ФДББС

Коллегаларыма ярдәмгә!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде

Программа: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан,

2013

ТР АМР “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9нчы урта мәктәп” ГБМБУнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы

Татар теле укытуның максатлары:

  • Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча белемнәр тирәнәйтү, системага салу, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирү.
  • Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар телендәге авазларның үзенчәлеген, акустик һәм артикуляцион үзгәрешләрен белү.
  • Үзенчәлекле фонетик закон буларак, сингармонизм законын өйрәнү.
  • Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча системалы белем бирү.

Рус мөхитендә тәрбияләнүче татар баласы өчен авыр тоелган материалларны рус теле белән чагыштырып аңлату.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгечә:

Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау.

Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.        

Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәни мирасына тарту.        

Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика

        Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү, сүзлек байлыгын арттыру.

      Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыльләрне) ясаучы кушымчаларны күрсәтү.

      Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгеләү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

      Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру (уртаклык яки ялгызлык булуы, берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнүе-төрләнмәве, нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).

      Сыйфатларның төрле дәрәҗәдә формаларын ясау (гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Дәреслектәге һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.

      Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

      Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

      Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.

      Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә мисаллар әйтү, укытучы күрсәткән (яки мөстәкыйль рәвештә укучы үзе тапкан) әдәби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү.

      Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

      Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү.

      Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру (ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә алу).  Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

          -    сүзләргә фонетик анализ ясау

- татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлау;

- татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәклек мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга өйрәнү;

  • сүзне морфемаларга бүлү;
  • өйрәнелгән сүз ясау ысулларын билгеләү;
  • бирелгән сүздән (тамырдан)  төрле  сүзләр ясый белү;
  • сүзләргә лексик анализ ясау (мәгънәсенә бәйле позицияләрне ачыклау; аңа килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу дәрәҗәсе ягыннан чыгып бәя бирү);
  • сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерү;
  • сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар таба белү;
  • фразеологик әйтелмәләрне тану;
  • телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклый белү;
  • лексик синонимия күренешен кирәкмәгән кабатлаулардан саклау һәм сөйләмне бәйләнешле итү чарасы буларак файдалана белү;
  • сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтлү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели белү;
  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалана белү.


Программаның төп эчтәлеге.

      Укыту планы нигезендә 2014-2015 нче уку елында татар теленә 105 сәгать бирелә. Программа материалы түбәндәгечә бирелә:

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Башлангыч  сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

9

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе, сүзнең мәгънәле кисәкләргә бүленеше, исем, сыйфат, алмашлык, фигыльләр, сүзтезмә, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, җөмләнең баш кисәкләре һәм аергыч;

2

Фонетика. Орфоэпия

Бсү

25

Авазларның ясалу урыннары, сузык һәм тартык авазлар, авазларның дөрес әйтелеше, сузыклар гармониясе, ирен гармониясе, тартыкларның сөйләмдәге үзгәреше, иҗек калыплары, сүз басымы һәм аның үзенчәлекләре, интонация һәм аның үзенчәлекләре, телдәге аерым авазларның, сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре. Фонетика һәм орфоэпиядән алган кулану һәм күнекмәләрне гамәлдә кулану.

3

Графика

14

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Сузык һәм тартык авазларны язуда дөрес билгеләү.

Татар орфографиясен тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү.

3

Лексикология һәм фразеология

Бсү

18

Сүз – телнең төп өйрәнү берәмлеге.  Лексик мәгънә. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.  Килеп чыгышы ягыннан, кулланылышы буенча, кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы, фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы. Лексикология һәм лексикографиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

4

Морфемика һәм сүз ясалышы

. Бсү

30

 Тамыр һәм кушымча; тамырдаш сүзләр; сүз ясагыч кушымчалар; бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану; татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре, татар телендә сүз ясалыш ысуллары, тамыр һәм ясалма сүзләр; кушма һәм парлы сүзләр;  сүз төзелеше һәм ясалышы буенча алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

5.

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау

9

Уку елы буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү, биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

Барлыгы

105

Алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү максатыннан ел башында, чирек ахырында, ел ахырында контроль диктантлар үткәрелә.

Үтелгән теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан тикшерү эшләре үткәрелә.


Укыту-тематик планлаштыру

Предмет  татар теле

Сыйныф 5-б

Укытучы Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы 105 сәгать; атнага  3 сәгать.

