1 саны белэн танышу.
методическая разработка (математика, младшая группа) по теме

Ахатова Разина Камилевна

Балаларга зур һәм кечкенә төшенчәсен аерырга өйрәтү;

пространствада ориентлашу;

саны белән таныштыру, 1 санынын мәгънәсенә төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_2.docx16.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Уйный – уйный өйрәнәбез”.

Максат: Балаларга зур һәм кечкенә төшенчәсен аерырга өйрәтү;

             Пространствада ориентлашу;

  1. саны белән таныштыру, 1 санынын мәгънәсенә төшендерү.

                          Эшчәнлек барышы.

  1. Балалар, бүген безгә кунакка тәрбияче апалар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик, хәерле иртә теләп алыйк.

Хәерле иртә кояшка,

Хәерле иртә безгә

Хәерле иртә сезгә.

  1. Хәзер барыбызда миңа карыйк әле. Мин сезне бүген бер кечкенә урманда яши торган гном белән таныштырам. Ул бик әйбәт, күңел ачарга ярата һәм урмандагы барлык хайваннар белән дә дус икән. Әле тагын ул математика дәресләрен бик ярата икән. Танышасыгыз киләме гном белән?
  2. Әйе.
  3. Монын өчен безгә урманга барырга кирәк. Сез урманнын нәрсә икәнен беләсезме соң? (балаларның җаваплары).
  4. Әйе, урманда хайваннар, кошлар яши, чәчәкләр җиләкләр үсә. Агачлар үсә,тагын балалар урманда чишмәләр дә, елгалар да була.
  5. Менә миңа әйтегез әле  елга янында зур агачлар үсәме, әллә кечкенә куаклар үсәме? (кечкенә куаклар үсә).
  6. Зур агачлар кайда үсә? (урманда)
  7. Әйдәгез, хәзер сез миңа елга янында нинди куклар үсә һәм урманда нинди агачлар үскәнен күрсәтегез әле. (балаларга, елга,урман күренеше ясалган альбом битләре бирелә һәм киселәгән куаклар, зур агачлар бирелә һәр бала үзе уйлап ябыштыра)

                      Ял вакыты.

 Җил исә, исә, исә

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына

Агачлар зур үсеп китә.

-эшчәнлекне дәвам итәбез:(тәрбияче сөйләп бара, тактада рәсемнәрне куя бара) Бер вакыт шушы урман буйлап бер гном йөри икән. Кинәт болыт килгән, яшен яшнәгән, җил искән, яңгыр ява башлаган. Гном кемнендер елаганын ишеткән, бу куян малае икән, ул яңгырда чыланган, әнисен югалткан икән. Гном куянны җылыткан һәм алар бергә киткәннәр.Баралар икән, баралар тагын елаган тавыш ишетелгән: ул тиен икән яшен яшнәгәндә ул агач башыннан егылып төшкән. Гном аны да үзе белән алган. Ә яңгыр һаман туктамый икән. Яңгырдан кая качарга соң, дип уйлый икән гном. Караса зур гөмбә үсеп утыра икән.

- Бу нәрсә әле балалар? (Гөмбә) Яңгыр яуганда гөмбәләр нишлиләр икән? (Җаваплар.)

- Дөрес, яңгыр яуганда гөмбәләр үсәләр икән, менә безнең гөмбә дә зур булып үскән һәм барлык хайваннар да , гном да гөмбә астына кереп качканнар.

- Менң яңгыр да туктаган, кояш чыккан, куяннын әнисе куянны эзләп килгән гномга рәхмәт әйтеп һәм кишер бүләк иткән.

- Ничә кишер бүләк иткән?

- 1 кишер бүләк иткән.

- Ботактан – ботакка сикереп тиеннен әнисе дә килеп җиткән. Гномга бер чикләвек биргән һәм рәхмәт әйтеп киткән. Ничә чикләвек биргән?

- 1 чикләвек биргән. Һәм саубуллашып киткән. Гном бер кишергә караган, бер чикләвеккә карап уйлый икән. Бу күчтәнәчләрнен ничә икәнен каян белергә? Һәм кинәт бер тавыш килгән:

- Үзен белән мине алсан, күчтәнәчләреннен ничә икәнен белерсен,-дигән. Гном як- ягына караган, анда бер элмәккә охшаган таяк ята икән.

-Син кем,- дип сораган гном.

- Мин  1 ле саны булам, берне белдерәм,-дигән

- Балалар, искә тошерик әле, гном ничә куян тапты әле? (1куян тапты.)

- Ничә тиен тапты? (1 тиен тапты.)

- Куян ничә кишер бүләк итте? (1 кишер бүләк итте.) тиен ничә чикләвек бүләк итте? (1чикләвек бүләк итте)

- Димәк, бу берле саны, ул болай языла (язып күрсәтәм)

- Рәхмәт балалар, сез мңна дөрес санарга булыштыгыз, 1 ле саны белән таныштырдыгыз. Мин 1 санын үземнең өемә куям, минем өем 1 нче номерлы булды.

- Рәхмәтсезгә сау булыгыз.

- Хәзер балалар, мин сезгә битләр таратам, сез нокталар өстеннән 1 ле санын йортеп чыгыгыз.(балалар карандаш белән 1 ле санын йортеп чыгалар.)

Эшчәнлек тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар

Конспект занятия по матетмаике...

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар.

Бурычлар: балаларның 1, 2 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 3 саны белән таныштыру. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. “Киңрәк”, “таррак”, “киң”, ...