Проект "Без экият яратабыз".
проект по художественной литературе (средняя группа)

Проект "Без экият яратабыз".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_bez_ekiyat_yaratabyz.docx22.07 КБ

Предварительный просмотр:

                              « Без әкият яратабыз”  

                                          (1 нче кечкенәләр төркеме)

                                                          (Проект)    

                                                                                        Давлетшина Раиля Наилевна

                                                                                        МБДОУ 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

  1. Проект төре: танып белү.
  2. Проектның дәвамлыгы: 1 атна.
  3. Максат: Әкиятне тыңларга ойрәтү.
  4. Бурычлар:

Тәрбияви: балаларда әкиятне кызыксынып тыңлау теләге булдыру.

Үстерелешле: балаларның сөйләм телен устерү.

Өйрәтү: балаларны укыган әкиятне тыңларга өйрәтү.

  1. Проектның этаплары.

Әзерлек китабы:

- проект темасын сайлау.

- проблема кую.

- проект буенча материал җыю.

- түгәрәк өстәлләр үткәрү.

- әкиятләр картотекасы ясау.

- ата-аналар өчен информацион папкалар ясау.

- ата-аналар почмагын тулыландыру.

- ата-аналар җыелышын үткәрү.

- китап почмагын ата-аналар белән берлектә яңа әкият китаплары белән тулыландыру.

- бармак курчак театры булдыру

- өстәл курчак театры булдыру.  

        Төп этап:  

  • Әкиятләр уку.
  • Курчак театрын карау.
  • Әкиятләргә иллюстрацияләр карау.
  • Әкият геройларынакарата табышмаклар.
  • Әкияткә карата төрле уеннар өйрәнү.
  • Әкият геройлары кергән физкультминутларны өйрәнү.
  • Әкияткә карата язылган җырларны, көйләрне тыңлау.
  • Татар телендәге мультфильмнарны карау.
  • Рәсем ясау, әвәләү.

        Йомгаклау: күңел ачу кичәсе.

  1. Перспектив- тематик план “Без әкият яратабыз”.  

Эчтәлек тәртибе:

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге:

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге:

Әти-әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге:

1

Әкият уку “Чуар тавык”

Авазларны әйтү, тавык булып кыткылдау һәм тычкан булып чыелдау.

Төп геройлар белән танышу.

Рәсемнәр карау.

Табышмакларга җавап эзләү.

“Китап” җырын тыңлап, көйгә төрле хәрәкәтләр ясау.

Тәрбияче укыганны тыңлау.

Өйдә әкиятне тагын берничә кат уку.

2

Рәсем ясау “тавыкка җим”.

“Чуар тавык” әкиятен искә төшерү.

Табышмакка җавап эзләү.

Картиналар карау.

Бармаклар ярдәмендә рәсем ясау.

Уен уйнау “тавыкны сыйлыйбыз”.

Уен уйнау “тавыкны сыйлыйбыз”.

3

Әкият уку “шалкан”

Төп геройлар белән танышу.

Авазларны дөрес әйтү: песи кебек мияулау, эт кебек өрү, тычкан кебек чыелдау.

Рәсемнәр карау.

Табышмакларга җаваплар эзләү.

Әкиятне тагын берничә кат уку. Баланы шалкан белән сыйлау.

4

Курчак театры карау “Шалкан”

Әкиятне карап, әдәпле итеп тыңлап утыру.

5

Әкият уку “Кабартма”

Төп геройлар белән танышу.

Рәсемнәр карау.

Уен “Урмандагы җәнлекләр”.

Табышмакларга җавап эзләү.

“Кабартма” җырын яттан өйрәнү.

Уен “Урмандагы җәнлекләр”

Әкиятне тагын берничә кат уку.

“Кабартма” әвәләү.

“Кабартма” җырын яттан өйрәнеп бетерү.

6

Бармак курчак театры карау “Кабартма”

Әкиятне карап, әдәпле итеп тыңлап утыру.

7

Әкият уку “теремкәй”

Төп геройлар белән танышу.

Рәсемнәр карау.

Уен “бу өйдә кем яши?”.

Җыр тыңлау “Бакалар җыры”.

Уен “Бу өйдә кем яши?”.

