Чыгарылыш кичэсе сценарие
материал (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Чыгарылыш кичэсе сценарие-2017

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichese_stsenarie_2017.docx25.62 КБ

Предварительный просмотр:

  Чыгарылыш кичәсе сценарие-2017.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй яңгырый.

Алып-баручы: Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

                           Шундый көн бу, -олы бәйрәм үзе,

                           Үзгәртә дә куя тормышны.

Кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар. Ел да була торган   дул кынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм көнебез  килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле

балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Йөрәк түрендә җүелмас эз калдырган иң якты хатирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен, чыклы үләннәрдә   яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән  гамьсез, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары

бик матур, истәлекле. Бакчада үткәргән көннәре, шулай үк бүгенге бәйрәм көне дә аларның хэтерләрендә мәңге саклансын.

"Яблочко" көе астында балалар залга керәләр. Алда штурвал. Боцман бинокльдан карый.

1-бала(Таһир):Боцман сез нәрсә күрәсез?

Боцман(Ислам): Причалда халык төркеме күрәм. Алар безне озата килгәннәр, кул

             болгыйлар.

1-бала(Таһир):Капитан күренмиме?

Боцман(Ислам):(бинокольдан карый) Юк! Ә, тукта, тукта, капитан килә түгелме?

Җыр: "Капитаны" З.Ротт музыкасы һәм көе.

Боцман(Ислам): (Музыка ).Команда, Капитан килә. Матрослар тигезләнергә. Смирно! (малайлар честь бирә. Капитан керә.)

Боцман(Ислам):Иптәш Капитан! "Балачак" корабльенең экипажы сәяхәткә  чыгарга  әзер.

Капитан: Команда вольно! Тиздән безнең корабль мәктәп дигән утрауга юлга кузгалачак.

Балалар: Кая?

Боцман(Ислам): Бер сорау бирергә мөмкинме , иптәш Капитан!

Капитан:Рөхсәт!

Боцман(Ислам): Мәктәп дигән утрау кайда урнашкан?

Капитан: Глобуста да, картада да,ул утрау юк. Безгә ул утрауны ачарга кирәк.

Балалар: Димәк без, беренче утрау ачучылар булачакбыз!

Капитан: Әлбәттә!

Балалар: Ура!

Капитан: Команда, сәяхәткә китергә әзерләнергә, флагны күтәрергә (бер бала флаг күтәрә, барабан кагыла.)

Капитан: Поссажирларлар палубага менуегез сорала.

Бию: "Вальс"

(Кинәт уйламаганда бию бетү белән бабай керә).

Бабай: Туктагыз дим, туктагыз!

Капитан: Сез кая, бабай? Сез дә мәктәп утравына мәллә?

Бабай: Шунда, шунда.        

Капитан: Гафу итегез, сезгә ничә яшь соң?

Бабай: Туксан.

Капитан: Бабай мәктәптә 11 ел укырга кирәк. Ә сез беләсезме 11 елдан сон сезнең белән нәрсә булачак?          

Бабай: Әлбәттә беләм. Миңа 101 яшь тулачак.

Капитан: Ләкин, бабакай, һәр эшнең үз вакыты бар. Син ачуланма инде, без сине корабльдан төшереп калдырабыз.

Бабай: Ярар инде, алайса соң булгач, әбием янына кайтып тәмле чәйләр эчеп, йомышак урыныма ятыйм. Менә мин сезгә белем иленеңачкычын бирәм.  Тиешле урыга барып җиткәч, аны тапшырырсыз.(ачкычныбирә) Исән- сау йөрегез, хәерле юл сезгә! (чыгып китә)

Капитан:  Штурман.штурвал артына басарга.

Штурман: Әзер иптәш капитан!

Капитан: Димәк хушлашырга вакыт. Куз-гал-дык!

1-балаДанияр: Дусларым, бүген cезнең

Олы бәйрәм көнегез,

                       Бүген инде бу бакчага

            Соңгы кабат килдегез.

