"Музыка иленэ сэяхэт"-музыка шогыле (М.хэзерлек торкеме)
материал по музыке (подготовительная группа) по теме

Ибрагимова Ильсеяр Галимулловна

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелгэн музыка шогыле

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

              “Музыка иленә сәяхәт”              

(Мэктәпкә хәзерлек төркемендә музыка эшчәнлеге)            

Программа эчтәлегелеге :Балаларны көйләрне тыңларга,матур итеп җырларга өйрәтү.Уен кораллары,татар композиторлары турында булган белемнәрен ныгыту.Музыкага мәхәббәт уяту.

                          Эшчәнлек барышы.

Балалар музыкага залга кереп басалар.Җырлап исәнләшү.

М.Җ.:Хәерле көн балалар!Сез сәяхәт итәргә яратасызмы?Без бүген серле,әкияти илгә – музыка иленә сәяхәткә китәрбез.Ә анда сихерле, йомшак болытка утырып барырбыз.Күзләрне йомдык, күтәрелеп киттек.Оча торгач кояшка якынайганбыз.кулларыбызны җылытыйк әле.

                 Исәнме кояшкай  исәнме!(куллар өстә)

                 Җылы бир кулларыма (уабыз)

                  Ә мин җылы һәм яктымны (үз-үзен коча)

                  Бүләк итәм дусларыма.(кул тотышу)

-Чү, әллә музыка иленә якынлашып киләбезме, тыңлагыз әле. Ниндидер көй ишетелә.

(Р Яхинның “Җыр” көе яңгырый.)

Көй тыңлап сизми дә калганбыз,Музыка иленә килеп тә җиткәнбез.Монда ниндидер капка бар,ул без сихерле шигырь сөйләгәч ачыла икән.    

Тратата,тратата,зур капкалар ачылды.

Ә аннан капкадан кечкенә халык чыкты.

1 абзый менә мондый(елмаеп)

2 нчесе менә мондый(ачулы)

3 нчесе менә мондый (үпкәләгән)

4 нчесе менә мондый(аптыраган)

-Чү, кемдер чыга түгелме?

Скрипка ачкычы чыга:Исәнмесез,балалар! Сез мине таныдыгызмы?

-Скрипка ачкычы.

-Дөрес,сезне күрүемә мин бик шат.Ягез, сынап карыйм әле үзегезне.

(нота станын күрсәтә)

-Бу нәрсә?

-Аның ничә сызыгы бар?

-Сез ничә нота беләсез?

-Җырлап күрсәтегез.

-Ноталар ни өчен кирәк7

-Көй каян килә?

С.А.:Рәхмәт, бик күп беләсез икән. Ә сез татар халык композиторларыннан кемнәрне беләсез? (балалар саныйлар)

Миндә тылсымлы чәчәк бар.Аның һәрбер таҗында биремнәр яшеренгән.Ягез, алыгыз әле.

1 нче сорау:”Әтәч”, “Сәгать», «Карак песи», «Яз җитә” җырларының көйләрен кем язган?

2 нче сорау:Бию- табышмак.

3 нче сорау:Көйне тыңла һәм танып бел.(Салих Сәйдашевның “Вальс” көе яңгырый.)

М.җ.Балалар, без бит вальс белән таныш.әйдәгез биеп алыйк.

1 бала:Күңелләрне биләп ала

            Дәртле соң яңгырашы

             Бу- Сәйдәшнең музыкасы

              Бу- Сәйдәшнең вальсы.

2 бала:Монда куәт,бөек тылсым

             Монда заман сулышы.

              Бу- Сәйдәшнең музыкасы.

               Бу-Сәйдәшнең вальсы.

3 бала:Халкым исе китеп тыңлый

           Көчле дә соң агышы.

             Бу-Сәйдәшнең музыкасы.

             Бу-Сәйдәшнең вальcы.(бииләр)

С.А.:Рәхмәт,уеныбызны дәвам итәбез.

Хәзерге заман композиторларының берсен атагыз.

