Татар төркемнәре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес конспектлары

Хөрмәтле коллегаларым! Сезнең игътибарыгызга дәрес планнары тәкъдим итәм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус  мәктәпләрендәге татар балаларына

6б  сыйныфының татар төркемендә татар теле дәресе

Укытучы: Гарданова Хәлимә Вәзир кызы

Тема: “Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау”

Максат: Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне  ныгыту һәм системага салу.

Бурычлар:

     1) Укучыларның исемнәр темасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

2) Фикер йөртү сәләтен үстерү.

3) Туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

    Материал.

Программа: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк

гомуми программа. V–IХ сыйныфлар. Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова/

   Дәреслек:  Максимов,  Н. В. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем

бирүче     мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) /

Н.В.Максимов,   М.З.Хәмидуллина.- Яңадан эшләнгән дүртенче басма.- Казан: Мәгариф, 2011.-231 б.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, мультимедия, дәрескә презентация,    таймер-секундомер.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, төркемнәрдә эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Яңа педагогик технология: сингапур структурасы

Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Балаларны дәрескә туплау.
  2. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

1. Укучылар, игътибар белән өстәлләрегездәге текстка игътибар итегез һәм аны укыгыз. (бер укучы кычкырып укый)

     1)Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. 2)Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. 3)Урманнар – республикабызның зур байлыгы. 4)Урманнарда төз наратлар, зифа каеннар, файдалы гөлҗимешләр үсә.

     5)Татарстанның климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. 6)Шуңа күрә республиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. 7)Терлекчеләр мөгезле эре терлек үрчетәләр, дуңгызчылык һәм кошчылык белән шөгыльләнәләр.

    8)Идел һәм Чулман буендагы аланнарда өлгергән алма, чия, кура җиләге, кызыл бөрлегәннәр һәм башка җиләк-җимешләрне күреп күзләр камаша.

    9)Чиста табигать – сәламәтлек нигезе. 10)Шуңа күрә аны карап, чистартып торырга кирәк. 11)Табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз ул!

2. Тексттан исемнәрне табыгыз.

-  Ни өчен мин сезгә исемнәрне табарга куштым соң?

-  Шулай булгач бүгенге дәреснең темасы нинди?

  • Әйе, балалар, бүген без сезнең белән исемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз.
  • Ә нинди максат куярбыз?

- исемнәрне гомумиләштереп кабатлау;

- мөстәкыйль сүз төркеме буларак исемнең моделен төзү;

III. Куелган проблеманы чишү.

- Исем нәрсә ул?

- Исемнең нәрсәне белдерә?

- Исем нинди сорауларга җавап бирә?

-Исем сүз төркеменә нинди кагыйдә барлыкка килде. Шул кагыйдәне формалаштырыгыз.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН: уйлыйбыз, язабыз, чиратлап билгеле бер вакыт аралыгында командада фикер алышабыз.

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, исем предметны яисә затны, предметсыз төшенчәне белдереп  кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

3. Текстка кире кайтабыз. Ни өчен Ватан сүзе баш хәрефтән язылган?

-Ялгызлык исеме. (текстан башка ялгызлык исемнәрне табу)

-Тагын нинди исемнәр бар?

-Уртаклык. (текстан уртаклык исемнәрне табу)

-Димәк, исемнәр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр? (ялгызлык, уртаклык.)

ТАЙМД РАУНД РОБИН: команда бирелгәч, билгеле бер вакыт аралыгында төркемдәге һәр укучы үзенең җавабын әйтә.

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр, Уртаклык – бер төрдән булган әйберләрне атаучы исем.

Ялгызлык – бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

IV. Ял минуты. Исем нәрсәләр белән төрләнә?

КОНЭРС: укучылар тестның үзләре сайлаган вариантына карап почмакларга басалар.

- Татар телендә исемнең ничә килеше бар?

МИКС-ФРИЗ-ГРУП: укучылар музыка астында урыннарыннан күчәләр, музыка тынгач, туктыйлар һәм сорауның җавабындагыча төркемнәргә берләшәләр.

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ: эчке һәм тышкы түгәрәк ясап, килешләрне әйтеп чыгып парлашу. (Шул парлар белән теләгән урынга утыру)

- Исемнәр кайчан килешләр белән төрләнә? (Җөмлә кисәкләре белән бәйләнешкә кергәндә.)

- Исем нинди саннарда килә?

- Берлек һәм күплек санның күрсәткечләре нинди?

- Предметның кайсы затка караганлыгы ничек белдерелә? (тартым кушымчалары белән белдерелә)

- Тартым кушымчалары нәрсә белдерәләр? (предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган предмет яки затка (ул, алар) караганлыгын белдерә)

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, исемнәр сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр.

4. Ясалышы.

- Хәзер исемнәрне ясалышы ягыннан да тикшереп карыйк.

- Тагын текстка әйләнеп кайтып текстан исемнәрне табып ясалышын билгелик.

- Ясалма исемнәр ничек ясала?

- Кушма исемнәр ничек ясала һәм языла?

- Парлы исемнәр ничек ясала, нәрсәне белдерә һәм ничек языла?

- Тезмә исемнәр ничек ясала нәрсәне белдерә һәм ничек языла?

- Тагын нинди исемнәр юк?

- Кыскартылма исемнәр ничек ясала?

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, ясалышы ягыннан исемнәр 6 төрле булалар икән.

5. Ә хәзер текстка әйләнеп кайтыйк.

Исемнәр җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

  • Баш килештәге исем нинди җөмлә кисәге булып килергә мөмкин?
  • Җөмләдә иялек килешендәге исем нәрсә була?
  • Җөмләдә төшем һәм юнәлеш килешендәге исем нәрсә була?
  • Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендәге исемнәр җөмләдә нәрсә була? Кайсы очракта?

 НӘТИҖӘ: шулай итеп, исемнәр барлык җөмлә кисәге булып килә ала икән.

6. -Әйдәгез, балалар, үткәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле.

РАФТ: проект төзү

7. Белемнәрне бәяләү.

8. Өй эше:

Модель буенча  исем темасын сөйли белергә.

