Рус төркемнәрендә татар теле дәресләре

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Урманда кунакта19.4 КБ
Файл Бакчада17.49 КБ
Файл Без урманга барабыз18.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

        1 нче сыйныфның рус төркемендә

 татар теле дәресе.

Укытучы: Гарданова Х. В.

Алабуга 2011 ел.


1д сыйныфының рус группасында татар теле дәресе.

Тема. Урманда кунакта.

Максат.

  1. Кил, монда, бар, әле, сәлам сүзләре белән таныштыру.
  2. Бер-береңне чакыра белү итәгатенә өйрәтү.
  3. Азат, кил әле монда; Азат, әйдә бергә уйныйбыз төзелмәләрен кулланышта камилләштерү.

4)  Кайда яши? Кайда? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.  

5) Татарстан җирлегендә яшәүче кыргый хайваннарның исемнәре: аю, куян, бүре, төлке, керпе, тиен, дус сүзләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Җиһазлау. Интерактив такта, Шүрәле рәсеме, хайваннар рәсеме белән плакатлар, татар теле дәресенә мультимедиа дискы, “Урманда кунакта” презентациясе.

Дәрес барышы.  

  1. Оештыру моменты. Исәнләшү, кунаклар белән танышу.
  • Мин Хәлимә Вәзировна. Мин укытучы.
  • Мин Настя. Мин укучы.
  • Мин Артем. Мин малай.һ.б
  1. Үткәннәрне актуальләштерү.

Ребята, мы с вами сегодня пойдем в лес в гости к Шурале.(1 слайд) Но прежде чем попасть в лес, мы должны выполнить задания  нашего  Шурале. Он оставил нам фотографии своих друзей и хочет, чтобы мы отгадали кто они. А вы мне в этом поможете.

Балаларның диалогын оештыру, укучылар бер-берсе белән сөйләшәләр:

  • Бу куянмы?
  • Әйе, бу куян.
  • Бу төлкеме?
  • Юк, бу төлке түгел, бу тиен.
  • Бу аюмы?
  • Юк, бу аю түгел.
  • Ә нәрсә?
  • Бу төлке.
  1. Яңа тема өстендә эшләү.

Как мы уже знаем Шурале живет с друзьями.(2 слайд) Посмотрите на его друзей и ответьте на вопрос Шурале.

  • Монда нәрсә бар?

Но как мы ответим на этот вопрос?

  • Монда куян бар
  • Монда тиен бар.
  • Монда аю бар.
  • Монда бүре бар.
  • Монда керпе бар.
  • Монда төлке бар.
  1. Ял минуты. “Җил исә”

А теперь давайте позовем этих животных к себе. При этом что мы должны говорить.

  • Аю, кил монда. Төлке, кил монда. Һ.б.

Нет, не идут.

Ребята, зверюшки хотят, чтобы мы были вежливыми. Какое слово должны мы употреблять в своей речи.

А теперь, ребята, послушайте предложения: Кил монда. – Кил әле монда. Определите разницу. Какое слово помогает быть вежливым? (әле – пожалуйста)  А теперь давайте вежливо, красиво позовем всех зверей.

  •  Куян, кил әле монда.
  • Аю, кил әле монда.
  • Керпе, кил әле монда. Һ.б.
  1. Ял минуты.
  2. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

А теперь, ребята, давайте погуляем по лесу. Идет незнакомая девочка и давайте мы её позовём поиграть. Какой разговор прозойдет между нами. Сначала послушаем Азата и Сашу и потом с ней познакомимся.(3 нче мультимедиа дәресе)

  • Сәлам!
  • Сәлам!
  • Исемең ничек?
  • Мин Вероника.Ә син кем?
  • Мин Алина.
  • Әйдә бергә уйныйбыз.
  • Әйдә.

К нам на встречу идет Егор. Давайте, сначала послушаем Олега и Азата, а потом у Егора спросим где он живёт?(10 нчы мультимедиа дәресе)

  • Сәлам, Егор!
  • Сәлам.
  • Син кайда яшисең?
  • Мин Алабугада яшим. Ә син кайда яшисең?
  • Мин Казанда яшим.

А теперь давайте спросим у Кирилла сколько ему лет?

  • Сәлам, Кирилл!
  • Сәлам.
  • Сиңа ничә яшь?
  • Миңа җиде яшь? Ә сиңа ничә яшь
  • Миңа җиде яшь.
  1. Йомгаклау.

Ребята, где мы с вами сегодня были? Что нового узнали?



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

Кем? Нәрсә? соравы

        1 нче сыйныфның рус төркемендә

 татар теле дәресе.

Укытучы: Гарданова Х. В.

Алабуга 2013 ел.


Тема. Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә белү.

Максат.

  • Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен, өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белү;
  • Яшелчәләр, җиләк-җимеш темалары буенча өйрәнелгән сүзләрне, грамматик конструкцияләрне кабатлау;
  • Исемнәрне күплек санда куллана белүне үстерү, фигыльләрнең зат белән төрләнешен ныгыту.

Җиһазлау. УМК “Күңелле татар теле”, җиләк-җимешләр, яшелчәләр рәсемнәре, сюжетлы рәсемнәргә презентация.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.
  2. Фонетик күнегү.

[ч] – чебурашка, чебуреки, щи, борщ.

[ч] – чеп-чеп, чеп-чеп, чи-чи-чи, чеби, чәчәк, чия, бакча, алмагач, эшчән.

       III.  Дәреснең темасын хәбәр итү.

  • Ребята, у нас необычный урок. Мы сегодня с вами пойдем в огород,  наш друг Гали тоже с нами пойдет и он говорит: “Я иду в огород.” Как он это скажет?
  • А теперь Гали у Насти спрашивает: Настя, син бакчага барасыңмы? Әйе, мин бакчага барам.
  • А теперь Алина ты спроси у Егора, идет ли он в огород?
  • Өйрәнелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен рәсемнәр ярдәмендә искә төшерү: Бу нәрсә?  Бу нинди алма?
  • Бакчада нинди яшелчәләр үсә? (чылбырлап әйтү: бакчада суган, бәрәңге, кишер, кыяр, кабак, помидор, кәбестә, шалкан үсә. ) Бакчада нинди җиләк-җимешләр үсә? (чылбырлап әйтү: бакчада алма, чия, җиләк, әфлисун үсә.)
  1. Дәреслектәге рәсем буенча эшләү, 45 бит.

- Ребята, как вы знаете в огороде много работы. И поэтому Гали уже начал работать.

- Рәсемдә кем бар?                                    - Малай бар.

- Аның исеме ничек?                                - Аның исеме Гали.

- Рәсемдә нәрсә бар?                                 - Кәҗә бар, алмагач бар.

- Гали нишли?                                           - Поливает

- А теперь скажем по-татарски:              - су сибә.

- Поливает яблоню.                                  – Алмагачка су сибә.

- А теперь представьте, что кто-то

из ваших друзей поливает яблоню.

Как об этом скажете?                                - Дима алмагачка су сибә.

                                                                   - Кирилл алмагачка су сибә.

  1.  Ял минуты.
  2. – Ребята, мы с вами хорошо трудились. А как вы думаете, трудолюбивый ли мальчик Гали? Да, вы правы, Гали – трудолюбивый мальчик. Трудолюбивый по-татарски будет – эшчән. Гали – эшчән малай.
  • А теперь давайте похвалим друг друга.
  • Софья – син яхшы, эшчән кыз
  • Рәхмәт.
  1. Бакчада нәрсә үсә? (чәчәкләр рәсеме күрсәтелә)    
  • Бакчада чәчәк үсә.
  • Бакчада нинди чәчәк үсә?
  • А теперь как скажете, если вам нужен цветок.
  • Миңа чәчәк кирәк. (укытучы янына киләләр һәм сорыйлар)
  • Миңа ак чәчәк кирәк.
  • Мә ак чәчәк. Чәчәк матурмы?
  • Рәхмәт. Чәчәк матур.

  • Миңа сары чәчәк кирәк.
  • Мә сары чәчәк (кызыл чәчәк бирелә)
  • Юк миңа кызыл чәчәк кирәк түгел, ак чәчәк кирәк.
  • Мә сиңа сары чәчәк.
  • Рәхмәт. Сары чәчәк матур.
  1. Дәресне йомгаклау.



Предварительный просмотр:

Без урманга барабыз

Максат.

  1. Җәй билгеләре белән танышуны дәвам итү.
  2. Гөмбә, чәчәк, җиләк-җимеш, яшелчә, кыргый хайван исемнәрен искә төшерү һәм алар белән җөмләләр төзеп сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Хәлләрегез ничек?
  • Бүген бездә кунаклар бар, әйдәгез алар белән дә исәнләшәбез.
  • Әйдәгез алар белән танышабыз. (1-2 укучы барып таныша).

  1. Дәреснең темасы белән таныштыру.
  • Укучылар, без урманга барабыз.
  • Ә урамда көн нинди? (урамда көн җылы, кояш балкый)
  • Җил бармы? (юк, җил юк)
  • Урамда көн салкынмы? (Юк, урамда көн салкын түгел, көн җылы.)

  1. Ситуатив күнегүләр эшләү.
  • Егор, син урманга барасыңмы? (Әйе, мин урманга барам.)
  • А теперь спроси у Алины, пойдет ли она в лес?
  • Настя, син нәрсә киясең? (Мин күлмәк киям)
  • А теперь спроси у Вероники что она оденет? (Мин чалбар киям)
  • Вероника, спроси у Софьи, что она оденет? (Мин күлмәк киям)
  • А теперь, Полина, скажи что оденет Софья.
  • Алина син урманга кем белән барасың? (Мин урманга Максим белән барам.)
  • А теперь спроси Вероника у Максима, с кем он пойдет в лес?