2-бала Румия : Бу бакчада үткәрдегез

                        Кышны, язны, җәйләрне,

                        Бүген сезнең бакча белән

                        Саубуллашу бәйрәме.

3-бала Зөһрә: Озату көне килеп җитте

                        Дулкынлана күңелләр,

                        Алда көтә сезне зур сынаулар

            Ачылмаган белемнәр.

4-балаФидан: Бик кечкенә нәни булып

Килгән булгансыз сез монда,

          Калмыйм диеп елагансыз

                       Әниләрегез кулыңнан.

5-бала Хөсәен: Бераз гына монсу да

               Шатлыклы да көнегез,

                       Балачакның ин кадерле

    Баскычын бит үтәсез.

6-балаСәит: Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч

Сез барырсыз мәктәпкә,

                        Ә буген без бакчабызга

            Җыелыштык бәйрәмгә.

7-бала Руфиль: Балачакның бу мизгеле

Истә калырлык булсын.

                        Агылсын моң, яңграсын җыр,

                        Күңелләргә моң тулсын.

8-бала Cолтан: Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз.

Яманнан сак булыгыз.

ИсламБорчылмагыз, апалар, китәсез дип

 Яныгызга килеп йөрербез

Сез өйрәткән белем-тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез.

Илназ  Сез бит безгә бик күп белем биреп

Өйрәттегез бик күп нәрсәгә

Намус,хезмәт, тырышлык белән

 Өйрәттегез дөрес яшәргә!

Таһир Өйрәттегез безне кашык тотып,

Тәмле итеп ботка ашарга

Чиста булып, һәрчак пөхтә булып,

Бүлмәләрне күркәм тотарга.

ДинәӨйрәттегез безне бакчаларда

Хәреф танып, саннар язарга

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Җыр: "Саубул балалар бакчасы"

Капитан: "Балачак" корабле мәктәп утрауларына йөзүен дәвам итә. Боцман, сез нәрсә күрәсез?

Боцман(Ислам): Тынлык иптәш капитан.

Капитан: Штурман, тизлекне арттырырга!

Штурман(Илназ): Яхшы иптәш капитан!

Капитан: Боцман сез берни дә ишетмисезме?

Боцман(Ислам):Мин акчарлаклар тавышы ишетэм. Димәк якында яр булырга  тиеш.

 Бию:"Чайки".    (Чайки над морской волной)

Капитан: Боцман, утраулар күренмиме?

Боцман(Ислам):Кемдер кул болгый, ләкин ул мәктәп утравында түгел.

Капитан: Әйдә палубага менсен. (Шәвәли керә).

Шәвәли: Сәләм бирдек, салют привет!

Капитан: Сез кем буласыз, иптәш?

Шәвәли: Мин шәвәли шук малай, үткен малай, ут малай!

Капитан: Шәвәли, ә синең кесәләреннән нәрсәләр асылынып тора анда?

Шәвәли: Әй, икелеләр, миндә алар бик күп.

Капитан: Нинди икелеләр?

Шәвәли:Гадәти, көндәлек! Миңа алар сөлек кебек ябышканнар инде, җибәрмиләр дә.

Капитан: Күптән икелеләргә чумдынмы инде син?

Шәвәли: Күптән түгел! Башта мин бишлегә генә укыдым, ә анңары. Эх!...

Капитан: Боцман, син бернидә сизмисенме? (тревога музыкасы).

Боцман(Ислам): Сизәм иптәш капитан, безнең карабль бата башлады бугай. Нәрсә булды, һич аңламыйм?

Капитан: Икелеләрне тизрәк борт артына ташлагыз, югыйсә алар безне батырачаклар (берничә бала шәвәлинең икелеләрен ташлыйлар.)

Капитан: Менә хәзер тәртип. Ә синең белән дустым нишләргә соң?

Шәвәли: Белдем, миңа бик тырышырга кирәк, анңары мин тауларны да күчерә алам.

Капитан: Алайса яхшы укырга сүз бирәсенме?

Шәвәли: Әйе, бирәм. Ә хәзергә  хушыгыз, мәктәптә очрашырбыз.

