен тәрбияви әһәмиятен исбатлау.
Слайд 4
1838 – 1849 елларда Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укып, күп төрле чыганаклар, китаплар белән таныша. 1849 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара.
Слайд 5
Казан университетында уздырыла торган төрле гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV бөтенроссия колрылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә Болгар һәм Казан тарихы хакында махсус доклад укый.
Слайд 6
Мәрҗани шәхеснең халыкның тулы канлы яшәешен яклый, рухи һәм иҗтимагый тормышта әдәбиятның, музыканың һәм гомумән, сәнгатьнең әһәмиятен искәртә. Аның фикеренчә, музыка күңелне юата, сөендерә, канатландыра, ә инде шигърияткешеләрнең эчке дөньясын ачып бирә, әхлагын тәбияли.
Слайд 8
Мөстәфадел – әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”. Татар телендә язылган бу хезмәтнең беренче кисәге 1885 һәм 1897 елларда, ә икенче кисәге 1900 елда дөнья күрә. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгәне 1889 елда басылып чыкты. “Мөстәфадел – әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда халкыбызның этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.
Слайд 9
Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.
Слайд 10
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш ияләр һәрвакыт белемлегә. Габдерәхим Утыз Имәни
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Загадочная система из шести экзопланет
Новый снимок Юпитера
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский