Сыйныфтан тыш чаралар


Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

                                 Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

                                 Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.

                                 Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

                                 Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле:

1 нче укучы : Алтын яуган көзге көндә              

                               Тыйнак үттек класска.                                    

                                Әлифбаны кулга алдык                                  

                              Әй, сөендек шул чакта.                                    

2нче  укучы :                                               3нче  укучы :       

Ә    Әтәчем иртән тора                                            Л     Күзләремнән яшьләр чыкты ,

       Һава ярып кычкыра.                                                 Капкан идем лимонны .

      Ашыгырга куша ул                                                    Сары булгач , бик тәмле дип

      Мәктәп – белем иленә.                                              Белгән идем мин аны.

4нче укучы :                                               5нче укучы :       

И   И хәрефе ипидә бар ,                                              Ф    Ябалакның зур күзләре

      Бар ул ил һәм иректә .                                                    Ялтырый караңгыда.

      И хәрефе икелегә                                                            Ф хәрефенә бик охшаган

      Укымаска өйрәтә .                                                           Туп – туры караганда .

6нчы укучы :                                                     7нче укучы :         

Б    Бәр барабан , уйна быргы ,                                   А      Әлифба башлана

      Бар кешеләр ишетсен .                                                   Сузып А авазын .

      Б дан башка бәйрәм югын                                              А – ана , а – авыл

      Барчасы күреп китсен .                                                  А – Ватан , А – Алабугам .

     “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый.

Укытучы. Бүген безне кунакка “Хәрефстан” дигән ил дәшә. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Без анда поездга утырып барырбыз.

Без поездга утырасы станциянең исеме әлегә билгеле түгел. Аны белмичә без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, табышмакларның җавапларын әйтсәгез, шул станциянең исемен белерсез.

(су өстендә төнбоеклар, артына табышмаклар язылган, хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзиләр)

А :Охшаган  ул ракетага,                                  Ә:  Әни диеп телем ачылган

Ул  басуда,баганада.                                           Әни сөйгән, назлаган

Аны белә һәрбер бала:                                         Кайсыбыз соң дәфтәренә  

Алфавитны  башлый   ич...(“А”)                           Бу хәрефне язмаган.

И   Бу хәреф ипидә бар ,                                              Ф    Ябалакның зур күзләре

      Бар ул ил һәм иректә .                                                    Ялтырый караңгыда.

      Бу хәреф икелегә                                                            Бер хәрефкә бик охшаган

      Укымаска өйрәтә .                                                           Туп – туры караганда .

Б    Бәр барабан, уйна быргы ,                                    Л: Әгәр түбәгә карасаң

      Бар кешеләр ишетсен .                                           Алдында да шул хәреф

      Моннан башка бәйрәм югын                                  Артында да шул хәреф

      Барчасы күреп китсен .                                                  Нинди хәреф икәнен

                                                                                                Беләсең син уйласаң

Белмәмеш: Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укытучы: Абау, кем бу? Нинди тәртипсез .....? Ишек шаку юк, исәндәшү юк, атылып-бәрелеп килеп керде дә, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады???

(..... әле кызларның чәчләрен тарта, әле малайларны ң арткасына төртә)

Укытучы: Нишлисең син, ....? Кем син? Башлангыч сыйныф укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр әле?

......: Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам дә, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча?

Укытучы: Абау, кем соң син? Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең?

.....: Танымыйсызмы?

Укучылар: Юк, юк!

 ....... Мин - ..... Мине сезгә ..... патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең сыйныфта калырга куштылар.

Укытучы: Сине? Безнең сыйныфта алып калыргамы? Ишекне шакып керергә онытып җибәрдең, “исәнмесез”не дә мин әйткәч кенә исеңә төшердең. Хәтерең начар бит синең, Балалар, нишлибез? Алып калабызмы .... ?

Укучылар: Ю-у-ук, алып калмыйбыз.

Укытучы: Безгә нинди укучы кирәк?

Укучылар: “5” ле “4” легә укучы балалар кирәк.

Укытучы. Ярый, укучылар, алыйк Белмәмешне үзебез белән, аны да яхшылыкка өйрәтербез. Станциядә безне поезд көтә. Вагонга кереп утыру өчен билетларыбыз да бар. Ә алар чын булсын өчен хәрефләрдән сүз төзергә кирәк.

Һәр билетка хәрефләр язылган: кәмпәт (мәктәп), фәтдрә (дәфтәр), тпаик (китап) . Укучылар билет алалар. Кайсы команда сүзне белеп укып күрсәтә, шул команда урынына кереп утыра. Урындыклар “поезд” итеп тезелгән.

Укытучы:

Менә хәзер юлга кузгала алабыз. (Музыка яңгырый.)

I тукталыш “Тапкырлар” станциясе  (8 слайд)

1)Кечкенә генә йорт,

   Эче тулы корт.(кыяр)

  2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

 3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

 4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

 5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

 6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

7)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

8)Бернәрсә тегә белми,   

Энәләр тагып йөри.    (керпе)        

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.. (аю)       10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)

II тукталыш “Әкиятләр иле”

Әкиятләрдән өзекләр күрсәтелә, укучылар әкиятнең исемен таба. (“Су анасы”, “Куян кызы”, “Шалкан”)

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

III тукталыш “Хәрефстан иле

Укытучы:

Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле” . Монда безнең Әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Балаларның каршыларына “Әлифба” килеп чыга.

Әлифба:

-Исәнмесез, балалар! “Хәрефстан” иленә рәхим итегез! Бу илдә мин сезгә өйрәткән бик шук, бик наян хәрефләр яши. Әгәр алар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын дисәгез үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

               Әлифба (Ильдан) шигырь сөйли.

  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

Һәр укучыга бер хәреф бирелә. Шул хәрефләр нигезендә биремнәр үтәлә.

  • Калын сузыклар
  • Яңгырау тартыклар
  • Нечкә сузыклар
  • Саңгырау тартыклар
  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  • Татар алфавитында гына булган хәрефләр.

