Алтын алмалар
план-конспект занятия
Предварительный просмотр:
Алтын алмалар
Катнашалар : Бай, Бай хатыны, ярлы кеше, ярлының хатыны, ярлының 7 баласы.
I күренеш.
(Бай өе. Бай һәм аның хатыны өстәл артында чәй эчәләр.)
Бай. Карале, сиңа әйтәм, Асылбикә, бу безнең күршеләр шундый шат яшиләр, ничек алай икән ул?
(сәхнә артында көлгән тавышлар ишетелә.)
Бай хатыны. Әй, кем белсен соң аларны. Исең киткән икән!
Бай. Алай димә әле син. Менә безнең икебезгә генә күңелсез бит.Әһә, әнә күрше урамга чыккан.Тукта, чыгып сорыйм әле мин аннан.
(урамга чыга)
Бай. Әссәламәгаләйкүм, күрше!
Ярлы. Вәгаләйкүмәссаләм, бай абзый! Ни хәлләрең бар?
Бай. Менә күрше синнән шуны сорыйсым килә әле.Сезнең юньләп ашаганыгыз да юк, юньле кием дә кигәнегез юк, ә үзегез шундый шат яшисез. Ә безнең байлыгыбыз да күп, барыбер безнең тормышыбыз күңелсез. Ничек алай икән ул?
Ярлы. Безнең, күрше, 7 алтын алмабыз бар. Без кичләрен шулар белән уйныйбыз.
Бай. Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Минем дә акчам күп, мин дә алтын алмалар сатып алам.
Сатучы. Кемгә алма кирәк? Алма сатам! Алтын алмалар.
Бай. Кая, мин алыйм әле. Миңа 7 алма бир.
(өенә кайта)
Менә, хатын, кара әле.Мин 7 алтын алма сатып алдым. Хәзер без дә күңелле яшәрбез.
Бай хатыны. Каяле, кая. Ай аллам, бигрәк матур!
Бай. Әйдә, уйнап карыйк әле.Утыр әнә теге почмакка. (икесе ике почмакка утырып, бер-берләренә туп тәгәрәтәләр.)
Бай хатыны. Әй, арыдым инде мин. Бер дә кызык түгел бу уен.
Бай. Әйе шул, туйдырды бу уен. Алдаган икән мине күрше.Әйдә , карчык, күршеләргә кереп, аларның алтын алмаларын карап чыгыйк әле.
(күршеләргә кереп китәләр.)
Исән-саулармы сез! Әссаләмәгаләйкүм!
Ярлы. Вәгаләйкүмәссаләм! Аллага шөкер, күршеләр.әйдәгез, рәхим итегез.
Ярлы хатыны. Әйдә, әйдә түрдән узыгыз, утырыгыз.Хәзер чәй әзерлим.
Бай хатыны. Менә сезгә бераз күчтәнәч!
Ярлы хатыны. Ай, рәхмәт яусын! Якты чырай, такта чәй дигәндәй сыебыз әллә ни булмаса да, барына җитешегез. Менә үз күчтәнәчләрегездән авыз итегез! Үз күчтәнәчен ашаган кешенең гомере озын була, диләр.
(чәй эчәләр.)
Бай. Я, күрше, күрсәт инде безгә теге алтын алмаларыңны.
Ярлы. Ә-ә, хәзер, хәзер, бай абзый. Әнисе, бар чакыр әле балаларны.
Ярлы хатыны. Балалар, килегез әле монда.
(7 бала йөгереп чыга.)
Ибраһим: Исәнмесез!
Алинә: Хәерле көн!
Ансар: Хәлләрегез ничек?
Салих: Әссәламегаләйкем!
Зифа: Исән-сау торасызмы?
Зилия: Яңа көн тыныч үтсен!
Дилия: Бер-беребезгә ягымлы булыйк!
Бай: Сөбханалла, нинди тәмле телле балалар!
Бай хатыны: Кем өйрәтә сезне өлкәннәр белән шулай матур исәнләшергә?
Балалар: Әтиебез һәм әниебез. Гаиләдә өйрәнәбез.
Ярлы: Исән булыйк һәркайсыбыз, Көн саен сәламләшик. Татар балалары бит без - Исән-сау булып яшик.
- Әдәпле булу әнә шул гади генә “Исәнмесез” сүзеннән башлана да инде. Исәнләшкән кеше нинди була?
Балалар: Зур үсә, акыллы, тәртипле, инсафлы.
Ярлы: Сәламләшү сүзе нинди сүз?
Балалар: Матур, җылы, күңелле, ягымлы.
Ярлы: Шаярып исәнләшик эле.
Бергә: Исәнмесез, саумысез? Нигә кәҗә саумыйсыз? Әтәчегез күкәй салган, Нигә чыгып алмыйсыз?
Ярлы: Рәхмәт, балаларым, менә бай абзый, безнең алтын алмаларыбыз – шушы балаларыбыз була инде. Без кичләрен шулар белән күңелле итеп ял итәбез, кул эшләре эшлибез, тәрбия сәгатьләре үткәрәбез.
Бай: Әйе, сезнең байлык минем байлыктан күбрәк икән. Әти-әнисеннән яхшы тәрбия алган баланы тирә-юньдәгеләр яратыр, хөрмәт итәр, дуслашыр.
Бай хатыны: Сез зур үскәнсез, акыллы кешеләр булгансыз.
Ярлы гаиләсе: Рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.
Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.
Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....
Конспект занятие на тему:"Алтын коз".
Занятие на татарском языке....
Конспект-занятие ."Алтын башак"
Для воспитателей...

Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль “Алмалар”
Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү....


