"Экият илендэ"
методическая разработка по обучению грамоте (старшая группа) по теме

Мухамедрахимова Альбина Фаилевна

 

Максат: балада китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.

 

            Бурычлар:

            - тәрбияви: сүз сәнгате белән кызыксыну тәрбияләү.

 

           - үстерү: балаларның иҗади хыялларын үстерү, сөйләм байлыгын арттыру.

 

           - белем бирү: зур булмаган текстларның эчтәлеген ачып бирә белергә, әсәрләрне сәхнәләштерүдә катнашырга өйрәтү.

           

            - коррекцион: фонематик ишетү сәләтен үстерү, тавышка игътибар һәм тирә-юньдә ориентлашу күнекмәләрен ныгыту;

             - психомоторик функцияләрне үстерү, хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтен ныгыту.

 

             Методик алымнар: уен, сюрприз момент, күрсәтмә материаллар, сөйләү(күрсәтү, сорау бирү, әйтеп җибәрү), хуплау, анализ.

              

             Материал һәм дидактик җиһазлар:

             1)  Р.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”-153-156 нчы битләр;

             2)  Закирова К.В “Балачак аланы”;

             3)  проектор;

             4)  иллюстратив рәсемнәр;

              5) костюмнар;

              6) декорацияләр.

 

             Алдан эшләнгән эш: шигырьләр, эндәшләр, күмәк уеннар өйрәнү, индивидуаль эш.

 

             Оештырылган эшчәнлекнең структурасы:

1.     Оештыру моменты.

2.     Эшчәнлекнең максатлары белән таныштыру.

3.     Өйрәнелә торган тема буенча кирәк булган белемнәрен актуальләштерү.

4.     Яңа әсәр белән танышу.

5.     Өйрәнелгән әсәрне драматизацияләү.

6.     Эшчәнлекне йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat_ilend.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен республика семинары

К.Ушинский  “Иртәнге нурлар” хикәясен уку

 Зурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча

“Туган телдә сөйләшәбез” оештырылган эшчәнлеге

Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү

 (“Матур әдәбият уку”, “Аралашу”, “Танып-белү”, “Иҗади сәнгать”)

                                                   

                   Тәрбияче: Гараева А.Ф.

                                                                 Укытучы-логопед: Мухаметзянова Р.Р.

2012 ел

 Максат: балада китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.

            Бурычлар:

            - тәрбияви: сүз сәнгате белән кызыксыну тәрбияләү.

           - үстерү: балаларның иҗади хыялларын үстерү, сөйләм байлыгын арттыру.

           - белем бирү: зур булмаган текстларның эчтәлеген ачып бирә белергә, әсәрләрне сәхнәләштерүдә катнашырга өйрәтү.

           

            - коррекцион: фонематик ишетү сәләтен үстерү, тавышка игътибар һәм тирә-юньдә ориентлашу күнекмәләрен ныгыту;

             - психомоторик функцияләрне үстерү, хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтен ныгыту.

             Методик алымнар: уен, сюрприз момент, күрсәтмә материаллар, сөйләү(күрсәтү, сорау бирү, әйтеп җибәрү), хуплау, анализ.

               

             Материал һәм дидактик җиһазлар:

             1)  Р.Шәехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”-153-156 нчы битләр;

             2)  Закирова К.В “Балачак аланы”;

             3)  проектор;

             4)  иллюстратив рәсемнәр;

              5) костюмнар;

              6) декорацияләр.

             Алдан эшләнгән эш: шигырьләр, эндәшләр, күмәк уеннар өйрәнү, индивидуаль эш.

             Оештырылган эшчәнлекнең структурасы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Эшчәнлекнең максатлары белән таныштыру.
  3. Өйрәнелә торган тема буенча кирәк булган белемнәрен актуальләштерү.
  4. Яңа әсәр белән танышу.
  5. Өйрәнелгән әсәрне драматизацияләү.
  6. Эшчәнлекне йомгаклау.

           

Эшчәнлекнең барышы

  1. Оештыру моменты.

        Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, исәнмесез!

Сезне туган телебездә сәламләвемә шатмын. “Туган телдә сөйләшәбез” эшчәнлеген башлап җибәрәбез. (пауза)

Хәерле көн, туган ягым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт,

Куандыр әле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,

Таң туды, сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Бербөтен булып яшик.

2. “Әйдә танышабыз” уены

- Йә, әйдә, танышабыз,

  Кулга-кул бирешәбез,

  Исемне әйтешәбез,

  Кул кысып күрешәбез.
 Киң  итеп елмай миңа,

  Мин дә елмаям сиңа.

  Туры итеп караштык,

  Менә шулай таныштык.

 (балалар кунакларга чәчәкләр бирәләр)

3. Тылсымлы мизгел.