План буенча:

Эш төрләре

I

II

III

IV

Еллык

Контроль диктант

1

1

1

1

4

Тикшерү диктанты

1

1

Искәртмәле диктант

1

1

Сүзлек диктанты

1

2

1

2

6

Изложение

1

1

2

1

5

Сочинение

1

1

1

1

4

Тест

1

1

1

2

5

Контроль эш

1

1

2

Планлаштыру

Программа:  Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2013

         Дәреслек:  Татар теле: Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.- Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 174 б.: рәс.б-н.

   



5нче сыйныфта үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр.

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Тыңлап аңлау

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3.Эчтәлекне аңлап,тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында - 70-80 сүз,

-уку елы ахырында - 80-90 сүз.

4. Сүзлекләрдән файдалана белү.

5. Китапханәдә каталог белән итә белү.

6.Аудио-видео белән эш итә белү.

1.Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.

2.Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.

3.Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.

4. Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.

4. Грамматик  анализ төрләрен үзләштерү :

- фонетик анализ;

- сүз төзелешенә анализ;

- сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- сүзтезмәләргә анализ;

5. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

-Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

-Тәрҗемә итү күнекмәсе..

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-бирелгән темага  әзер план буенча сочинение язу;

-план нигезендә изложение язу;

-сүзлек диктанты –  (16-20 сүз)

-контроль диктант  - (50- 60 сүз);

-изложение  (100-140 сүз, язманың күләме 60- 85 сүз)

- эш кәгазьләре язу (белешмә, хат)


Укыту-методик кулланмалар.

Укытучылар өчен:

  1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа, V – 1Х сыйныфлар, төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан,

2013

  1. Татар теле: Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.- Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 174 б.: рәс.б-н.
  2. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З.Н. Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207 б.
  3. З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.
  4. V – XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы: Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма / Төз-авт. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. Казан, 2003 – 104 б.
  5. Ф.Ә. Шәйдуллина. Татар теленнән өстәмә күнегүләр. Татар урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен кулланма. – Әлмәт, 2001.

Укучылар өчен:

1. Татар теле: Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.- Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.- 174 б.: рәс.б-н.

  1. Р.Р. Шәмсетдинова. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. – 160 б.
  2.  Г.Ф. Вәлиев. Татар теленнән дидактик материаллар. – Казан: Яңалиф, 2004.- 36 б.
  3. Ә.Н. Сафиуллина. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008. – 112 б.
  4.  Хәлил Сәлим. Татар теленнән 222 тест. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2005. – 50 б.
  5. З.В. Вәлиев. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.



Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта (татар төркеме)

татар теленнән контроль эшкә аңлатма язуы.

Тема: 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (Кереш контроль эш).

Максат: 5 нче сыйныфта программа буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Мин тормышта дан алу, танылу турында бөтенләй уйламаска тырыштым. Алар минем тирәдә үзләрегенә, аерым гына яшәделәр.

Әйе, мине еш мактадылар. Ләкин футбол уйнаудан туктагач, иенче тормыш башланды. Миңа анда да футбол кырындагы кебек сынатмаска кирәк иде. Үземнең сынатмаячагымны белдем һәм бай тәҗрибәине яшь алмаш үстерергә багышладым.

Яхшылык, игелек эшләү хисе һәр кешенең күңелендә дөньяга килгән көненнән үк яши башлый. Бу хис – кешенең йөрәгендә, кан тамырларында.

Грамматик биремнәр:

  • Тексттан ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне язып алырга.
  • Тексттан биш ясалма сүзне язып алырга.

Кулланылган әдәбият:

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.

Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән,  биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән,  4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.


Тема: Морфология. Исем.

Максат: исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, исемнең килеш, сан, тартым белән төрләнүе, исемнәрнең ясалышы темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.

Шомырт агачы янында

Карт шомырт агачы яныннан малайлар һаман китмәгәннәр әле. Кычкырышалар, шаулашалар. Без дә чиләкләрне куйдык һәм болар янына килдек. Без су буена киткәч, бик кызык хәлләр булган икән монда.

Мактанчык Мансур агач башына шомырт ашарга менгән дә тотынмыйча тирбәлеп торган. Нәкъ шул вакытта Борһан абыйларның бал кортлары күч аерган һәм карт шомыртка килеп сарган. Агач башындагы мактанчыкка шәп эләктергәннәр алар. Күп тыпырчына торгач, малай кычыткан арасына егылып төшкән. Бәхете бар икән, бу юлы да җиңел котылган. Былтыр коега егылып та бер җире дә сыдырылмаган иде.