V. Рефлексия

  1. Дәрестә нинди тема үтелде.
  2. Максатыбызга ирештекме?
  3. Ничек ирештек?
  4. Киләсе дәрестә нишләрбез?  (контроль бирем – тест эшләрбез)


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №9 с углубленным изучением отдельных предметов" Елабужского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

“Сүз төзелеше һәм ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

(план-конспект урока татарского языка в 3 классе русской школы)

Автор разработки:

Гарданова Халима Вазировна,

 учитель татарского языка и литературы

I квалификационной категории

e-mail: Halima_gardanova@mail.ru

Елабуга, 2013


Рус  мәктәпләрендәге татар балаларына

 “Сүз төзелеше һәм ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

(3 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Гарданова Хәлимә Вәзир кызы,

Алабуга шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

      Максат. Укучыларның “Сүз төзелеше һәм ясалышы” бүлеген үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү һәм  белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

    Бурыч. 

  1. Тамыр, кушымча, сүз төзелеше һәм ясалышы турында белемнәрне камилләштерү.
  2. Укучыларга тамыр, сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны белергә шартлар тудыру.
  3. Балаларга куелган проблемаларны чишәргә этәргеч бирү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, төркемнәрдә эшләү, индивидуаль бирем үтәү.     

Яңа педагогик технология: сингапур структурасы.

Материал.

Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1–11 сыйныфлар. [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011 ел. – 239 б.

Дәреслек:  Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан. "Мәгариф" нәшрияты. 2009

 Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, укучыларга нетбуклар, дәрескә презентация, биремле индивидуаль карточкалар, кояш рәсеме, таймер-секундомер.

Дәрес  төре: кабатлау-йомгаклау дәресе.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше. Балаларны дәрескә туплау.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн, укучылар!

- Хәлләрегез ничек?

- Укучылар, сез тәрбиялеме? (Әйе)

- Минемчә, сез тәрбияле түгел, чөнки сез кунаклар белән дөрес исәнләшмәдегез. Кунакларга карап исәнләшик әле.

- Айшә, син хәзер нинди бала? (Мин тәрбияле бала)

- Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

- Бүгенге татар теле дәресенә мин үзем белән кояшны алып килдем. Ләкин ул нишләптер елмаймый. Дәрескә кергәндә ул миңа мөрәҗәгать итте. “Әгәр дә укучылар дәрестә актив катнашалар, кычкырып, матур итеп җавап бирәләр икән – мин елмаячакмын,” – диде. Әйдәгез тырышып карыйк әле укучылар!  Һәрбер укучы үзенең эшен һәм иптәшенең җавапларына игътибарлы булса иде. Ягез балалар эшкә керешик! Кояшның бүләкләре дә бар. Дөрес җавап биргән өчен ул кечкенә кояшчыклар бирә. Биш кояшчык алган укучыга “бишле”, өчкә – “дүртле” булыр. 1 нче слайд, кояшчык рәсемнәре төшерелгән фишкалар күрсәтелә.

  1. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

- Ә хәзер тәрбияле сүзен тикшереп карыйк әле. (тамыр һәм кушымчасын билгеләү, дәфтәрдә язу)

- Ә хәзер бала сүзен төзелеше ягыннан тикшерик.

- тәрбияле, бала сүзләрен төзелеше ягыннан карадык. Димәк, безнең тема нинди? (Сүз төзелеше һәм ясалышы) Тактага дәреснең темасы язылган карточка эленә.

Укучыларга рәсемнәр күрсәтелә:

  • Рәсемнәргә карап җавап бирегез. Нәрсә? Кем?

Гармун, гармуннар, гармунчы. 2, 3, 4 нче слайдлар

- Бу сүзләрнең мәгънәләре уртак булган кисәкләрне табыгыз һәм асларына сызыгыз. 5 нче слайд белән тикшерәбез

- Ул сүз тагын мәгънәле кисәкләргә бүленәме?(Юк.)

- Тагын яңа сүзләр таба аласызмы?

- Уртак кисәкләр һәр сүзнең кайсы урынында килгән? (Укучылар җавабы).

- Ул нәрсә дип атала?

- Тамырга нәрсәләр ялгана? (Кушымчалар)

        - Димәк, сүз нинди мәгънәле кисәкләрдән тора? (Тамыр һәм кушымча) Тактага карточка эленә: тамыр, кушымча.

        - Кушымчалар нинди төрләргә бүленә? (Ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче)

Тактага карточкалар эленә: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

        - Укучылар, бу сүзләрнең ясалышына да игътибар итик әле. Бирелгән сүзләрне ничек атарбыз. (Тамыр һәм ясалма сүзләр) Тактага карточкалар эленә: тамыр сүзләр, ясалма сүзләр.

Тамыр һәм ясалма сүзләрнең кагыйдәләрен искә төшерү. Тактага карточкалар эленә:  ясагыч кушымчалы сүзләр.

3. Куелган проблеманы чишү.

- Димәк, укучылар, безгә сүзләрнең составын тикшерергә, сүзләрнең ясалышын карап китәргә кирәк.

-  Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм.

“ Табышмак әйтәм” уены.

а)Ятса- таш,

  Якса- утын.( ташкүмер) 6 нчы слайд

ә)Тышы кабык, эче мамык. (гөлҗимеш) 7 нче слайд

б)Су өстендә сары май.( төнбоек) 8 нче слайд

- Бу сүзләр ничек ясалалар?( Ике тамыр сүз кушылып ).

- Аларны нинди сүзләр дип атарбыз?( Кушма сүзләр) Тактага карточка эленә: кушма сүзләр.

- Әйтегез әле, алар ике сүздән ясалып,  ике төрле мәгънә белдерәләрме, әллә бер генәме? (Бер мәгънә белдерәләр)

в)Үзе күренми, үзе сызгыра,

Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.( җил- давыл) 9нчы слайд

г)Үзе йөри, өе - сыртында,

Мөгезе бар- сөзә алмый. (әкәм- төкәм) 10 нчы слайд

-Бу сүзләр ничек ясалалар инде? (Сүзләрне теркәү яисә бер үк сүзне кабатлау юлы белән ясалалар.)

