Геометрик фигуралар иленә сәяхәт.
проект по математике (старшая группа) на тему

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Дәрес- конспект:

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_geometrik_figuralar_ilen_syaht.doc55.5 КБ
Файл foto_2016_geometrik_figuralar.docx1.1 МБ

Предварительный просмотр:

                                                                                     Татарстан Республикасы Яшел Үзән

                                                                               Муниципаль районы Мулла Иле авылдының

                                                                           бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы

                                                                           43нче номерлы “Сөмбелә” балалар бакчасы

Дәрес-конспект: Геометрик фигуралар иленә сәяхәт.

           

                                                                 

                                                      Тәрбияче: Нигматуллина Ф.Г.

                                                                                                   2016 уку елы.  

Тема: Геометрик фигуралар иленә сәяхәт.

Максат: Табигатьтә үзара бәйләнешләрне күрә белү, бер – береңә ярдәмләшү. Балаларга саннар арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәтүне дәвам итү, логик фикерләүләрен үстерү, геометрик фигураларны дөрес итеп атау, чәчәкләр турындагы белемнәрне киңәйтү, аларга сак караш тәрбияләү, таныш агачлар турында белемнәрне камилләштерү,  үзбәя кую.

                                               Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Хәерле иртә балалар!

Балалар: Хәерле иртә!

               Хәерле иртә күзләргә,

               Хәерле иртә колакларга,

               Хәерле иртә бармакларга,

               Хәерле иртә аякларга,

               Хәерле иртә кояшка,

                            Без уяндык!                  

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә барабыз.Балалар җавап бирегез әле миңа, сәяхәткә нәрсәләр белән барырга була.

Балалар: транспорт белән, су юлы транспорты белән, һава юлы транспорты белән.

  Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Ә бүген без сәяхәткә җәяү генә барабыз.Сәяхәткә кузгалыр өчен безгә шушы карта ярдәм итәр. Сез бу картада нинди каршылыклар күрәсез. Аларны барысын да безгә җиңәргә, сынаулар һәм биремнәр аша узарга кирәк.

Балалар:  Урмандагы чәчәкле алан, сазлык аша узарга, арыслан ( тунель ), пират, ташбака,   Үрмәкүчләр, убырлы.

 Тәрбияче:  Әйдәгез сәяхәткә кузгалдык, картада без балалар иң беренче нәрсә күрдек.

Балалар:  Урмандагы чәчәкле алан.

Тәрбияче:  Карагыз, әле балалар сизми дә калганбыз урманга килеп тә җиткәнебез.

Бала: Хәерле көн телибез, урман – анам,

          Кояшлы көн телибез без сиңа!

          Кошларың гел шулай сайрап торсын,

          Чәчәкләрдән хуш ис бөркелсен.        

 Тәрбияче: Ләкин безне урман үзенең серле аланына үткәрми. Безгә урман өч кагыйдәне искә төшерегә куша.Нинди кагыйдәләр икән алар?

Балалар:    - Шаулама.

  • Чүпләмә.
  •  Рәнҗетмә.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшерик.    

Балалар:     - Урманга шырпы белән бармыйлар.

  •  Җимешен аша ботагын сындырма.
  •  Кошларны рәнҗетмә, каргаларга тимә.

-     Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

Тәрбияче: Бик дөрес, рәхмәт балалар.Хәзер инде, аланга үтик.

Бу алан гади генә түгел, ул безгә бирем үтәргә куша. ( геометрик фигуралардан чәчәкләр җыярга.) Карагыз әле сезнең алдыгызда нәрсәләр бар?

Балалар: түгәрәкләр.

Тәрбияче: Икенче төрле аларны ничек атап була?

Балалар: Геометрик фигуралар.

Тәрбияче: Әйдәгез, инде шушы геометрик фигура түгәрәеләрдән чәчәкләрне җыеп карыйк.  

Балалар эше аланда чәчәк җыю.

Тәрбияче:  - Дәлия, син ничә түгәрәк кулландың?

Дәлия: Саный. Мин 7 түгәрәк кулландым.

Тәрбияче: Ильназ синең чәчәкләрең нинди төстә?  

Ильназ: минем чәчәләрем сары төстә.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз бу аланда нинди чәчәк үстердек?

Балалар: Тузганак чәчәге.

Тәрбияче: Тузганак чәчәге турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар: Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар

Җил искәндә серләшеп

Пышылдап чайкалалар.

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Алар җилгә очып китәләр.

Тәрбияче: Балалар, чәчәкләрне өзәргә ярыймы?

Балалар: Мин дә бер чәчәк өзсәм,                  Мондый сүзләр уйландыра

Сез дә бер чәчәк өзсәгез?                                Киләчәк бит безнең кулда.

Һәр кешедә бәйләм булса,                               Без табигать сөючеләр,

Нәрсә әйтер Урман –анабыз?                          Аны саклау уебызда.  

Тәрбияче: Әйдәгез, юлыбызны дәвам итәбез.

Балалар: Сазлык аша.

Тәрбияче: Сазлык эчендә сез нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Саннар.

Тәрбияче: Безгә сезнең белән бергә сазлыкта саннарны тәртип буенча тоташтырырга кирәк. Ильназ син ничек бу саннарны тоташтырыр идең.

Ильназ: бер санын ике саны белән.

Тәрбияче: Дәвам итик әле Дәлия.

Дәлия: ике санын өч саны белән.

Алисә: өч санын бер саны белән тоташтырам.

Зәринә: Өчпомак килеп чыкты.

