Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы

Ромашка

Чәчәк кебек балачак

Профессия: Тәрбияче

Профессиональные интересы: Китаплар уку, интернет челтәрен даими күзәтү, яңа технологияләр белән танышу

Увлечения: Кул эшләре, бию, нәфис сүз

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Балтач районы, Бөрбаш авылы, Пионер урамы, 1 йорт

Место работы: "Бөрбаш балалар бакчасы" МБМББУ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/husaenova-gulfiya-haydarovna

Тәрбияче - бәхетле балачак җитәкчесе

О себе

Мин, 

  • Мин, Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы, Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Педагогик эш стажым 18, ә тәрбияче буларак 9 ел. Эшемнең төп максаты: әдәпле, әхлаклы, кызыксынучан, өлкәннәргә карата шәфкатьле, кечкенәләргә ихтирамлы, әйләнә-тирәгә миһербанлы, физик һәм рухи яктан сау-сәламәт, туган җирне, туган телне яратучы, психологик яктан мәктәпкә әзерлекле шәхес тәрбияләү.
  •  
  • Безнең бакчабыз авылның уртасында, иң матур җирендә урнашкан. Бакчага килеп керүгә үзеңне бик рәхәт хис итәсең. Монда җылы, якты, иркен. Барысы да күңелгә ятышлы итеп җиһазланган. Нәниләр өчен барлык шартлар тудырылган.
  • Иксез-чиксез дөньяны аңларга ярдәм итүче ачкычларның берсе туган телне һәм чит телләрне үзләштерү, белем нигезләренә төшенү тора. Мин үземнең эшчәнлекләремдә балаларга Тукай туган телен, рус телен тагын да яратырга, аның байлыгын күрсәтергә, дөрес, бәйләнешле сөйләм булдырырга тырышам. Үз эшемдә яңа программалар, методик ярдәмлекләр кулланып эшлим. 

Мой взгляд на мир

  • Бер караганда кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да хезмәтне сайладым мин. Тәрбияче – һәр көнне яңалыкка омтылучы, куйган максатына ирешүче, ата-аналар белән уртак тел табып, тәрбия-белем чараларын дөрес кулланып эшләүче шәхес ул. Үз эшенә бирелгән, балаларны чын күңелдән яраткан, үзләренең тормышларын тулысынча балаларга багышлаган тәрбиячеләр генә тәрбияле, белемле шәхесләр тәрбияли ала. Без 21 нче гасыр тәрбиячеләре. Яңа технологияләр кулланып иҗат уңышлары яулыйк.

Добавить грамоту в портфолио