      Тәрбияче: Балалар, бүген безнең гадәти  генә эшчәнлек түгел. Сезнең ишеткәнегез бар микән, җир читендә әле кеше аягы да басмаган утрау бар. Анда  серләр тулы, мавыктыргыч хәлләргә бай тылсымлы, зуу-ур  китап яшерелгән икән. Ерак җирләрдә яшәүче кардәшләребез өчен җибәрелгән “Туган тел” китабын илтүче корабль диңгездәге көчле дулкынга очрап, безгә әлегә билгесез булган утрауга килеп эләккән. Мин тылсымчы дустымны чакырыйм әле, ул китапны табарга юл күрсәтмәс микән?

Бергәләп серле сүзләрне кабатлыйк:

Әкияттән чыктыңмы?

Күкләрдән киләсеңме?

Әгәр булсаң чын тылсымчы

Тылсымлап кара безне!

(Серле музыка уйный, тылсымчы керә)

     Тылсымчы: Исәнмесез, чакырган идегезме?

Ничек яшисез?(менә болай)

Ничек елмаясыз?(менә болай)

Ничек елыйсыз?(менә болай)

Ничек усалланасыз?(менә болай)

Ничек гаҗәпләнәсез?(менә шулай)

     Тылсымчы: Ярый балалар, тик тылсым иленә бары тик шат күңелле, акыллы балалар гына эләгә ала. Сез миңа шундый булырга сүз бирәсезме?

      Балалар: бирәбез.

      Тылсымчы:   Йә алайса менә бу башмакларны, күзлекләрне һәм башлыкларны киегез. Алар сезне тиз генә тылсымлы утрауга илтеп куярлар.(Тылсымлы атрибутларны кияләр, музыка уйный)

      Тылсымчы:

Нәниләр бара

Тигез юл буйлап,

Тигез юл буйлап,

Ашыкмый атлап.  (Атлап баралар)

Ташлар өстеннән,

Ташлар өстеннән, (ике  аяклап сикереп баралар)

Барган чагында,

Чокырга төштек,   (чүгәлиләр)

Чокырга төштек-бух...

Чокырдан чыктык-уф!  (торалар)

(Тылсымлы утрауга килеп чыгалар).

       Тылсымчы: Менә килеп тә җиттек, күзлекләрне, башмакларны сала аласыз.

       Тылсымчы: Ишетәсезме нинди тавыш килә?(диңгез тавышы ишетелә, балалар җирдән ракушлар табып колакларына куеп тыңлыйлар).

        Балалар: диңгез тавышы килә.

        Тылсымчы: әйе, диңгез тавышы килә. Ә хәзер мин сезгә янчыклар бирәм, үзегезнең башлыкларыгыз төсендәге янчыкларны сайлап алыгыз. Яр буендагы вак ташларны янчыкларыгызга җыегыз, өйләрегезгә кайткач та алар сезгә ямьле диңгез буен хәтерләтер. (Балалар тартмадан  төрле төстәге янчыкларны сайлап алалар).

       Тәрбияче: Әнә бит ул, балалар, мин әйткән “Туган тел” китабы. (барып ала)

       Тәрбияче: Әйдәгез, минем яныма утырыгыз әле, китапның серле битләренә күз салыйк. Менә бу биттә нинди әкият икән? Аха! Хәзер мин сезгә К.Ушинскийның “Иртәнге нурлар” әкиятен укыйм.

   Күк йөзенә кып-кызыл булып Кояш килеп чыкты да төрле якка үзенең алтын нурларын сибәргә, җирне уятырга кереште.

  Беренче нур сызылып үтте дә Тургай өстенә төште. Тургай талпынып куйды, оясыннан пырхылдап очып чыкты һәм биеккә-биеккә күтәрелде дә көмештәй тавышы белән өздереп сайрап җибәрде: «Ах, иртәнге саф һавада нинди рәхәт! Нинди рәхәт! Нинди иркен!»

             Икенче нур Куянкайга төште. Куянкай колакларын селкетеп куйды да, шатланып сикерә-сикерә, чыклы болын буйлап чабып китте. Үзенә иртәнге ашка сусыл үлән эзләп китте ул.

                 Өченче нур тавык кетәгенә төште. Әтәч канатларын җилпеде дә: «Кикрикү-ү-үк!» —дип кычкырып җибәрде. Тавыклар, кытаклый-кытаклый, куначаларыннан сикереп төштеләр һәм, чүп-чарда тибенә-тибенә, суалчан-кортлар чүпли башладылар.

               Дүртенче нур умарталарга төште. Бер корт кәрәз өеннән чыкты да ояның ишек төбенә кунды, канатларын җәеп җибәрде һәм, хуш исле чәчәкләргә куна-куна, бал җыярга дип очып китте: «бз-з-з-з!»

               Бишенче нур балалар бүлмәсенә, йоклап яткан бәләкәй ялкау өстенә төште, аның күзләрен чагылдырып җибәрде. Ә ул икенче ягына борылды да тагын йокыга китте.

(Әсәр укыла, проекторда рәсемнәре күрсәтелеп барыла)

        Тылсымчы: Балалар, сезгә әкият ошадымы, яраттыгызмы?

         Балалар: Әйе.