-Аларны нинди сүзләр дип атарбыз?( Парлы сүзләр) Тактага карточка эленә: парлы сүзләр.

Кушма һәм парлы сүзләрнең кагыйдәләрен искә төшерү максатында сингапурча укыту системасының структурасы кулланыла.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН: уйлыйбыз, язабыз, чиратлап билгеле бер вакыт аралыгында командада фикер алышабыз.

  • Һәр өстәл артындагы 4Б нче номерлы укучы җавап бирә.

НӘТИҖӘ: Ике сүз кушылып ясалган сүз кушма сүз дип атала: төнбоек, оекбаш, озынборын, башкала. Кушма сүзләр һәрвакыт бергә языла.

Бер төшенчә белдерү өчен, ике сүздән парлы сүз ясала: җир-су, ата-ана, әйләнә-тирә, биш-алты, явым-төшем. Парлы сүзләр сызыкча аша языла.

  1. Ял минуты. 11 нче слайд
  2. Яңа материалны ныгыту.

Төркемнәргә бүленеп эшләү. “Оя” уены. Беренче төркем – ясагыч кушымчалы сүзләрне, икенче төркем кушма сүзләрне, өченче төркем парлы сүзләрне җыя.

Җиләк-җимеш, очкыч, алъяпкыч, ара-тирә, тәмле, ике-өч, көньяк, кушма, кат-кат, кулъюгыч, камышлык, күпьеллык. Һәр укучыга индивидуаль карточкалар таратыла.

Тикшерү 12 нче слайд.

Очкыч                 алъяпкыч              җиләк-җимеш

тәмле                   көньяк                  ара-тирә

кушма                 кулъюгыч             ике-өч

камышлык          күпьеллык            кат-кат

 - Ни өчен икенче баганадагы сүзләр ь, ъ билгесе белән языла?

ТАЙМД РАУНД РОБИН: команда бирелгәч, билгеле бер вакыт аралыгында төркемдәге һәр укучы үзенең җавабын әйтә.

  • Һәр өстәл артындагы 2Б нче номерлы укучы җавап бирә.

НӘТИҖӘ:

Кушма сүзнең икенче сүзе я, ю, е хәрефләреннән башланса, ъ һәм ь аеру билгеләре куела. Беренче сүз нечкә булса,  ь һәм аеру билгесе, ә  беренче сүз калын булса ъ һәм аеру билгесе куела.

 “Кем дөрес яза һәм алдан бетерә?” Һәр укучыга индивидуаль карточкалар таратыла.

Шәл+яулык, бер+юлы, йөз+яфрак, кул+яулык, өч+яклы, һәр+яклап, Таш+елга, Кызыл+яр, тигез+янлы. Интерактив тактада тикшерелә.

  1. Йомгаклау.

-  Укучылар, без бүген сезнең белән сүз төзелеше һәм ясалышы ысуллары турында сөйләштек. Хәзер тактага карыйк та тагын бер тапкыр искә төшерик әле, татар телендә сүз ничек төзелә?

- татар телендә ясалышы ягыннан нинди сүзләр бар?

- Татар телендә тамыр һәм ясалма сүзләр бар.

- Ә ясалма сүзләр нинди ысуллар белән ясалалар?

- Ясалма сүзләр сүз ясагыч кушымчалар ялганып ясалалар. Мәсәлән, гармунчы, сыйныфташ һ.б.

- Сүзләрне бер-берсенә кушып кушма сүзләр ясала. Ике яки өч сүз кушылырга мөмкин: гөлҗимеш, ташкүмер.

- Сүзләрне теркәү яисә бер үк сүзне кабатлау юлы белән парлы сүзләр ясалалар. Мәсәлән, әкәм-төкәм, ап-ак.

Укучыларның белемнәрен анализлап, билгеләр кую максатында MyTest программасында тест эшләнә.

  • Менә кояшыбыз да елмайды. 13 нче слайд.

Өй эше бирелә: “Сүзләр илендә” – әкият язарга. Кыңгырау шалтырый.



Предварительный просмотр:

ШАГЫЙРЬ РУХЫ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ

Г.Тукай иҗаты буенча “Тамчы шоу” интеллектуль уен-дәресе

Гарданова Хәлимә Вәзир кызы,

Алабуга шәһәре 9 нчы урта

мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 “Еллар үткән...Ләкин син  һаман яшь,

Син һаман сау безнең күңелдә...”

                                                      (Хәсән Туфан)

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты  турындагы белемнәрне системага салу; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтенлеген исбатлау; фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү;

Җиһазлау: Компьютер; дәреслекләр; шагыйрьнең биографиясе; Әнвәр Бакиров, Байназар Әлменов, Заһидулла Яруллин, Садри Ахун портретлары; Алексей Тимофеев и Евгения Образцова башкаруында “Шүрәле” балетынннан Сөембикә биюе белән видеоязма (“Шүрәле”, Адажио, Мариин театры).

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башланса,

Күңелләрдә ныграк саклана.

- Хәерле, имин көннәр сезгә! Без бүген       сезнең белән «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык. Без бүгенге бәйгебездә  татар халкының мәшһүр шәхесе Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты  турындагы  белемнәребезне искә төшерербез һәм ныгытырбыз.

- Бүгенге уенда 7 класс укучыларыннан торган ике команда  катнаша. Хәзер сүзне, үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен,  мин аларга бирәм. Командалар  үзләре белән таныштыралар.

Командалар бер-берсен сәламлиләр, девизларын әйтәләр. (Мәсәлән, “Дуслык” командасы, девизы: “Бердәмлектә - көч”; “Тукай оныклары” командасы, девизы: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”)

Акыллы бул, бирешмә,

Көндәшеңнән калышма.

Дуслык - безнең бәйрәм бизәге,

Дуслык - безнең җиңү теләге.

Ялкындай янып яшәргә,

Җиңәргә-бирешмәскә. һ.б.ш.)

Безнең уенда өченче команда да катнаша, ул –безнең укучыларыбызның чыгышларына бәя бирүче жюри составы  (жюри әгъзалары  белән таныштыру).