Капитан: Штурман штурвалны ныграк тотарга. Без ачык идингезгәчыгабыз.

Боцман(Ислам):(бинокльдан карый) Иптәш капитан, мин кара флаглы беркорабль күрәм. Алар бирелергә дигән билге күрсәтәләр. Пиратларбит  болар!

Капитан: Штурман нишлибез?

Штурман: Кирегә борылабыз.

Боцман(Ислам):Соң инде! Алар якында гына. (бинокльдан карый).

Капитан: Ничек тиеш, шулай каршы алырбыз.(көй астында ике пират керә).

1-пират: Урыннарда калырга!

2-пират: Капитан, байлыкларыгызны чыгарыгыз!

Капитан: Байлыклар сезнен алда, болар безнең матрослар.      

1-пират: Шаярмагыз иптәш капитан, безнең белән шаярырга ярамый.

2-пират: Тизрәк байлыкларыгызны бирегез.

Капитан: Безнең байлык ул безнең дуслык!

1-пират: Дуслык? Нәрсә соң ул?

Капитан: Дуслыктан башка бер көн дә яшәп булмый. Сезнең  беркайчан дадус булган балаларны күргәнегез юкмени?

2-пират: юк.

Капитан: Менә алар сезнең алда. Дуслыкның нәрсә икәнең алар җыр белән аңлатырлар.

Җыр: “Дуслык “  (Настоящий верный друг)

1-пират: О-о сез бик оста җырчылар икәнсез. Әллә безнең янда гына  каласызмы?

Капитан: Безнең белем иленә барасы бар сез безне җибәрегез инде.

2-пират: Дуслык,  тык –дуслык. Җибәрәбез. хәерле юл сезгә!

1-пират: Сезнең кебек дус яшәргә сүз бирәбез бездә. Киттекме дустым.   Хәерле юл сезгә!  (чыгып китәләр.)

Капитан: Матрослар, усал ерткычлардан котылгач, әйдәгез корабльне тәртипкә китерик.Палубаны себерергә Һәм юарга.

Бию: “На палубе Карабля.”

Боцман(Ислам):(уртага чыгып бармагын куеп карый.)Җил көчәя.

Штурман(Илназ): Яшен яшенни түгелме?

Боцман(Ислам): Шторм башлана бугай.

Капитан: Матрослар безгә штормга каршы торырга кирәк.

Боцман(Ислам): sos- сигналы ишетәм. Мин ачык дингездә кеше күрәм.

Капитан: Штурман, тизлекне киметергә, коткару түгәрәген ыргытырга. (ишекартына аталар, тартып чыгаралар.)

Художник: Ой, спасибо, дорогие мои мотросы. Я  очень люблю рисовать.Сегодня рано утром я вышел на берег. Начал рисовать. Вдруг подул сильный ветер и волны унесли меня в море. И все мои рисунки стали какими-то причудливыми. Я даже незнаю  что делать.

Капитан: Матросы прошу помощь художнику.

Дина: А, это же буквы. Мы с этими буквами знакомы. И мы знаем очень красивую песенку про них.

Песня: “Алфавит.”

Художник: Матросы, вы так много знаете. Вамнаверное пора уже в школу. А я вернусь на свой берег, чтобы закончить свой пейзаж. До свиданья, мои дорогие. Спасибо вам!

Капитан: Боцман, утраулар күренмиме?  

Боцман(Ислам): Ниндидер яңа әкият утравы күрәм.

Капитан: Штурман тизлекне киметергә.(Белоснежка керә.)

Белоснежка: Исәнмесез! Сез кая болай юл тотасыз?

Капитан: Без мәктәп утравына йөзәбез.

Белоснежка: Бик күңелле җиргә барасыз икән, мәктәптә бик рәхәт дип әйтәләр.Анда ниндидер телләр дә өйрәнәләр ди (телен чыгарып карый).Балалар телләрегезне күрсәтегез әле…. Нәрсәсен өйрәнәләр икән инде аның бер кызык нәрсәсе дә юк.