Әкиятне тагын берничә кат уку.

8

Рәсем ясау “Кар өстендәге эзләр”.

“Теремкәй” әкиятен искә төшерү.

Картинадан җәнлек эзләрен карау.

Ял минуты “Ак куянкай утыра”.

Бармаклар һәм буяу ярдәмендә җәнлек эзләрен ясау.

Ял минуты “Ак куянкай утыра”.

Кар өстендәге эзләрне күзәтү.

9

Курчак театры карау “Кәҗә бәтие Һәм бүре”.

Әкиятне карап, әдәпле итеп тыңлап утыру.

Әкиятне өйдә уку.

10

Әкият уку “Куян кызы”

Төп геройлар белән танышу.

Рәсемнәр карау. 

Табышмакларга җавап эзләү.

Уен “Куян кызы кунакка килгән”.

Уен “Куян кызы кунакка килгән”.

Өйдә куяннар турында башка әкиятләрне уку.

11

Күңел ачу кичәсе “Без әкият яратабыз”

Укыган әкиятләрне искә төшерү. Ял минуты “Ак куянкай утыра”. Табышмакларга җаваплар эзләү.

Әкиятне карап, әдәпле итеп тыңлап утыру.

Балаларны бәйрәмгә әзерләү.

               

  1. Көтелгән нәтиҗәләр:
  1. Балалар әкиятне кызыксынып тыңлый башлыйлар.
  2. Балаларның сөйләм ба

                              Күңел ачу кичәсе “Без әкият яратабыз”.  

Зал бизәлеше: зал бәйрәмчә бизәлгән. Бер кырыйда китаплар һәм өстәл курчак театры күргәзмәсе.икенче якта балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

Катнашалар: тәрбияче, Әкиятче, Куянкай, Бабай, Әби, Чуар Тавык. Күңелле музыка астында балалар залга керәләр, һәм алдан әзерләнгән урындыкларга утыралар.

 Тәрбияче: -Исәнмесез, балалар. Карагыз әле, безгә бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез әле, без аларга уйнап, җырлап, биеп күрсәтик.

-Тыссссс!!!... балалар безгә тагын бер кунак килә бугай, мин ниндидер тавыш ишетәм.  

 (Сихри көй яңгырый, залга Әкиятче керә. Кулында кәрзин белән йомгаклар.)  

Әкиятче: - Исәнмесез. (Балалар әкиятче белән исәнләшәләр).  

Әкиятче: - мин сезгә әкиятләр иленнән килдем. Үзем белән сезгә күчтәнәчләрдә алып килдем. Карагыз әле минем кәрҗинемә, анда әкияти йомгаклар бар. Алар тылсымлы, әйдәгез тәгәрәтеп карыйк әле аларны.  

(Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт сихри көй яңгырый, йомгак эченнән Куянкай чыга. Үзе дерелти.)

Куянкай: - Ай-ай, мин монда каян килеп эләктем? Кем чакырды монда мине?...

Әкиятче: - Куянкай, курыкма. Монда сине мин чакырдым. Бүген безнен балалар бакчасында әкият бәйрәме.

Тәрбияче: - Куянкай, син курыкма, балалар сиңа тимәсләр. Балалар, без Куянкай белән нинди әкиятләрдә очраштык әле?

Балалар: - “Теремкәй”, “Куян кызы”, “Төлке, Куян һәм Әтәч”.

Куянкай: - Әйе, мине бик күп әкиятләрдә очратырга була.  Балалар, әйдәгез әле минем белән җырлап, биеп уйнап алыйк әле.

 (“Куянкай” уены уйнала.

              - Ак Куянкай утырган

                Колакларын селкетә.

                   Менә шулай, менә шулай,

                    Колакларын селкетә.

                    Куян туңа башлагач,

                    Аякларын җылыта.

                    Менә шулай, менә шулай

                    Аякларын җылыта.

                    Куян тагы да туңа,

                    Сикергәләп тә куя.

                    Менә шулай, менә шулай

                     Сикергәләптә куя.

Әкиятче: - Балалар, тагын бер йомгакны тәгәрәтеп карыйк әле. Ул безгә кунакка кемне чакырыр икән?