Әлифба:

-Рәхмәт, сынатмадыгыз! Минем дусларым белән дә таныш булыгыз: “Татар теле” һәм “Әдәби уку”. (Белмәмеш чыгып китә)

IV тукталыш “Татар теле” һәм “Әдәби уку”

“Татар теле” (Миләүшә) чыга, шигырен сөйли.

“Татар теле” Минем сумкамда биремнәрем бар. Әлифба  сезне күп нәрсәләргә өйрәтте, сез яхшылап өйрәндегез микән, тикшереп карыйм  әле.

Сүзләрдән мәкальләр төзү.

“Әдәби уку”:

  • Исәнмесез, хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Ә мин сезгә бүләк алып килдем. (үзенең җырын башкара)
  • Минем тагын бүләкләрем бар. Әмма бу бүләкләрне алганчы миңа сүз бирегез.
  • 1 укучы: Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!
  • 2 укучы: Сезнең алда вәгъдә бирәбез!

3 укучы: Тырышып укырга

4 укучы: Ялкауланмаска,

5 укучы: Артка калмаска!

6 укучы: “2” ле алмаска!

7 укучы: Сәламәт булырга.

Барысы бергә: Әйдәп барырга, “5” кә укырга.



Предварительный просмотр:

Тема: «Тамчы – шоу» интеллектуаль уен

Максат: Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү,мөстәкыйльгә өйрәтү,туган телгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Уен тәртибе: Уенда 2 команда катнаша.

                                                        УЕН БАРЫШЫ

   Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Уенчылар үз урыннарын алалар.

       А.б. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы- шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер- беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз олимпия уеннарына багышлана.

      (Сүз командаларга бирелә. Алар үзләре белән таныштыра.)

1 тур. 2нче слайд “Кайсыгыз җитез”

 5 боҗра

А.б.   Уенга кереп китү, җылынып алу өчен сораулар биреләчәк.

1. Олимпия уннарының девизы нинди? (Тизрәк, биеккәрәк, көчлерәк)

2. Олимпия уннары флагы нинди? (ак төстәге флагка зәңгәр, кара, кызыл, яшел, сары төстәге 5 боҗра төшерелгән)

3. Флагтагы биш боҗра нәрсәне аңлата? (5 континентның бердәмлеген аңлата, зәңгәр – Европа, кара – Африка, кызыл – Америка, яшел – Австралия, сары- Азия)

4. Флаг беренче тапкыр кайсы шәһәр өстендә җилфердәгән? (Антверпен, Бельгия)

5. Дөнья олимпия уеннары хәрәкәтен җитәкләүче оешма ничек атала? (Халыкара олимпия комитеты)

6. Халыкара олимпия уеннары комитетының штаб-квартирасы кайсы шәһәрдә урнашкан? (Швецария, Лозанна)

7. Олимпия уеннарын ачканда сортчылар нинди тәртиптә чыга? (оештыручы илнең алфавиты тәртибендә)

8. Кайсы илдә булуга карамастан бер илнең спортчылары беренче чыга, кайсы илнеке? (Греция)

9. 1980 нче елда безнең илдә нинди олимпия уеннары уздырылды? (22 нче җәйге)

10. Ул кайсы шәһәрдә уздырылды? (Мәскәүдә)

11. 1980 елда уздырылган 22 нче җәйге олимпия уеннарының символын әйтегез. (аю баласы Миша)

2 тур. Игътибарлылык бәйгесе.

(Бу турда укучыларга компьютерда рәсемнәр күрсәтелә. Шул рәсемнәрдән чыгып алып баручы төрле сораулар бирә.)

  • Рәсемнәрдә ничә биатлонист сурәтләнгән иде? (1)
  • Әлеге рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (2010 ел, Ванкувер шәһәре)
  • Хәзер экран сезгә видеосюжет тәкъдим итәчәк, игътибар белән карыйбыз.
  • Экранда сез Сочида олимпия уеннарында катнашкан кемне күрдегез һәм ул ничә яшендә шуа башлаган? (Аделина Сотникова, 4 яшендә)

3 тур. Сүзләр яса.

  • Экранга карагыз.Экранда нәрсә күрәсез? Аны татарча әйтегез. (каплан)
  • Каплан сүзеннән яңа сүзләр ясагыз.

4 тур. Капитаннар бәйгесе.

1. Беренче кышкы олимпия уннары 1924 елда уздырыламы? (1924 нче елда)

2. Ул кайда Франциядә уздырыла? (Франциядә, Шамони шәһәрендә)

3. Сочида олимпия уеннарын уздыру 2 нче тапкырдан кабул ителә. (Юк, 3 нче тапкырдан)

4. 22 яшендә дөньяның иң яхшы капкачысы дип Владислав Третьяк Игълан ителде. (Әйе)

5. 22 нче кышкы олимпия уеннары 3 февральдә ачылды. (юк,7 нче февральдә)

6. 22 нче олимпия уеннарында Россия командасы ничә алтын медаль алды? (13)

7. 22 нче олимпия уеннарында Россия командасы ничә бакыр медаль алды? (9)

1.СССР спортчылары беренче тапкыр кышкы олимпиада уеннарында 1956 нчы елда катнашалар. (1956 нчы елда)

 2. Ул Италиядә буламы? (Италия)

3. 2008 нче елда Сочи кышкы олимпия уеннарын уздыру урыны итеп кабул ителде. (2007, 4 июль)

4. Ирина Роднина фигуралы шуу буенча 3 тапкыр олимпия чемпионы булды. (Әйе)

5. 22 нче олимпия уеннары 24 нче февральдә ябыла. (Юк, 23 нче февральдә)

6. 22 нче олимпия уеннарында Россия командасы ничә көмеш медаль алды? (11)

7. 22 нче олимпия уеннарында Россия командасы барлыгы ничә медаль алды? (33)

 



Предварительный просмотр:

Татар халкы тарихы. Болгар иле, Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы.

6 сыйныфның татар төркемендә

“Йолдызлы сәгать” уены

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарданова Хәлимә Вәзир кызы.

      Максат: 1) укучыларны Болгар иле, Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы барлыкка килү тарихы, мәдәнияте белән таныштыру;

           2) күпне күргән халкыбыз тарихына, туган туфрагыбызга, изге җиребезгә хөрмәт хисләре уяту.

