Энилэр бэйрэме
методическая разработка (средняя группа)

Ибрагимова Гелия Рафиковна

Сценарий "День матери"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_beyreme_23.11.2018.docx34.4 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме.

Воспитатели: Ибрагимова Г.Р., Алиуллова Г.М.

Алып баручы: Хәерле кен, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Айсын Ислам:

Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

Б.Алсу:

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

Г.Люзия:

Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

 

Г.Камиля:

Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

 

Г.Айназ:

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Алып баручы:

Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Жыр 8 март

Г.Расиль:

Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый, Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - әниләр көне, Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.

З.Айнур:

Әниләрнең  көненә Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек Балкы күңел күгемдә!

З.Амир:

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле Алар безнең әниләр!

Әни сүзе – иң бөек сүз, Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә Әни кебек булалмас.

С.Айгуль:

Иң-иң әйбәт балаң булып Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын Акласам ярар иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк, Тыныч булыр ил – көннәр.

С.Марат:

Әйтәсебез килә бүген Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә Без сабый, нәниләргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез Бихисап, искитәрлек.

С.Юныс:

Мактаулы безнең әниләр Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне Әниләр эшли белгән.

Наз гөлләре үсеп чыга Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар Безнең ихлас җаннардан.

Бу сүзләр – иң яраткан кешеләребез турында матур сүзләребез булды. әти-әниләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде.

Жыр Эниемнен Кочагы

Х.Алия:

Кадерле әниләр! Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен, Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә Әниләр көне булсын!

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез, Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, Бүләк итик матур биюләр.

Х.Ранил:

Минем әни бу дөньяның Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет- Һәр баланың

Үз әние булуы! Минем әни, һич бәхәссез, Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе, Кылган эше- Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине, Елмаеп,

Көлеп йөрсен. Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Х.Айназ:

Иң-иң иртә кем тора? Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята? Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул Безне күбрәк йоклата.

Х.Лилия:

Әй кызлар! Әй малайлар! Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын! Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын! Әнием, син болай да

Ял итәсең бит сирәк. Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде, Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

Алып баручы:

Якты дөньяга аваз салган көннән башлап, безнең янда иң якын кешеләребез – әниләребез була. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә, беренче адымнарыбызны алар ярдәмендә ясыйбыз.

1. Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше үзенең баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: (күп булса да,тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, (яхшылык – ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас).

-         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр).

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала).

- Ана кунеле балада ( бала кунеле далада)

 - Баланың бишеге – (тормышның ишеге).

Х.Ранил, Ралине:

Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

 

Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде! 


Х.Ирке:

Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

 

Ш.Камилла:

Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.

Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсен нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Жыр Битемнэн убеп

Уеннар:

Бодай арасыннан борчак ярмасы чүпләү (3 кыз)

Бию

Әниләр турында бик күп сузлэр эйтелгэн, энилэр турында бик куп җырлар язылган.

Әйе, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез!

Рәхмәт әйтәсем килә. Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә. Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә. Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә. миңа гомер биргән өчен,

кадерләп үстергән өчен, назлы карашлары өчен,

пешергән ашлары өчен, йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең, Рэхмэт сина , боек Кешем!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Энилэр бэйрэме.

Развлечение с родителями на татарском языке....

Эти-энилэр очен консультация. Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үст...

Сценарий энилэр коне

сценарий энилэр коне...

8 март - Энилэр бэйрэме

8 март - Энилэр бэйрэменэ карата уткэрелгэн кичэ....

энилэр бэйрэме

сценарий на татарском языке посвященный празднику мам...