Чыгарылыш кичэсе Сценарий
методическая разработка (подготовительная группа)

Губайдуллина Эндже Габдульбаровна

Сценарий выпускного праздника для детей подготовительной группы «Чыгарылыш кичәсе»

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichese.docx22.79 КБ

Предварительный просмотр:

Ч Ы Г А Р Ы Л Ы Ш   К И Ч Ә С Е

 “Ромашковое поле” көенә бию.

Чәчәкләр күтәреп калалар.

Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар, менә сезнен белән тагын җыедык шулай бергә безнең яраткан 405нче балалар бакчасына. Әле кайчан гына иде, җитәкләп нәни кулларыгыздан әниләрегез һәм әтиләрегез бакчага сезне китерде. Сез монда бик күп эшләргә өйрәндегез. Ә хәзер сез шундый зурлар, тапып та бетереп булмый бүген сезне.

1 бала.   Бик  яраттык  бакчабызны,

                Яраттык  апаларны.

                Тәрбияләп  үстердегез

                Без—нәни балаларны.

2 бала.   Дус  яшәдек  барыбыз  да

                Туганнар  күк  бу  йортта.

                Сау бул,  сөекле  бакчабыз,

                Сау бул,  безне  онытма!

Бергә.     Сау  бул,  сөекле  бакчабыз,

                 Сау бул,  безне  онытма!

фоновая . Чәчәкләрне  тәрбиячеләргә   тапшыралар.

1 Алып бар.. Кадерле балалар,  тиздән, бик  тиздән  сез  мәктәпләргә  юл  алырсыз. Сезне  анда  көмеш  кыңгырау  чыңлавы, якты  класслар  каршы  алыр. Сез  анда  яңа  дуслар  табарсыз. Ә  бүген...

2 Алып бар. Ә бүген  без  сезнең  белән  балалар  бакчасында   соңгы  бәйрәмебезне  үткәрергә  җыелдык. Бу  гади генә  бәйрәм  түгел. Бу  балачак  дигән  матур  илнең  беренче  баскычы  белән  саубуллашу.

3 бала.   Тормышның  тәүге  баскычы

                 Бу  бакчада  үтелде.

                 Инде  хәзер  саубуллашып

                 Китәр  вакытлар  җитте.

4 бала.    Онытмабыз  монда  үткән

                  Һәр  көнне, һәр  мизгелне.

                  Еш  килеп  йөрербез  әле

                  Сагынып  үзегезне.

5 бала.  Сез  дә  безне  сагынып

                  Искә  алырсыз  әле.

                  Без  киткәндә  моңсуланып

                  Елап калырсыз  әле.

6 бала.  Күңелләрдән  һич  тә  китмәс

                  Биргән  сабакларыгыз.

                  Без  мәктәпләргә  китәбез,

                  Сау бул, сөйгән  бакчабыз!

Бергә.      Сау  бул,  сөйгән  бакчабыз!

Җыр “Сау бул, бакча” 

Алып бар.Балалар, бүген  табигать тә безгә  елмая. Ул  көннең  матурлыгы,  яктылыгы...

Шулвакыт  тылсымлы  көй  ишетелә. Залга  7 төсле таҗлы  ромашка  тоткан  кечкенә Фея (кыз  бала) керә.

Фея: Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кунаклар. Мин сезгә ерактан килдем, бәйрәм кичәсенә сезгә шундый бер бүләгем бар.

Салмак хәрәкәтләр ясый. Ромашканы  Алып  баручының  кулына   бирә. Экранда  шушы  чәчәкнең  рәсеме.

      Серле  чәчәк, нурлы  чәчәк,

                           Бүген  бездә  бәйрәмдә

                           Төсләр  аша  юл  күрсәтә,

                           Дәшә  сезне  сәфәргә.

                 Һәрбер  чугы-- үзе  тылсым,

                 Сезгә  серле  бер  бүләк.

                 Канатлы  сүзләр әйтсәгез.

                 Үтәлер  сезнең  теләк. (бер таҗны  өзеп  ала)

                              Оч  син,  таҗым, каурый  сыман,

                               Урман-күлләр  өстеннән.

                               Балкып  китсен  бар  табигать.

                               Синең  җем-җем  төсеңнән.