            3) Логик фикерләү, фикер йөртү  сәләтләрен  үстерү. Балаларда активлык, кызыксынучанлык  тәрбияләү.

    Җиһазлау: компьютер, мультимедиа, СD диск “Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты”, йолдызлар, https://edu.tatar.ru/cor/164, Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам, сине Татарстан” җыры (Роберт Ракыйпов шигыре, Роберт Андреев музыкасы)

Эпиграф: “...Белмәгән нәрсәләрне “белмим” диюдән оялмагыз, белергә тиешле гыйлемнәрне өйрәнүдән гарьләнмәгез.” Риза Фәхертдин. 3нче үгет.

Уен барышы

    Уен “Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты” СD дискының керем өлешен куеп башлана. 

Кереш сүз: Бүген дәрестән тыш эшчәнлегебез гадәти түгел, серле. Бүген дәрестә иң күп белүчеләрне билгелибез. Уен – ярыш 5 турдан тора. Төрле бирем – сорауларга дөрес җавап биреп иң күп йолдыз җыючы укучылар җиңүче булачак. Уңышлар сезгә, укучылар!

Уен барышы:

Бүген без сезнең белән “Йолдызлы сәгать” уены уйнарбыз. Без дүрт конкурсант сайлап алырга тиеш булабыз. Тик алдан шул сорауларга җавап бирергә тиеш булабыз.

                          Сайлап алу туры.

  1. Керем өлешендә ничә чор күзәттегез? (5)
  2. Борынгы кешеләр ничек язган һәм ул язу ничек атала? (пиктография)
  3. Татар халкы гарәп хәрефләре белән ничә ел язган? (1000)
  4. Татар халкының милли бәйрәме. (сабантуй)

1 тур. Булсаң зирәк - әйт тизрәк.

 “Болгар буенча сәяхәт” видеоязмасы күрсәтелә.

  1. Болгар Дәүләте башлыгы һәм аңа нигез салучы кем булган? (Кубрат хан)
  2. Болгарлар нинди илләр белән тыгыз элемтәне ныгытуда зур эш алып барганнар? (Урта Азия, Кытай, Византия, Рус)
  3. Болгарлар нәрсә белән сәүдә иткәннәр? (Сөйлән һәм көмештән чигелгән өс киемнәре, аяк киемнәре, агач, алтын, көмеш, бакыр, бронзадан ясалган кыйммәтле, затлы әйберләр белән, балчыктан ясалган бизәкле савыт-сабалар, сугыш кораллары)
  4. Болгарлар нәрсә уйлап чыгарганнар? (кирпеч)
  5. Болгарлар рәсми рәвештә ислам динен кайчан кабул итә? (922)
  6. Болгар һәм татар әдәбиятына зур өлеш керткән бөек шагыйрьне атагыз? (Кол Гали)
  7. Кол Галинең нинди ядкаре безнең көннәргәчә сакланып калган? (Кыйссаи Йосыф поэмасы)
  8. 1236нчы елда Бөек Болгар дәүләтен кемнәр яулап ала? (монголлар)

2тур. Алтын Урда мәмләкәте

    1242—1243 елларда төзелгән Алтын Урда дәүләте ике  гасыр буена яши. Монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә барлыкка килгән Алтын Урда  мәмләкәте Евразиянең гаять зур мәйданын били. Илнең төп өлешен  Идел-Урал (Идел-Җаек) тәшкил итә. Шуңа күрә ул еш кына Идел-йорт дип атала да.

    Алтын Урданы төзүче төп сәяси һәм хәрби көч Батый җитәкчелегендәге  татарлар була. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә татар атамасы киң таралыш таба.  Татарларның үзләреннән тыш, илнең төп халкын тәшкил иткән болгарлар һәм  кыпчаклар да бу исем белән атала башлый. Шулай итеп, безнең халкыбыз тарихының  татар дип йөртелгән сәхифәсе ачыла.

Алтын Урдада рәсми һәм күпчелек халыкның сөйләме,  аралашу теле татар теле булган. Аны кайчак «кыпчак», «төрки-татар», «иске  татар» теле дип йөртәләр.

    Алтын Урдада калаларның күп булуы, шәһәр  тормышының алга китүе мәгълүм. Хаҗитархан, Сарытау, Камышлы, Азак (Азов), Кафа  (хәзерге Феодосия), Болгар, Казан, Үргәнеч, Сарайчык, Гөлестан һәм башка  калаларда иҗтимагый, мәдәни тормыш кайнап торган. Ә инде илнең башкаласы Сарай  Көнчыгыш Европаның гына түгел, дөньяның иң зур шәһәрләреннән берсе исәпләнгән.            

Бирем: бирелгән җаваплардан дөресләрен сайлап алырга.

  1. Алтын Урда дәүләте еш кына ничек атала? (Идел-йорт)

Идел-йорт

Борынгы Рус

Кырым

Идел буе Болгары

  1. Алтын Урдага нигез салучы хан?

Кубрат хан

Мамай хан

Батый хан

Үзбәк хан

  1. Алтын Урданың дәүләт теле

Уйгур теле

Монгол теле

Кыпчак (татар) теле

Рус теле

  1. Алтын Урданың башкаласы?

Казан

Болгар

Кафа

Сарай

3 тур. Дөрес тәртиптә урнаштыр.

Казан ханлыгы.

     XV йөзнең урталарына  таба, төрле сәбәпләр аркасында, Алтын Урда таркала. Аның җирлегендә Кырым,  Казан, Себер, Олы Урда, Нугай, Әстерхан һәм башка татар ханлыклары барлыкка  килә. Дәүләтнең үз, төп халкы - татарлар. Алардан башка, Казанга буйсынып күрше чуваш, мари, мукшы, удмурт һәм башкортлар яшәгәннәр. Ханлыкның үзәк җирләре - мәшһүр Казан арты һәм Иделнең көнбатышындагы Тау ягы. Башкаласы - Казан, кечерәк шәһәр һәм ныгытмалары: Арча, Алат, Иске Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Тәтеш, Җөри.