Дина: Юк, Белоснежка безнең телләр бик матур Һәм бик күп нәрсәләр сөйли алалар.

Белоснежка: Чыннан да бик күңелле икән.  (гномнар көе ишетелә). Ой минем  гномнарым эштән кайталар ахрысы. Минем аларга аш-су әзерлисем бар . Саубулыгыз балалар! Рәхмәт сезгә!

Капитан: Боцман, сез нәрсә күрәсез.

Боцман(Ислам): (бинокльдан карый) Мин җир күрәм! Горизонтта мәктәп утравы.

Капитан: Килеп җитәбез! Якорьларны ташларга!  (музыка)

   Команда без мәктәп утравына килеп җиттек. (көй , королева керә.)

Королева: Здравствуйте, ребята! Я - королева Знаний!

Капитан: Здравствуйте, ваше Величество! Вот ваш ключ!

Королева: Я очень рада, что вы преодолели все трудности и принесли   ключ страны Знаний! В моей стране вы узнаете много нового и  интересного, станете умными и образованными людьми. Здесь вас ждут радости и открытия, встречи с новыми друзьями. Желаю вам успехов в учебе и отличных оценок! Добро пожаловать в страну Знаний!

Дети парами проходят под торжественную музыку в арку «Страна Знаний» за Королевой и расходятся в разные стороны парами, образуя полукруг.

Королева: В Дошкольной Стране вы играли и пели.

                    Но время настало проститься друзьям.

                   Вы стали большими, вы все повзрослели.

                   Плывёт ваш кораблик к другим берегам…

                  До встречи!  (уходит)

Капитан:Ә безнең мәктәпкә чыгарылыш төркеме балаларына кечкенәләр төркеме балаларының әйтер теләкләре бар.Рәхим итегез!

1 бала Таңсылу. Мәктәпкә баргач дуслар.

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз.

Яманнан сак булыгыз.

2 бала Айзат:Хәзер инде  зур үскәнсез,

Ай-яй бик күп беләсез.

Тик кызганыч шунсы гына –

Ник бакчадан китәсез?

3 бала Айгиз:Уңышлар телибез сезгә,

Гел яхшы укыгыз!

Мәктәп дигән олы илдә

Кадерлеләр булыгыз.

4 бала Айсаф:Миннән дә бәләкәй булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

5 бала Диләрә: Бик тә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле пока ярамый”

6 бала Айсылу: Рәхмәт сезгә нәни дуслар,

Теләгегез уң булсын .

Ә менә бу чыгышыбыз

Бездән бер бүләк булсын.

Не детское время  биюе башкарыла.  

Капитан:Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез рәхим  итегез!  

2-бүлек

1-бала Ислам: Безнең яраткан бакчабыз

             Гел матур булсын диеп

             Безнең икенче өебез

             Гел якты булсын диеп

             Безгә һәрчак рәхәт, җылы

             Күңелле булсын диеп

Без сәләмәт, таза матур

             Акыллы булсын диеп

             Безнең барыбыз турында

            Әнә шулай кайгырткан

Ул бит Фәридә апабыз

            Шуңа аңа шатланып

            Бүген рәхмәт әйтәбез.

Фәридә Бәдегетдиновнасезнең хөрмәткә “ Мальчики хулиганчики”   _биюен башкарабыз.

2-бала Таһир:Шимбә көнне бакчадабез

Инглизчада өйрәндек

Һәр авазны дөрес итеп

Сөйләргә  тырыштык

Ул телдәге сүзләрне

Матур сөйләшер өчен

Күп көч куйды Эльмира апабыз

Аңа рәхмәт әйтәбез.

Эльмира Рузбековна  сезнең хөрмәткә   Семечки биюенбашкарырбыз.        

3-балаИлназ:  Сәлге, урын – җирләрне

              Чиста итеп юучы

              Юып утукләп куючы

Нәбирә  апабыз

              Тазалык, озын гөмер

              Сезгә теләп калабыз.

4–бала Ислам: Әй, тәмледер боткалары

                Тел йотарлык ашлары

                Синең камыр ризыкларын

                Сагынырбыз һәрчакны.