Фея чыгып китә.

Экранда балаларның элеккеге фото сүрәтләре, видеотасма.

Алып баручы: Балалар, карагыз,  чәчәкнең таҗы  сезне  кечкенә  чагыгызга  алып  кайтты. Сез монда нинди кечкенәләр.... Ә хәзер сез инде зурлар. Озакламый мәктәпкә дә китер юлларыгыз. Әйдәгез әле, без икенче таҗны тартып алыйк.

Яле   карыйк.

Монда табышмакларны чиш дип язылган.

1. УЕН ТАБЫШМАКНЫ ЧИШ

--Агач  түгел—яфраклы,тун  түгел—тегелгән,  кеше  түгел—сөйли. (Китап).

--Ишекле,  тәрәзәсез,  тап-тар  өйдә  яшиләр.

  Хәзерләгәндә  дәрес,  чиратлашып  эшлиләр. (пеналдагы карандаш, ручка)

--Озын,  юка,  төп-төз  ул,  билгели  ул  иң  төз  юл.  (акбур)

  Юллары  озынлыгын,  беләм, санап  сызыгын. (линейка)

--Төрле-төрле  төстә,  төрле-төрле  эштә. (карандаш)

--Сумка  тотып  керәсең,  белем  төяп  чыгасың. (мэктэп)

-- Оно мчится без оглядки. Не играет с нами в прятки. (Время).

Алып баручы: Әфәрин. Табымакларны чиштек, алга таба нинди төсне тартып алабыз. Я әле, Амиля, өченче таҗ нәрсә эшләргә куша безгә.

(3 таҗны ала)

 7 бала.    Кулларына  гармун  тотып
                        Чыксын  әле  малайлар.

                   Яннарында  биеп  торсын

                  Кызларыбыз—йолдызлар.

                   ГАРМУННАР  БЕЛӘН  БИЮ. (малайлар)

Алып баручы: Әфәрин. Булдырдыгыз, малайлар.  Рәхмәт,  менә чәчәкнең  бер  таҗын  өзеп  Әдиләгә  бирим әле.  Нинди  теләк  язылган  бу  таҗда, сөйләп  бир  әле. (4 таҗ)

8 бала. (таҗны  кулына  тотып)

                  Чыгарылыш бәйрәмен

                  Бик озак көттегез сез

                  Иң-иң  яхшы  шигырьләрне

                  Безгә  бүләк  итегез.

Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р. Уртага чыгып сөйлиләр.

Алып баручы: 5 таҗңы малайлар алып карасыннар. Әмир. Укып кара әле бер таҗны алып. Нинди теләкләр икән анда.

Малай. Кая. бер  таҗ  өзим  әле. (5 таҗ)

     

      Кызлар  да  сезнең  уңганнар,

               Шундый матур  бииләр.

               Бәйрәм  белән  котлагыз,

               Алкошлап каршы алабыз.

КЫЗЛАР БИЮе. (чәчәкле ободоклар белән)

Алып  баручы.  Балалар,  мәктәпкә барырга барыгыз да портфельәрне әзерләдеме? Мәктәпкә  кирәкле  әйберләрне  кем  дөрес  тутырыр  икән?

2.У Е Н  “Кем  портфельне  дөрес  һәм  беренче  җыя?” (китап, дәфтәр, һ б.)

Ә ХӘЗЕР ШУЛ УК УЕННЫ БЕЗ АВЫРАЙТАБЫЗ. Безнең бер шарт бар, шул портфельгә әйберләрне йомган кузләр белән җыйнап карарга кирәк. Кем дорес итеп җыяр икән, тикшереп карыйк әле.

Алып баручы: Булдырдыгыз, әфәрин.

Алып баручы: Монда бик куп пазллар. Шуларны жыярга кушкан.

3.УЕН “Пазлны жый” (ике командага буленеп җыялар)

Алып баручы: Тагын бер таҗны алыйк.( 6 таҗ) Кәрим син алып кара әле.  

Кәрим:    Бардыр  матур  теләгегез,

                     Бәлки,  әйтеп  китәрсез.

                   Тәрбияче апаларга, укытучылырга

                    Рәхмәт әйтеп җырлап китерсез

 Җыр. Рәхмәт җыры. (проигрыш вакытында ОРКЕСТР кораллары уйный)

Утыралар.