Тик бу юлы кортлар Мансурның чакмаган җирен калдырмаганнар, ә ул тагын кыюланган. Күмәч кебек кабарып шешкән кулын чират белән малайларга тотырып күрсәтә.

Грамматик бирем:

  • Мансурның сүзенә морфологик анализ ясарга.

Кулланылган әдәбият:

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.

Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән,  биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән,  4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.

Тема: Морфология. Сыйфат.

Максат: сыйфат, асыл һәм нисби сыйфатлар, сыйфатларның ясалышы, сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатларның җөмләдә кулланылышы темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.

Ыгым, 208 нче бит.

Кулланылган әдәбият:

Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.

Изложениене тикшерү һәм бәяләү.

Изложениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

     4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.


Тема: Морфология. Сан. Рәвеш.

Максат: сан, саннарның ясалышы, сан төркемчәләре, рәвеш, рәвешләрнең ясалышы, рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.

Бәти (мәсәл), 207 нче бит.

Кулланылган әдәбият:

Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.

Изложениене тикшерү һәм бәяләү.

Изложениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

     4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.


Тема: Морфология. Исем. Сыйфат. Сан. Рәвеш. Алмашлык.

Максат: исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.

Гөлҗимеш

Күңелле җәй җитә. Җәйнең беренче чәчәкләре күренә. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар яндыра. Алар май уртасында күренә, июльгә кадәр күзне иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый.

Аның чәчәкләре озак торалар, җимешләре дә коела белмиләр. Хәтта кышын да кызыл булалар. Кыш көне витаминлы чәй эчәләр.

Гөлҗимештә витамин кара карлыганга, лимонга, алмага караганда да күбрәк.

Аның җимешләрен, яфракларын, тамырларын төрле авыруларны дәвалаганда кулланалар.

Грамматик биремнәр:

  • Тексттан сыйфатларны табып дәрәҗәсен билгеләргә.
  • Икенче абзацтан рәвешләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.
  • Дүртенче абзацтан тартымлы исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә.

Кулланылган әдәбият:

5-11 нче сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы: Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, М.Ә. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. – Казан, 2003. – 104 б.

Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән,  биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән,  4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.



Предварительный просмотр:

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Укучы  өйрәнергә мөмкинлек алачак

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүз төркемнәре. Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык. Сүз ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

Сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык) сөйләмдә дөрес куллану, ясалышы ягыннан төрләрен аера белү, мәгънәләре ягыннан төркемчәләрен белү

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү, дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү, мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм, туган тел буларак, аны яхшы белү, ана телендә аралашу, шул телдә танып-белү эшчәнлеге оештыру

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Фигыль

Фигыльнең башлангыч формасы, фигыльләрнең барлык-юклык формасы, фигыль юнәлешләре; боерык фигыль, теләк фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль, аларның зат-сан белән төрләнеше, хикәя һәм сыйфат фигыльнең заман белән төрләнүе; сыйфат фигыль, сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары, исем фигыль, исем фигыльнең исем һәм фигыль белән уртак яклары, исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары; хәл фигыль, ,  хәл фигыльнең төрләре, хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы; инфинитив, ярдәмче фигыльләр, мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, фигыль ясагыч кушымчалар; аваз ияртемнәре,  аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары, аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы; хәбәрлек сүзләр,

Фигыльнең башлангыч формасын таба, биш юнәлешен аера белү, боерык, теләк, хикәя, шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерә белү; сыйфат  фигыль һәм сыйфатның, исем фигыльнең һәм исемнең аермалы һәм охшаш якларын таба белү; хәл фигыльнең дүрт төрен аера белү; инфинитив һәм ярдәмче фигыльләрне дөрес куллана белү; өйрәнелгән мөстәкыйль сүз төркемнәрен сөйләмдә куллана белү, аларның грамматик билгеләрен аера белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре), мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау, гомумкешелек нормалары таләп иткән кагыйдәләргә буйсыну, “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен иң кирәкле һәм әһәмиятле тормыш зарурлыгы итеп кабул итү.

Бәйләгеч сүз төркемнәре

бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләре, бәйлек сүзләр, тергәгеч, тезүче теркәгечләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр;

бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләрен, теркәгеч һәм теркәгечләрнең төркемчәлрен аера белү, аларны сөйләмдә дөрес куллану,

Төп мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү, уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү.