Шулай итеп, беренче турга кереп китәбез.   Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!

I тур “Батыр- берне, белемле – меңне егар”

- Бу турда Г. Тукайның тормышына кагылышлы 14 сорау укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.

Сораулар:

1. Г.Тукай ничәнче елда һәм кайсы числода туган?   (1886 ел, 26 апрель.)

2. Г.Тукайның туган авылы.   (Арча районы Кушлавыч авылы.)

3. Өчиле авылы белән шагыйрьне  нинди җепләр бәйли? (Әнисе Өчиле авылыннан.)

4. Казанда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә? (Мөхәммәтвәли, Газизә гаиләсендә.)

5. Габдулланы уллыкка алган  Сәгъди абзый һәм Зөһрә апаның ничә кызы була? (2)

6. ”Дөньяга күзем ачылган урын “ дип, Габдулла кайсы авылны атый? (Кырлай авылын атый.)

7. Г.Тукайны Җаекка кемнәр алдыра? (Апасы Газизә һәм җизнәсе Галиасгар алдыра.)

8. Җаек мәдрәсәсе ничек атала? (“Мотыйгия”)

9. Фотосорау, экранга карагыз. Тукайның балачагы үткән урыннарның эзлеклелеген тиешле тәртиптә билгеләгез. (5, 2, 3, 1, 4)

10. Г.Тукай Казанда кайсы кунакханәдә яши? (“Болгар”)

11. Шагыйрьнең кабере кайда? (Казанда Яңа Бистә зиратында)

12. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме (“ Исемдә калганнар”)

13. Г.Тукайның иң якын дусты, “Март каһарманы” хикәясенең авторы. (Ф.Әмирхан)

14. Тукай премиясе ничәнче елда бирелә башлый? (1965 елда)

II тур              “Сез игътибарлымы?”

- Бу турда сезнең игътибарыгызга портретлар күрсәтелә. Сорау портретлар белән бәйле булачак.

C:\Documents and Settings\S18\Рабочий стол\bakirov.jpg

  1. Әнвәр Бакиров

 

  1. Садри Ахун

 

  1. Байназар Әлменов

 

  1. Заһидулла Яруллин
  • Әлеге портретларда кемнәрне таныдыгыз һәм аларны нәрсә берләштерә?
  • Әнвәр Бакиров “Су анасы” балеты авторы. Аның «Су анасы» балеты 1973 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
  • Байназар Әлменов Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясый. “Шүрәле”, “Су анасы”, “Исемдә калганнар” әсәрләренә ясалган рәсемнәре аеруча билгеле.
  • Садри Ахун – сынчы. Ахун тарафыннан (берничә сынчы белән берлектә) ясалган һәм 1958 нче елда Казанда куелган Г. Тукайның монументаль бронза һәйкәле аеруча уңыш казана. 
  • Заһидулла Яруллин – композитор. Бөек шагыйрьнең үлемен бик авыр кичерә һәм шагыйрь истәлегенә тәэсирле, тирән мәгънәле көй иҗат итә. Башта бу әсәр “Тукай истәлегенә дип атала, соңрак аңа Тукайның “Өзелгән өмид” шигыре сайлап алына. Алга таба бу әсәр “Тукай маршы” дип йөртелә башлый.
  • Хәзер сезгә видеосюжет тәкъдим ителәчәк, игътибар белән карыйбыз һәм тыңлыйбыз.

Алексей Тимофеев и Евгения Образцова башкаруында “Шүрәле” балетынннан Сөембикә биюе белән видеоязма.

  • Композитор беренче  татар  балетын  иҗат  итеп,  Тукайның әсәрен  сәхнәләрдә  һәм музыка  дөньясында  яшәтә. Ул  татар  музыкасында  беренчеләрдән  булып  яңа  өлкәгә –  әкиятләрдәге  фантастика  дөньясына үтеп  керә. Аны  музыка  телендә  сүрәтләве  белән  сәнгатьчә  ачыш  ясый. Хәтта  җен  –  пәриләрне  тасвирлаганда  да  милли  колоритны  саклау  осталыгына  ирешә. Музыкасында  чынбарлык  белән  хыял –әкият  дөньясы  икесе  ике  якта  таралып  ятмый,  алар  балетның  тулаем  хореографиясендә  сыешып,  бербөтен  булып  яшиләр.
  • Балет  нигезенә  сюжет  итеп  Г.Тукайның  кайсы әкияте  алынган? Беренче татар балетын тудыручы  композитор кем ул?
  • Балет  нигезенә  сюжет  итеп  Г.Тукайның  “Шүрәле” әкияте  алынган. Беренче татар балетын тудыручы композиторыбыз Ф.Яруллин турында сүз барды.

III турга күчәбез. Бу турыбыз  “Урынын тап” дип атала.

  • Сезнең игътибарыгызга Г.Тукайның бер шигыре чәчеп бирелгән . Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.

Кәҗә, безнең, селкетә, Кәҗә белән, менә, тәрәзәдән, Гали, тату, аны, чирәм, Кәҗә, кунак итә, белән, карап тора,  рәхмәт укый, сакалын, бигрәк, Гали

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

IV тур  Блиц – турнир  “ Капитаннар ярышы”

  1. Г. Тукай 1907елда Казанга кайта.   (әйе)
  2. Тукайның “Туган тел” шигыре гимн урынына кулланыла? (әйе)
  3. 2 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  туган көне. (юк)
  4. Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. (әйе)
  5. Шәрифә карчык Габдулланы бик яраткан. (юк) 
  6. М. Гафури – Г. Тукай премиясе лауреаты. (юк)
  7. 1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә, әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. (әйе)
  8. Нәни Апушның бабасы Зиннәтулла карт. (әйе)
  9. 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаханәсенә салалар. (әйе)
  10. Лейтмотив  ул  нинди  дә  булса  образны,  күренешне,  идеяны  характерлаучы  музыкаль  тема. (әйе)