      Казан ханлыгы татар халкы язмышында мөһим урын тота. Казан ханлыгы дигәч тә, иң беренче чиратта, аның хөкемдарлары искә килеп төшә. Алар арасында Кол Шәриф тә дәрәҗәле, үзенә лаеклы урыннарның берсен били. Күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Казан Кремле мәчетенең имамы, Казан тарихында тирән эз калдырган шәхес. Шагыйрь, көрәшче һәм акыл иясе. Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән шәһәрне дошманнардан саклап сугышканда һәлак була.

     Билгеле шәхесләрдән Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе. Сөембикә-Ногай морзасы Юнысның кызы була. 1533 нче елны аны Мәскәү тарафыннан Казан ханы итеп куелган Җангалигә кияүгә бирәләр.  Озак та үтми, Казан халкы каршы чыгып, ул үтерелә.  Шул  ук елны Сөембикә Казан ханы Сафагәрәйнең хатыны була. Алар яратышып, бик матур гына яши башлыйлар. Аларның Үтәмешгәрәй атлы уллары туа. Алар бергә бик аз яшәп калалар, Сафагәрәй үлә. Казан ханы итеп Үтәмешгәрәйне билгелиләр. Малай үсеп җиткәнче  дәүләт белән Сөембикә идәрә итәргә тиеш була. Тик Явыз Иван һөҗүме башлангач морзалар аны Мәскәүгә “саталар”, малае Үтәмешгәрәйне аерып Мәскәүдә калдыралар. Үзен дүртенче хатын итеп Шаһгалигә кияүгә бирәләр, шуннан соң аның язмышы бик аянычлы тәмамлана.

    Казан ханлыгы йөз елдан артык вакыт дәвамында гына яши. Казан һәм мәмләкәте Мәскәү  тарафыннан 1552—1556 елларда юк ителә.

    Уенчыларга логик чылбыр тәкъдим ителә. Алар сүзләрнең тиешле тәртиптә бирелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклыйлар. Эзлеклелекне дөресләп, уенчылар саннарны билгеле тәртиптә күтәрәләр.

  1. Кайсы дәүләт артык?

Казан ханлыгы

Кырым ханлыгы

Болгар дәүләте

  1. Кайсы шәһәр Казан ханлыгы шәһәре түгел?

Арча

Алабуга

Сарай

  1. Сөембикәне кияүгә бирүнең эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.

Сафагәрәй

Җангали

Шаһгали

  1. Әдипләрнең иҗат итә чоры эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.

Кол Гали

Каюм Насыйри

Кол Шәриф

  1. Чорларга бүленеш эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.

Казан ханлыгы

Алтын Урда

Болгар дәүләте

  1. Дини бәйрәмнәр эзлеклелеген дөрес итеп урнаштырыгыз.

Мәүлид бәйрәме

Корбан бәйрәме

Ураза бәйрәме

Блиц-турнир

Хәрефләр язылган кубиклар таратыла. Шул хәрефләрдән бүгенге уенның темасы белән бәйле исемнәрен төзергә.

                           Й, Н, Л, О, А, С, Р, Б, Ы, Т, А, Г, У, Д

               (Бирелгән хәрефләрне ике тапкыр кулланырга  ярамый).

               Иң озын сүз төзүчегә йолдыз бирелә.

Уенны тәмамлап җиңүче билгеләнә.

Һәм уен “Мин яратам, сине Татарстан” җыры белән тәмамлана.



Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф укучылары арасында

Алабуга тарихына багышланган бәйге.

Укытучылар:

 Гарданова Хәлимә Вәзир кызы,

Нуркаева Гөлнур Флит кызы.

Алабуга, 2014 ел.

   Зал бәйрәмчә бизәлгән. Кунаклар залга керәләр.

 “Туган як” җыры

Алабуга – гүзәл кала!

     Алабуга – нурлы кала,

     Мәһабәт урманнарың!

     Күз карашын назлап тора

     Кырларың, болыннарың!

                  Алабуга – серле кала,

                  Ямьле Чулман буйларың!

                  Көмеш бишектә тирбәлә

                  Ак билле дулкыннары!

     Алабуга – син яшь кала –

     Студентлар шәһәре.

     Кабатланмас табигатең –

     Җәүһәрләрнең җәүһәре.

                   Борылып аккан Чулмансуда

                   Пароходлар юл яра.

                   Бай тарихың, музейларың

                   Таныта сине дөньяга!

     Мең еллыгың ишек шакый, -

     Гасырлар кичкәнсең син!

     Дәһшәтле чорлар шаһиты, -

     Күпне күргән шәһәр син!

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Шигырьдән күренгәнчә, безнең борынгы шәһәребез үзенең олы юбилеен, 1000 еллыгын каршылый. Шул уңайдан без мәктәбебездә 3 нче сыйныф укучылары арасында бәйге үткәрергә булдык. Сезнең алдыгызда 3 команда: 3а сыйныфы укучылары – “Алабуга шәкертләре” командасы, 3б сыйныфы укучылары – “Чулман йолдызлары” командасы, 3в сыйныфы укучылары – “Алабуга тамчылары” командасы. Алар үзара чал тарихлы Алабуга турында белемнәре белән көч сынашалар. Бүген жюрида бу укучыларыбызга бәя биреп Гөлшат Илсуровна, Резеда Фәнүзовна, Фавилә Салмановна утыралар.

Алып баручы. Бәйгебезне башлыйбыз.

Чиксез калын нарат урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм зур чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп иткән. Татар илендә Алабуга бик борынгы шәһәрләрдән санала. Ул IX-X гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк ныгытмаларындагы шәһәр буларак барлыкка килгән.

Алып баручы. Алабуга шәһәре нинди елга буена урнашкан? (Чулман) Алабуга исеме нәрсә аңлата?

Алып баручы. Алабуга шәһәренең исемен һәркем үзенчә аңлата. “Исәнме, Алабуга!” китабын ачып карасак, түбәндәгеләрне укыйбыз: “Елабуга – рус сүзе түгел... Тойма елгасы аръягында зур күл Алабуга исемен йөрткән, татарчага тәрҗемә иткәндә алабуга балыгын аңлата.”

