"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.
материал (подготовительная группа) по теме

Музыкальный руководитель Заянова Ландыш Рафисовна

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon altyn_koz_min.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Төзеде: Мөслим муниципаль районы   «Миләшкәй»балалар бакчасының 1 нче категорияле  музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна.

“Алтын көз”күңел ачу бәйрәме.

Программа эчтәлеге:

-Мәктәпкәчә кадәр яшьтәге балаларның экологик кузаллаулларын  үстерү, табигатьне саклау һәм анда үзеңне дөрес  итеп тоту турында тәрбия бирү.

-Көзге  урманның катлаулы организм икәнен аңлату,белемнәрен тирәнәйтү.

-Аларга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр турында балаларның белемен туплау.

-Әхлакый тәрбия дәрәҗәсен арттыру.

Алдан башкарылган эш:

-Көз турында сөйләшү;

-Гөмбәләргә кагылышлы дәрес;

-Гөбәләр турында табышмаклар чишү;

-Агачларның файдасы турында әңгәмә.

Материал:Гөмбә мулжлары,чиләкләр,көрәкләр,нарат үсентеләре,Алсуга киемнәр,иптәшләренә киемнәр,Көз кызына киемнәр,кәрзиннәр,яфраклар,

басма.

Керү:Алып баручы:Балалар,бүген безнең бик кызыклы дәрес!Алда безне әкияти очрашулар һәм сюрпризлар көтә.Әйтегез әле,тышта нинди ел фасылы?

Балалар:Көз.

Алып баручы:Бик дөрес.Көз, шуңа күрә безнең бүген дәресебезгә үзенең күчтәнәчләре белән матур Көз кызы килгән.

(Көз кызы вальс көенә биеп керә).

Көз кызы:Исәнмесез,балалар!Мин-Көз кызы.Әсез минем турында нәрсәләр беләсез?

Балалар:Без көзне яратабыз?

               Очрашуга бик шат без.

               Сезгә җырлар җырларбыз,

                 Бергә уен уйнарбыз.

                Безнең белән калыгыз.

Көз кызы:Рәхмәт,балалар! Әгәр сез миңа үзегезнең урман почмагыгызны күрсәтсәгез һәм аның турында сөйләсәгез,мин сезнең янда беразга калырмын.

Алып баручы:Менә без үзебезнең урман почмагыбызга барабыз.

(Ерактан тавыш ишетелә:Ау-аууууу!!!Дусларым,сез кайда?Алсу килеп чыга)

Алсу:Ой,мин кая килеп чыктым?Исәнмезсе!Минем исемем Алсу.Сез минем дусларымны күрмәдегезме?Без бергә гомбә җыя идек ,мин аларны югалттым,гомбә дә тапмадым.

1бала:Борчылма, Алсу,без сиңа гөмбә җыярга булышырбыз.

Алсу:Ә минем дусларым?...Алар да мине эзлиләрдер бит?...

Алып баручы:Әйдәгез бергәләшеп чакырабыз аларны !

Өч дүрт-Ау-Ау”!

Алсу:Мин монда!

Балалар:Килегез тизерәк!

Кызлар:Килегез!

Алып баручы:Ишетәсезме,алар кайдадыр якында гына.

Балалар:Алар килгәнче без сине гөмбәләр үсә торган аланга алып барырбыз. Безнең янга бас.Башта инеш өстендәге басмадан чыгарбыз,аннан тар сукмактан барырбыз һәм гөмбә аланына килеп чыгарбыз.

2 бала:Кара әле,Алсу,монда ничек гөмбәләр күп!

(Балалар гөмбәләр эшләпәләрен кияләр)

Алсу:Рәхмәт,дусларым!Ләкин монда нинди генә гөмбә юк,ә минем гөмбәгә барганым да булмады,агулыларын танымыйм шуңа.Миңа ярдәм итегез әле?!.

Балалар:Борчылма,без сиңа булышырбыз.

Алып баручы:Ярый алайса.Әйдәгез болай итәбез,әгәр әйбәт гөмбә булса,сез барыгыз бергә “гөмбә,гөмбәкәй,ятма монда тик,безнең белән кит!”,ә инде агулы гөмбә булса,яки таныш түгел икән: “син агулы ,син начар,шуңа монда гына кал”-диярсез.Әйдәгез,балалар,кабатлап карыйбыз.

Әйбәт гөмбә: “Гөмбә,гөмбәкәй,ятма монда тик,безнең белән кит!”.

Начар гөмбә: “Син агулы ,син начар,шуңа монда гына кал”.

(Бергәләшеп 2 тапкыр кабатлыйлар)(Балалар гөмбәләр булып киенәләр.Алсу башта берсе янына килә,аннан икенчесенә таба бара.һәр гөмбә үзе турында сөйли.)

Усак гөмбәсе:Мин –усак гөмбәсе.

     Бөтен жир шарын гиздем,

     Кызыл эшләпә кидем.

Алсу:Усак гөмбәсе әйбәт гөмбәме?Үзебез белән алабызмы?

Балалар:Гөмбә,гомбәкәй,ятма монда тик,безнең белән кит”.(Алсу кәрзиненә сала)

Чебен гөмбәсе:Мин-чебен гөмбәсе.