  1. Рус шагыйрьләреннән Пушкинны үзенең остазы дип атый? (әйе)
  2. Шәрифә карчыкта торганда аның исендә калган иң күңелсез вакыйга – бозланып  каткан ишек төбе. (әйе)
  3. Шүрәле ул – Г.Тукай үзе уйлап тапкан образ. (юк)
  4. “Бала белән күбәләк” шигыренең авторы Муса Җәлил. (юк)
  5. “Шүрәле” балетының  либреттосын  Әхмәт Фәйзи яза. (әйе)
  6. Габдулланың атасы Мөхәммәтгариф Кырлайда туган.  (юк)
  7. “Су анасы” балетын иҗат итүче композитор Әнвәр Бакиров Алабуга шәһәрендә яшәгән. (Әйе)
  8. Х.Туфанга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. (әйе)
  9. Шагыйрь 1907 елда язган “Шүрәле” поэмасын Кырлай авылына багышлап язган. (әйе)
  10. Балет – ул  театральләштерелгән,  сәхнәләштерелгән  музыка  белән баетылган бию  күренеше. (әйе)
  • Безнең ярышыбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен  сүзне  жюрига бирәбез (нәтиҗә ясау).  Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Предмет. Татар теле

Тема. Хикәя фигыль

Планлаштырылган нәтиҗәләр:        

Предмет – хикәя фигыль, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, синтаксик функциясе турында белемнәрне  ныгыту һәм системага салу.

Метапредмет – анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү; хикәя фигыльнең моделен төзергә өйрәнү, иҗади фикерләүне үстерү.

- регулятив хикәя фигыльнең грамматик билгеләрен табу, башкаларның фикеренә мөнәсәбәт белдерү, төп нәтиҗәне чыгарганда активлык күрсәтү; 

- танып белү - белемнәргә таянып, кирәкле мәгълүматны табу, анализлау аша  аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару;

- коммуникатив -  иптәшләреңнең җавапларын тыңлау, үз фикереңне дәлилләү, фикер алышуда катнашу.

Шәхескә караган -  туган телгә хөрмәт,  шәхесара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру

Дәреснең тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Төп төшенчәләр. Хикәя фигыльнең грамматик билгеләре 

Эшне оештыру. Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар. Дәреслек, татар теленнән өстәмә чыганаклар, материаллар һ.б. 

Педагогик технология. Өлешчә тикшеренү, проект технологиясе, ИКТ.


Дәрес барышы.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көн телик, бер-беребезгә карашып елмаешыйк. (1 слайд)

- Утырыгыз, укучылар!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, хәзер бер җыр тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлагыз һәм әйтегез: җырда нинди сүз еш кабатлана? (С.Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры тыңлана.)

- Бу җырда “яратам” дигән сүз кабатлана.

- Сүзгә сорау куегыз? Ул нинди сүз төркеменә карый?

- Бу нинди фигыль? (Хикәя)

- Әйдәгез, бүгенге теманы бергәләп билгелибез. (Хикәя фигыль)

– Дәреснең максатын куегыз. (Хикәя фигыльләрнең үзенчәлекләре белән танышу, кагыйдә чыгару, сөйләм телендә аларны дөрес итеп кулланырга өйрәнү.) (Үзбәя).

3. Уку мәсьәләсен чишү. Проблемалы ситуация булдыру.

–Теманы һәм максатны билгеләдек, безгә хикәя фигыльнең модулен төзергә кирәк булачак. Моның өчен альбом битләрегезне алыгыз һәм хикәя фигыль дип язып куегыз. Модульне төзи башлыйбыз.

        

- Хикәя фигыль  нәрсәне белдерә?

- Ул  нинди сорауларга җавап бирә?

4. Проблеманы чишү проектын төзү.

1) Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп укыгыз.

        Идел өстендә җил йөгерә, ... . Бер-берсен куышкан шаян дулкыннар ярга килеп бәреләләр, ... . Елга өстендә акчарлаклар ... . Алар, кисәк канатларын җәеп, суга уктай ..., балык тоталар.

        Идел. Акрын гына йомшак җиләс җил ... . Су өсте ..., ялтырый.

Файдалану өчен сүзләр: уйный, шаулашалар, оча, атылалар, исә, җемелди.

- Бирелгән фигыльләрне күчереп языгыз, кушымчаларын һәм заманын билгеләгез. Фигыльләргә сорау куегыз.

- Хәзерге заман хикәя фигыль нинди эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә?

- Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә?

- Хәзерге заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ялганып ясала?

- Хәзерге заман хикәя фигыль –а, -ә, -ый, -и кушымчалары ялганып ясала.

- Әлеге фигыльләрне билгеле үткән заманга куеп языгыз, кушымчаларын билгеләгез, сораулар куегыз.

- Әлеге фигыльләрне билгесез үткән заманга куеп языгыз, кушымчаларын билгеләгез, сораулар куегыз.

- Үткән заман хикәя фигыль нинди эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә?

- Үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә?

- Үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ялганып ясала?

- Үткән заман хикәя фигыль –ды, -де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала.

- Аның нинди формалары була?

- Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.

- Әлеге фигыльләрне билгеле киләчәк заманга куеп языгыз, кушымчаларын билгеләгез, сораулар куегыз.

- Әлеге фигыльләрне билгесез киләчәк заманга куеп языгыз, кушымчаларын билгеләгез, сораулар куегыз.

- Киләчәк заман хикәя фигыль нинди эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә?

- Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан соң булачак эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә?

- Киләчәк заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ялганып ясала?

- Үткән заман хикәя фигыль –ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, -ар, -әр, -ыр, -ер, -р кушымчалары ялганып ясала.

- Аның нинди формалары була?

- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Ял минуты  

5. Белемнәрне ныгыту.

- Мин сезгә Ш. Галиевнең шигырьләреннән өзекләр укыйм, ә сез аннан хикәя фигыльләрне аерып алып языгыз.
        Әллә берсе әйткән шунда,
        Әллә инде уйдырма:
        Шәвәли, имеш, чамала,
        Озак яшәп туйдырма. ("Шәвәлигә”)
        Бабайларга ерактан
        Вәлит кунакка кайткан.
        Бакчага чыгып чапкан,
        Кишер түтәлен тапкан. ("Нык каккан”)

- Фигыльләрегезне юклык формасына куегыз.

