«Экиятлэр иленэ сэяхэт»
план-конспект занятия на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

Г Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша балаларның сөйләм телләрен үстерүне дэвам иттеру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatlr_ilen_syaht.docx20.06 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:»Экиятлэр иленэ сэяхэт»

Максат:Г Тукай әкиятләре һәм шигырьләре аша балаларның сөйләм телләрен үстерүне дэвам иттеру.

Бурычлар:

-Балаларнын  авазларны дорес  таный  белүләренә ирешү

-Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү.

-Балаларнын  аваз анализын дорес ясауларын камиллэштеру

Барышы.

1.Оештыру өлеше.

Хәерле көн туган ягыма,

Хәерле көн искән җилләргә.

Хәерле кон кояшка,

Хәерле көн сезгә балалар.

Балалар сез әкиятләр яратасызмы.Бүген мин сезгә яңа әкият китабы алып килдем(Күрсәтә).Нинди матур, мавыктыргыч итеп ясалган. (балалар китапны тотып карыйлар.).

2.Мотивация.Балалар бу китапның эчен дә күрәсегез киләме, әйдәгез ачып  карыйк.Балалар ,карагыз әле китапның битләре кая китте икән.(Балалар җаваплары тыңлана).Балалар бу китапның битләрен шаян жил”Әкиятлэр иленә” алып киткэн ахры.

Без “Әкият иленең” кайда икәнлеген белмибез.Анда ничек барырга икән?Безгә юлны кем күрсәтер? (балалар фикерләре тыңланыла).

3.Актуализация.Ой балалар карагыз әле, монда ниндидер серле тартма бар.Бу тартманың серен белү өчен  нәрсә ул җөмлә дигән сорауга җавап бирергә кирәк.Җөмлә нәрсәләрдән тора?.(балалар җаваплары.)Дөрес  җөмлә ул сүзләрдән тора.Ә сүзләр нәрсәләрдән тора?Сүзләр исә хәрефләрдән тора.

Үзе йомшак,үзе түгәрәк бу нәрсә булыр икән?(балалар кузлэрен йомып тотып карап эйтэлэр)

Дөрес бу йомгак балалар. Бәлки ул безне “Әкият иленә алып барыр”, әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк”Йомгак- йомгак серле йомгак, безне әкият иленә алып барчы”(Сихри көй яңгырый).(1.Слайдта урман күренеше,)

Балалар,  тыңлагыз әле тирә- якта нинди матур,кошлар сайрый.Чү туктагыз, карагыз бу мөгез түгелме соң?Кемнең мөгезе икән бу балалар,  анда ниндидер сүзләр язылган, әйдәгез укып карыйк.Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты”,-дип акыра,

Туганнарын чакыра(“Шүрәле”).

Балалар, Шүрәле сүзе нинди аваздан башлана?-Ш  авазыннан.

Әгәр ш  авазыннан башланган сүзләр әйтсәгез Шүрәленең үзен дә күрә алачакбыз икән.(Балалар җаваплары).(Слайд2күрсәтелә).Балалар бу әкиятне кем язган әле ?-ГабдуллаТукай.Кем ул Габдулла Тукай?(балалар җаваплары).(Слайд3).

Менә без сезнең белән китапның беренче битен таптык.

Балалар, йомгагыбыз тәгәрәвен дәвам иттерә.Хәзер мин әйтәчәк табышмакка җавап тапсагыз алдагы биремне, кайсы әкият геройлары калдырган икәнен белерсез.

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык

Исеме аның......(сарык).Бу нинди әкият әле”Кәҗә белән сарык әкияте”(Слайд 4).

Балалар урманда нинди кыргый хайваннар яши?(бүре,төлке,куян,тиен,аю, керпе,поши).Балалар бу хайваннар үзләренең өйләрен югалтканнар.Әйдәгез аларга ойлэрен табарга ярдәм итик.Сезнең алдыгызда ике өй тора.Беренче өйгә исемнәре бер иҗекле хайваннар,икенчесенә исемнәре ике иҗекле булган хайваннар урнаша.(балалар җаваплары.).Рәхмәт сезгә балалар,менә китабыбызның икенче бите дә табылды.

Физминутка:”Куян”

Ә хәзер бераз утырып ял итеп алыйк.(Агач төпләренә утыралар).(Җил искән тавыш ишетелә).Балалар  шаян җил безгә  ниндидер кәгазь кисәкләрен очыртып алып килде.Әйдәгез алып карыйк әле.Монда ниндидер өлешләр бар,аларны җыярга кирәк.”Өлешләрдән җый “ уены уйнала.(Җәй,көз,яз,кыш фасыллары җыела.).Менә балалар китабыбызның өченче бите дә табылды.

Ә хәзер  игътибар белән тыңлагыз:

Чуар йомшак күлмәге,

 Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.(Музыка астында күбәләк очып керә һәм чүгәләп утыра.)

Балалар бу күбәләкнең канатларында биремнәр бар,шуңа күрә ул очып йөри алмый.Әгәр дә без аларны дөрес үтәсәк күбәләк кабаттан иркен кырларында оча алачак.Беренче бирем:күбәләк сүзенә аваз анализы яса.(балалар җаваплары).Китапның дүртенче битен дә таптык.

Икенче бирем:”Киресен әйт” уены.Балаларга сүзләр әйтелә алар бу сүзләрнең киресен әйтергә

тиеш.Мәсәлән: ак-кара;көн –төн;ерак-якын, биек-тәбәнәк;эссе-суык һ.б.Менә балалар китабыбызның бишенче бите дә табылды.

Күзләргә гимнастика : балалар ә хәзер күзләребезне йомабыз (“Яз килә” җыры куела).Бу матур көйне тыңлыйбыз.Балалар бу җыр нәрсә турында?Бу көйне тыңлаганда сез нинди күренешләрне күрдегез.?Тирә-яктан нәрсә исе килә?(балалар җаваплары).Матур җавапларыгыз өчен зур рәхмәт.

“Качма!Качма!Тукта,тукта и карак!”дип кычкырган тавыш ишетелә.Балалар бу кемнең тавышы булыр икән, таныйсызмы?(“Су анасы”).Су анасы малай артыннан йөгергән вакытта чәчләреннән су тамчылары тамып калган. Бу тамчыларга нинди хәрефләр язылган әйдәгез әйтеп карыйк әле.Тамчыларның артында тәртип номерларыда бар,тәртип буенча тезегез.(балалар тезеп сүзне    укыйлар).”Аңла мине” уены килеп чыкты.(Балалар берәр рәсем алалар, шушы рәсемнең исемен әйтмичә иптәшләренә шул рәсем турында сөйләргә тиеш булалар.Калган балалар нәрсә икәнен белергә тиешләр.Мәсәлән туп.Ул түгәрәк,без ул әйбер белән футбол уйныйбыз).Балалар сез уйнаган вакытта китабыбызның тагын бер бите барлыкка килде.

Балалар без китабыбызны җыеп бетерә  яздык. Тагын бер бите генә калды.Ләкин ул битнең кайда икәнлеген  безнең серле йомгагыбыз белми.Бәлки безгә шаян  җил ярдәм итәр.Ул бит безнең китап битләрен очыртып таратучы.Әйдәгез аны чакырыйк.Акрын гына өрәләр.(Сулыш гимнастикасы).

Карагыз,карагыз китабыбызның соңгы бите дә табылды.Әйдәгез аңа күз салыйк.(Экранда үзебезнең балаларның Г.Тукайның “Әйдәле акбай” шигырен театральләштереп уйнаган язмалары күрсәтелә.).Балалар без бу китабыбызны чын әкият китабына әверелдерәчәкбез.Аны сез әти- әниләрегез белән һәр кич саен алып карарсыз.Ә хәзер серле йомгагыбыз безне кире бакчабызга алып кайтсын.

Рефлексия.

Балалар без бүген кайларда булдык?Нинди әкият геройлары белән очраштык.?Сезгә сәяхәтебез ошадымы?Сез бу турыда кемнәргә сөйләр идегез?

Шундый тапкырлар, зирәкләр булганыгыз өчен ,татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен яратуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.