(Әкиятче йомгакны тәгәрәтә, шул вакыт сихри көй яңгырый, йомгак эченнән Әби белән Бабай чыга. Кулларында зур шалкан).

 

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, безгә кунакка тагын кемнәр килгәннәр, алар кайсы әкияттән икән?

Балалар: - Әби белән Бабай. Алар “Шалкан” әкиятеннән.  

Бабай: - монда нинди акыллы балалар җыелган икән. Әкият тыңларга яратканнары  күренеп тора.

Әби: - Бабакай, әйдәле бездә балаларның белемен тикшереп карыйк. Чыгар әле табышмак китабыңны.

 (Бабай зур китап чыгара).

Бабай: - Әбисе кызны яраткан,

                Бүләк иткән аңа калфак.

                Кыз оныткан аның төсен,

                Нинди икән аның төсе?

Балалар: -“ Кызыл Калфак” әкияте.  

Әби: - мин дә балаларга бер сорау биреп карыйм әле. Бир әле, Бабай, китабыңны!

(Китапны карый һәм бер сорауны укый башлый).

  • Нинди тавык әби белән бабайны елаткан да, куандырган да?

 Балалар: - Чуар тавык.

 (Шул вакыт әкиятче тагын бер йомгакны тәгәрәтә, һәм йомгак эченнән Чуар тавык чыга.)

Чуар тавык: - кем монда мине искә алды? Кем монда мине чакырды?

Әкиятче: - Чуар Тавык, бездә бүген бәйрәм, әкиятләр кичәсе.

Тәрбияче: - Балалар белән без менә әкияти табышмаклар чишәбез.

Чуар Тавык: - Ә, мин ишеткән идем шул балалар бакчаларында, әкият яратучы балалар гына йори дип. Дөрес икән. Миндә аларга күчтәнәчкә әкият алып килдем.

 ( “Чуар Тавык” әкияте бармак курчак театры ярдәмендә күрсәтелә.)

Тәрбияче: - Балалар, сезгә әкият ошадымы? Әйдәгез әле, без килгән кунакларга рәхмәт әйтик.

Балалар: - Рәхмәт.

Әкиятче: - Балалар, безгә китәр вакыт җитте инде, саубулыгыз.

Куянкай: - Без сезнең белән әкият китаплары битләрендә гел очрашып торырбыз.

Чуар Тавык: - Ә хәзергә саубулыгыз.

Балалар: - Саубулыгыз.  

 (сихри көй астында барлык әкият геройлары һәм Әкиятче чыгып китәләр.)

  Күнел ачу кичәсе тәмам.

Кулланылган әдәбият:

  1. Гыйздәтуллина А.М. Биләүдәге рәссам. –“ Яр Чаллы типографиясе”, 2007.-102 б.
  2. Закирова К.Ф. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен христоматия.-Казан:Мәгариф, 2000.-335б.  
  3. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры. – Казан: “Раннур” нәшрияте, 1999.  – 352 б.
  4. Зарипова Ф. Я. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе: балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен. Сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек. – Казан: Мәгариф, 2003. – 255б.
  5. Закирова К.В. Әхлак нигезе – матур гадәт ( гаиләдә һәм балалар бакчаларында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004.- 383 б.
  6. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез. (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татар. Китап нәшрияты, 2010. – 175 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без спортны яратабыз"

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт бәйрәме...

"Экият илендэ"

Максат: балада китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.             Бурычлар:...

"Кэрзинемдэ экият"

Сценарий осеннего праздника для детей второй младшей группы на татарском языке...

23 февраля. Сценарий для детей 1 младшей группы детского сада «Экият».

Цель: приобщать детей к здоровому образу жизни; дать детям представление о празднике 23 февраля; развивать координацию движений.Задачи:    Закрепить в активном словаре ребёнка слово - с...

"Экият иленэ сэяхэт"

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды....

«Поездка в волшебный театр кукол «Экият»» во 2 младшей группе.

Театрализованная деятельность во второй младшей группе....

Дидактическое пособие «Экият илендэ»

Цель пособия: поликультурное воспитание дошкольников.Задачи:- изучить русские и татарские народные сказки;- формировать фонетико- фонематическую базу;- развивать фразовую и связную речь; мелкую мотори...