Эшчэнлекнен комплекслы- тематик планы 1 нче кечкенэлэр торкеме
календарно-тематическое планирование (младшая группа) по теме


Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eshchnleknen_kompleksly.docx36.34 КБ

Предварительный просмотр:

Эшчәнлекнең комплекслы -тематик планы

      Ай

Бүлек исеме

Бурычлар

Йомгаклау чаралары

Интегральләштерү

Сентябрь

1- атнасы

Безнең балалар бакчасы

Балалар бакчасы шартларына ияләштерү. Баланың социаль мохите буларак, балалар бакчасы (бакча бинасы һәм тѳркем бүлмәсендәге җиһазлар: шкаф, карават, уенчыклар) белән таныштыру. Балаларны бер-берсе һәм тәрбияче белән таныштыру. Балалар бакчасына йѳрү,  яшьтәшләре белән аралашуның балаларда уңай эмоцияләр тудыруларына ирешү.

Тәрбияченең адаптация бите тутыруы

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

2- атнасы

Кѳз

Кѳз турында күзаллау формалаштыру; табигатькә, кешеләр киемендә, балалар бакчасы мәйданында сезонлы үзгәрешләр, уңыш җыю, кайбер яшелчәләр, җиләкләр, гѳмбәләр турында беренчел күзаллау булдыру. Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турында белемнәрне киңәйтү. Кѳзен урман җәнлекләре һәм кошларының үз – үзләрен тоту үзенчәлекләре белән таныштыру.

Кѳзге яфраклар җыю һәм алар белән бүлмәне бизәү

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3-4 атнасы

Педагогик диаг-ностика

Балаларның персональ карточкаларын тутыру.

Октябрь

1-атнасы

Мин – дѳнья-ның бер кешесе

Балада, кеше буларак, үзе турында күзаллау булдыру, кеше гәүдәсенең тѳп ѳлешләре һәм аларның  ни ѳчен кирәклеге белән таныштыру. Гəүдə ɵлешлəренең атамалары хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру.

 

Балаларның фотосурәт-ләре белән плакат ясау.

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2 -атнасы

Минем гаилəм

Yз исемен, гаилә әгъзаларының исемнәрен белүләренә ирешү. Сɵйлəмдə ягымлы сүзлəрне кулланырга ɵйрəтү, гаилə əгъзаларына ихтирам тəрбиялəү. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуы, сәламәт тормыш образы турында башлангыч күзаллау булдыру.

“Минем гаилəм” темасына əңгəмə оештыру.

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3-атнасы

Минем әйләнә –тирәм

Балаларны туган шәһәрләре (авыллары): аның исеме, объектлары (урам, йорт, кибет) һәм транспорт, һѳнәрләр (табиб, сатучы, полиция хез-мәткәре)  белән таныштыру, аларга карата кызыксыну уяту. Урамнарга карата соклану хисе тəрбиялəү.

“Минем шəһəрем” тема-сына əңгəмə оештыру.

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

4 атнасы

Минем дусла-рым

Иптәшләр белән дус, тату уйнау, уенчыкларны бүлешү, бер - береңә ярдәм итү кебек сыйфат-ларны тәрбияләү. Балалар бакчасына йѳрү,  яшьтәшләре белән аралашуның балаларда уңай эмоцияләр тудыруларына ирешү.

“Минем яраткан уенчык-ларым” исемле темага әң-гәмә оештыру.

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

Ноябрь

1- атнасы

Йорт хайваннары

Йорт хайваннары турындагы белемнəрен киңəцтү, хайваннарның исемнəрен, хəрəкəтлəрен əйтергə күнектерү һам аларның балалары белән таныштырып китү, рәсемнәрдән таба белү. Йорт хайваннарына карта кызыксыну тəрбиялəү.

Дидактик уен “Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?”

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2 -атнасы

Кыргый хайваннар

Бер - ике кыргый хайваннарны һәм аларның балаларын рәсемнәрдә табу һәм исемнәрен атау.

Балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру.

Кыргый хайваннар белән кызыксындыру.

Д/уен “Кыргый хайванны тап?”

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3-атнасы

Савыт-сабалар.

Балаларны савыт – саба, кием исемнәре белән таныштыруны дәвам итү.

Сүзлек байлыгын әлеге исемнәр белән баету.

Дидактик уен “Кием исе-мен ата”.

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

4 -атнасы

Киемнәр

Өс киемнәре, аларның төсе һәм материалы белән таныштыру. Киемнәрне белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне киңәйтү һәм активлаштыру.

Киемнәргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Д/у  “Савыт-сабаның исе-мен әйт”

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Декабрь

1- атнасы

Бәйрәм җитә.

Бәйрәм турында мәгълүмат бирү.  Балаларда бәйрәм турында уңай эмоцияләр генә булдыру. Балаларның игьтибарын,  күзәтүчәнлеген үстерү.

