Гарданова Халима Вазировна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Укытучыга җитмеш төрле һөнәр дә аз!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Мин үз эшчәнлегемдә төрле алымнар, яңа технологияләр –А.Яхин методикасын, Ә. Рәхимовның “Үстерелешле укыту технологиясе”н, рустелле балаларга татар телен өйрәтү максатында Р.З. Хәйдәрованың коммуникатив технологиясен кулланам.

Увлечения: Татар хатын-кызы буларак тегәргә, чигәргә бик яратам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Елабуга

Место работы: МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №9 с углубленным изучением отдельных предметов" ЕМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/halima-gardanova-0
Укытучы – Китап һәрчак бергә, Пар канаты кебек бер кошның. Белем, акыл баш булганда гына Нигезе нык була тормышның.
Фәнис Яруллин.

Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт рухсыз.

 Ризаэтдин Фәхреддин

О себе

Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Йөрәккә иң якын, иң кадерле сүзләр. Һәркемнең газиз туган йорты, туган ягы бар. Һәркем үзенең изге нигезен, туган туфрагын, шаулап торган урманнарын, чылтырап аккан чишмәләрен, җырчы кошларын, кырларын, тугайларын ярата, сагына. 

         Минем туган җирем - берсеннән-берсе гүзәл, җырларда җырланучы Ык, Сөн, Агыйдел елгаларына бай Актаныш ягы. Татар иленә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстанның халык артисты  Әлфия Авзалова, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Кирам Сатиев кебек күренеклк шәхесләрне  биргән  данлы як ул. Мине, Нур Баян, Гамил Афзал, Ләбиб Лероннарның иҗатына гашыйк яшь кызны, ана теленә мәхәббәт белән үрелгән балачак хыялы Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына алып килде. Серле татар дөньясына юл педагогия факультетында башланды.

         Озакламый күңелле балачакны, шау-шулы студент елларын артта калдырып язмыш мине Алабуга шәһәре белән бәйләде. Чулман ярларында горур балкыган Алабуганы да  мин туган ягым дияр идем. Ул -  минем тату гаиләмнең, әкияттәгедәй өч кызымның туган ягы. Дәверләрне дәвер белән бәйләп торган Ак мәчете, туган ягының гаҗәеп матур табигатен бар дөньяга таныткан И.И. Шишкин, туган илен чиксез яраткан кавалерист-кыз Надежда Андреевна Дурова, халык ышанычын аклаган абруйлы табиб Василий Михайлович Бехтеревлары белән шанлы шәһәр мине үзенә җәлеп итте.

       Үземнең хезмәт юлымны 1991 нче елда чал тарихлы Алабуганың 12 нче мәхәлләсендә урнашкан 1нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башладым. Ә 2000 нче елдан аерым предметлар тирәнтен үзләштерелә торган 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып һөнәри эшчәнлегемне дәвам иттем һәм хәзергәчә шунда эшлим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Хәсән Туфан, Муса Җәлил шигырьләре, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Фәнис Яруллин әсәрләре.

Мой взгляд на мир

"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".

Ф.Яруллин

Мои достижения

Почетная грамота МО и Н РТ за достигнутые успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд - 2013 г.

Почётная грамота МО и Н РТ за подготовку победителя республиканской олимпиады школьников по татарской литературе - 2010 г., 2012г., 2015 г., 2016 гг.
Грамота МО и Н РТ за участие в республиканском конкурсе "Учим татарский" - 2010 г. 
Благодарность МО и Н РТ за активное участие в апробации учебно-методического комплекта для русскоязычных учащихся 1 класса "Күңелле татар теле" - 2012 г.
Диплом КФУ ЕФ за проведение мастер-класса "Использование современных информационных технологий на уроках татарского языка и литературы" (в рамках инновационной сессии кафедры педагогики) - 2012 г.
Почетная грамота управления образования исполнительского комитета Елабужского муниципального района за подготовку победителя муниципальной олимпиады школьников по татарскому языку и татарской литературе - 2010, 2011, 2012, 2013 г., 2014 г., 2015., 2016 гг.
Сертификат за активное участие в работе мастер-класса "Милли аң формалаштыру технологиясе" в рамках "IV Международного фестиваля учителей - 2013" 
Сертификат Международного конкурса для педагогов "Открытый урок" на страницах СМИ "Завуч.Инфо" - 2013г.
Мәшһәр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең XI республика педагогик укуларында катнашкан өчен шаһәдәтнамә - 2014
Сертификат эксперта Международного научно-познавательного, творческого и интеллектуального конкурса "Тамчы-шоу" в номинации "Познание и творчество" - 2014
Победитель гранта "Наш лучший учитель" 2014 г.

Моё портфолио

Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.  

Галимҗан Ибраһимов

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: