"Экият иленэ сэяхэт"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Хуснулина Гузель Габдулхаевна

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat_ilen_seyaht.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

             

Әкият иленә сәяхәт

Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна

Байлар Сабасы № 1 “Шатлык” балалар бакчасы

Уртанчылар төркеме өчен.

Бердәм белем эшчәнлеге.

Программа эчтәлеге:

-балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;

-балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерү;

-гаиләгә hәм гаилә әгъзаларына карата игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү;

-савыт-сабаның аерым предметлары, аларның кулланылышы турында белемнәренә төгәллек кертү; балаларны әңгәмәгә тарту.

Тәрбия бурычы:Балаларда татар халык әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү.Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы:Балаларның тулы, дөрес җөмләләр төзеп җавап бирергә күнектерү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу

Интеграль  белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү,матур әдәбият.

Музыка: Балалар бакчасында әдәп-эхләк тәрбиясе.Методик әсбап өчен аудио-кушымта (УМК).

Җихазлар: өч урындык (төрле зурлыкта), өч карават (төрле зурлыкта), савыт-саба, уенчык өч аю.

Сүзлек өстендә эш: зур, уртача, кечкенә, җихазлар,тар,тарырак,иң тар.

Алдан үткәрелгән эш: “Гаилә”сюжетлы картинасын карау,матур әдәбият уку.

Эшчәнлек барышы.

Хәерле көн балалар! Тәрәзәгә карагыз әле,  кояш ничек итеп безгә елмая. Әйдәгез, без дә кояшка елмаеп күрсәтик.  (Балалар кояшка карап елмаялар)

Ә, хәзер түгәрәккә  басыйк та “Куш кулым “ җырын җырлап алыйк.

Уен барышы.

Урман буйларына менәм                  Балалар түгәрәк буйлап

Урман буе ямьләнә.                          җырлап йөриләр,

Бир кулыңны,мин дә бирәм,            туктап калалар,бер-

Дус булырга мәңгегә.                       берсенә пар табалар,

 

Кушымта:

Менә сиңа уң кулым                         кулларын бирешәләр,

Менә сиңа сул кулым                       кулларын тотышып

Син бит минем якын дустым,          әйләнәләр.       

Менә сиңа куш кулым.

Тәрбияче: балалар ,ә сез әкиятләр яратасызмы? Әйе.(балаларның җаваплары).

Ә сез балалар нинди әкиятләр беләсез ?(“Кызыл калфак”, “Сер тотмас үрдәк”, “Куян кызы” , балаларның җаваплары).

Т: Балалар, менә без сезнең белән бер өй яныны килеп чыктык.Әйдәгез уйлап карыйк әле, кайсы әкияттәге өй икән ул.(Өч аю)

 Дөрес балалар.

Т:  ничә яю яши бу өйдә?(бу өйдә өч аю яши)

Т:  әйдәгез аюларның нинди икәнлекләрен әйтеп китик әле?

    Беренчесе зур-әтисе (Михаил Иванович)

    Икенчесе бәләкәерәк-әнисе (Настасья Петровна)

    hәм иң кечкенә-баласы (Мишутка)

Т: балалар , аюларның өйләрендә нинди бүлмәләр бар икән? (аш бүлмәсе,йокы бүлмәсе)

Т: аш бүлмәсендә нәрсәләр бар икән?(урындыклар, өстәл). Урындыклар нинди зурлыкта?(киң, тарырак, иң тар).

Т: Балалар, киң урындык кайсы аюныкы?(әти аюныкы),

  тарырак  урындык кайсы аюныкы?(әни аюныкы),

  иң тар урындык кайсы аюныкы?(Мишутканыкы).

Т: Балалар,  безнең аюларның  караватлары нинди зурлыкта? (зур, кечкенәрәк , иң кечкенә). Ни өчен аюларның өч карават , өч урындык икән.(чөнки алар өчәү)

Т: Балалар (урындык,өстәл, карават) аларны икенче сүз белән тагын ничек әйтеп була? (Йорт җихазлары)

Әйдәгез кабатлыйк, йорт җихазлары.