Уен “Бәйрәм җитә”

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2- атнасы

Бәйрәмгә әзер-ләнәбез

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшүне дәвам итү.  Балаларның  киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү, урамга чыкканда киенү тәртибен, киемнәрне истә калдыру, башкаларга ярдәм итү теләге булдыру, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү Темага кагылышлы сүзләрне кулланып сүзлек байлыгын арттыру.

“Бәйрәмдә үз-үзеңне ни-чек тотарга кирәк?” дигән темага әңгәмә кору.

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3 - атнасы

Əкияти геройлар

Кыш бабай, кар кызы, чыршы сүзләре бәлән та-ныштыру. Образлы фикерләүне үстерү. Тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү, балаларның игътибарын, хәтерен,фикерләрен, сүз байлыгын үстерү.

“Кыш бабайга хат язабыз” дидактик уен

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

4 - атнасы

Яңа ел бәйрәме

Яңа елга һәм яңа ел бәйрәменә кагылышлы эшчәнлекне барлык тѳрен оештыру. Балаларда бәйрәм турында уңай эмоцияләр генә булдыру.

Яңа ел бәйрәмен уздыру

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Гыйнвар

1-атнасы

Кыш

Кыш турында күзаллау формалаштыру (табигатьтә сезон үзгәрешләре, кешеләрнең киеме, балалар бакчасы мәйданы). Балаларны кар һәм аның үзенчәлекләре (ак төстә, эри, йомшак,салкын, җиңел) белән таныштыру. Кыш турында матур әдәбият әсәрләрен уку.

Уен “Салкын көннәр”

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2-атнасы

Кышкы табигать

Балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү, урамга чыкканда киенү тәртибен, киемнәрне истә калдыру,тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү, балаларнын игътибарын, хәтерен,фикерләрен, сүз байлыгын үстерү, башкаларга ярдәм итү теләге булдыру, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү.

Уен “Без урманда”

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3-атнасы

Кышкы урманда

Кыш кѳне урман җәнлекләре һәм кошларының үз – үзләрен тоту үзенчәлекләре белән таныштыру. Агачлардагы үзгәрешләр турында сөйләшеп үтү. Темага кагылышлы сүзләрне кулланып сүзлек байлыгын арттыру.

Балалар иҗат күргәзмәсе

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

4 атнасы

Сәламәт булыйк

Кышкы табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Балаларның игьтибарын,  күзәтүчәнлеген үстерү.

“Сәламәт булыйк” дигән темага әңгәмә оештыру.

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Февраль

1-атнасы

Әтиләр һәм әни-ләр, бабайлар һәм әбиләр

Гаиләгә, әнигә, әбигә, әтигә мәхәббәт темасына кагылышлы эшчәнлекнең барлык тѳрләрен оештыру.

“Минем гаилә” дигән темага караган сүзләрне  активлаштыру.

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2 атнасы

Безнең апа (тәр-бияче ярдәмче-сенең хезмәтен күзәтү)

Тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән бәйле эш- хә-рәкәтләрне әйтергә өйрәтү(савыт-саба юа, ашарга алып килә, сөлгеләрне алмаштыра, бүлмәне җыеш-тыра һ.б.), сүзлекне активлаштыру, яңа сүзләр бе-лән баету, уенчыкларны күләмнәре (зур, кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү; балаларның  игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү, катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгына ирешү;) әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү.

“Олылар хезмәтен хөрмәт-ләү “ исемле темага әңгә-мә

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

3- атнасы

 Минем әти

Балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәр карарга, аларның  эчтәлеген аңларга өйрәтү, эш-гамәлләрне белдерә торган сүз ләр хисабына балаларның  сүзлеген активлаш-тыру;) балаларның  игътибарын, хәтерен, фикер-ләвен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү; осталыгын, сүз байлыгын үстерү;) төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту.

Әтиләрне котлау

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

4 - атнасы

Əниләр һәм әби-ләр

Балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең  эчтәлеген аңларга өйрәтү, эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның  сүз байлыгын киңәйтү; балаларның  кабул итү сәләтен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү; төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.

Әниләрне котлау

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Март

1- атнасы

Халык авыз иҗа-ты

Балаларда халык иҗаты белән таныштыру. Халык авыз иҗаты (җырлар, бармак уеннары, биюләр, бәйрәмнәр, уенчыклар) белән таныштыру. Балалар эшчәнлегенең барлык тѳрләрен оештырганда, фольклор элементларын куллану.

Уеннар күргәзмәсе оеш-тыру

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2-атнасы

Матрешкалар

Балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрёш-калар) белән таныштыруны дәвам итү,матрёшканы ачарга һәм дөрес итепҗыярга өйрәтү; сүз бай-лыгын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларны үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сүзләрне тыңларга күнектерү;         игътибарны, хәтерне, сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; ) халык иҗатына кызыксыну, уенчыкларга (матрёшкага) карата сакчыллык тәрбияләү.

