3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар
методическая разработка по математике (средняя группа) на тему

Хайрутдинова Гульнур Махмутовна

Конспект занятия по матетмаике

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_eshchnlegen_konspekt.docx15.69 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: 3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар.

(уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек)

                                                                                            Саба №2 “Әллүки”  

           балалар бакчасының

           I квалификацион

           категорияле тәрбиячесе  

                                                                         Хайрутдинова Г.М.

                                                                                           

                                 

                                  -2017-

Бурычлар: балаларның 1, 2 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 3 саны белән таныштыру. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. “Киңрәк”, “таррак”, “киң”, “тар”, “озынрак”, “кыскарак”, “озын”, “кыска” төшенчәләрен аңлаткан күнегүләрне эшләү. Логик фикерләүне, тапкырлыкны, игътибарлылыкны үстерү.

Белем бирү өлкәсе: танып белү, коммуникация.

Җиһаз: төрле озынлыктагы, төрле киңлектәге юллар, көзге урман күренеше, аю, куян, керпе уенчыгы, геом. фигуралар, кәрзиннәр (4 шт.), алма, кишер, апельсин, җиләк (3 шт.)

                                              Эшчәнлек барышы.

-Балалар, без бүген сезнең белән көзге урманга сәяхәткә барырбыз.

-Каршыда нәрсәләр күрәсез? (юллар)

-Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (төс һәм озынлыклары белән)

-Кайсы юл озынрак (кыскарак). Ничек белергә була? (янәшә куеп)

-Кызлар кыска юлдан, ә малайлар озын юлдан бара.

-Балалар, безнең алдыбызда елга. Игътибар белән карагыз әле, нәрсә белән аерыла? Ничек белеп була? (берсе өстенә берсен куеп карыйбыз)

-Менә балалар урманга да килеп җиттек. Урманда нинди җәнлекләр яши? Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян)

Инәсе бар, ә тегә алмый. (Керпе)

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

(Тәрбияче хайваннарны алып килә)

-Ничә хайван булды? (өч)

-Рәлинә, санап күрсәт әле. (барысы өч хайван)

-Әдел,  ә син ничә хайван, шуның кадәр гөмбә алып кил. Ничә гөмбә алып килдең? Нәрсәләр күбрәк хайваннармы, гөмбәләрме? (икесе дә бер тигез)

Тактага 1,2,3 саннары куела.

1 саны нәрсәгә охшаган (таякка)

2 саны нәрсәгә охшаган (аккошка)

3 саны (ыргакка)

-Безнең урманда бик күп агачлар үсә. Бу яфрак кайсы агачтан? (имән, каен, миләш)

-Лиана, миңа 3 миләш агачы яфрагы алып кил.

-Әйдәгез, балалар, бергәләп саныйк әле. (Күмәк һәм аерым санау)

-Куян, керпе, аю сез нәрсәгә ямансулыйсыз. Әйдәгез, без сезгә бүләк ясыйбыз.

-Балалар бу нинди геометрик фигура? (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмак) Бу геометрик фигураларганинди предметлар охшаган? (экранда күрсәтелә)

Балалар такта янында ясыйлар һәм хайваннарга бүләк итәләр.

                                                    Физ. минутка

-Балалар, карагыз әле минем өч кәрзинем бар. Ул кәрзиннәрдә саннар язылган. Кәрзиннәргә шул саннар кадәр алмалар салырга кирәк. (балалар тәрбияче белән такта янында эшлиләр)

Әйдәгез, балалар, өстәл артына утырабыз. Хайваннарга күчтәнәч әзерлибез.

-Яшелчәләрне, җиләк җимешләрне кәрзиннәрдәге саннарга карап, дөрес итеп салырга кирәк. Булдырдыгыз балалар.

Балалар, бүген без сезнең белән кая бардык? (Урманга) Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Нәрсәләр белдегез? Без хайваннарга нәрсәләр бүләк иттек? Бүген сезгә нәрсә күбрәк ошады? Иң җиңел эшләнгән эш кайсы булды? Ә кайсын үтәү авыррак тоелды? Сез барлык биремнәрне дә бик шәп итеп үтәдегез, афәрин!

-Хәзер үзебезнең төркемгә кайтырга кирәк. Кайтканда автобус белән кайтырбыз. Автобуста кайту өчен билетлар алырга кирәк. (балалар геом. фигуралар алып автобуска утыралар)

                         Музыка куела, экранда автобус рәсеме чыга.

                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Геометрик фигуралар иленә сәяхәт

Балаларны геометрик җисем - куб белән таныштыру, 4кә кадәр санау һәм 4 санын барлыкка китерү, һәм саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында булган белешмәләрен баету, логик фик...

математика оештырылган эшчәнлеге: Геометрик фигуралар.4 кә кадәр санау.

математика эшчәнлеге. тема геометрик фигуралар. Теремкәй әкиятенә сәяхәт итү....

ФЭМП “Геометрик фигуралар. Күппочмак”

Геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру....

Ачык дэрес ( фэмп) "Геометрик фигуралар иленэ сәяхәт"

Исәнмесез! Диеп башлыйм әлеТанышу бит шулай башланаСезнен белән очрашкангаКунелем шундый  шатлана!...

Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”

Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү....

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар.

Бурычлар: балаларның 1, 2 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 3 саны белән таныштыру. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. “Киңрәк”, “таррак”, “киң”, ...