Уртанчылар торкемендэ танып белу эшчэнлеге . Тема:" Математика иленэ сэяхэт"
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Исхакова Фирая Мансуровна

Уртанчылар  төркемендә танып белү эшчәнлеге.
Тема: "Математика иленә сәяхәт "

Максат:

Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү .

Тәрбия бурычы  :

Балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы:

1 дән 5 кә кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү . Геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү . Балаларның күрсәтмә- образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен , зиһенгә алуларын үстерү.

Белем бирү бурычы:

 Балаларны төрле биеклектәге берничә (5 кә кадәр) легоны арта бару тәртибендә урнаштырып чагыштырырга , предметларның урнашу тәртибен ("иң биек баскыч, тәбәнәгрәк ,тагында тәбәнәгрәк ,иң тәбәнәк") күрсәтергә өйрәтүне дәвам итү, чагыштыру нәтиҗәләрен сөйләмдә чагылдыру. Төс исемнәрен белүләрен ныгытуны дәвам итү. Ярымтүгәрәк белән таныштыруны дәвам итү. Түгәрәкне ике тигез кисәккә бүлеп булуын төшендерү.

Төп белем бирү өлкәсе: "Танып белү үсеше" белем бирү өлкәсе.

Интеграль белем бирү өлкәләре: "Социаль-коммуникатив үсеш" белем бирү өлкәсе, "танып белү үсеше" белем бирү өлкәсе, "физик үсеш" белем бирү өлкәсе, "сөйләм үсеше" белем бирү өлкәсе, "нәфис-нәфасәти үсеш" белем бирү өлкәсе.

Методик алымнар һәм чаралар: Әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, мактау.

Җиһазлау:1-5 кадәр магнит саннар, төсле геометрик фигуралар (һәр балага), геометрик фигуралы пазллар, санлы кәгазьләр, карандашлар , леголар, магнит такта, проектор, экран, аудио-кушымта, кош рәсемнәре.

Алдан үткәрелгән эш: Геометрик фигуралар ясау, кайчы белән кисү, төзелеш уеннары.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру.

Төп өлеш: Сәяхәткә китү.

1."Билетлар сатып алу".

2. Призентация.Уен "Шундый формадагыны тап".

3. Ярымтүгәрәк белән танышу.

4.Уен"Үз өеңне тап".

5. Баскычлар төзү.

6. Ял минуты.

7. Уен "Кошлар ашату".

8.Уен "Санны тап".

9 . Пазл төзү.

Йомгаклау.

Шөгыль барышы:

Кереш өлеш: Балалар ярымтүгәрәккә утыралар.

Т.Балалар,әйдәгез әле кулны -кулга тотыныйк та , бер- беребезгә елмайыйк, ә хәзер тирән итеп сулыш алыйк  һәм киредән чыгарыйк. Күрсәтегез әле миңа (уң кулны, сул кулны) .  Менә сиңа уң кулым.

                                          Менә сиңа сул кулым

                                          Уң кулым, сул кулым.

                                          Менә сиңа куш кулым.

Төп өлеш: Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту.

Т. Без сезнең белән саннар илендә сәяхәт итәчәкбез. Ә анда барыр өчен безгә билетлар кирәк . Хәзер мин сезгә геометрик фигуралы билетлар өләшәм. Сез аны танып әйтергә һәм төсләрен белергә тиеш.

 Балаларга формалар өләшенә һәрбер баладан сорап чыгыла.

-Алмаз бу нинди геометрик фигура? (квадрат)

- Нинди төстә ?(кызыл)

Т. Әйдәгез, уен уйнап алыйк. Уен "Шундый формадагыны тап".

(Презентация күрсәтелә)

- Бу,квадрат (торт ,тәрәзә)

-Бу, турыпочмаклык (ишек )

-Бу, өчпочмак (яулык ,өчпочмак)

- Бу түгәрәк (кояш ,шар)

Шундый формадагы предметларны санап чык (һәрбер форма шулай санап чыгыла) .

