Икенче кечкенэлэр торкемендэ Яна ел кичэсе
материал (младшая группа)

Сценарий "Новый год" во второй младшей группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2017.docx30 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенэлэр торкемендэ  Яна ел

Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур музыка
1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар? 

2 алып баручы Сизәбез, ……..бик яхшы сизәбез. 

1 алып баручы Нәрсә сизелә,…….? 

2 алып баручы Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң? 
1 алып баручы Тагын ниләр сизелә, дустым? 

2 алып баручы Тәмле мандарин исе килә... 
1 алып баручы Тагын? 
2 алып баручы Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора... 
1 алып баручы Нигә шулай икән соң ул? 
2 алып баручы Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе. 
1 алып баручы Башта ук шулай диләр аны. 
2 алып баручы Әйдә,......... соравыңны яңадан кабатла. 
1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? 
2 алып баручы Сизәсезме, дуслар? 

Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә! 

(Шау-гөр килеп бәйрәмчә киенгән балалар керә)

Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Алып баручы:Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел  чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез. - Чыршыбыз,  э хэзер без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтербез.

Азалина.

Усте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Жэен дэ кышын да зифа

Матур ул хаман да.

Ландыш

Кыш бабай кардан оеп

Тау ясап бирде безгэ.

Бик матур чыршы кертеп

Утырттык оебезгэ.

С. Рамазан

Исэнме, чыршы, исэнме

Яна ел килеп житте

Кунелле чыршы бэйрэмен

Балалар куптэн котте.

Даниил

Ах какой хороший

Добрый Дед Мороз

Из лесу нам елку

К празднику принес.

Эминэ

Безнен чыршы бик биек

Тора тушэмгэ тиеп

Этидэн дэ ул биек

Энидэн дэ ул биек

Тора тушэмгэ тиеп.

Т.Альмир

Тышта буран ботен жиргэ

Карлар тутыра.

Безнен булмэдэ ямь-яшел

Чыршы утыра

Богдан

Добрый Дедушка Мороз

Елку из лесу принес.

Огоньки на ней горят

И фонарики блестят.

В.Альмир

Килегез чыршы янына

Тугэрэккэ басыгыз.

Яна елны уйнап-колеп

Жырлап каршы алыгыз.

Алып баручы: Э хэзер эйдэгез эле чыршыбызга жыр булэк итик.

Жыр “Чыршыкай”

Алып баручы. Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)


Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.

Ягез, балалар карыйк әле чыршы төбен, кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.
Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.

(Кынгырау шалтырый. Толке керэ.)

Толке. Бу нинди җырлар, нинди биюләр. Тегендә дә, монда да матур итеп киенгән балалар. Монда хуҗа мин, Төлке! Бәйрәм уздыртмыйм сездән.
Алып баручы. Ай-яй, нинди усал Төлке. Без сине хәзер акылга утыртырбыз. Балалар, әйдәгез кар йомарламнарын Төлкегә ыргытабыз, аны куабыз.
(Кар атышлы уйныйлар. Бераз уйнагач Төлке чыршы артына кача).
Алып баручы.Без, усал төлкене акылга утырттык, әйдәгез кар йомарламнарын җыеп куйык, афәрин, булдырдыгыз балалар.
(Җыеп бетергәч, Төлке чыршы артыннан чыга)
Төлке. Ах, әле сез миннән көләсезме? Бернинди дә бәйрәм булмаячак, мин сезне моннан куам.Барыгыз чыгып китегез, нишләп утырасыз.
Алып баручы.Син Төлке, тавышланма әле, балаларга кара , ничек матур итеп киенгәннәр. Матур бит әйеме? Аларның бәйрәм итәсе килә, син аларны кума?
Төлке.Кем матур?
Алып баручы.Кызлар да, малайлар да нинди матурлар.
Төлке.Мин дә матур. Матур бит мин?
Чыннан да бик матурлар.Нигә болай матур итеп киендегез, ни өчен монда килдегез?
Балалар.Бәйрәм.
Алып баручы. Җырлыйбыз да, биибез без. Нинди бәйрәм балалар, я Төлкегә әйтегез.
Балалар. Яңа ел.
Төлке. Нәрсә соң ул Яңа ел, нинди бәйрәм соң ул? Мин бернинди дә бәйрәм белмим.
Алып баручы.Ә син Төлке балаларны тыңлап кара, үзең аңларсың.