(Луиза-Батыр Болгарый)

М.Җ.:Без аның “Яз җитә” җырын өйрәнгән идек.Яле,кабатлап алыйк әле.

С.А.Тагын бер таҗ алыйк әле.(тал песие ясалган)

М.Җ.:Композитор Ф.Әхмәтов,Р.Әхмәтовның “Тал песие” дигән шигыренә көй язган.

(Ф.Әхмәтов иҗаты турында сөйләү.Яңа җыр өйрәнү “Тал песие”                  

6 нчы таҗ: Композиторлар язган көйләрдән тыш тагын нинди көйләр була?

Балалар:Татар халык көйләре.

М.Җ.Дөрес,әйдәгез татар халык көйләренә уен уйнап алабыз.(Түгәрәкле уеннар)

С.А.:Минем музыка илендә музыкантлар да яши.Әнә аларның өйләре.

М.Җ.Әйе,музыкантлар кичке концертка әзерләнә.Ә ачык калган тәрәзәдән уен кораллары тавышы ишетелә.Әйдә,тыңлыйк та,кайсы тәрәзәдә нинди музыкант яшәгәнен әйтик.

(Музыкаль өй уены)

С.А.Балалар,минем илемдә сезгә ошадымы?

1 бала:Кайгыдан да, хәсрәттән дә

                Безне дәвалый алыр.

                 Күңелле көйләрнең авазы:

                 Биюләр,шаяру һәм дә җыр.

2 бала:Сихерле алтын балыктай

                Музыка яңгырый ала.

                 Һәм дусларча елмаеп

                 Күзләргә карый ала.

3 бала:Әкияти җырлар белән

             Безне көлдерә ала.

              Кинәт кенә әйләндереп

              Безне биетә ала.

М.Җ. Безнең сәяхәт тәмам.

             Көйләр туктады...

            Бу шулаймы? Юк!

             Әле бу көй озак яңгырар.

               Һәрберебез өчен яңгырап

                Еракларга безне чакырыр,

               Салават күпередәй чылтырар.

С. А. Кайчакларда әкияти көчкә, тулы була музыка.

          Сүнмәс кояш кебек тә ул.океан күк чиксез дә.

М.Җ:Дулкынланып тагын көтәрбез без.

          Көйләр дөньясының ишекләрен

          Ачкыч белән бергә ачарбыз без.

Инде безгә кузгалырга вакыт.Болытыбызга утырыйк та бакчабызга кайтыйк.

С А :Исән булыгыз!

(Музыка куела,болытка утырып китәләр)

Дәрес тәмам.      

         

                     

 

     

                                                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Музыка, мы … и музыка с нами"

Музыка, мы … и музыка с нами.Музыка-этот Божий дар, это творение свыше. Во все времена, во все века -  мира, войн, революций, технических свершений, - музыка являлась сильнейшим стимулом для подв...

"Экология иленэ сэяхэт"

Табигать...Гажэеп, катлаулы, купкырлы донья. Бала узен бу доньясы беренче ачучы итеп хис итэ. Балалар бакчасы бу доньяны танып белергэ ойрэтудэ беренче адым. Без бу китапта жыелган кулланмаларны эколо...

«Поговорим о музыке» Беседа первая «Музыка, музыка всюду слышна» Приложение к слушанию музыки

Приобщить детей к музыкальному искусству. Научить детей слушать музыку.Учить детей сопереживать чувствам, выраженным в музыке....

"Экият иленэ сэяхэт"

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды....

Уртанчылар торкемендэ танып белу эшчэнлеге . Тема:" Математика иленэ сэяхэт"

Уртанчылар  төркемендә танып белү эшчәнлеге.Тема: "Математика иленә сәяхәт "Максат:Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү .Тәрбия бурычы  :Балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кыз...

«Экиятлэр иленэ сэяхэт»

Г Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша балаларның сөйләм телләрен үстерүне дэвам иттеру....

"Экиятлэр иленэ сэяхэт"

quot;Экиятлэр иленэ сэяхэт" викторина Уртанчылар торкеме...