Энилэр бэйрэме (кечкенэлэр торкеме)
материал (младшая группа)

Хуснуллина Эльвира Рамисовна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kechkenlr_torkemend_nilr_byrme.docx18.49 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ “Каратунский детский сад “Гульчечек”

 Апастовского муниципального района РТ

Кечкенәләр төркемендә

“Әнием – минем кадерлем” дип исемләнгән балалар иртәсе.

Тәрбияче: Хуснуллина Эльвира Рәмис кызы

Күңелле көй астында балалар залга керәләр һәм ярым түгәрәк итеп басалар. Кунакка килгән әниләрне, дәү әниләрне, апаларны котлау өчен сүз балалар бакчасы мөдиренә бирелә.

А.Б.тәрбияче: Кадерле кунаклар! Без бүген дөньядагы иң кадерле кешеләребез – әниләр бәйрәменә җыелдык! Барыгызны да үзебезнең кечкенәләр төркеме исеменнән кайнар котлыйбыз. Бүгенге кечкенә генә чыгышыбызны безнең бүләгебез дип кабул итегез.

Бакчабызда ыгы-зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

Гөлбакчабыз нинди ямьле

Чәчәкләргә күмелгән.

Әниләрнең бәйрәменә

Шулай матур киенгән!

Чынлап та , бакчабыз бүген тагын да яктырып киткән кебек! Ни өчен шулай икән ул балалар?!

Балалар:

Әниләребез килгәнгә!

Алып баручы:

Ә сез аларны яратасызмы соң, ничек итеп яратасыз?

Балалар:

Менә болай (балалар үз-үзләрен кысып кочаклап күрсәтәләр.)

Алып баручы:

Әйдәгез алайса, матур шигырьләребез, җырларыбыз, биюләребез белән әниләрегезне шатландырыйк әле!

1 бала.

Әниләрне, әбиләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне –

Бәйрәм белән котлыйбыз!

2 бала.

Битемнән үбеп,

Сабыем диеп

Уята мине

Әнием сөеп.

3 бала.

Әйдәле, бергә

Шатлыклар телик

Иң әйбәт әни –

Минем әни бит.

4 бала.

Әни булганда

Өйләр ямьлерәк.

Күлмәкләр матур,

Ашлар тәмлерәк.

5 бала.

Әни булганда

Яшәве рәхәт.

Рәхмәт, әнием,

Сиңа зур рәхмәт!

6 бала.

Бүген әниләр бәйрәме,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Шатланышып без уйныйбыз,

Бер дә биеп туймыйбыз.

Парлы бию “Дуслаштык”.

Алып баручы: Дашенька, а ты любишь свою маму?

7. Даша:

Маму свою

Очень люблю.

Мама придет,

Я ей спою

Маму свою

Очень люблю.

Алып баручы:  А кто любит бабушку?!

8. Саша:

Дорогая бабушка,

Бабушка моя,

Мы живем – не ссоримся,

Бабушка и я.

Вместе спать ложимся мы,

Вместе мы встаем.

И всегда гуляю я

С бабушкой вдвоем…

Танец “Куклы – неваляшки”

Алып баручы:

Әнием бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым!

Дөньялар гизеп тә тапмассыз.

Әнидән нурлырак җир кызын!

Күңелегездә Сезнең, кояш яна,

Нурлы йөзегездә яз яме.

Җирдә яшәү – җырга әверелсен,

Котлы булсын әни бәйрәме!

9 бала:

Әнием, кадерлем

Шатлан, көл син,

Җыр булсын бүләгем

Гөлләргә тиң син!

Җыр “Рәхмәт, әнием!” (2-3 яшьлекләр өчен аудиокушымта)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

Энилэр бэйрэме.

Развлечение с родителями на татарском языке....

8 март - Энилэр бэйрэме

8 март - Энилэр бэйрэменэ карата уткэрелгэн кичэ....

Энилэр бэйрэме

Сценарий "День матери"...

энилэр бэйрэме

сценарий на татарском языке посвященный празднику мам...