- Юклык формасында килгән фигыльләрнең күрсәткече нинди?

- Юклык формасында килгән фигыльләрнең күрсәткече –мый, -ми, -ма, -мә кушымчалары.

- Барлык формасында килгән фигыльләрнең махсус күрсәткече бармы?

- Нәтиҗә ясагыз, хикәя фигыль нинди формаларда килә?

2) Фигыльләрне тиешле формага куеп языгыз

        Син ап-ак карларны ярата...мы? Ап-ак карлар. Алар миңа: “Керфекләреңә кунар иде..., бер генә минутка чык әле,” – дияр... . Күңелләрне сафландырып яуган карны ярата... мин. Шигырьләрем язылачак ак карны хәтерләт... ул кышкы аклык.

- Фигыльләргә нинди кушымчалар куеп яздыгыз?

- Фигыльләргә зат-сан кушымчалары куеп яздык.

- Нәтиҗә ясагыз, хикәя фигыль нәрсә белән төрләнә? Модулегездә билгеләп куегыз.

- Җөмләләрдән фигыльләрне табып, җөмлә кисәге буларак билгеләп  чыгыгыз.

- Димәк, хикәя фигыль нинди җөмлә кисәге булып килә? Нәтиҗә ясагыз.

НӘТИҖӘ: шулай итеп, хикәя фигыльнең модулен төзедек.

Барлыкка килгән хикәя фигыль модулен яклау.

6. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

- Үзбәя бирү.

Өй эше. (3 биремнең берсе сайланыла)
1) Хәзерге заман хикәя фигыль кергән 3 мәкаль табып килергә.

2) Модель буенча сөйли белергә.
3) “Фигыль һәм Фигыйлә” дигән темага кечкенә әкият язарга.

 



Предварительный просмотр:

Тема. Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат.

        Дәреснең өйрәтү максаты: укучыларның иярченле кушма җөмләләр турында белемнәрен тирәнәйтү; укучыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү; укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, иярченле кушма җөмлә төрләрен халык мәкальләреннән табу һәм аларны файдалану;

        Белемне үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

        Тәрбияви максат: укучыларда миһербанлылык һәм кешелеклелек тәрбияләү, телебезне саклауның әһәмиятен аңлау.

        Дәреснең тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

        Төп төшенчәләр. Иярченле кушма җөмлә.

        Эшне оештыру. Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

        Чыганаклар. Программа: Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа. V–IХ сыйныфлар. Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова/

Дәреслек: Зиннәтуллина К.З. Татар теле : рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / К.З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х. Мирзаһитов.– 5 нче басма.– Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011.– 159 б.

        Педагогик технология. Өлешчә тикшеренү, проект технологиясе.

Дәрес барышы.

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көн телик, бер-беребезгә карашып елмаешыйк, яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз. 

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Сезгә өй эшенә татар теле, туган тел турында шигырьләр язып килергә кушылган иде. Әйдәгез шуларны тикшереп үтәбез.

“ Әткәм”, “ әнкәм”  сүзе белән

Ачылган телем минем!

Син бирдең миңа ышаныч

Кичкәндә белем илен.

Ата- бабамнар үткәнен

Белдем мин синең аша.

Башка телләрең эченә

Кердем мин синең аша.   Рафис Корбанов “ Туган  ил” 

Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

             Туган телең үги калмаса.

             Җанын салып әйткән әткәң сүзен

             Синең аша балаң аңласа. Равил Фәйзуллин “Туган тел турында”

- Афәрин, булдыргансыз! Сезнең шигырьләрнең кайбер юллары миңа бик ошады. Тактага игътибар итегез.

Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

Туган телең үги калмаса. дигән шигырь юлларын тикшереп карагыз әле.

- Бу җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? (Бу – кушма җөмлә.)

- Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр үзара нинди юл белән бәйләнгәннәр? Аларны нинди нинди җөмлә дип атыйбыз?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Шулардан чыгып, миңа дәреснең темасын әйтегез. (Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.)

- Әйе, укучылар. Бүген безгә иярченле кушма җөмләләрнең моделен төзергә кирәк булачак. Модельне группаларга бүленеп төзербез. Моның өчен альбом битләрегезне алыгыз һәм иярченле кушма җөмлә дип язып куегыз. Өстәлләрегездә һәр дөрес җавапларыгызны билгеләп барыр өчен таблица да бар, һәр дөрес җавап бер балл. Дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы да язып куярга онытмыйк.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

- Ә хәзер искә төшерегез, татар телендә иярчен җөмләләрне, нәрсәләргә карап, төркемнәргә бүлеп өйрәнәләр? (Татар телендә иярчен җөмләләрне, төзелешенә һәм мәгънәсенә карап, төркемнәргә бүлеп өйрәнәләр)

- Моделегездә билгеләп куегыз.

1. - Иярченле кушма җөмләләрнең төзелешен тикшерер өчен мәкальләргә мөрәҗәгать итәбез.

I төркем

Кем эшләми, шул ашамый.

II төркем

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

III төркем

Һөнәре бар мал таба.

- Төркемнәрдә мәкальләрнең схемасын төзегез. (Схемасы турында әйтәләр, җөмләнең төзелеше ягыннан төрен билгелиләр)

- Димәк, төзелешләре буенча иярчен җөмләләрнең нинди төрләре бар?

- Аналитик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нәрсәдә? (Аналитик җөмләнең бәйләүче чарасы хәбәр составында килми, шунлыктан аның хәбәре тулы була)

- Синтетик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нәрсәдә? (Синтетик җөмләнең бәйләүче чарасы хәбәр составына керә, шуңа күрә хәбәр тулы булмый)

- Модельләрегездә билгеләп куегыз.

- Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? (Аналитик иярчен җөмләләрне бәйләүче чаралар өч төрле була: ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе)

- Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? (Синтетик иярчен җөмләләрне бәйләүче чаралар өч төрле була: кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору чарасы.)