Х.Рамазан.

Кыш бабай, Кыш бабай.

Безне бик ярата.

Ул безгэ Яна ел

Булэге тарата.

Рамина

Яна елны каршыларга

Без жыелдык бу залга.

Исэн-саумы Яна ел

Хуш килэсен, уз залга.

Сабир

Бэйрэм буген Яна ел

Ботен жиргэ кар яуган

Яна елны каршыларга

Балалар да жыелган.

С.Лэйлэ

Менэ шатлык буген безгэ

Тонлэ Кыш бабай килгэн.

Уятмаган бит мине

Йокласын эле дигэн.

Мин хэр кичтэ тэрэзэннэн

Карап утэрмен дигэн.

Мин кушканны утэмэсэн

Керми китэрмен дигэн.

Ш. Лэйлэ

Тышта нурлы, кунелле

Жиргэ ап-ак кар ятты

Жырлап-биеп каршылыйбыз.

Яна ел таны атты.

Шатланабыз, соенэбез

Зурлыйбыз Яна елны

Яна елда яна утлар

Яктыртсын яна юлны.

Төлке. Яңа елның нәрсә икәнен мин белми идем. Монда бүген Кыш бабай да була икән. Чыннан да бик күңелле булырга ошый. Нинди матур бәйрәм икән бу Яңа ел бәйрәме, менә хәзер аңладым инде.

Алып баручы. Толке дус, эйдэ син дэ безнен белэн биеп кунел ачып ал.

Бию «Шоколадные зверята»

Толке: Балалар, сезнен белэн бик кунелле икэн. Мин тизрэк урманга кайтыйм. Андагы толке дусларымны жыеп Яна ел бэйрэме турында хэбэр итэргэ кирэк, алайса сонга калуыбыз бар. Саубулыгыз, балалар.

(Толке чыгып китэ)

Адель

Эй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Син бигрэк матур бабай.

Бит очларын алсулы
Узен бигрэк акыллы.

Рузилэ

Кем сон безгэ шундый матур

Ап-ак карны яудырган.

Кем дисезме?

Кыш бабай ул,

Безгэ кышны калдырган.

Рамзан

Эй Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш килэсен уз бире.

Кунак булып килер дип

Куптэн коттек без сине.

Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм ди инде ул, Кыш бабайсыз? Кая безнен тылсымлы кынгыравыбыз? Эйдэгез эле бергэлэп, Кыш бабай белэн Кар кызын узлэрен бирегэ чакырыйк.

Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!

Исәнмесез кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен.

Кар кызы :Исәнмесез,балалар!

Балалар:Исәнме,Кыш бабай.

 Кыш Бабай: Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,

                          Ерак юллар үттем мин.сезгә килеп җиттем мин.

         Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Соңга калмаганбыздыр бит?
Алып баручы.Юк бабакай, сез бик вакытлы килеп җиттегез

Кар кызы. Мин дә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар, әти-әниләр, барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, кадерле балалар, бәхетле, тәйфыйклы, сау-сәламәт булып үсегез. Яңа еллар котлы булсын!

Алып баручы. Бабакай, кара әле без чыршыны ничек матур итеп бизәдек.

Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем, Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Балалар. Әйе, бабакай, рәхмәт.

.

Алып баручы. Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез. Әйдәгез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне дәвам итик.

Жыр «Кыш бабай»

Кыш бабай.Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар, ә сез суыктан куркасызмы?
Балалар.Юк.
Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.
                                 

“Өшетәм” уены.

Алып баручы. Кыш бабай, Кар кызы, балалар сезгэ шигырьлэр дэ ойрэнделэр. Э хэзер утырып, ял итегез, рэхэтлэнеп тынлагыз.