Алып баручы: Будырдыгыз, әфәрин. Ә хэзер тагын бер бирем үтәп карйбыз. Безгә 2 пар кыз һәм малай кирәк.

6. Игра «Что чему принадлежит»

Дети делятся на две команды. Каждая команда получает задание собрать набор принадлежностей, необходимых для того или иного школьного предмета, который изучается в первом классе. Все предметы лежат на столе вперемешку. Надо выбрать то, что необходимо и уложить на парте своей команды. На выполнение задания отводится три минуты. Детям надо не только собрать необходимый набор вещей, но и определить, на каком школьном уроке это всё им пригодится.

Предлагаемые дисциплины и принадлежности:

Рисование: карандаши, альбом, ластик, ватман, фломастер, краски акварельные, кисточки, гуашь, фрукты для натюрморта, кувшин для натюрморта, ткань для натюрморта.

Физкультура: секундомер, финишная ленточка, кроссовки, футболка, мяч, скакалка, свисток, медаль, детские гантели, грамота за победу в соревнованиях, плавательная шапочка.

Алып баручы: Балалар сонгы таҗны без сезнең белән өзеп карыйк.

Монда нинди бирем язылган?

“Балалар. Менә сез соңгы таҗга да килеп җиттегез. Нинди уңган булган икәнегезне, акыллы зирәк, тапкыр булганыгызны күрсәттегез. Мин бик горур шундый яхшы балалар булып үскәнегезгә. Бу таҗны мин сезгә Вакыт капсуласына салырга киңәш итәм. Икенче ел балаларына теләкләр языгыз. Алар аны ачып укырлар. Икенче елга сезнең шикелле зур, акыллы булырлар.

(балалар теләкләр әйтәләр, шуны хат итеп язып, капсулага соңгы таҗ белән ябып куялар)

Алып баручы: Ә хәзер Вальс. Малайлар, кызларыгызны чакырыгыз соңгы биюгә. 

Вальс парами. Общий.

11 бала. Наш  сад  сегодня  приуныл…

              И  мы  грустим,  совсем  немного.

              Вот  день  прощанья  наступил,

              И  ждёт  нас  долгая  дорога.

12 бала. Оставив  здесь  кусочек  детства,

              Уходим  в  первый  школьный  класс.

              Но  с  вами   будем  по-соседству,

              И вспомним  вас  ещё   не  раз!

13 бала. Не  раз  мы  вспомним,  как  играли.

              И  сколько  было  здесь  затей!

              Как  рисовали  вечерами

              И лес,  и  маму,   и  ручей!

14 бала. А  праздники,  какие  были!

               А  как   мы   праздники  любили!

               А  как   забыть  друзей,   подружек,

               Нашу   группу  и  игрушек!

16 бала.  Уйдём мы из сада, но будем скучать

                  Дошкольное детство своё вспоминать!

                  Как жаль, расставаться настала пора,

                  Закончилась наша игра, детвора!

17 бала. Да .  Мы  грустим,  совсем  немного.

                И   время  не  вернуть  назад.

                И  нам  пора,  пора  в  дорогу.

 Барысы. Прощай,  любимый  детский  сад!

Становятся в полукруг и поют песню.

П Е С Н Я.   «До  свиданья,   Детский  сад,»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безне мәктәп көтә. (чыгарылыш кичәсе сценарие)

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?              Бу нинди шатлык бүген? 2 а.б.     Бумы?...

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"...

Чыгарылыш кичэсе сценарие

Чыгарылыш кичэсе сценарие-2017...

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018

Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018...

Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе”

Көй янгырый (Игьтибар, игьтибар, «Сау бул, балалар бакчасы, исәнме, мәктәп»исемле тиз йөрешле белем поезды жирле вакыт белән 15сәгать 15 минутта 64 нче «Соембикэ» балалар бакча...

Чыгарылыш бәйрәменең сценарие«Наши дети – лучше всех!» - 2019 г

Фанфарлар яңгырый (аудиозапись),залның уртасына ике бала чыга.Айсылу: В этот день торжественный солнышко сияет, Детский сад сегодня в школу деток провожает!...