- Моделләрегездә билгеләп куегыз.

2. – Алга таба рус язучыларының әсәрләренә мөрәҗәгать итик. Бирелгән җөмләләрне татарчага төрле вариантта тәрҗемә итегез.

III төркем. Тот, кто жил для людей, после смерти живет средь живых.

II төркем. Тот, кто жил для вещей, всё теряет с последним дыханием.

I төркем. Кто жил для народа, тот живет вечно. (Шефнер Вадим Сергеевич)

- Тәрҗемәгездә нинди җөмләләр барлыкка килде? Бу кушма җөмләләр нинди? (Бу кушма җөмләләр мәгънәдәш)

- Мондый җөмләләр нинди җөмләләр дип аталалар? (Мондый җөмләләр синонимик җөмләләр дип аталалар.)

- Татар телендәге иярченле кушма җөмләләр рус телендә ничек биреләләр? (Рус телендә аналитик һәм синтетик синонимиясе күренеше юк, чөнки рус телендә синтетик иярчен җөмләләр күзәтелми)

(Рус телендә иярчен җөмләләр баш җөмләгә аналитик җөмләләр кебек теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр һәм интонация ярдәмендә бәйләнәләр.)

- Нәтиҗә ясап, модельләрегездә билгеләп куегыз.

3. Ял минуты.

- Минем фикерләр белән килешүче укучылар  урыннан торып баса, килешмәүчеләр  утырган килеш  кала.

Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала. (Әйе)

Ияреп килгән җөмлә баш җөмлә була. (юк)

Аналитик җөмләнең бәйләүче чарасы хәбәр составында килми. (әйе)

Бәйләүче сүз мөнәсәбәтле сүз булса, бу синтетик иярчен җөмлә була. (юк)

Бәйләүче чара көттерү паузасы булганда ике җөмлә арасында ике нокта куела. (әйе)

Барлык иярчен җөмләләрнең дә синтетик төре була. (юк)

Мәгънә ягыннан иярчен кушма җөмләләр 15 төргә бүленәләр. (әйе)

- Мин әйткән соңгы җөмләгә игътибар итегез һәм моделегезгә әйләнеп кайтыгыз. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләре бар?

(Нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүләренә карап, татар телендә иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен хәл, иярчен аныклагыч, иярчен кереш җөмләләр була.)

- Моделегездә билгеләп куегыз.

- Иярчен хәл җөмләләр үз эчләрендә мәгънәләре буенча ничә төргә бүленеп өйрәнеләләр? (Иярчен хәл җөмләләр үз эчләрендә 8 төргә: иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен шарт, иярчен кире җөмләләргә бүленеп өйрәнеләләр?)

- Моделегездә билгеләп куегыз.

                                                                             Иярченле кушма җөмлә

                                                                        төзелеше                    мәгънәсе

                                                                                                               

                                                      синтетик            аналитик

                                                                                       

                                                                           ия                    аергыч            хәл         аныклагыч   кереш

                                                                                     хәбәр            тәмамлык

                                                                                           

                                                                                           вакыт, урын, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире

- Афәрин! Булдырдыгыз, укучылар! Иярченле кушма җөмләләр моделен төзеп бетердек.                                

  1. Рефлексив-бәяләү.

- Бүгенге дәрестә без нинди теманы кабатлап үттек?

- Нинди эшләр эшләдек?

- Кайсы эш төре сезгә күбрәк ошады?

- Барыгыз да әйбәт эшләдегез. Без дәрестә куйган максатларыбызга ирештек. Булган балларыгызны кушыгыз. Группагызда иң яхшы укучыларны билгеләгез. Өй эше. Барлыкка килгән моделегез буенча иярченле кушма җөмләләр турында өйрәнергә яисә группагыз белән проект төзергә.


Аналитик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нәрсәдә?

Синтетик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нәрсәдә?

Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр?

Тәрҗемәгездә нинди җөмләләр барлыкка килде? Бу кушма җөмләләр нинди?

Татар телендәге иярченле кушма җөмләләр рус телендә ничек биреләләр?

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләре бар?

Иярчен хәл җөмләләр үз эчләрендә мәгънәләре буенча ничә төргә бүленеп өйрәнеләләр?

Аналитик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нәрсәдә?

Синтетик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нәрсәдә?

Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр?

Тәрҗемәгездә нинди җөмләләр барлыкка килде? Бу кушма җөмләләр нинди?

Татар телендәге иярченле кушма җөмләләр рус телендә ничек биреләләр?

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләре бар?

Иярчен хәл җөмләләр үз эчләрендә мәгънәләре буенча ничә төргә бүленеп өйрәнеләләр?



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ

             

2 нче сыйныфның татар төркемендә

 татар теле дәресе.

Укытучы: Гарданова Х. В.

Алабуга 2013 ел.


Тема. Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары.

Максат.

1. Башлангыч сыйныф укучыларында фигыль сүз төркеме төшенчәсен формалаштыру өчен шартлар булдыру.

Бурычлар.

  • Проблеманы күрү, аны тәгъбирләү, тикшерүгә максат кую.
  • Эш барышын планлаштыру, нәтиҗәсен чыгару.
  • Тикшерү нәтиҗәләрен анализлап йомгак чыгару.
  • Анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү аша фикерләүне үстерү.
  • Фикерләүне белдерү мөнәсәбәтләрен, ихтыярлылык сыйфатларын формалаштыруны дәвам итү.

Җиһазлау.

Компьтер, экран, видеопроектор, слайдлар, интерактив такта, план сораулары белән плакат; “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен), 1-11 сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел, (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова); А.Х. Нуриева. Татар теле, рус телендә белем бирүче дYртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек, Казан, ''Мәгариф'' нәшрияты,  2008 ел.

ДӘРЕС ПЛАНЫ

I. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

II. Өйрәнгән белемнәрне актуальләштерү.

Табышмаклар әйтү, җавабын табу

      1. Үзе йөзә - чылбыр тезә. (Каләм) 1 нче слайд күрсәтелә.