Итагатьле  сүзләр  кулланып әңгәмә  кору, татар  телендә  аралашу  ихтыяҗын арттыру,  сүз  байлыгын  арттыру,  туганнарга  карата

игътибарлы булырга өйрәтү.

Модаль сүз төркемнәре

кисәкчәләр, кисәкчә төркемчәләре, кисәкчәләрнең дөрес язылышы;

ымлыклар, ымлыклар янында тыныш билгеләре;

Кисәкчәләрне һәм ымлыкларны, аларның төркемчәләрен белү, сөйләмдә дөрес куллану.

Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Яшьтәшләр  һәм  өлкәннәр  белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү, әхлакый  нормаларны  хөрмәтләү  хисе булдыру,  вакытны файдалы   үткәрүнең  һәм  укуда  тырышлык күрсәтүнең әһәмиятен аңлау.


Уку-укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать саны

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүз төркемнәре. Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык. Сүз ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

8

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Фигыль

Фигыльнең башлангыч формасы, фигыльләрнең барлык-юклык формасы, фигыль юнәлешләре;

боерык фигыль, боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, теләк фигыль, теләк фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыль, хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре, үткән заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре, билгесез үткән заман хикәя фигыль, киләчәк заман хикәя фигыль, билгесез киләчәк заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре; шарт фигыль, шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы, шарт фигыльнең теләкне һәм үтенүне белдерү формалары;

сыйфат фигыль, сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары, үткән, киләчәк, үткән заман сыйфат фигыль;

хәл фигыль, хәл фигыльнең төрләре, хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы;

исем фигыль, исем фигыльнең исем һәм фигыль белән уртак яклары, исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары;

инфинитив; ярдәмче фигыльләр, мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, фигыль ясагыч кушымчалар;

аваз ияртемнәре,  аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары, аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы;

хәбәрлек сүзләр, хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ;

50

Бәйләгеч сүз төркемнәре

бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләре, бәйлек сүзләр, бәйлекләргә морфологик анализ;

тергәгеч, тезүче теркәгечләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр;

7

Модаль сүз төркемнәре

кисәкчәләр, кисәкчә төркемчәләре, кисәкчәләрнең дөрес язылышы;

ымлыклар, ымлыклар янында тыныш билгеләре;

5

Барлыгы

70


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Укучы  өйрәнергә мөмкинлек алачак

Татар халык авыз иҗаты

Риваять һәм легендалар, тарихи җырларның үзенчәлекләре, эпос-дастаннарның жанр үзенчәлекләре.

Риваять һәм легенда төшенчәсенә аңлатма бирү, аның үзенчәлекләренә төшенү. Риваять һәм легенданың төрләрен, аларны аера белү; тарихи җырларның үзенчәлекләрен, эпос-дастаннарның жанр үзенчәлекләрен белү.

Проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру

Әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. С. Сарай. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре.

Әсәрнең төп тематикасын билгели белү.

Үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве

Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү

XVIII йөз әдәбияты

Хикәятләрнең төзелеше һәм әхлакый эчтәлеге

Хикәятләрнең төзелеше һәм әхлакый эчтәлеген белү

төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау

XIX йөз әдәбияты

Мәгърифәтчелек үсеше

Хикәяләрдә күтәрелгән проблемаларның әһәмиятен аңлау, мәгърифәтчелек үсешен белү.

әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү

Әдәби әсәрдәге геройларның яхшы якларыннан үрнәк алып, зәвыклы, тәрбияле шәхес булып тәрбияләнергә тырышу

XX йөз әдәбияты

Поэма, пейзаж төшенчәләре, әсәрнең төп идеясе, темасы

Поэма, пейзаж төшенчәләренә аңлатма бирә белү, шигырьдәге сурәтләү чаралары аша чын матурлык турында аңлата белү, әсәрнең төп идеясен, темасын билгели белү.

Коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү, башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләреңне үзгәртә алу.

Әдәби әсәрдәге геройларның яхшы якларыннан үрнәк алып, зәвыклы, тәрбияле шәхес булып тәрбияләнергә тырышу

Сугыш чоры әдәбияты

Шигырьнең үзенчәлеге, нәсер төшенчәсе

Шигырьнең үзенчәлеген ачыклау, нәсернең эчтәлеген аңлау, сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образын билгели белү

Үз эшеңне контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү, үз фикерләреңне телдән һәм язма формада җиткерә белү.

Милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру

Сугыштан соңгы әдәбият

Кешенең матурлыгы, әсәрнең үзенчәлеге, сюжет элементлары, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр. Повесть, метонимия, троп, автобиография, мәрсия, мәдхия төшенчәләре.

Кешенең матурлыгын күрә белү, әсәрнең үзенчәлеген, сюжет элементларын билгели белү, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне ачыклау. Повесть, метонимия, троп, автобиография, мәрсия, мәдхия төшенчәләрен ареа белү.

Әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрү, матурлыкны танырга өйрәнү, бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау, күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү, укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу.

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү, әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу.

Тәрҗемә әсәрләр

Шигырьләрнең  төп тематикасы.

Шигырьләрнең  төп тематикасын билгели белү.

Татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләү, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу, үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү.

Татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләү, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу.

Фантастик әсәрләр

Фантастика төшенчәсенең мәгънәсе, кыйсса төшенчәсе, әсәренең үзенчәлеге.

Фантастика төшенчәсенең мәгънәсен, кыйсса төшенчәсен белү, әсәренең үзенчәлеген аңлау.

Әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру, төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү

Әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен аңлау, матурлыкны танырга өйрәнү.


Уку-укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать саны

Татар халык авыз иҗаты

Риваятьләр һәм легендалар, риваятьнең төп үзенчәлеге; легендага хас билгеләр; тарихи җырларның төп темалары, эпос-дастанга хас билгеләр, әдәбият- кешелеклелек нормалары, әхлак һәм бөек мәхәббәт идеаллары. “Сихерче кыз” риваяте, “Зөһрә йолдыз” легендасы. Казан ханлыгы чорына караган тарихи җырлар. Эпос-дастаннар. “Җик-Мәргән”

4

Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре

С. Сарай. Сөһәйл вә Гөлдерсен.

2

XVIII йөз әдәбияты

Мәҗмугыл хикәят. Хикәят төшенчәсе. Яхшылык яманлыкны җиңә.

1

XIX йөз әдәбияты

З. Һади. Мәгъсум. Мәгърифәтчелек үсеше.

1

XX йөз әдәбияты

Г. Тукай тормышы һәм иҗаты. “Милли моңнар”. Г. Ибраһимов. “Табигать балалары”, Г. Ибраһимов әсәреннән өзекләр. Һ. Такташ. “Алсу” поэмасы. Поэма, пейзаж төшенчәләре.

6

Сугыш чоры әдәбияты

Г. Кутуй. “Рәссам”, Г. Кутуй хикәясенең төп темасы, әһәмияте; Фатих Кәрим “Бездә яздыр” шигыре, шигырьнең үзенчәлеген ачыклау. Нәсер төшенчәсе.

2

Сугыштан соңгы әдәбият

Ә. Еники.”Кем җырлады?” хикәясе, Ә. Еники – психологик анализ остасы; И. Гази. “Йолдызлы малай”, И. Гази әсәренең үзенчәлеге; М. Мәһдиев.”Без- кырык беренче ел балалары”, М. Мәһдиев әсәрендә кеше һәм чор язмышы; М. Галиев “Нигез”, М. Галиев әсәренең төп темасы, идеясе; Сибгат Хәким “Бакчачылар” поэмасы, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, чынлык дөньясы белән хыял дөньясы; Г.Әпсәләмов “Миңа унтугыз яшь иде”, язучының тормыш юлы һәм иҗаты, кешенең матурлыгы, кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш тематикасы; Гомәр Бәширов “Менә сиңа мә”, әсәрнең үзенчәлеге, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр; Т.Миңнуллин “Монда тудык, монда үстек”, язучының тормыш юлы турында, драма төшенчәсе, әсәрнең төп идеясе, проблемасы. Повесть, метонимия, троп, автобиография, мәрсия, мәдхия төшенчәләре.

15

Тәрҗемә әсәрләр

А.С.Пушкинның “Кышкы кич”, “Мин яраттым сезне...” шигырләре, шигырьләренең  төп тематикасы

1

Фантастик әсәрләр

А. Тимергалин “Сәер планетада”, Г. Гыйльманов “Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса”, Радик Фәизов “Бер күбәләк” әсәре; фантастика төшенчәсенең мәгънәсе, кыйсса төшенчәсе.

3

Барлыгы

35