    Алабуга шәһәренең килеп чыгуын профессорлар Ф.И.Эрдман һәм А.Х.Харисов Кама елгасында Алабуга шәһәре каршында “усал үгез – ала буга” исеме йөрткән, судноларга үтәргә комачаулаучы зур таш булуы белән аңлаталар. Бу фикер дә шулай ук игътибарга лаек. Ул да төрки тел нигезендә аңлатыла.

Алып баручы. Есть несколько версии происхождения названия города.

    Одно из них. Рядом с рекой Тойма было большое озеро Алабуга. В переводе на русский язык означает название рыбы.(Окунь) 

    Еще одно из версии. Профессоры Ф.И.Эрдман и А.Х.Харисов объясняют происхождение названия города тем, что на реке Кама был большой камень, который мешал прохождению суднов. Этот камень народ прозвал “Ала-буга”, что в переводе с тюркского означает “Злой бык”.

Алып баручы. Иван Грозный (Мөһдиш Иван) бу тирәләрне яулап алгач, Алабуга исемен үзгәрткән. (Трехсвятское авылы) 1780 елда әби патша (Екатерина II) указы белән ул тагын Алабуга дип атала.

Алып баручы. В те времена, когда Иван Грозный завоевал эти земли, он переименовал название Елабуга. Затем в 1780 году по указу ЕкатериныII Елабуге вернули прежнее название.

Алып баручы. Иван Грозный Алабуга исемен нинди исемгә үзгәрткән?

Җыр. “Бер яшькә үстем”.

Нур Гайсин сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев көе.

Алып баручы. Бәйгене дәвам итәбез. Алабугада нинди күренекле рәссам пейзажчы туган һәм яшәгән? Аның картиналарын атагыз.

Алып баручы. Алабугада 40 елдан артык 1812 елгы Ватан сугышының мәгълүм герое, фельдмаршал М.И.Кутузовның ординарецы, язучы яши. Кем ул? Сугышка ул нинди фамилия астында киткән?

Алып баручы. Нинди рус шагыйрәсе Алабугада соңгы көннәрен үткәргән?

Җыр. “Иң матур җыр.”

Җәвад Тәрҗеманов сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев көе.

Алып баручы. Алабугада Вятка, Казан, Уфа губерналарында бердән-бер булган хатын-кызлар белем ала торган мәдрәсә салдырыла. Хәзерге вакытта ул АДПУ булып йөри. Аны Алабуганың нәселдән почетлы гражданкасы, хәйрияче салдыра.

Алып баручы. В Елабуге было построено единственное на всю округу женское училище. Пожертвовала средства на её строительство потомственная почётная гражданка Елабуги.

Алып баручы. Мәдрәсәне салдырган гражданка кем ул?

Алып баручы. Алабугада элек-электән үк төрле дин кешеләре дус яшәгән. Шәһәрдә бер үк вакытта мәчетләр дә, чиркәүләр дә эшләп торган.

                 Алабуга мәчете.

Саимә Гыйльметдинова.

       Иң биек манара ул синдә,

       Тик синдә, и гүзәл шәһәрем!

       Әллә соң күкләрдән яңа көч

       Алганга, киттең гел яшәреп?

                     Моң ага чал Чулман өстеннән,

                     Азмы соң сагышны ул юган?

                     Күпләрне хәтерли, ул белә,

                     Исеңдә элекке манараң.

        Гасырлар буена кимсенеп,

        Яшәүгә чикме соң куела?

        Нур иңә йөрәкләр түренә,

        Күңелләр сафлана, куана.

                    Калкасың хәтерләр үреннән,

                    Борынгы ташларың яңара.

                    Бәхетле син бүген, шәһәрем, -

                    Ул синдә иң биек манара!

        Ягымлы һәм моңлы азаны

        Иртәнге намазга чакыра.

        Алабуга, бу якты балкыштан

        Бар өмет юллары яктыра.

                    Халкыма бик кирәк, бу авыр

                    Көннәрдә менәргә биеклек,

                    Күкләргә ялварып дәштерер,

                    Җаннарны юатыр бөеклек.

        Гасырлар юшкыны астыннан

        Якты ай балкыды үзеңдә.

        Мактан да горурлан, шәһәрем,

        Иң биек манара ул синдә!

Алып баручы. Алабуганың өске өлешендә урнашкан Җәмигъ мәчетенең манарасы Татарстанда һәм Рәсәйдә иң биек манара булып санала. Аның биеклеге ничә м.?(57 м)

Алып баручы. Алабугада төрле милләт кешеләре дус, тыныч яши. Хәзер һәр команда үзенең төрле милләт киемнәрен күрсәтә.

Бию. “Шәрык кызы”

Алып баручы. Хәзерге көндә Алабуга – ул нефтьчеләр, машина төзүчеләр, студентлар шәһәре. XX гасырда Алабуга җирендә нефть чыгарыла башлый. Беренче булып нефть табучы мастер исемен мәңгеләштереп Алабуганың бер урамына аның фамилиясе кушыла. Шул мастерның фамилиясен әйтегез.

Алып баручы. Бүгенге Алабуга ул – уку йортларына, зур оешмаларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, кибетләргә, төрле халыкларга бай шәһәр. Алабугада хәзерге көндә ничә кеше яши?(70 меңгә якын)

Алып баручы. Алабуганың нинди истәлекле урыннарын беләсез? Менә бу макетларда сез кайсы урыннарны күрәсез? (Макетларны карау, бәя бирү)

Җыр “Ай, былбылым”.

 “Үземне җиңдем” шигыре.

Алып баручы. Ә хәзер нәтиҗә чыгарыр өчен жюрига сүз бирәбез.

                 Бүләкләү, мактау кәгазьләре бирү.

Җыр. “И, минем туган телем!”

Энҗе Мөэминова сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев көе.



Предварительный просмотр:

Геройлар үлемсез

Муса Җәлилнең туган

 көненә багышланган кичә

Алабуга 2016


Литературно-музыкальная композиция "Герои бессмертны"

Песнь свою я посвятил народу.