         Тәрбияче: Әкияттә без нинди геройлар белән таныштык?

         Балалар: Тургай, куян, әтәч, бал  корты.

         Тәрбияче: Кояш нишли?

         Балалар: нурларын чәчә.

         Тәрбияче: тургай нишли?

         Балалар: очып йөри, шатлана,сайрый.

         Тәрбияче: Куян нишли?

         Балалар: колакларын селкетә, чаба.

         Тәрбияче: Әтәч нишли?

         Балалар: кычкыра, кортлар чүпли.

         Тәрбияче: Бал корты нишли?

         Балалар: чәчәкләргә куна, оча, безелди.

Тәрбияче: Ә бала нишли?

Балалар: ялкаулана, йоклый.

Тәрбияче: Балалар, ул бала дөрес эшлиме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Ни өчен дип уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки ул ялкаулана,торырга теләми.

Тәрбияче: Шулай озаклап йоклап, ялкауланып ятырга ярыймы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез балалар, кояш белән бергә торырга, ялкауланмаска, тырыш, тәрбияле булырга кирәк. Шул вакытта гына безгә бәхет елмаер.

         Тылсымчы: Карагыз әле, монда ниндидер сандык бар.

         Тәрбияче: Балалар, ниләр бар икән бу сандыкта? (сандыкны ача)

         Тәрбияче: Балалар, бу бит безнең әкияттәге  геройларның  киемнәре.

(Балалар костюмнарны кияләр, тылсымчы зонтикны ача)

         Балалар: Кояш чыкты, кояш.

         Тылсымчы: Кояшның беренче нурлары тургайга төште. Әйдәгез әле, бергәләп тургайны уятыйк.

         Балалар: Тор,тор тургай,

                           Таң ата бугай.

         Тургай: “Ах, иртәнге саф һавада нинди рәхәт! Нинди рәхәт!Нинди иркен!”

         Тылсымчы: Икенче  нур Куянкайга төште.

Балалар: Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел — Мамыктай гына.

           Тылсымчы: Өченче нур Әтәчкә төште.

            Бала: “Кикрикү-үүк!”

           Тылсымчы: Дүртенче нур Бал кортына төште.

            Балалар: Беззз, беззз, безелдек,

               Без бер рәткә тезелдек.

               Биибез дә җырлыйбыз,

               Бер дә оялып тормыйбыз.

( Зонтиктагы тасмаларга тотынып бергә әйләнеп җырлыйлар)

           Тылсымчы: Я, нәни дусларым, күңелле булдымы сезгә минем белән? Сезгә никадәр рәхәт булуын йөзләрегездән, күзләрегездән күрәм. Ул шатлыклы мизгелләрне фоторәсемгә төшереп алам. Балалар, мин сезгә “Туган тел” китабын ышанып тапшырам, сез ул китаптан туган телебездә тагын да матур, кызыклы әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр өйрәнерсез, кадерләп кенә укыгыз, саклагыз аны.

          Әкияти утрауда озакка калып булмас, безгә бакчага кайтырга вакыт:

Күзләр йомыла,

Керфекләр ябыла,

Без тыныч ял итәбез

        Тылсымлы төш күрәбез.        

Җиңел, тирән сулыйбыз

Бакчабызга кайтабыз

Сузылабыз, киереләбез,

Без күзләрне ачабыз...

(Декорация алмашына, тылсымчы югала, балалар урындыкларына утыралар )

           Тәрбияче: Менә без бакчада, дусларым. Әкияткә юлыбыз озын, маҗаралы, тылсымлы булды. Ләкин вакытыбыз бушка үтмәде, без бик матур әкият белән таныштык. Ә сез әкиятне әниләрегезгә сөйләрсез, әкият геройлары яңа белем һәм кичерешләр өстәп, гел сезнең йөрәкләрегездә калыр.

    Бүгенге эшчәнлек өчен зур рәхмәт, сау булыгыз!                                                                                                                                                                                                                                                                                                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Экиятлэр илендэ"

Открытая деятельность для учителей....

Әкиятлэр илендэ (татарский язык)

                               Әкиятләр илендә.Максат:балаларнын экиятлэр турындагы белемнэрен кинэйту,экият туры...

"Кэрзинемдэ экият"

Сценарий осеннего праздника для детей второй младшей группы на татарском языке...

23 февраля. Сценарий для детей 1 младшей группы детского сада «Экият».

Цель: приобщать детей к здоровому образу жизни; дать детям представление о празднике 23 февраля; развивать координацию движений.Задачи:    Закрепить в активном словаре ребёнка слово - с...

"Экият иленэ сэяхэт"

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды....

«Поездка в волшебный театр кукол «Экият»» во 2 младшей группе.

Театрализованная деятельность во второй младшей группе....

Дидактическое пособие «Экият илендэ»

Цель пособия: поликультурное воспитание дошкольников.Задачи:- изучить русские и татарские народные сказки;- формировать фонетико- фонематическую базу;- развивать фразовую и связную речь; мелкую мотори...