Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"
материал (подготовительная группа) по теме

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"

Скачать:


Предварительный просмотр:

                        Сценарий.  “Чыгарылыш” кичәсе

               Балалар кереп басалар. Җыр “Сау бул , бакча”( Вальс).

   1нче алып баручы:Кадерле  әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм  көне килеп җитте.

Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә- белем алырга озатабыз.

  2 нче баручы :Кадерле балалар! Әле кайчан гына кечкенә, сабый идегез. Ә бүген карагыз , инде мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез.  Бу  бакчабызда

шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек тә, еладык та, бергә   уйнадык та, шаярдык та.

 1нче алып баручы: Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне

сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз

бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур

ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар

  нинди матурлар, исән-саулар. Эш дигәндә мин-мин дип, ял

иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, ә күзләре кызыксынудан янып тора.

2нче алып баручы :Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур, истәлекле вакыйгалар күп булсын.

Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә

тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә!

Алия

 “Чишмәкәй” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз.

Ралинә

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Сәрвиназ

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

Ралинә

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

Сәрвиназ

Без җилдә чыныгып,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

Алия

Бигрәк нәни идек бит без

Бу бакчага килгәндә.

Карагыз ничек зур үстек.

Китәр вакыт җиткәндә.

Җыр “Без инде хәзер зурлар” (Утыралар)

Әйдәгез, бакчада уздырган күңелле вакытларыбызны бергә- бергә искә төшерик әле. (Презентация “Без күңелле яшибез” )

Тәрбияче керә.Дусларым!Мин Сезне белем иленә таба  сәяхәткә чакырам.   Минем белән сәяхәт итәргә Сез әзерме?(Әйе)

 -Алай булгач   “Чишмәкәй” диеп аталган белем поездына утырып  сәяхәткә кузгалыйк.(Утырышалар)

- Менә дусларым ”Балачак дөньясы” дигән тукталышка да килеп җиттек. Бу тукталышка күз салыйк әле, анда ниләр бар икән?

 Кечкенәләр керә:

 Әмир.

Миннән дә кечкенә булгансыз

Сез бакчага килгәндә

 Кара нинди зур булгансыз

Китәр вакыт җиткәндә.

Дәнис.

Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигәдә карамый

 Тәрбияче апа әйтә

 “Әле пока ярамый”.

Зәлинә .

Котлыйбыз, котлыйбыз!

Чын күңелдән котлыйбыз

Сез инде укучылар

Сезне көтә парталар

Инсаф

Уенчыкларга  да

Булыр инде бик моңсу

Сез киткәнгә безгә дә

 Бигрәкләр моңсу.

 Ф.Ралинә

Сез көлемсерәп карыйсыз

Кечкенәләр болар дип

 Сез дә бакчага килгәндә

Бездән дәү булмагансыз.

Тәрбияче :Борчылмагыз, нәниләр. Тиздән сез дә мәктәпкә китәрсез.  Хәзергә бакчада рәхәтләнеп уйнап калыгыз.

Поезд үз юлын дәвам итә. Киләсе тукталыш “Белемнәрне барлау, бүгенге телдә әйтсәк “ЭГ”тукталышы.  Әйбәтләп әзерләнә торыгыз.(Музыка)

Гөлҗамал апа:  Белем поезды безнең авылда да тукталуын белгәч бик  сөендем . Белемгә омтылучы ,акыллы балаларны бик яратам мин .Менә тиз генә үземнең 1 нче класска барган сумкамны табып алып сезне каршыга йөгердем. Әй, балалар, әти-әнием шушы сумкамны алып кайткач сөенгәнемне күрсәгез...  Менә бүген  Сезнең белән  белгәннәремне уртаклашасым килде.

Балалар:Гөҗамал апа сумка эчендә нәрсәләр бар соң. Ач инде тизрәк...

Гөлҗамал апа :Менә монысы ручка. Ул сезгә уй- фикерләрегезне , белгәннәрегезне дәфтәр битенә язарга өйрәтер.

-Монысы- бетергеч, хаталарыгызны бетерергә ярдәм итәр.

-Монысы – төсле кәгазь . Аның ярдәмендә матурлык тудырырсыз.

-Монысы- карандашлар. Алар белән  теләгән рәсемнәрегезне ясарсыз.

- Ә менә монысы инде Әлифба китабы. Ул сезне белем иленә алып керер. Сез инде әлифбаны яттан беләсез бугай, шулаймы?

Ә хәзер тормышыгыздагы беренче сынауны үтәргә әзерме сез?!(Әйе)

 Бүген иртән тыныч күлдә

 8 аккош йөзә иде.

Ярга чыкты берсесе

 Суда калды ничәсе.

9 карлыгач төзелгән

Телефон чыбыгына

Тагын берәү килеп кунды

 Көткәндәй шуны гына.

Без,без, без идек

Без бит 7 кыз идек

 Килеп керде Хәдичә

Хәзер инде без ничә.

Табышмаклар:

Гөлҗамал апа : Бик белемле, тапкыр икән сез.Белем илендә зур уңышлар Сезгә! Тормыш сынауларын  “5” легә генә бирергә язсын.(чыгып китә)

Тәрбияче :Юлыбызны дәвам итик . Безне  иң озын тукталыш -”Күңел ачу тукталышы” көтә. ( Әзерләнәләр)

Концерт номерлары

1.”Бахти”.Грузин халык биюе.

2.Татар халык биюе(Дәнис-Зәлинә)

3. Татар халык биюе ( күмәк бию)

4 Кызлар биюе

5. Заманча бию

 Тәрбияче:Вагоннарга утырышыгыз. Поезд кузгала.

 Менә  “Белем иленә” дә килеп җиттек. Карагыз әле, балалар , каршыларга килгән  әти-әниләрегез, укытучы апаларыгыз  сезне көтә- көтә зарыгып беткәннәр. Әйтегез әле әти-әниләр, сез балаларыгызны укырга җибәрергә әзерме ?

Әти-әниләр:

1.Сүз бирәм иртүк торырга,

Баламны соңлатмый дәрескә озатырга.

2.Сүз бирәм чит телләр өйрәнергә

Компьютерны да үзләштерергә.

3.Балам 2 алса ачуланмаска

Дәрес әзерләргә  булышырга.

4.Җыелышларга һәрчак барырга

Бала тәрбияләүне аңларга.

5.Баланың зиһенен үстерергә

Өстәмә түгәрәкләргә йөртергә.

6.Биргән сүзебездә торырбыз

Иң шәп әти-әни булырбыз.

 Тәрбияче:Рәхмәт әти- әниләр. Хәзер  укытучы апаларыгызны да тыңлыйк. Алар сезне кабул итәргә әзерме икән соң?

-Котлау өчен сүзне кунакларыбызга бирәбез

- Котлау өчен сүзне бакчабыз мөдире  Гимадиева Гөлүсәгә бирәбез.

 Балалар тезелеп басалар.Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

                        Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...