Жизнь свою народу отдаю.

                                                   

Звучит музыка Огинского “Полонез”(№71)(5 ч.№6)

Алып баручы. Исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Аның батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

Ведущий.
О, смелый Сокол! В бою с врагами истек ты кровью... Но будет время - и капли крови твоей горячей, как искры, вспыхнут во мраке жизни и много смелых сердец зажгут безумной жаждой свободы, света!

Алып баручы. Оренбург төбәгендәге гап-гади Мостафа авылында туып үскән малай үзенең язмышы халык мәнфәгатьләре белән шулай нык үрелер дип башына да китермәгәндер.

“Карак песи” шигыре


Ведущий. Муса Джалиль родился в татарской деревне Мустафино бывшей Оренбургской губернии 2 (15) февраля 1906 года в небогатой крестьянской семье.

Отец Мусы, Мустафа, сын бедного аульного пастуха Абубакира, с детских лет гнул спину на богатого купца. Был мальчиком на побегушках, позднее работал приказчиком.

Огромное влияние на формирование внутреннего мира будущего поэта оказала его мать Рахима-Апа. Спокойная, тихая, уравновешенная, она обладала бесконечным терпением и стойкостью. Но не только нравственные основы характера Мусы складывались под ее воздействием.

Ведущий. С шести лет Муса пошел учиться в сельский мектеб, где за год овладел азами грамоты и вызубрил наизусть несколько сур из Корана. В Оренбурге Мустафе Залилову удалось устроить сына в медресе “Хусаиния” – мусульманское учебное заведение типа духовной семинарии.

Татар биюе.

Ишек төбендә”шигыре

Алып баручы. Казан – дөнья татарларының мәркәзе – аны аеруча үзенә тарта. Егерменче еллар башында ул биредә Көнчыгыш педагогия институтында укый. Муса Җәлилнең иҗат юлы да Казан шәһәре белән бәйле.

Ведущий. На своем пути к зрелости и мастерству Муса Джалиль прошел несколько этапов. С некоторой долей условности их можно ограничить следующими хронологическими рамками: ранний (1918-1923), путь к зрелости (1924-1932), довоенный (1933-1940) и, наконец поэзия периода Великой Отечественной войны (1941-1944).

“Сәгать” шигыре

Ведущий. 13 июля 1941 года поэт попал в формирующийся под Казанью артиллерийский полк “конным разведчиком”. Написанное Джалилем в первые месяцы войны вошло в сборник “Клятва артиллериста” (1942). Один из мотивов книги – верность воинской клятве. Мысль эта в той или иной степени звучит почти в каждом стихотворении.

“Кызыл ромашка” җыры

Ведущий. В июне 1942 года на Волховском фронте тяжело раненный Муса Джалиль попал в руки врага. В стихотворении «Прости, Родина!» он с горечью писал:
Прости меня, твоего рядового,
Самую малую часть твою.
Прости за то, что я не умер
Смертью солдата в этом бою.

“Последняя песня”

Алып баручы. Үлем һәм елмаю. Бер-берсе белән янәшә куела алмый торган төшенчәләр. Ә инде фашизмны явыз көч дип караган, үзләрен алардан өстен санаган, күңелләрендә рух ныклыгы йөрткән бу татар ирләренең коточкыч җәза алдыннан да елмая алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.


Ведущий. Ни страшные пытки, ни грозящая опасность смерти не могли заставить замолчать поэта, сломить несгибаемый характер этого человека. Гневный слова бросал он в лицо врагам. Песни его были единственным его оружием в этой неравной борьбе, и они звучали обвинительным приговором душителям свободы, звучали верой в победу своего народа.

                                   
”Палачу”

Ведущий. Два года провел Муса Джалиль в застенках «каменного мешка» Моабита. Но поэт не сдавался. Он писал стихи, полные жгучей ненависти к врагам и горячей любви к Родине. Слово поэта он всегда считал оружием борьбы, оружием победы. И пел он всегда вдохновенно, полным голосом, от всего сердца. Весь свой жизненный путь Муса Джалиль мечтал пройти с песнями, «питающими землю», с песнями, подобными звонким песням родника, с песнями, от которых расцветают «человеческих душ сады». Песней в сердце поэта звучит любовь к Родине.

“Җырларым”, звучит музыка.(№18)


Ведущий. Человеколюбивая поэзия Джалиля — обвинение фашизму, его варварству, бесчеловечности. 67 стихотворений написано поэтом после вынесения ему смертного приговора. Но все они посвящены жизни, в каждом слове, в каждой строке бьется живое сердце поэта.

“Молодая мать”


Ведущий. Зная о смертном приговоре, Джалиль продолжал писать стихи, которыми будут восхищаться поколения.

Ведущий. В январе 1944 года фашистскими палачами был казнен выдающийся поэт татарского народа Муса Джалиль.


                                   ”Осуждённый”

                                           Звучит музыка Шумана “Грёзы”(№73)(5ч.№8)

Ведущий.
 После Победы бельгиец Андре Тиммерманс, бывший заключенный Моабита, передал на родину Мусы Джалиля маленькие, не больше ладони, тетрадки. На листочках, как маковые зернышки, буквы, которые не прочесть без увеличительного стекла.

Алып баручы. Муса Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга билгеле. Алар дөньяның бик күп телләрендә яңгырадылар. Аларны укыган һәркем шагыйрьнең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.


Ведущий. «Моабитские тетради» — это удивительнейший литературный памятник нашей эпохи. За них поэту Мусе Джалилю посмертно была присуждена Ленинская премия.

                         

                        Звучит музыка  Л. Бетховена «Лунная Соната»(№11)(1ч.№11)

Ведущий.
...Над могилой
Бессмертное знамя горит...
В каждом доме тебя
Поминают любовью,
В каждом сердце живет
Твое имя, джигит,
И склонилась страна К твоему изголовью.


Ведущий.
Пускай ты умер!
Но в песне смелых и сильных духом
Всегда ты будешь живым примером, призывом гордым к свободе, к свету!


Карак песи

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә:

  • Мияу, мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч, күселәр

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.  