  1. Без урманга барабыз.
  • Артем, позови Веронику в лес. (Вероника, әйдә урманга барабыз. Чылбырлап чакыру, кунакларны да чакыру)

  1. Ял минуты. “Без урманга барабыз”

 Юлда сөйләшәбез.

  • Бу урманмы? (Юк, бу урман түгел, бу шәһәр, бергәләп әйтү), (1 слайд)
  • Бу урманмы? (Юк, бу урман түгел, бу авыл, бергәләп әйтү), (2 слайд)
  • Ә бу урманмы? (Әйе, бу урман, бергәләп әйтү), (3 слайд)              
  • Урманда нәрсәләр яши? (чылбырлап әйтү, тактада хайван рәсемнәре чыга тора)
  • Урманда фил яшиме? (Юк, урманда фил яшәми.)
  • Ә фил кайда яши? (Фил Африкада яши)
  • Настя, спроси Кирилла, живет ли в Татарстане лев? (Юк, Татарстанда арыслан яшәми)
  • Софья, спроси у Матвея, Где живет лев? (Арыслан Америкада яши)
  • Но Шүрәле нас не пускает в лес. Он приготовил нам задания. Только после того как мы их выполним, мы попадем в лес.

                Мин мәктәп... (-га, -гә, -ка, -кә) барам.

                Син Алабуга... (-да, -дә, -та, -тә) яшисеңме?

                Оля урман... (-дан, -дән, -тан, -тән, -нан, -нән) кайта.

  • Шүрәлегә бирәбез.
  • Вот мы в лесу. Как мы это скажем? (Без урманда, бергәләп әйтү)

  1. Хайваннар белән исәнләшү.
  • А теперь давайте поздоровуемся нашими друзьями. Спросим как у них дела?
  • Сәлам, бүре дус! Хәлләрең ничек? Сәлам, аю дус!....

Хайваннарның  хәлләрен сорау. (мультимедиа, 16 нчы дәрес)

  1. Без урманда йөрибез.
  • Урманда нәрсәләр үсә? (Монда гөмбә, җиләк, чәчәкләр үсә)
  • Урманда кишер үсәме? (Юк, кишер үсми)
  • А теперь, Настя, спроси у Артема, растет ли в лесу вишня? (Юк, урманда чия үсми.)
  • Максим спроси у Полины, где растет вишня? (Чия бакчада үсә.)

  1. Ял минуты.
  • Ә хәзер, әйдәгез уйныйбыз.
  • Алина  позови гостей вместе играть. (Апа, әйдә бергә уйныйбыз.)
  • Дуслар, кая барасыз?
  • Без урманга барабыз.
  • Урманда сез нишлисез?
  • Җиләк, гөмбә җыябыз.

     Җиләк җыям, как коям

     Дәү әнигә бүләккә.

     Монда җиләк күп икән,

     Аю, бүре юк икән.(Музыка астында җыялар)

Укытучы. Укучылар, бабай килә... (укучылар утыралар)

  • Егор, синдә гөмбә бармы? (Әйе, миндә гөмбә бар.)
  • Синең ничә гөмбәң бар? (Минем өч гөмбәм бар.)
  • Миңа гөмбә бир әле. (Мәгез гөмбә)
  • Алина, спроси у Матвея, есть ли у него ягоды? (Әйе, миндә җиләк бар)
  • А теперь спроси, сколько у него ягод. (Синең ничә җиләгең бар?)
  • Попроси у него ягоду. (Миңа җиләк бир әле)
  • Вероника синең чәчәгең матурмы? (Әйе, минем чәчәгем матур)
  • А теперь, спроси у гостей нужен ли им красивый цветок? И подори им цветок. (Апа, сезгә матур чәчәк кирәкме? Мәгез матур чәчәк.)
  • Настя, синең җиләгең тәмлеме? (Әйе, минем җиләгем тәмле.)
  • У Артема есть белый гриб. Софья, попроси у него белый гриб. (Миңа, ак гөмбә бир әле)
  • Алина, сиңа кызыл чәчәк кирәкме? (Юк, миңа кызыл чәчәк кирәк түгел, миңа зәңгәр чәчәк кирәк.)
  • Попроси у Максима. (Максим, миңа зәңгәр чәчәк бир әле, рәхмәт.)
  • Укучы кунаклардан сорый: апа, сезгә җиләк кирәкме? Мәгез, сезгә җиләк. (Кунакларга таратабыз)
  • А теперь мы возвращаемся из леса. Как мы это скажем? (Без урманнан кайтабыз.)
  1.  Дәресне йомгаклау.