энилэр бэйрэме
план-конспект урока (подготовительная группа)

Валитова Гузелия

сценарий на татарском языке посвященный празднику мам

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_beyreme_zurlar.docx21.52 КБ

Предварительный просмотр:

8 Март кичәсенә багышланган кичә

(зурлар төркеме өчен)

Катнашалар: Әби, Бабай.

Атрибутлар: Сердечки, цветы для танца

“Мама” Ж.Колмогоровой җыры яңгырый,балалар залга кагаздән ясалган йөрәкләр тотып керәләр, бииләр хәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы. Кадерле балалар! Хөрмәтле кунакларыбыз: әниләр, әбиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Сәламәтлек , ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә! Балаларыгызның матур җырлары, шигырьләре сезгә бәйрәм бүләге булсын.

1 нче бала:  Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген

                      Балалар бакчасында

                      Әниләрне,әбиләрне

                      Бакчадагы апаларны

                      Чакырдык барчасын да.

2 нче бала: Әниләрне, әбиләрне,

                      Кадерлибез, зурлыйбыз.

                      Чын күңелдән һәммәгезне

                      Бәйрәм белән котлыйбыз.

3 нче бала:  Әниләрнең бәйрәме ул,

                      Безнең дә көткән бәйрәм.

                      Җырлап, биеп күңел ачыйк

                      Бүген әниләр белән.

4 нче бала:  Иң кадерле кешебез син

                      Сөекле әниебез!

                      Син булганда без бәхетле,

                      Тыныч, рәхәт яшибез.

5 нче бала:  Күмәкләшеп барыбыз

                      Җырлап алыйк, әйдәле

                      Котлы булсын, гөрләп торсын

                      Әниләрнең бәйрәме!

                           

Җыр “Бер кыз бала җыр сыгарган”  Г.Рахимкулов

Балалар урыннарына утыралар.

А.Б. Туган җирем, үскән җирем –

         Гади генә бер авыл

         Гади булса да , яз җиткәч ,

         Гөл бакчасы була ул.

 

Шундый матур авылда, гөл бакчада әби белән бабай яшәгән.

                           

Татар халык көе астында Әби белән бабай керә.

Әби: И, Габдулла картым, Сөпханаллаһ, бигрәк матур көй. Күр инде ничек матур итеп кошлар сайрый, чишмә чылтырап ага. (звук)

Бабай: Нәрсә дисең?

Әби: И, сиңа сөйләгән мин юләр. Әйдә кил монда, утырып торыйк.

Бабай: Әйдә, әйдә. (машина тавышы, заманча музыка ишетелә). И, бу яшьләрнең эшләре юк инде. Шул тимер атларына атланып, доңгыр-доңгырларын бөтен авылга яңгыратып, тыз-быз йөрүләрен күр инде.

Әби: Карале син аны, мин сөйләгәнне ишетми, әллә кайдагы доңгыр-доңгырны ишетә ул.

Бабай: Ярый, Гөлҗамал, ачуланма инде. Хәзерге яшьләрнең кыйланмышлары йөрәкләрне әрнетә шул. Яле, бер гармунымны сыздырып җибәрим әле. (гармун ала) Бар иде шул бәхетле чаклар... яшь чаклар... балачаклар...

Әби: Җитәр инде, тукта әле, чәй куярга су беткән, суга барып кайтыйм, син ишек алдын себереп куй. Самаварны чыжлатып алыйк. Бәлки балалар да кайтыр, бүген бит бәйрәм. (өйгә кереп китәләр)

А.Б. Карагыз әле балалар, бу әби белән бабай бигрәк матур яшиләр икән. Әйдәгез без аларга кунакка барып кайтыйк. Барабызмы?

Балалар: барабыз, барабыз!

(Балалар бер түгәрәк әйләнеп узалар, әби белән бабайга кунакка киләләр, ишек шакыйлар. Әби каршы чыга).

1 бала: Исәнмесез – саумысыз

              Нигә ишек ачмыйсыз?

              Шакый-шакый арып беттек,

              Нигә каршы алмыйсыз?

Әби: Менә балалар да килеп җиткәннәр. Исәнмесез балакайларым! Ишетмәдем нәниләрем! Түрдән узыгыз әйдәгез, без бабагыз белән сезне бик сагынып көттек.

2 бала: И әбекәй, әбекәй,

             Пешер безгә тәмлекәй,

             Пешер бераз бәлеш тә,

             Янына куш җимеш тә.

Әби: Чәем дә өлгерә, коймагым да пешкән. Әй кызлар-кызлар, һавадагы йолдызлар. Әй малайлар-шалайлар.

Бабай: Әйдәгез түрдән узыгыз, без сез килүгә бик шатбыз. (Балалар утыралар)

Әби: Әкият тыңлыйсыгыз киләме? Сөйли белсәң, тыңлый да бел, дигән бит борыңгы бабайлар.

Балалар: Килә, килә.

Әби: Борын-борын заманда, булган ди бер патша. Ул ясаттырган ди бииииик матур бакча. Бакчаның капкасы булган ди таштан, сөйлимме яңа баштан?

Балалар: Сөйлә, сөйлә.

Әби: И балалар, нинди матур сезнең башыгыздагы чәчәкләр

А.Б. Әйе шул, әбекәй, без чәчәкләр бик яратабыз

1 кыз: Әй гөлләрем, гөлкәйләрем,

            Яратыр идем кочып,

            Уйнар идем арагызда,

            Күбәләк булып очып.

Кызлар чәчәкләр белән бии.

А.Б. Ә хәзер кунакка килгән олы җанлы, киң күңелле әбиләребезне дә котлыйк әле.