  • Мияу, мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип,

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны!

  • Мияу, мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап бетергәнсең!

Сәгать

Сәгать суга: “даң-даң!..”

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: “келт-келт!..”

- Тиз бакчага кит, кит!..

Марат аңа дәшә:

Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: “диң, диң!..”

  • Мин бит туктый белмим.

Моннан ары “зиң, зиң!”

Миңа карап йөр син!..

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,

Парадныйда күрәм бер бала.

Звонокка үрелә, буе җитми,

Аптырагач, карап уйлана.

               Мин балага киләм:

  • Әллә, - димен, -

Звонокка буең җитмиме?

  • Җитми шул, - ди.
  • Кая, үзем басыйм.

Бернеме, - дим, - әллә икеме?

- Биш, - ди. Басам.

Шуннан бала әйтә:

- Абзыкай, син нинди йөрәкле!

Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,

Икебезгә дә бирер кирәкне!

                 Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп хәл сорашып,

Күзгә күз караштылар.

                Назлады җил аларны

                Тибрәтеп ак чукларын,

                Таң сипте өсләренә

                Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

                Ерак түгел моңаеп

                Утыра ромашка кызы,

                Тик чуклары ак түгел,

                Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-берсеннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

                Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,

                Ник үзгәрдең? Нишләдең?

                Нигә кызыл чукларың?

                Нидән алсу төсләрең?”

Әйтте кызыл ромашка:

“Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

                Ул берүзе сугышты

                Унбиш укчыга каршы;

                Чигенмәде, тик таңда

                Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

                Егет китте, мин калдым

                Канын саклап чугымда,

                Көн дә аны сагынып

                Балкыйм мин таң нурында”.

Последняя песня

Земля!.. отдохнуть бы от плена,

На вольном побыть сквозняке…

Но стынут над стонами стены,

Тяжёлая дверь – на замке.

         О, небо с душою крылатой!

         Я столько бы отдал за взмах!..

         Но тело на дне каземата

         И пленные руки – в цепях.

Как плещет дождями свобода

В счастливые лица цветов!

Но гаснет под каменным сводом

Дыханье слабеющих слов.

          Я знаю – в объятиях света

          Так сладостен миг бытия!

          Но я умираю…

                                     И это –

          Последняя песня моя.

Осуждённый

Приговор сегодня объявили:

К смертной казни он приговорён.

Только слёзы, что в груди кипели,

Все иссякли... И не плачет он.

Тихо в камере... С ночного неба

Полная луна глядит, грустя.

А бедняга думает, что будет

Сиротой расти его дитя.

Палачу

Нет, врешь, палач, не встану на колени,

Хоть брось в застенки, хоть продай в рабы!

Умру я стоя, не проси прощенья,

Хоть голову мне топором руби!

            Мне жаль, что я тех, кто с тобою                      сроден,

             Не тысячу – лишь сотню истребил.

             За это бы у своего народа

             Прощенья на коленях я просил.



Предварительный просмотр:

 

Башлангыч сыйныфта

                                                                      “Туган тел”бәйрәме.

Укытучы: Гарданова Х.В.

Алабуга, 2015 ел.

     Кичә башланыр алдыннан бүлмәгә Факиһә килеп керә. Ул чана өстери. Чанада – 2 капчык, берсе – “он”, икенчесе – “шикәр”.  

      Факиһә янган-пешкән. “Уф” дип капчыкка утыра, дөнья мәшәкатьләреннән зарлана.

   Факиһә: Уф алла!.. Азык-төлек һаман кыйммәтләнә бара. Ярый әле 9 нчы мәктәп кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннары бар. Әле бүген дә “Туган тел” бәйрәменә чакырдылар. Әтисен, иремне әйтәм, алып бара алсам ярар иде. Хәбибрахман, дим, Хәбибрахман! (Хәбибрахман халаттан, сөлге тотып килеп чыга).

    Хәбибрахман: Куркыттың бит! Нигә шулкадәр акырасың. Сумкаңны урлаганнар мәллә дип торам.

    Факиһә: (төче телләнеп) Хәбибрахманчик, Хәбибрахманчик, җаным әйдә, без дә барыйк әле  “Туган тел” бәйрәменә. Менә чакыру да җибәргәннәр.    

    Хәбибрахман: Ничә тапкыр ата-аналар җыелышына берүзең бардың. Бүген дә берүзең генә барсаң ярар. Юк, бармыйм. ”Клон” карыйсым бар. Соңгы серияләрен күрсәтәләр.

    Факиһә: Хәбибрахманчик, барыйк инде, йөрәк маем. Үзебезне  кешегә күрсәтербез, кешеләр күрербез. Кызыбызның җырлаганын тыңларбыз. Барыйк инде. Әтәч Шәрәфиләр дә киттеләр.

     Хабибрахман: Хәбибрахманчик, Хәбибрахманчик, имеш. Я, ярый, бар киен. (Факиһә чыгып китә).

       Хабибрахман:        Белмим  шул, ничек булыр икән? Үземнең дә бик барасы килә инде. 9 нчы мәктәпнең директорын бик мактыйлар. Барыйк булмаса, әтәч Шәрәфидән минем кайсы җирем ким?! (Көзгедән үзен карый, масая. Авыз эченнән мыгырдана)

        Траттатам, траттатам!

        Бүген мәктәпкә барам.

        Траттатам, траттатам!

        Укытучыларын күрәм.

Шул вакыт Факиһә чыга.

Факиһә: Чү,чү,җаным! Нишләвең бу?

Хабибрахман: (хатынынын килеп култыклый) Киттек, җаным, ”Туган тел” бәйрәменә!

                    Чыгып китәләр. Ишек шакып керәләр.

Факиһә: Соңга калмадыкмы?

Алып баручы: Рәхим итегез! Барыбыз да килеп беттек, ахры. Бәйрәмебезне башлап җибәрик. Хәерле көн, хөрмәтле......

           

          Ишек шакыйлар. Ишектә бер яшь гаилә күренә. Заманча киенгәннәр. Коляскада 3-4 яшьлек балалары.

Яшь ана. Уф-ф, слава богу, җитештек. (Егеткә) Ә син, переживал.

