Челтер чишмэ-балалар белэн бэйрэм иртэсе
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

Для вас, воспитатели татарского языка! Утренник для детей подготовительной группы с проблемными ситуациями.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chelter_chishm.docx15.77 КБ

Предварительный просмотр:

Челтер чишмә” –гамәли эш һәм проблемалы ситуацияләр белән бәйрәм иртәсе

Максат: ярдәмчеллек, игелеклелек, шәфкатьлелек тәрбияләү; сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен үстерү, әкиятнең идеясын аңлый һәм геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

Кулланылган әсбаплар: залның бер ягында асма чишмә, теремкәй, чишмә юлында чүп-чарлар аунап ята, ата-аналар ярдәме белән әзерләнгән җәнлек маскалары, костюмнары, чишмә тавышы яздырылган магнитофон тасмасы, суның безнең тормышыбыздагы роле турындагы таблица.

Сүзлек өстендә эш: хәйрия, игелекле, шәфкатьле

Бәйрәм барышы:

1 бала: Челтер-челтер ага чишмә,

              Һич тә тыймалы түгел

              Сулары шундый йомшак

              Эчеп туймалы түгел

2 бала: Без киләбез чишмәбезнең салкын суын эчәргә

             Эчкәндә үзеннән-үзе баш иелә чишмәгә.

(Магнитофоннан чишмә челтерәгән тавыш ишетелә)

Аланга Тычкан чыга. Чишмә янына килә. Чишмә телгә килә:

  Тычкан, коткар зинһар!

Коткар мине бәладән!

Кысыла бит сулышым

     Карлыкты бит тавышым!

Тычкан:Минем бер дә хәлем юк. Сусадым, ардым. Менә монда теремкәй бар. Тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Беркем дә юк ахрысы. Ярар, бераз хәл алыйм да аннан ярдәм итәрмен.

Аланга Бака чыга:

- Нинди рәхәт икән монда! Чишмә дә бар Коенырга сусаганны басарга шәп булды әле бу. Юыйм әле аягымны, эчим әле суын (суга керә, эчә һәм тиз генә чыга): Ай-ай-ай! Бигрәк чүпле икән чишмә.Ай, эчем! Ай аягым!

Чишмә (уфылдап):

       - Бака, дустым булсана, чүпләрне алсана...

Бака: 

  1. Булыша алмыйм, үзем чирлим. Хәзер берәрсеннән ярдәм сорыйм (Бака теремкәйгә килә): Тук-тук! Теремкәйдә кем бар?

Тычкан: 

  1. Мин- Тычкан-чиелдык!

Бака: 

-Ә мин бака бакылдык! Әйдәле Тычкан дус, Чишмәгә ярдәм итик. (Бака сөйләнә сөйләнә теремкәйгә кереп китә) 

Аланга сикергәләп Куян керә: 

-Тавышы ишетелми, монда чишмә бар икән. Суын эчим әле...

Чишмә:                              Куян, эчмә суымны

                                             Тәмсез булыр ул сиңа

                                             Чүпләреннән чистарт зинһар

                                             Агарга булыш миңа!

Куян: Суың чыннан да тәмсез икән.Тик сиңа ярдәм итәргә үземнең генә көчем җитмәс, бер дә хәлем юк (Теремкәйгә керә) :

Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем бар?

Бу мин- Тычкан-чыелдык.

Бу мин- Бака бакылдык. Ә син кем?

Куян: Мин Куянкай куркаккай.Чишмә бик нык пычранган икән ярдәм итмәссезме?

Бака белән Тычкан бергәләп:

-Юк шул Куянкай, без үзебез дә авырыйбыз. Әйдә, Куян, теремкәйгә кереп бераз хәл җый.

Аланга култыклашып Төлке белән Бүре керәләр

Бүре: Аланлыкта чишмә ага иде, тик бер дә тавышы ишетелми

Төлке: Уф, Бүре дус, эсселәдем! Эчәсем килде

Бүре: Менә ич ул чишмә. Суын эчик тә хәл кереп китәр үзебезгә.

Бүре белән Төлке чишмәдән су эчәләр. Эчләрен тотып уфилдыйлар.

Чишмә: Зинһар, булышыгыз миңа. Чистартыгыз суымны.

Бүре белән төлке бергәләп:

Сиңа булышыр өчен бик күп көч кирәк., безнең хәлебез юк!, эчебез дә авырта. Син кайгырма берәр җаен табарбыз әле (Теремкәйгә таба китәләр)

Тук! Тук! Тук!

Теремкәйдә кем бар?

Мин- Тычкан-чыелдык.

Мин- Бака бакылдык.

Мин Куянкай куркаккай. Ә сез кемнәр?

Бүре: Мин Бүре-соры колак

Төлке: Мин төлке-хәйләбай.

Бүре: Чишмә пычранган икән, ярдәм итмәссезме?

Теремкәйдәге җәнлекләр: Юк, без үзебез дә авырыйбыз.Әйдәгез бераз хәл җыеп алыйк, бергәләп ярдәм итәрбез.

Аланга Аю чыга:

-Ай-ай-ай! Чишмәкәй, син бигрәк пычрангансың икән! Мин балаларны чакырыймәле, бергәләп чистартыйк үзедне.

Балалар килә, чистарталар. Аю да булыша.

 Аю Теремкәй янына килә, шакый:

Теремкәйдә кем бар?

Тычкан:Мин- Тычкан-чыелдык.

Бака: Мин- Бака бакылдык.

Куян:Мин Куянкай куркаккай. Ә сез кемнәр?

Бүре: Мин Бүре-соры колак

Төлке: Мин төлке-хәйләбай.

Аю: Чыгыгыз әле качып ятмагыз! Менә балалар ярдәме белән чишмәне

чистарттык.Суын эчеп карагыз, авыртуларыгыз басылыр.

(Җәнлекләр чыгалар, чишмә суын эчәләр рәхмәт әйтәләр.)

Бәйрәмне йомгаклау:

Тәрбияче: Күрәсезме бөтен тереклеккә су кирәк.Судан башка тормыш юк! Шуңа элек-электән әби-бабайларыбыз сулыкларны, чишмәләрне гел карап, чистартып торганнар. Без дә сезнең белән табигать дуслары булыйк! Бәйрәмебезне төгәлләп, чишмәбезгә кушылып бер җырлап алыйк( М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи көе “Чишмә” җыры)

Яр астында чишмә ага

Челтер-челтер тавышы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 саны белэн танышу.

Балаларга зур һәм кечкенә төшенчәсен аерырга өйрәтү;пространствада ориентлашу;саны белән таныштыру, 1 санынын мәгънәсенә төшендерү....

Челтер-челтер чишмә ага

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен чишмәгә сәяхәт...

"Челтер чишмә" Уртанчылар төркемендә сәхнәләштерү.

Челтер чишмәУртанчылар төркемендә сәхнәләштерү....

Ага чишмә челтер-челтер

Өлкәннәр төркеме белән үткәрелгән экологик кичәгә сценарий. Куеган максатлар: балаларга чишмәнең изге җир, аннан агучы суның табигый байлык икәнен аңлату; табигаткә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү; т...

Беренче кечкенэлэр торкемендэ 8 Март иртэсе

Сценарий утренника 8 Марта в 1 младшей группе на татарском языке...