Уен “Уенчыклар кибетен-дә”

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3-атнасы

Китап кѳне

Китапларга карата кысыксыну хисе уяту; бала-ларның  игътибарын, күзәтүчәнлеген, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;

Китап күргәзмәсе оеш-тыру

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

4-атнасы

Кошлар кайта

Кошларның кайбер тѳрләре белән таныштырып ки-тү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Яз көне  кошларының үз – үзләрен тоту үзенчәлек-ләре белән таныштыру.

“Табигатьтәге үзгәреш-ләр” әңгәмә

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Апрель

1- атнасы

Яз  җитә

Яз  турында күзаллау формалаштыру (табигатьтә сезон үзгәрешләре, кешеләрнең киеме, балалар бакчасы мәйданы). Яз кѳне урман җәнлекләре һәм кошларының үз – үзләрен тоту үзенчәлекләре бе-лән таныштыру.

Яз бәйрәме

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2-атнасы

Мин һәм минем сәламәтлегем

Темага кагылышлы сүзләрне искә төшереп китү, сөйләмдә активлаштыру. Язгы  табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

“Витаминнар” дигән тема-га әңгәмә оештыру.

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3-атнасы

Үләннәр

Үсемлек дөньясына кызыксыну уяту. Бүлмәдәге гөлләргә, мәйданчыктагы  җиргә чәчәкләр утырту, аларны тәрбияләүне аңлату,сөйләмне су сибү, чүп үләннәреннән арындыру кебек яңа   сүзләр белән баету.

“Безнең мәйданчыкта нәр-сәләр үсә” танышу.

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

4 - атнасы

Педагогик диаг-ностика

Балаларның персональ карточкаларын тутыру

Май

1- атнасы

Җәй җитә

Җәй турында күзаллау формалаштыру (табигатьтә сезон үзгәрешләре, кешеләрнең киеме, балалар бакчасы мәйданы). Җылы якларда яшәүче кайбер хайваннар белән таныштыру.

Җәй бәйрәме

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Танып –белү үсеше

Физик үсеш

2-атнасы

Ямьле җәй

Йорт хайваннары һәм кошлары, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрен киңәйтү; балалар-ныңң күзәтүчәнлеген,игътибарын, сүз байлыгын үстерү; табигатькә  карата сакчыл караш тәрбияләү.

Балалар иҗат күргәзмәсе

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

3-атнасы

Җәйге табигать

Җәй кѳне урман җәнлекләре һәм кошларының үз – үзләрен тоту үзенчәлекләре белән таныштыру,  табигатькә  карата сакчыл караш тәрбияләү

“Җәй җитте” уен

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

4-атнасы

Балалар бакчасы ишегалдында

Исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар хисабына сүз байлыгын үстерү; балаларны бакча ишегалдында үсә торган үсемлекләр исеме белән таныштыруны дәвам итү, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр ту-рында белемнәрне киңәйтү; төсләрне, матурлыкны белдерүче сыйфатлар ярдәмендә сөйләм теле компонентларын үстерү; табигать объектларына карата кызыксыну, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Уен” Бу нинди чәчәк”

Иҗтимагый – аралашу үсеше

Физик үсеш

Танып –белү үсеше

Сѳйләм үсеше

Нәфис-нәфасәти үсеш

                                                             Җәйге чорда балалар бакчасы каникул режимында эшли.

                   

                                                                                                                                             Раслыйм

                                                                                                                             «Баланың сəлəтен үстерү үзəге 2-нче   «Планета детства»  

                                                                                                                              балалар бакчасы  муниципаль   бюджет мəктəпкəчə  белем                  

                                                                                                                               бирү учреждениясе  мɵдире  Э. М. Гиниятуллина ___________

Эшчәнлекнең комплекслы – тематик планы

Taтарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Баланың сәләтен үстерү үзәге 2-нче “Планета детства” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчə белем бирү учреждениясе

муниципальное  бюджетное  дошкольное образовательное учреждение "Центр развития ребёнка - детский сад № 2 "Планета детства" г. Альметьевска Республики Татарстан

                                                      Тəрбияче : Габидуллина Г. Ф.

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экскурсияләрне һәм күзәтүләрне оештыру буенча тематик план

Максат :Туган як табигате белән балаларны күзәтүләр, экскурсияләр, сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләүне дәвам итү. Гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны...

календарь тематик план

календарь тематик план уртанчылар төркемендә...

УМК буенча физик эшчәнлектә куллану өчен тематик план

"Татарча өйрәнәбез" укыту-методик  комплектының сүзлек минимумын  физик эшчәнлектә кулланып,  балаларга тел үзләштерергә ярдәм итү....

Комплекслы -тематик план

кескәйҙәр төркөмө...