- Табышмакның җавабын нинди сүзләргә карап белдегез? ( Йөзә, тезә)

- Мин ул сүзләрне интерактив тактага язам.

      2. Аннан һәркем белем ала,

          Тик ул бер дә ярлыланмый,

          Тирән белемле булып кала. (Укытучы) 2 нче слайд күрсәтелә.

- Сезнеңчә, укытучы нинди ул? Сезнең иң яхшы җавапларыгызны мин интерактив тактага язам (Белемле, акыллы)

- Табышмакларның җавапларын да язам. ( Укытучы, каләм)

- Ә хәзер бу сүзләрне тагын бер кат укыйк.

- Аерым билгеләренә карап бу сүзләрне төркемнәргә бүлеп языгыз. (Сүзләрне өч төрле сүз төркеменә бүлеп язарга була)

     II. Язганнарны тикшерү. (Укытучы интерактив  тактага сүз төркемнәренең исемнәрен яза: исем, сыйфат)

- Такта янына ике укучы чыга сүзләрне төркемнәргә бүлеп яза.

- Һәр сүз төркеме турында нәрсә беләсез? Шуның турында сөйләгез.

- Ә хәзер, әйдәгез тикшерәбез, сүзләр төркемнәргә дөрес бүленгәнме икән? (һәр сүзне   тикшерәбез.)

 Каләм – исем, предметны белдерә, нәрсә? соравына җавап бирә.

 Укытучы – исем, предметны белдерә, кем? соравына җавап бирә.

Белемле – сыйфат, предметның билгесен белдерә, нинди? соравына җавап бирә.

Акыллы – сыйфат, предметның билгесен белдерә, нинди? соравына җавап бирә.

- Ә ни өчен бу сүзләрне (йөзә, тезә) бер төркемгә дә кертмәдек? (Без аларны кайсы сүз төркеменә кертергә белмәдек, чөнки алар исем, сыйфат сүз төркемнәренә кермиләр)

- Ә хәзер бу сүзләрне тагын бер кат укыгыз.

- Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

- Без аларны ничек атарбыз икән? (Гомумиләштереп әйтеп карыйлар: аларга нишли? соравын куярга була, ул сүзләр эшне хәрәкәтне белдерә)

- Дөрес әйттегез. Ул сүзләрне без хәзер фигыль дип йөртә башларбыз.

    IV. Дәреснең максатын хәбәр итү.

- Фигыль турында якыннанрак танышыр өчен мин сезгә түбәндәге планны тәкъдим итәм. Без сезнең белән бергәләшеп тикшерү үткәрәбез. (План  язылып куелган плакат эленә)

        План

  1. Нәрсә ул – фигыль?
  2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
  3. Фигыль нәрсәне белдерә?

- Хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз. (Укучылар җөмләләр төзиләр)

- Укучылар, без бу сүзләрне үзебезнең сөйләмебездә кулландык. Димәк, бу нинди сүзләр соң? Нәрсә ул – фигыль?

Балалар нәтиҗә чыгара: фигыль – сүз төркеме. 3 нче слайд күрсәтелә.

- Укучылар, без сезнең белән планның беренче соравына җавап таптыкмы? Үзегезнең мисалларыгызны китерегез.

- Ә хәзер мин планның икенче соравын укыйм. Һәм без сезнең белән кечкенә генә диктант язып карарбыз.

         Ямьле яз җитте. Якты кояш җылыта. Карлар эри. Тиздән җырчы кошлар кайтыр.

Ял минуты, күзләргә зарядка ясау. (мәктәптә күзләргә зарядка ясау программасы төзелгән)

- Шушы ук җөмләләрне мин интерактив тактада да язам. Ә сез дөрес яздыгызмы икән, тикшереп барыгыз.

- Эшебезне дәвам итәбез. Бер укучы тактага чыга һәм исемнәрне табып астына бер сызык сыза. ( Укучы тактада эшли)

- Сез аның фикере белән килешәсезме?

- Икенче укучы сыйфатларны табып астына дулкынлы сызык сыза.

-  Сез аның фикере белән килешәсезме?

- Җөмләләрнең калган сүзләренә сорау куеп карагыз. (Укучылар сорау куялар)

Балалар нәтиҗә чыгара: фигыль нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап бирә. 4 нче слайд күрсәтелә.

- Ә хәзер өченче сорауга җавап эзләп карыйк. Фигыль нәрсәне белдерә?

Укучылар үзләренең эзләнүе һәм укытучы ярдәме белән нәтиҗә чыгаралар: фигыль предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә. 5 нче слайд күрсәтелә.

      V. Үзләштергән белемнәрне тикшерү.

- Без планның барлык сорауларына да җавап бирдек. Ә хәзер, әйдәгез, шушы җаваплардан файдаланып бер уртак кагыйдә төзибез. Аның өчен тагын бер кат план сорауларын укыйбыз һәм сезнең җавапларыгызны искә төшерәбез.

- Ә хәзер әйтеп карагыз, нинди кагыйдә барлыкка килде? (укучылар әйтеп карыйлар)

- Хәзер түбәндәге слайдка да игътибар итәбез.

 Укучылар укыйлар:

 Фигыль – сүз төркеме. Ул нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап бирә, предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә. 6 нчы слайд күрсәтелә.

      VI. Үзләштергән белемнәрне ныгыту.

-Хәзер бераз шаярып алсак та буладыр. Мин сезгә серле сүзләр әйтәм, ә сез шул сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз һәм нинди сүз төркеменә кергәнен билгеләгез.

Укытучы таба, кара, җәя, ага, яра сүзләрен әйтә. Укучылар аларны кертеп җөмләләр төзиләр һәм ул сүзләрнең нинди сүз төркемнәрен белдерүен билгелиләр.

     VII. Йомгаклау. Өй эше бирү, билгеләр кую.

- Сез кайсы өй эшен алырга телисез?

Фигыль турында әкият уйларга.

Фигыльнең портретын ясарга.

- Берсен сайлап языгыз.

- Укучылар, без алдагы дәрестә нинди тема өйрәнербез дип уйлыйсыз?

- Фигыльне өйрәнүебезне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз.