"Кэрзинемдэ экият"
методическая разработка (младшая группа) по теме

Карамуллина Гульнар Тагировна

Сценарий осеннего праздника для детей второй младшей группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon krzinemd_kiyat_-_2013.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

КӘРЗИНЕМДӘ ӘКИЯТ

(2-нче кечкенәләр төркеме өчен Уңыш бәйрәме)

А.б: Кадерле балалар! Без бүген көз бәйрәмен уздырырга җыелдык. Көзне без бик яратабыз. Ул безгә төрле төсләр, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр бүләк итә.  Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Көз турында, мул уңыш турында сез нинди шигырьләр беләсез?

Балалар:

Урман-кырларга

Килде матур көз

Җәй үтте диеп

Кайгырмыйбыз без.

Вак-вак тамчылар тама

Көзге яңгырлар тама

Чәчәкләр башын игән

Бөҗәкләр качып беткән

Скоро повсюду растают

Осени краски прекрасные

Ну а пока что летают

Листики жёлтые, красные

Яфракларны коя-коя

Бакчабызга килде көз

Алтын, сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.

Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте

А.б: Килә шаулы, алтын матур көзем

Оча яфрак, исә көзге җил

Табигатең бигрәк сокландыргыч

Хуш киләсең, көзем, әйдә, кил!

Әйдәгез әле, балалар, бергәләшеп Көз турында җыр җырлап алыйк

ҖЫР “КӨЗ”

(балалар урындыкларга утыралар)

А.б: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлап карагыз әле

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” диеп сөя. Нәрсә микән ул? (балалар җавап бирәләр) Менә ул үзе дә безгә кунакка килеп җитте (яфраклар тотып Керпе керә)

Керпе: Исәнмесез, балалар! (исәнләшәләр) Мин сезгә матур кәзге яфракларымны алып килдем. Әйдәгез алар белән биеп алыйк

БИЮ “ОСЕННИЕ ЛИСТОЧКИ”

А.б: (яфракларны чәчә) 

Балалар, карагыз әле, шаян җил бөтен яфракларны җиргә таратты, әйдәгез аларны җыеп алыйк

УЕН “ЯФРАК ҖЫЮ”

Керпе: Рәхмәт, балалар, бигрәк матур биедегез. Менә суык көз көннәре дә килеп җитте, мин инде хәзер кышка әзерләнәм. Минем урманда дусларым бар, әйтегез әле миңа,  кайсы дустым кишер ашарга ярата? (куян) Дөрес, ә җиләк ашарга (аю) Бик дөрес, кышка гөмбәләр кайсы дустым җыя? (тиен) Сез бигрәк уңган балалар икән. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк

УЕН “КЕМ ҖИТЕЗРӘК”

(куянга – кишер, тиенгә - гөмбә, аюга – җиләкләр җыялар)

Керпе: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (әйе) Мин бик матур әкият беләм, тик ул әкият иле ерак, барганда арымассызмы?

А.б: Без атлап та барырбыз

Сикереп тә барырбыз

Арып китсәк утырып

Аякларны язарбыз.

Шулаймы, балалар?

Әйдәгез, поездга утырып барабыз

КҮНЕГҮ «ПОЕЗД»

Керпе: Менә әкият иленә килеп тә җиттек. Яшәгән, ди бабай (ширмада бабай күренә) белән әби (әби күренә)

Бабай: Әбекәем,әллә күмәч пешерәсеңме? Балаларга да ашарга булыр иде!

Әби: Син нәрсә, бабакай? Әллә әкиятләр белмисеңме? Мин күмәч пешерсәм, ул бит урманга тәгәрәп китәчәк, ә анда аны төлке ашап  бетерәчәк. Әйдә бергәләшеп карбыз утыртабыз. Көз җиткәч, ул үсеп тә җитәр, без аны балаларга бүләк итәрбез.

Бабай: Бик дөрес сөйлисең, әбекәй, карбыз балаларга бик кирәкле күчтәнәч. Бар әле миңа карбыз төшен алып кил, хәзер без аны утыртып куярбыз (әби карбыз төшенә китә). Ә мин бакчада урын әзерлим (әзерли)

Әби: Менә таптым, әйдә утыртып куй (утырталар) Карбыз үссен өчен аңа су сибәргә кирәк

Бабай, Әби (бергә): Яңгыр, яу, яу, яу

                                  Бездә уңыш мул булсын,

                                  Балаларга карбыз уңсын!

(“Яңгыр” ява башлый)

А.б: Безнең карбызыбыз үсә торсын, әйдәгез кашыкларда уйнап бер ял итеп алыйк

ТАНЕЦ С ЛОЖКАМИ

(ширмада бәләкәй карбыз күренә)

Әби: Карагыз әле, балалар, карбызыбыз тишелеп чыкты

Бабай: Тизрәк үссен өчен безгә кояшны чакырырга кирәк. Балалар, бәлки сез безгә булышырсыз?

А.б: Без булышырга һәрвакыт әзер. Безнең ..................... кояш турында шигырь белә

Бала: Кояш чык, чык, чык

Тәти кашык бирермен

Майлы ботка бирермен

Тәти кашык базарда

Майлы ботка казанда

 

(ширма өстендә Кояш күренә, ширмада зуррак карбыз күренә)

А.б: Балалар, әйдәгез кояш безнең карбызны тагын да зуррак үстерә торсын, ә без бию биеп алыйк

БИЮ “КҮРСӘТ ӘЛЕ, ҮСКӘНЕМ”

(ширмада зур карбыз күренә)

Бабай: Менә карбызыбыз да җитеште! Рәхмәт сезгә, балалар, сез безгә бик булыштыгыз.

Әби: Шуның өчен бездән сезгә күчтәнәч (карбызны бирәләр, балалар рәхмәт әйтәләр, бабай белән әби саубуллашалар)

Керпе: Ошадымы сезгә әкият, балалар? (әйе) Безнең карбыз тылсымлы, карагыз әле аның эчендә нәрсәләр бар (карбызны ачып күрсәтә, эчендә күчтәнәчләр) Ә миңа китәргә вакыт, кышка әзерләнергә. Миңа сезнең белән бик күңелле булды.

А.б: Безгә дә бик күңелле булды, рәхмәт сиңа. Без дә сиңа күчтәнәч әзерләдек (кәрзин белән гөмбәләр бирә)

Керпе: Рәхмәт сезгә,  сау булыгыз, балалар (чыгып китә)

А.б: Менә, балалар, безнең бәйрәм дә бетте. Хәзер төркемгә кереп күчтәнәчләр ашарбыз

(залны тагын бер кабат әйләнеп чыгалар)

РЕПЕРТУАР:

  1. Җыр “Көз”
  2. Бию “Осенние листочки”
  3. Уен “Яфрак җыю”
  4. Уен “Кем җитезрәк?”
  5. Күнегү “Поезд”
  6. “Танец с ложками”
  7. Бию “Күрсәт әле, үскәнем”

АТРИБУТЛАР:

  1. Көзге яфраклар, кашыклар (биюгә)
  2. Кишерләр, гөмбәләр, җиләкләр
  3. Уенчыклар – куян, тиен, аю
  4. Ширма
  5. Әкият геройлары - әби, бабай
  6. Карбыз төше, кечкенә карбыз, уртача размерлы карбыз, зур карбыз
  7. Болыт – “яңгыр”, кояш
  8. Күчтәнәчләр
  9. Кәрзин белән гөмбәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Экият илендэ"

Максат: балада китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.             Бурычлар:...

23 февраля. Сценарий для детей 1 младшей группы детского сада «Экият».

Цель: приобщать детей к здоровому образу жизни; дать детям представление о празднике 23 февраля; развивать координацию движений.Задачи:    Закрепить в активном словаре ребёнка слово - с...

"Экият иленэ сэяхэт"

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды....

«Поездка в волшебный театр кукол «Экият»» во 2 младшей группе.

Театрализованная деятельность во второй младшей группе....

Дидактическое пособие «Экият илендэ»

Цель пособия: поликультурное воспитание дошкольников.Задачи:- изучить русские и татарские народные сказки;- формировать фонетико- фонематическую базу;- развивать фразовую и связную речь; мелкую мотори...

Проект "Без экият яратабыз".

Проект "Без экият яратабыз"....