Беренче кечкенэлэр торкемендэ 8 Март иртэсе
материал (младшая группа)

Сценарий утренника 8 Марта в 1 младшей группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_marta_1_ml_gruppa.docx23.69 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче кечкенәләр төркемендә 8 Март иртәсе

Иң кадерле әнием

Куңелле музыка астында балалар залга керәләр һәм урындыкларга утыралар.

Алып баручы: Жыр күтәрә күңелне

                           Бар да көләч, шат бүген.

                           Бүген әни бәйрәме,

                           Сигезенче март бүген.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әниләр! Бездә бүген бик матур бәйрәм – яз бәйрәме, әниләр, дәү әниләр, хатын-кызлар бәйрәме. Карагыз әле, безнең балаларыбыз да бүген шундый матур киенгәннәр. Без сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз.

Балалар, минем сезгә бер табышмагым бар, җавабын белерсез микән?

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара.

 

Балалар: Яз.

Алып баручы: Дөрес, балалар. Бу чыннан да без көтеп алган яз икән. Ә хәзер әйдәгез әле язга багышлап җыр җырлап алыйк.

Җыр «Яз җитэ».

Алып баручы: Балалар, яз турында җыр да җырладык, тик никтер яз кызы узе күренми әле. Әйдәгез әле кул чабып карыйк, бәлки яз кызы безне ишетер. ( Балалар кул чаба, яз кызы керә)

Яз кызы: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин кая килеп эләктем? Сезнең матур җырыгыз мине йокымнан уятты.

Алып баручы: Әйдәгез, балалар, яз кызы белән исәнләшик эле (исәнләшәләр). Бүген безнең бакчада бәйрәм, әниләребез, дәү әниләребез, кызларыбыз бәйрәме.

Яз кызы: Бу бакчаның балалары,

                Кара, ничек унганнар.

                Әниләрнең бәйрәмендә

                Миннән иртә торганнар.

Рәхмәт, сезгә, балалар, мине вакытында уятканыгыз өчен.

Алып баручы, балалар бергә:  Яз, яз әйт эле, кәрзинеңдә ниләр бар?

Яз кызы:  Кәрзинемдә чәчәкләр, матур-матур чәчәкләр.

                 Э ул чәчәкләр гади генә түгел, алар бик матур итеп бии дэ беләләр.

Бию «Чәчәкләр»

Алып баручы: Балалар бездә бүген нинди бәйрәм?(Әниләр бәйрәме).

-Өйдә сезгә кем тәмле ашлар пешерә?

-Әни!

-Ә кем гөлләрне үстерә?

- Әни!

- Ә кем сезгә йоклар алдыннан әкиятләр сөйли?

- Әни!

Ә кем сезне елаганда юата?

-Әни!

Алып баручы: дөрес, әни! Без әнилэрне яратабыз һәм аларга җыр багышлыйбыз.

Җыр «Әни пәрәмәч пешерә»

Алып баручы: Яз кызы, безнең балаларыбыз әниләренә багышлап матур шигырьләр дә өйрәнделәр. Тыңлап кара.

Балалар шигырь сөйли.

Яз кызы: Балалар, мин үзем белән тылсымлы чәчәкләр алып килдем. Ләкин көчле җил исеп, аларның таҗларын койган. Әйдәгез әле чәчәкләрнең тажларын бергәләп җыеп карыйк.

Уен «Чәчәк төзү»

Алып баручы: Яхшы, балалар, булдырдыгыз, урындыкларга утырыгыз!

Бүген бездә кунаклар бик күп һәм кемдер ашыга, ахрысы. Балалар, ныграк

кул чабыйк, безгә кунакка Матрешка килә.

 

Матрёшка керә. Залны әйләнеп чыга һәм уртага баса

Алып баручы: Бу кызның матурлыгына сокланырлык:

Күзләре ялт-йолт итә, иннекләре кызара.

Читекләре тыпырдыйлар, бер дә арымыйлар.

Исәнме, Матрешка.

Матрешка: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар! Мин күңелле һәм матур кыз. Сезнең бәйрәмегез турында ишеттем, шуңа ашыгып килеп тэ життем. Мин бик тэ биергэ яратам. Мин матур яулыклар алып килдем. Кая эле минем нэни матрешкаларым, хэзер мин аларны кечкенэ матрешкаларга эйлэндерэм.

Бию «Матрешкалар»

Алып баручы: Матрешка, синең белән бик күнелле икән.

Матрешка: Мин шаян матур матрешка, балаларны уйнатып, куңелләрен кутәрәсем килә. Кайсыгыз җитезрәк икән?

Уен «Пирамида төзү».

Матрешка: Сезнен белэн бик куңелле булды, балалар. Ләкин миңа китәргә вакыт җитте. Саубулыгыз.

Алып баручы: Саубул, матрешка! Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

 Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!

Дөнья якты булсын өчен, әни кирәк!

Әни булу җиңел эш түгел. Әниләр иртүк торалар, иртәнге аш әзерлиләр, сезне бакчага илтәләр, эшкә баралар. Ә кич белән кибеттән ашамлыклар алалар, сезне бакчадан алып кайталар, ашарга әзерлиләр, кер юалар, ой жыештыралар. Менә әниләрнең эшләре ничек күп. Шуна күрә әниләргә булышырга кирәк. Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

Балалар: Әйе, булышабыз (уенчыкларны җыябыз, тузан сөртәбез, гөлләргә су сибәбез)

Алып баручы: Чыннан да, әниләрнең ярдәмчеләре үсеп бара икән. Алар әниләренә тырышып булышалар икән. Карагыз әле, ничек чиста итеп яулыклар да юарга өйрәнгәннәр.

Бию «Яулыклар юабыз»

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар! Э хәзер әйдәгез әле әниләребезне дә уйнатып алыйк.

Уен «Уз балаңны таны»

Яз кызы: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Менә монысы минем сезгә күчтәнәчем. Кабул итеп алыгыз. Миңа китәргә вакыт. Һәрвакыт шундый акыллы, тәрбияче апаларыгызны, әти - әниләрегезне тыңлап, зур булып үсегез балалар. Саубулыгыз.

Алып баручы: Саубул, Яз кызы!

Алып баручы: Кадерле кунакларыбыз, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Көннәр һәрчак аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын.

Әниләр дә кояш кебек

Озын гомерле булсын.

Бәйрәм белән сезне, Әнилэр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Челтер чишмэ-балалар белэн бэйрэм иртэсе

Для вас, воспитатели татарского языка! Утренник для детей подготовительной группы с проблемными ситуациями....

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

2 че кечкенэлэр торкемендэ “Серле капчык” уены. Игра во второй младшей группе по татарскому языку "Чудесный мешочек".

Максат: Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;              Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөс...

Икенче кечкенэлэр торкемендэ Яна ел кичэсе

Сценарий "Новый год" во второй младшей группе на татарском языке...