Чишмә буенда уеннар
план-конспект занятия
Предварительный просмотр:
Азан
Әни: Менә моңлы азан тавышы ишетелә. Балалар, сабыр гына тыңлап торыйк. Азан яңгыраганда без эшләгән эшләребезне туктатып торырга тиешбез.
Әйдәгез, балалар, чишмә буйларын әйләнеп кайтыйк әле.
Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Эчәр суыбыз – бәяләп бетергесез байлык. Чишмәләр – тереклек чыганагы. Һәр елга башы – чишмә. Бабайларыбыз үз авылларын нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Көянтә чиләк белән кызлар су ташыган. Һәр авылның иң хөрмәтле кешеләре чишмәләрне карап, барлап торганнар, кизләүләргә кибәргә ирек бирмәгәннәр. Халкыбыз су турында зирәк фикер әйткән. Сез беләсезме ул акыллы фикерләрне?
Зәйнәб:"Кул пычранса, су белән юарсың,
Су пычранса, ни белән юарсың”.
Таңсылу: «Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга”,
Дилүс:“Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса”,
Солтан:“Коены күмәргә ярамый”
Әни: Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) табигатьне сакларга әмер биргән. Ислам дине үзеңнән соң киләчәк буын турында уйларга куша. Суны исраф итмәскә, саклап тотарга кирәк. Аны пычратмау мөһим.
Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан. Чишмә буйларында кичке уеннар уйнаганнар. Ягез, без дә бер күңел ачып уйнап алыйк эле.
Әни: Күмәк уен, күңел ачу Була чишмә буенда. Кызлар, егетләр җыела, Зур шатлык һәммәсендә. Үкенмәссез килсәгез, Кызык булачак монда. Җыр-биюләр дә булачак, Шатлык өстәр гармун да.
1 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?
1 егет: Кара кашлы кыз кирәк.
1 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?
1 егет: Әнигә килен кирәк.
2 кыз: Егет, сиңа ни кирәк?
2 егет: Миңа нечкә бил кирәк.
2 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?
2 егет: Ансыз яна яшь йөрәк.
3 кыз: Сиңа, егет,ни кирәк?
3 егет: Каз-мамык ястык кирәк.
3 кыз: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз.( егеткә кулъяулык белән суга)
3 кыз: Ай-яй-яй, казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз.
Кызлар: И-и-и, тозсыз!(кызлар артлары белән борылып басалар, кулларын билгә куялар)
4 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?
4 егет: Каз канаты кирәк.
4 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?
4 егет: Очарга!
4 кыз: Нишләргә?
4 егет: Матур кызлар кочарга.
4 кыз: Буш сүз әйтмә кызларга.( бармак белән яный)
Җыр “Челтәрле”
Кызлар: Челтәр элдем читәнгә, Җилфер-җилфер итәргә.
Егетләр: Без килмәдек буш китәргә, Килдек алып китәргә.
Кызлар: Алын алырсыз микән? Гөлен алырсыз микән? Урталарга чыгып сайлап, Кемне алырсыз микән?
Егетләр: Алларын да алырбыз, Гөлләрен дә алырбыз. Күңелебезгә кем ошаса, Шуны сайлап алырбыз.
Кара-каршы килеп парлашалар, түгәрәк ясап бииләр. Түгәрәктә уйныйлар.
Кыз: Кызлар, егетләр, “Зәңгәр чәчәк” уенын уйныйбызмы?
2 кыз: Мин саныйм.
Зәйни-зәйни Зәйнәбем, Атны кая бәйләдең? Алмагачка бәйләдем. Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп.
“Зәңгәр чәчәк” уены. Ахырдан чыккан кеше уртага керә. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр.
Юл читендә зәңгәр чәчәк Якты нурлар тарата. Безнең кызлар һәм егетләр Зәңгәр чәчәк ярата. Якын дуслар арасыннан Берсен сайлап ал әле. Тезләреңә ипле булыр - Мендәреңне сал әле.
Уртадагы бала бер баланы биергә чакыра. Алар бииләр, кырыйдагылар кул чабып тора.
Әни: Татар халкы - тырыш халык. Гомер-гомергә казын, үрдәген асраганнар, су буйларында коендырганнар. Кечкенә энеләребез, сеңелләребез менә шул турыда борынгы татар җырын өйрәннәр. Тыңлыйк әле үзләрен.
“ Дүдәк, дүдәк” җыры
Әни: Чишмә буена килеп чишмә суы белән самавыр кайнатып чәй эчмәсәк, чишмәбез үпкәләр. Самавырга ут көйрәтик. Күңеллерәк тә булыр, “Дәвамын әйт” уенын уйнарбыз. Мин мәкальне башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.
Уен “Самавыр кайнату” (читек белән самавыр торбасына һава өрдерү)
Кем эшләми – шул ашамый.(Айзилә)
Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.(Ислам)
Эш сөйгәнне ил сөйгән.(Билал)
Эшне башлама, башласаң, ташлама.(Әдилә)
Әни: Самавыр кайный торсын, без су буендагы коелган каз мамыкларын җыйыйк, йомшак мендәрләр тутырырбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап -белем чишмәсе,
Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем хәтерлидер.Әнисе , я әбисе укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие...

Халкым чишмәсеннән су эчәм
Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....
Салкын чишмә аланында
Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....
"Туган тел саекмас чишмә"
Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя....

" Су буенда кичке уен " (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)
Максат:1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенчаүткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;2). Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;3). Уен ба...
Фольклорный праздник " Су буенда"
Фольклорный праздник " Су буенда"...