Кыш бабай. Балалар, минем колакларым начаррак ишетэ, кычкырыбрак сойлэгез.

Зэлинэ

Эй, Кы бабай, Кыш бабай

Безнен сойгэн кунак син.

Ямьле утсен кичэбез

Безне колдер, уйнат син!

Камилэ

Буген безгэ кунак булып

Кар кызы килгэн.

Ялтыравык, ап-ак тосле

Кулмэген кигэн.

Ильшат

Кыш бабай, мине

Буген син макта

Бер яшькэ устем

Син килгэн чакта.

Эльвира

Кар кызы, кил безгэ

Безнен белэн уйнарга.

Кар кызы, кил безгэ

Безнен белэн биергэ.

Гамиль

Кыш бабай килгэн

Ап-ак тун кигэн.

Котэ кем генэ

Чыгар дип ойдэн

Чыксан ошетэ

Битне чеметэ.

Менэ шул анын

Ботен эше дэ.

З.Эмир

Узен шаян, узен юмарт

Уен хаман шулай карт

Безнен белэн бие жырла

Булмэбезгэ ямь тарат.

Зэринэ

Ерактан суык яклардан

Боз чанага утырып

Бэйрэмгэ килде Кыш бабай

Кучтэнэчлэр тутырып.

Кулларында боз таягы

Сакалы жиргэ тигэн

Э янында сылу бер кыз

Энже кардан киенгэн.

Д.Эмир

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килден безгэ

Уйнадык та, жырладык та

Бэлки биерсен син дэ.

Раниль

Кыш бабай, кадерлем,

Озак коттек без сине.

Сагындырдын килмичэ

Китмисен биемичэ.

Башта безне карап тор,

Аннан узен эзер бул.

Бию “Гномики”

Кыш бабайны биетү.
Кыш бабай.Уф, арыдым, эримен! Башка бии белмимен. Кызым,кызым кар яудыр. (Утыра)
Кар кызы. Җилләр, җилләр исегез! Кар яудырып китегез!

Бию «Кар бортеклэре»

Кыш бабай.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Кар кызы.

Кыш бабай! Син бүләкләрне

Оныттыңмы бирергә?

Әллә инде балаларны

Яратмыйсыңмы бер дә?

Кыш бабай. Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләр тутырган капчыгын курсэтэ) Апаларыгыз группага менгэч, сезгэ аларны таратыр. Э безгэ китэргэ вакыт, безне башка балалар да котэдер. Сезне барыгызны да тагын бер кат яна ел белэн котлыйм. Тэртипле булыгыз, эти-энилэрегезнен сузлэрен тынлагыз. Исэнлек-саулык сезгэ!
Кар кызы.

Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә.

Бергә.Сау булыгыз, балалар!

Чыгып китэлэр.

Алып баручы. Э без, балалар, кунелсезлэнмик, бэйрэмебезне дэвам итик. Эйдэгез, уйнап алыйк.

Уен «Веселый паровозик»

Алып баручы: Яна бэхет, зур унышлар

Алып килсен Яна ел,

Шатлык белэн утсен хэр кон

Котлы булсын Яна ел!

Эйдэгез бэйрэмебезне матур жыр белэн тэмамлыйк.

Жыр «Чыршыбыз»

Бэйрэм тэмам







По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

"Экиятлэр кичэсе"

развлечение...

2 че кечкенэлэр торкемендэ “Серле капчык” уены. Игра во второй младшей группе по татарскому языку "Чудесный мешочек".

Максат: Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;              Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөс...

Чыгарылыш кичэсе сценарие

Чыгарылыш кичэсе сценарие-2017...

Беренче кечкенэлэр торкемендэ 8 Март иртэсе

Сценарий утренника 8 Марта в 1 младшей группе на татарском языке...

Икенче номерлы икенче кечкенәләр төркеменең сөйләм теле һәм рәсем буенча интегрир йомгаклау шөгел

Интегрированное занятие во второй младшей группе на татарском языке...