Яшь ата. Чо? Чо? Мин не переживал. Просто малаемның татарча җырлаганын ишетәсем, татарча бәйрәм карыйсым килде.

Яшь ана. Әйе шул, наполовину татарча, наполовину русча сөйләшеп үзебезнең татар телен оныта башладык. А всё равно, туган тел йөрәккә якын. Менә бу бәләкәчебезне дә татарча өйрәнсен дип йөрүебез.

Яшь ата. Әйе, әйе. Соңга калган өчен извините. Мөмкинме?

Алып баручы. Рәхим итеп керегез. Шулай итеп бәйрәмебезне башлыйбыз.

     Бүгенге бәйрәмебезне сиңа багышлыйбыз, татар теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

                  Туган җирең Идел  буе,

                   Һәр телнең бар туган иле.

                   Туган җирең кебек назлы,

                   Җырдай моңлы татар теле.

                 

                   Ак  алъяпкыч бәйләсәләр,

                   Өзелеп тора кызлар биле.

                   Кызлар кебек шат чырайлы,

                   Ачык йөзле татар теле.

Алып баручы: Татар теле – безнең туган телебез. Ни өчен соң ул туган тел? Бу телдә без сөйләшәбез, җырлыйбыз, укыйбыз. Тәүге тапкыр шушы телдә әниебез безгә бишек җырын җырлаган, әбиебез кичләрен  әкиятләр сөйләгән.

     Ә сез әниләрегезнең бишек җыры җырлаганын беләсезме? Нинди җырлар? 

     Бишек җыры русчага ничек тәрҗемә ителә?

     Бишек җырларыннан башка нинди җырларны беләсез?

     Ә хәзер 1б сыйныфы укучысы Борһанова Алияне тыңлап китик әле.  

                        “Бииләр итек, читекләр” җыры.

Шәүкәт Галиев сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев көе.

Алып баручы. Татар теле табышмакларга да бай. Хәзер шул табышмакларның берничәсенә җаваплар табып карагыз.

                1.Кайсы ай календарьда юк? (күктәге ай)

                2.Суда нинди таш булмый? (коры)

                3.Ул һәр укучыда була.

                   Анда укытучы билгеләр куя. (көндәлек)

                4.Түгәрәк, ай түгел,

                   Сары, май түгел,

                   Койрыгы бар, тычкан түгел.

                   Бу нәрсә? (шалкан)

Алып баручы. Безнең шул исемдә нәрсә ишеткәнебез бар? (әкият) Ә хәзер, әйдәгез, 1б сыйныфы укучылары катнашында “Шалкан” әкиятен карап китик.

                             “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

Алып баручы. Шалкан чыкмый укучылар. Бәлки ярдәм итәрсез. Ярдәм итәбезме? Әллә җырлап бирәсезме? 1б сыйныфыннан  Галимуллин Илназ җырлыйм ди.

                              “Уяталар” җыры.

Резеда Вәлиева сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев көе.

Алып баручы. Бабай, әйдә тартып карагыз әле......Юк, чыкмый. Әллә биеп күрсәтәсезме? Кызлар риза диләр ахры.

                              “Телепузиклар” биюе.

Алып баручы. Бас, бас, сикереп бас,

                          Түгелмәсен тарысы.

                          Синең баскан эзләреңне

                          Карап калсын барысы.

Алып баручы. Бабай, дим, бабай, тор әйдә, тартыгыз шалканны. Чыкты бит шалкан. Рәхмәт сезгә балалар.

Алып баручы. Ярый без бию дә карадык, җыр да тыңладык. Ә кәҗәләрнең “ду” китереп биегәнен күргәнегез бармы сезнең? Ә сарыкларның гармун уйнаганын? Куяннарның ауга чыкканын? Әйдәгез, кәҗәләр булып биегез әле, сарык кебек гармун уйнагыз әле, куяннар кебек аулап карагыз әле.

        Кәҗәләр бииме? (юк) Бии.

        Сарыклар гармун уйныймы? (юк) Уйный.

        Куяннар ауга чыгамы? (юк) Чыга.

Ышанмыйсызмы? Ышаныгыз, мин чынлап әйтәм. “Кайда” дисезме? Такмакларда. Менә тыңлагыз.

                            Татар халык  такмаклары.

Алып баручы. Такмакка да мин оста,

                          Шакмакка да мин оста.

                          Әти-әни эшкә кушса,

                          Мин – авыру, мин – хаста, - дип такмаклый ди бер ялкау малай. Такмаклар бик күп төрле була. Бер ишләре җырлап башкарылалар. Икенче бер төрләре исә биегән вакытта көйләнәләр. Өченче төр такмаклар да була. Алары исә бию, җыр вакытында гына түгел, теләсә кайчан башкарып була. Аның көе дә булмый, күнел ачу өчен сөйләп кенә йөртелә. Хәзер шундый такмакны тыңлап китик.

                             “Пәри” такмагы (татар халык такмагы).

Алып баручы. Кайгырма, Алия. Кәҗә бәтиләре үсәр. Утыр безнең арага, кунак бул.

Алып баручы. Безнең бәйрәмебездә тагын кунаклар бар әле. Алар кемнәр? Мин танып бетермим. Алар әкият күрсәтәбез, диләр. Карыйк әйдә, карагач исемен әйтерсез.

                             “Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.

Алып баручы. Без бүген сөйләдек тә, җырладык та, биеп тә арыдык. Туган телебезнең байлыгына сокландык.

      “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” – дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы.

      Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр, әкиятләр язган. Балалар аның шигырләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып җырлыйлар. Шушы көннәрдә аның туган көне. Аның тууына 119 ел. Сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

      Бу герой кайсы әкияттән? (Су анасы йөгереп уза)

      Ә бу герой? (Шүрәле кытыклап йөри).

      Ә хәзер шушы геройлар белән бергәләп бәйрәмебезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

                    Ерак араларны җыр якынайта,

                    Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.

                    Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән.

                    Һәрберебезне таный алсыннар.

                    Йөз мең телле моңнар арасында

                    Безне тыңлап хәйран калсыннар.