     Мине ашарга тыела,

     калдырыгыз мине монда.

Алсу:Бу гөмбә дөрес әйтәме?Аны чынлап та ашарга ярамыймы?

Балалар:Син агулы,син начар,

                 Шуңа монда  гына кал.

Ал гөмбә (Сыроежки): 

Ал гомбә дип аталам

Күзгә ташланып торам,

Шләпәм төрле төстә.

Мине күрү белән

барсын бергэ җыялар,

чи килеш ашамыйлар.

Алсу:Үзебез белән алабызмы аларны?

Балалар:Гөмбә,гөмбәкәй,ятма монда тик безнең белән кит.

Баллы гөмбә(Опята):

Мин  баллы гомбә

Аякларым бик нечкә!

Бер ойемдә усәмен.  

Ни булмаска кулыма

кулчатыр тотамын.

Балалар:Гөмбә,гөмбәкәй ятма монда тик безнең белән кит!

Алсу:Карагыз әле,араларында чебен гөмбәләре дә бар. Алар мине дөрес юлдан тайпылдырырга телиләр.

Балалар:Син агулы син начар,

                  Шуңа монда гына кал!

Алсу:Ә менә мүктә,мендәр өстендә яткан кебек,ак эшләпәләр күренә.

Балалар: Ә болары гөрәҗдәләр,әйбәт гөмбәләр.

Алыйк алрны үзебез белән.

Алсу:Ә минем кәрзинем тулды.Рәхмәт  сезгә ,дусларым!

Алып баручы:Әйдәгез уен уйнап алабыз.(тиен керә)

Тиен: Исәнме, дустым. Син монда нишлисең?

Алсу:Гөмбә җыям.

Тиен:Ә син аларны дөрес итеп җыясыңмы соң?

Алсу:Нәрсә соң ул дөрес?

Тиен:Гөмбәләр җыясың , ә дөреснең нәрсә икәнен белмисең. Дөрес –ул шул урында гөмбәләрнең һәрелны үсүләре.

Алсу: Гөмбә җыю бик күңелле.Алар шундый матурлар.Миңа дусларым ярдәм иттеләр.Алар мине бу аланга алып килделәр.

Тиен: Ярый,мин синең дусларыңны тикшереп карармым.Алайса,гөмбә җыючылардан соң гөмбәләр үсми  башлыйлар,һәм без,тиеннәр,кышка ризык әзерләп куя алмыйбыз.

Алып баручы:Балалар,әйдәгез Алсуга ярдәм итәбез.Тиенгә ничек гөмбә җыйганыгызны сөйләгез әле, ә син Алсу тыңла һәм исеңдә калдырып бар.

Балалар:- Таныш булмаган гөмбәләрне алырга ярамый;

-Иске гөмбәләрне алырга ярамый;

-Гөмбәләрнең һәр берсен тотарга һәм тибәргә ярамый.

Көз:Ә ни өчен ярамый?

Балалар:Алар урманга кирәк ,алар булса,агачлар яхшырак үсәләр,урманда яшәүче кайбер хайваннар тукланалар һәм алар белән дәваланалар.

Тиен:Афәрин сезгә,балалар!Гөмбәләрне ничек җыярга кирәк икәнен беләсез.Әйдәгез “Кем күбрәк җыя”дигән уен уйныйбыз.

Алып баручы:Балалар,сез беркайчан да үз кәрзинегезгә агулы,начар гөмбә җыймассыз!.

Нихаять,көз монда!

Яфраклар коела,

Сары-кызыл төсләрдән

Җирдә келәм ясала.

Балалар:Бакчабызда  гуя яфрак яңгыры.Яфракларның ниндиләре генә юк?!

Көз:Балалар!Әйдәгез,яфракларны җыеп,алар белән биеп күрсәтегез әле

(Яфраклар белән бию)

  Биюегез өчен рәхмәт бик зур,дусларым!Ә сез беләсезме,ни өчен көзен агачлар яфракларнын коялар?

Балалар:Алар кышка әзерләнәләр.Яфраклар җирне каплыйлар һәм агач тамырларын салкыннан саклыйлар.

Көз:Бик дөрес.Ә ни өчен көз көне агачларны һәм үсентеләрне утырту яхшырак?Чөнки алар көзен яхшырак үсеп китәләр һәм ныклы булалар.

Алып баручы:Балалар,безнең урман почмагыбыз бар, андагы наратлар озын булып үстеләр.Урманыбызны тагын да киңәйтү өчен,әйдәгез,нарат үсентеләре утыртыйк!(Балалар агачлар утырталар)

Көз:Ни өчен агачлар утыртырга кирәк икән,балалар?

Балалар:Матур һәм һава чиста булсын өчен .

Көз:Афәрин,дусларым!Сез бик матур итеп күңел ачтыгыз,дөрес итеп агачлар утырттыгыз,гөмбәләрне дә аера белдегез,минем сорауларга да төгәл җавап бирдегез.Шуның өчен мин сезгә күчтәнәчләр өләшәм.

Алып баручы:Рәхмәт сиңа; “Көз”безгә кунакка тагын кил !