Бик дөрес.

Т: балалар мин сезгә табышмак әйтәм. Уйлап карагыз әле.

                     Дүрт кешегә бер эшләпә.
                                                  (Өстәл)

                                Көн-төн йөри,

                                Урыныннан китә алмый.

                                               (Сәгать)

                      Аягы бар, кулы юк,
                     Аркасы бар, түше юк.
                                               (Урындык)        

Т:балалар әйдәгез без хәзер аюларны өстәл янына урындыкларга дөрес итеп утыртыйк әле.( Киң урындыкка - әти аю, тарырак урындыкка – әни аю, иң тар урындыкка Мишутканы утырталар)

Тәрбияче өч баланы ярдәмгә чакыра.Балалар аюларны  дөрес итеп урындыкларга утырталар.

Әфәрин балалар!

Ял минуты:

 Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.                    

                                   

Т:Балалар, кунаклар килгәч нәрсә эшлиләр?

(кунакларны чәй белән сыйлыйлар)

Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

(өстәл әзерләргә кирәк)

 Чәй өстәле әзерләгәндә нәрсәләр куярга кирәк?

(балаларның җаваплары)

Әйе, чәй эчү өчен савыт-саба кирәк.          

Т:балалар безнең аюларга бүләгебез бар.

Тәрбияче тартмадан савыт-сабалар ала.Балалар исемнәрен әйтә.

   -Бу нәрсә?(кашыклар)

   -Ә бу нәрсә?(чынаяк)

Т:безнең кашыклар,чынаяклар төрле зурлыкта.Аларны аюларга дөрес итеп куярга кирәк.

Тәрбияче өч баланы чакыра.(балалар савыт-сабаны  аюлар каршына дөрес итеп куя).

Т:Балалар,карагыз әле безнең аюлар ничек матур утыралар.Ничек уйлыйсыз,алар бер-барсен ярата мы?(Әйе)

Балалар,аю-әти,аю-әни,аю-баласы аларны икенче төрле сүз белән ничек әйтеп була? (Гаилә)

Дөрес , алар гаилә. Алар бер-берсен бик ярата.

Балалар әйдәгез бармак уенын уйнап алыйк.

                            Бу бармак-бабай,

                            Бу бармак-әби,

                            Бу бармак-әти,

                            Бу бармак-әни,

                            Бу бармак-нәни бәби,

                            Аның исеме –чәнти!

Т:Мин бик шат.Булдырдыгыз,балар!Ә хәзер күзләребезне йомабыз һәм кире бакчабызга кайтабыз.

Т: балалар без сезнең белән кайда бардык?(өч аюга кунакка).

Аюларның өендә без нәрсәләр күрдек.(өстәл,урындыклар,аюлар).

 Балалар сезгә кунакта булу ошадымы?(Әйе).

 Әфәрин балалар!

     

              Тәрбияче:Хуснулина Г.Г.

                    2013-2014 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Музыка иленэ сэяхэт"-музыка шогыле (М.хэзерлек торкеме)

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелгэн музыка шогыле...

"Экият илендэ"

Максат: балада китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.             Бурычлар:...

"Кэрзинемдэ экият"

Сценарий осеннего праздника для детей второй младшей группы на татарском языке...

"Экология иленэ сэяхэт"

Табигать...Гажэеп, катлаулы, купкырлы донья. Бала узен бу доньясы беренче ачучы итеп хис итэ. Балалар бакчасы бу доньяны танып белергэ ойрэтудэ беренче адым. Без бу китапта жыелган кулланмаларны эколо...

Уртанчылар торкемендэ танып белу эшчэнлеге . Тема:" Математика иленэ сэяхэт"

Уртанчылар  төркемендә танып белү эшчәнлеге.Тема: "Математика иленә сәяхәт "Максат:Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү .Тәрбия бурычы  :Балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кыз...

«Экиятлэр иленэ сэяхэт»

Г Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша балаларның сөйләм телләрен үстерүне дэвам иттеру....

"Экиятлэр иленэ сэяхэт"

quot;Экиятлэр иленэ сэяхэт" викторина Уртанчылар торкеме...