              Пешекче Алинә апа

                Сезгә бездән зур  рәхмәт.

5-бала Илназ:Илнар абыйга рәхмәт,

              Карны гел көрәп торды.

              Детсадка тимәсеннәр дип,

              Төнлә дә сакта торды.

Илнар абыйны яраттык

              Бер генә бит ул безгә!

              Ут бетсә дә рәтләп куя,

              Урындык та тәртиптә.

Алинә һәм Нәбирә апаларыбыз, Илнар абыебыз сезнеңхөрмәткә Восточный  биюен

башкарырбыз.

6-балаТаһир: Безнең  Радия апа

                 Һәрчак шат күңелле

                 Ярата чәчәкләрне

                 Тәртипне, матурлыкны.

7-бала Динә:Нафига апа рәхмәт сезгә

             Бүлмәбез чиста булсын дип

             Күп тырыштыгыз Сез дә

             Сезнең уңганлыкны күреп

Пөхтәлеккә өйрәндек без дә.

Рәхмәт Гөлчәчәк апайга

             Безнең чисталыкны саклап

             Әниләр күк караганга.

8-балаИслам: Моңда килгән тәүге көнне

Әле дә истә тотабыз

             Һәрбер көн, һәр сәгать өчен

             Сезгә рәхмәт әйтәбез

             Тәрбияче апаларым

             Сезнен изге теләкләрне            

 Сезнен биргән кинәшләрне

             Бөтен гөмеребез буе

Истә тотарбыз барын.

Гөлчәчәк Илдусовна, Нафига Рамазановна  Радия Имамовна һәм Роза Борисовнасезнен өчен балалар «Наши воспитатели» җырын башкаралар.

9-балаДинә: Саубуллашу бигрәк моңсу икән

Бүгенгечә аны белмәдек

                Шат яшәдек хөрмәтле апалар

                Кырыс йөзегезне күрмәдек

                Нәни курчак, йөмшак уенчыклар

                Без китәбез инде каласыз

                Нинди якын дуслар булдылар дип

                Безне дә бер искә алырсыз.

Бию: “Прощание с игрушками”

1-бала Ислам: Җитте хушлашу сәгате

И күңелле бакчабыз

                Һәм андагы бик кадерле

                Барлык апаларыбыз

                И сөекле бакчабыз

                Беркайчан да онытмабыз

                Ә шулай да якын дуслар                

Без бүген хушлашабыз!

2-бала Динә:Сезнең өчен, кадерле апалар,

Аз булыр күк безнең рәхмәтләр.

Авырмыйча һәрчак нык булыгыз.

Сезгә булсын кадер-хөрмәтләр!

3-балаТаһир:Рәхмәт сезгә хөрмәтле апалар,

Безне балагыздай күргән өчен.

Безнең борчу — шатлык белән яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

4-бала Илназ:Любой из нас сегодня очень рад,

                Мы все поем, а вместе с нами птицы,

                Последний раз пришли мы в детский сад,

                Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.

                Не забыть твой добрый взгляд,

                Ласку и вниманье,

                До свиданья, детский сад,

                До свиданья!

Җыр: «До свиданья детский сад».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безне мәктәп көтә. (чыгарылыш кичәсе сценарие)

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?              Бу нинди шатлык бүген? 2 а.б.     Бумы?...

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"...

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018...

Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе”

Көй янгырый (Игьтибар, игьтибар, «Сау бул, балалар бакчасы, исәнме, мәктәп»исемле тиз йөрешле белем поезды жирле вакыт белән 15сәгать 15 минутта 64 нче «Соембикэ» балалар бакча...

Чыгарылыш бәйрәменең сценарие«Наши дети – лучше всех!» - 2019 г

Фанфарлар яңгырый (аудиозапись),залның уртасына ике бала чыга.Айсылу: В этот день торжественный солнышко сияет, Детский сад сегодня в школу деток провожает!...

Чыгарылыш кичэсе Сценарий

Сценарий выпускного праздника для детей подготовительной группы «Чыгарылыш кичәсе»...