Челтерәп аксын чишмәләр
презентация к занятию (подготовительная группа) по теме

Исмагилова Раушания Нургаяновна

презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon chelterp_aksyn_chishmlr.ppt2.95 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Челтерәп аксын чишмәләр ! 1 квалификацион категорияле тәрбияче Исмагилова Р.Н.

Слайд 2

Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы. Без эчә торган су төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 97%ы – тозлы диңгез сулары, бары тик 3%ы гына төче сулыклар. Ягъни 100л суның 3 литры гына эчәргә яраклы. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн үсә, арта бара.

Слайд 3

Мәкальләр: - Тамчыдан күл җыела. - Коега төкермә, суын эчәрсең. - Су – яшәү чыганагы. - Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була. - Кул пычранса , су белән юарсың, Су пычранса, ни белән юарсың? - Агым судан чиста булмассың.

Слайд 4

Сез беләсезме? Кайбер төбәкләрдә чиста су булмау сәбәпле, чиста суны цистерналарда ташып кулланырга мәҗбүр булалар. Мондый урыннарда яшәүчеләр суның кадерен беләләр, билгеле. -1941нче елда Харьков шәһәрендә Су музее ачылган. Музейдагы экспонатлар олысын – кечесен суны сакларга өйрәтә; - Организмдагы су тәннең температура режимын җайга сала; су ярдәмендә организмдагы шлаклар (утырымнар ) бүленеп чыга. Су кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итүче бөерләр өчен дә бик кирәк; - Безнең организмыбызның 80%ы диярлек судан тора; - Суны ашаганнан соң түгел, ә ашаганчы эчәргә кирәк; укучы тәүлеккә 1,5-2 л суын югалта һәм аны кайтарып алырга тиеш; - су эчмичә иң озак тора ала торган хайван – күсе; (аннан соң – дөя)

Слайд 5

Безнең авылыбыз да чишмәләргә бик бай: Сарбай чишмәсе, Киндер чишмәсе,Салкын чишмә,Фатих чишмәсе, Муллагали чишмәсе, Әшри чишмәсе, Югары оч чишмәсе. Чишмәләр... алар бөтен төбәктә дә моңлы, ям ь ле тау битләрендә, тургайлар моңына күмелеп челтериләр. Элекке вакытта әбиләребез чишмәдән су ташый торган булганнар. Егетләр һәм кызлар, чишмә янында уен оештырганнар. Йөрәкләренә ял тапканнар. Авыр кайгылар кичергән аналар, чибәр кызлар, пәһлеван егетләр чишмә янында эч серләрен бушатканнар. Чишмәләрне карап, чистартып торучы изге кешеләр дә табылып торган. Чишмәне чүпләү, зур гөнаһ саналган... Безнең Яңгул авылы да чишмәләргә бик бай: Сарбай чишмәсе, Киндер чишмәсе,Салкын чишмә,Фатих чишмәсе, Муллагали чишмәсе, Әшри чишмәсе, Югары оч чишмәсе. Чишмәләр... алар бөтен төбәктә дә моңлы, ям ь ле тау битләрендә, тургайлар моңына күмелеп челтериләр. Элекке вакытта әбиләребез чишмәдән су ташый торган булганнар. Егетләр һәм кызлар, чишмә янында уен оештырганнар. Йөрәкләренә ял тапканнар. Авыр кайгылар кичергән аналар, чибәр кызлар, пәһлеван егетләр чишмә янында эч серләрен бушатканнар. Чишмәләрне карап, чистартып торучы изге кешеләр дә табылып торган. Чишмәне чүпләү, зур гөнаһ саналган...

Слайд 6

Тау астыннан ургып-ургып Чишмә ага, Челтер, челтер килеп Шушма елгасына таба. Татлы сулы, затлы сулы Чишмә була ул. Тамчы булып чәчәкләргә Тамып куна ул. Сусаучылар су эчәләр Аннан иелеп. Сандугачлар су коена Анда җыелып.

Слайд 7

Челтерәп ага чишмәләр

Слайд 8

Яшьлек ләрен шушы чишмә буенда үткәргән өлкән буын вәкилләре

Слайд 9

Аксын чишмәләр челтер-челтер, Сайрасын талларга кунып сандугач. Су алырга төшсен кызлар Көянтә - чиләк белән. Аксын чишмәләр, типсен чишмәләр Узып китмә син битараф кына Синең ярдәмгә мохтаҗ Бу җырлы, саф сулы чишмәләр!

Слайд 10

Чишмәләрне яратыгыз! Чишмәләрне саклагыз! Акчы әле чишмәкәем Тын гына, талгын гына. Тирә-ягыңда сыгылып үссен Тал гына ла, тал гына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап -белем чишмәсе,

Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем  хәтерлидер.Әнисе , я әбисе  укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие...

Челтер чишмэ-балалар белэн бэйрэм иртэсе

Для вас, воспитатели татарского языка! Утренник для детей подготовительной группы с проблемными ситуациями....

Халкым чишмәсеннән су эчәм

Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

Челтер-челтер чишмә ага

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен чишмәгә сәяхәт...

"Челтер чишмә" Уртанчылар төркемендә сәхнәләштерү.

Челтер чишмәУртанчылар төркемендә сәхнәләштерү....

Ага чишмә челтер-челтер

Өлкәннәр төркеме белән үткәрелгән экологик кичәгә сценарий. Куеган максатлар: балаларга чишмәнең изге җир, аннан агучы суның табигый байлык икәнен аңлату; табигаткә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү; т...