Т. Балалар, минем кулда түгәрәк, аны бүлсәң ,нинди геометрик фигура килеп чыга.( ярымтүгәрәк). Бер ягы туры, икенче ягы дуга сыман.  Монда ярымтүгәрәккә ошаган әйберләр бар, әйдәгез әле бергәләп табыйк.

"Үз өеңне тап "дигән уен уйнап алабыз.

-Бу нинди ел фасылы?(яз)

-Безнеңнинди канатлы дусларыбыз бар?

Т.Әйдәгез, без кошларга оялар куябыз . Ә ояның тәрәзәчекләре төрле геометрик фигуралардан булачак.

Т.Алинә, бу ояның тәрәзәчеге нинди геометрик фигурадан? (түгәрәк). Бу ояны уртага куй?.(шулай оялар куела) .

Т. Сезнең кулларда геометрик фигуралар. Кайсы ояның тәрәзәчеге сезнең кулыгыздагы геометрик фигурадан тора ,көй бетүгә, сез шул оя янына киләсез. Ә хәзер көй тыңлагыз , көй беткәч ояларга керәбез.

Т. Без, инде кош оялары ясадык, ә аларны элер өчен безгә нәрсә кирәк? (баскыч). Без баскычны хәзер леголардан төзибез. Монда санлы леголар бар.

- Самира,1 санлы легоны тап әле?. Ул нинди төстә?.

-Алмаз, 2 ле санлы легоны тап? Нинди төстә ? Тагын шундый төстәгесе бармы?

- Кызыл төстәгесе нинди? (иң тәбәнәге) . Шулай 5 кә хәтле төзелә. Әйдәгез, баскычны өстәлдә төзибез .Башлыйбыз иң тәбәнәктән.

-Иң тәбәнәге нинди төстә? (кызыл)

-Биеге нинди төстә?

-Иң биеге?

-Алинә,син ничек төзедең?.

Ә хәзер ял итеп алыйк.

Физ.минут.

Киң итеп колач җәеп

Килде яз ,килде яз.

Елмаеп тора кояш.

Көн аяз ,көн аяз.

Кыш буе яткан карлар

Эрделәр, эрделәр

Сыерчыклар ,тургайлар

Килделәр, килделәр.

Уен  "Кошлар ашату".

 Без канатлы дусларыбызга оялар куйдык. Ә хәзер аларны  ашатып алабыз.. Әле көннәр бик салкын.  Балалар , кошлар нинди азык белән тукланалар?.(Көнбагыш, ипи). Һәрберегезгә санлы банкалар бирәм. Нинди сан, сез шуның хәтле көнбагыш ясарсыз.

-Эльниза,син ничә көнбагыш ясадын? Ни өчен?(балалардан сорап чыгыла).

Т.  Балалар ,монда безнең саннар буташкан. Рәсемдәге кошлар санынча, астына саннар куеп чыгарга кирәк.

-Бу рәсемдә ничә ябалак? Алия сана әле ?(1) Шундый санны рәсем астына куй .(1,2,3,4,5). Шулай саннар куелып чыгыла.

Хәзер ике төркемгә бүленеп роботлы пазл төзибез.. Ә пазллар безнең геометрик фигуралардан.

 Балалар безнең сәяхәтебез тәмам , сезгә сәяхәтебез ошадымы? Сезгә кайсылары, нинди уеннар күбрәк ошады?. Катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Барыгызда булдырдыгыз. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_ilene_seyahet.docx15.53 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Музыка иленэ сэяхэт"-музыка шогыле (М.хэзерлек торкеме)

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелгэн музыка шогыле...

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

"Экология иленэ сэяхэт"

Табигать...Гажэеп, катлаулы, купкырлы донья. Бала узен бу доньясы беренче ачучы итеп хис итэ. Балалар бакчасы бу доньяны танып белергэ ойрэтудэ беренче адым. Без бу китапта жыелган кулланмаларны эколо...

"Экият иленэ сэяхэт"

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды....

«Экиятлэр иленэ сэяхэт»

Г Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша балаларның сөйләм телләрен үстерүне дэвам иттеру....

"Экиятлэр иленэ сэяхэт"

quot;Экиятлэр иленэ сэяхэт" викторина Уртанчылар торкеме...