Шигырьләр сөйлик эле.

1 бала.  Өйгә кайтсам, өй балкыган –

   Өйгә нур иңгән!

   Ерак җирне якын итеп,

   Әбием килгән.

   Үзен ничек сагынганны

    Белгән ул, белгән!

   “Күрим әле улымны(кызымны)!”- дип,

    Әбием килгән!

2   Минем әби гомер буе

Авыр эштә эшләгән.

Авырлыклар күп күрсә дә

Күңелен төшермәгән.

3 Иртән торсам, кояш чыгып,

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап,

Коймагы пешкән иде.

4 Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

А.б Чәчәк бәйләме сузсак

        Үрелеп ала алмассыз.

        Җыр бәйләме бүләк итсәк,

        Кабул итми калмассыз!

Җыр “Әбием, әбекәем”

А.Б. Әбиләребез нәни оныкларын тәрбияләүдә күпме көч куя. Әти-әниләрегездән кала иң нык яратучылар – ул сезнең әбиләрегез. Матур җырлары, әкиятләре белән күңелләрегезгә нәфислек, хөрмәт хисе тәрбиялиләр. Әниләрегез эштә чакта, алар сезне биләүгә салып тирбәткәннәр, бишек җырлары җырлаганнар. Әйдәгез әле әбиләребез шул җырларны искә төшерсеннәр әле.

А.Б.  Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,

          Утырмагыз аптырап.

          Рәхәтләнеп ял итегез,

          Бер безнең белән уйнап.

                                                                Әбиләр белән уен

  1. Әбиләр бәби төрәләр.
  2. Бишек җыры җырлыйлар.

Бабай: Әй карап торам-торам да бу әбиләргә, үземнең дә күңелләрем күтәрелеп китте. Аякларым биюгә тарта башлады. Куегыз әле берәр татар көен, бер биеп күрсәтим әле. Әйдә әби бергәләп. (Бииләр, билләре авырта)

А.Б. Әйдәгез әби, бабай, утырып ял итегез. Безнең уңган, җитез малайларның чыгышын карап китегез.

Малайлар бии.

Бабай: Булдырдыгыз малайлар, яшь чакларым искә төште.

А.Б. Әби, бабай, сездә кунакта шундый рәхәт булды, безгә кайтырга кирәк, безне бакчада әниләр көтә.

Әби: Туктагыз әле, туктагыз, минем бит сезгә күчтәнәчем дә әзер.

Бабай: Хазер, хазер алып чыгам. (пирог алып чыга)

А.Б. Рәхмәт сезгә, бик зурладыгыз безне. Безгә сездә бик күңелле булды. Тагын очрашканга кадәр. Саубулыгыз! (Балалар музыкада бер түгәрәк әйләнәләр, әби, бабай кул болгап чыгып китәләр)

А.Б. Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

1 нче бала:  Посмотрите за окошко,

Стало там теплей немножко,

Главный праздник наступает,

Солнышко его встречает!

Этот праздник самый милый,

Самый добрый и красивый!

                      Мы поздравим наших мам –

Все:              Это так приятно нам!

2 нче бала:  В марте, первого числа,
Начинается весна.
Мамин день — восьмое марта —
Отмечает вся страна!
Вот какие наши мамы!
Мы всегда гордимся вами,
Умными и милыми,
Добрыми, красивыми!

3 нче бала:  Пускай весёлая весна 
Разносит наши голоса.
Мы мам поздравим с Женским днём
И нежно песенку споём!

Җыр “ Мама” А. Петряшевой

А.Б. Инде хазер уйнап алыйк.

1. Модницы. (Әниләрне бизәндерәләр)

Шигырьләр...

1.  Камыр тылсымга әйләнә

 Минем әни кулында.

 Кәнфит перәнник кирәк түгел

 Гөбәдия барында.

2.Кыстыбыйны бик яратам,

Бәлешне дә үз итәм.

Әнием кебек пешекче

Бар микән җирдә бүтән.

  1. Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста

Тәмле татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.

4.Мактанмагыз дусларым.

Иң оста минем әни.

Сумса ,пилмән,шәңгеләрне

Вәт пешерә билләһи!

А.Б. Безнең малайлар шундый уңган, гел булышырга гына торалар. Хәзер алар әниләре өчен, бәйрәм өстәле әзерләрләр.

2. Сервировка стола.

А.Б. Бүген бит әле безнең кызларыбызның да бәйрәме. Аларны да бәйрәм белән котлыйк.

1 малай. Котлыйбыз сезне, кызлар,

                Бәйрәм белән, йолдызлар.

                Парлап бергә биергә,

                Чакыралар малайлар.

Күмәк бию “Веселая кадриль”

А.Б..Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә,

Аллаһ сезгә озын гомер бирсен

Без калабыз шушы теләктә.

Кадерле әниләребез, хөрмәтле әбиләребез  һэм кунаклар, кызларыбыз, бакча хезмәткәрләре! Сезне тагын бер мәртәбә бәйрәм белән котлыйбыз! Рәхәт яшәгез, балаларыгызның  игелеген  күрегез. Сезгә озын гомер, саулык сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык теләп калабыз.

     Сез үстергән нәниләрдән бүген,иң зур бүләк кабул итегез.

Балалар әниләренә бүләкләр тапшыралар.

.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Энилэр бэйрэме.

Развлечение с родителями на татарском языке....

Эти-энилэр очен консультация. Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үст...

Сценарий энилэр коне

сценарий энилэр коне...

8 март - Энилэр бэйрэме

8 март - Энилэр бэйрэменэ карата уткэрелгэн кичэ....

Энилэр бэйрэме

Сценарий "День матери"...