Ильназ: 1санын 2саны белән тоташтырам.

Зәринә: 2 санын 3 саны белән тоташтырам.

Алисә: 3санын 4 саны белән тоташтырам.

Дәлия: 4 санын 1 саны белән тоташтыргач килеп чыга геометрик фигура квадрат.

Тәрбияче: Хәзер безгә өченче биремне узарга кирәк Арыслан аша, ләкин ул безнең юлга сузылып яткан , безнең юлны бүлгән. Карагыз әле, ул кулына конверт тоткан ачыйк әле бергәләп. Арыслан безгә болай ди: минем биремнәремне үтәсәгез юлыгызны дәвам итәрсез, ләкин аның өчен:1) шушы саннарны тәртип буенча җыегыз. 2) саннарны дөрес итеп уңайга санагыз. 3) кирегә санап күрсәтегез.

Балалар эше. Санау, тезү саннарны тәртип буенча.

Тәрбияче: Молодцы, балалар. Арыслан безгә тунель аша чыгарга рөхсәт итте, әйдәгез тунель аша юл га кузгалыйк.

Балалар тунель аша чыгалар.(шунда ук пират килеп чыга, кулына капчык тоткан)

Пират: Ай-яй нәни дусларым, сез кая таба юл тотасыз.

Балалар: Без сәяхәткә кузгалдык.

Пират: Мин сезне азат итәрмен юлыгызны тоткарламам. Минем бирене шартымны үтәсәгез. Сез ризамы.

Балалар: Бик теләп.

Пират: Минем кулымда нәрсә күрәсез?

Балалар: Капчык.

Пират: дөрес  бу капчык гади түгел, ул серле,  “капшап бел” дигән уен уйнап алырбыз. Сез андагы геометрик фигураларны капшап карап дөрес итеп җавап бирергә тиеш буласыз.

Тәрбиче: Безнең балалар җитезләр, уңганнар.

Пират белән дид.уен: “капшап бел”

Пират: квадрат турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Балалар: квадратның дүрт ягы да тигез.

Пират: өчпочмак нинди төстә?

Балалар: кызыл төстә.

Пират: Сез бик җитез, уңган балалар икән , мин сезнең юлыгызны тоткарламыйм, калган биремнәрне дә җиңәрсез дип уйлыйм.

Тәрбияче: Карагыз, инде никдәр юл уздык, ә хәзер ташбака аша узарга кирәк. Ташбака безгә геометрик фигураларны үз йортына урнаштырырга куша. Әйдәгез бергәләп эшлик (өстәл янында утырып эшләү)

5 этажда Г квртирында геометрик фигура түгәрәк яши.

3 этажда В квартирында геометрик фигура өчпочмак яши.

10 этажда Б квартирында геометрик фигура түгәрәк яши.

Тәрбияче: бу биремне бик оста эшләдегез, тагын юлга кузгалый, карагыз, әле юлга юлны әрешмәннәр тоткарлый. Әрешмәннәр адашканнар, үз ояларын таба алмыйча йөриләр. Әйдәгез аларны үз ояларына урнаштырыйк. Аларның ояларында сез нәрсәләр күрәсез?

Балалар: геометрик фигуралар.

Тәрбияче: Хәзер әрешмәннәргә ярдәм итеп ояларын табарга булышыйк. Беренче әрешмән оясын карыйк, нинди еометрик фигуралар күрәсез?

Балалар: түгәрәкләр.

Тәрбияче: түгәрәкләр нинди төстә?

Балалар: кызыл төстә.

Тәрбияче: Сул ягында ничә түгәрәк, уң ягында ничә түгәрәк?

Балалар:Сул якта 7, уң кта 6. 7 саны 6санынан зуррак. Зурлык билгесе куелган әрешмәнне үз оясна куябыз.

Тәрбияче: икенче ояда нинди геометрик фигуралар.

Балалар: өчпочмаклар.

Тәрбияче: уң һәм сул якта ничә өчпочмак?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Әрешмәннәрне үз ояларына урнаштырып үтәп чыгып, җиңеп чыктык.Шул вакыт убырлы килеп керә. Сез кемнәр кая барасыз.

Балалар: Без  “Сөмбелә” балалар бакчасына йөрүче балалар, сәяхәткә чыктык.

Убырлы: Сезгә хәзинәне мин бүләк итәрмен, минем биремнәремне һәм сорауларыма җавап бирсәгез.

Тәрбияче: безнең балалар бик теләп җавап бирәләр.

Убырлы: (сораулар бирә)

  1. Математика ни өчен кирәк?                    

Бармакларым унау минем                        Корабльләр йөртергә, һавада очарга

Ун саны бит түгәрәк                                 Бик күп белергә кирәк,  шуның өчен дуслар    

Математика кызыклы бит                        Математика фәне бегә бик кирәк.  

Саныйк әле бергәләп.

  1. Бер атнада ничә көн? Кайсыгыз саный?

Бер атнада ничә көн?           Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,

Бер атнада җиде көн!           Пәнҗешәмбе, җомга,  

Җиде төрле исеме-               Шимбә, якшәмбе -

Җидесен дә яттан бел.         Онытма мәңге.  

  1. Шимбә, якшәмбе – нинди көннәр? ( ял көннәре)
  2. Тәүлек сүзен ничек аңлыйсыз?  Ул – бер көн дигән сүз.

Иртә – ал таң ата, нурлы кояш балкып чыга,

Көндез – йөзә кояшзәңгәр күктә, кайный эшләр, бераз гына туктый ялга бар кешеләр,

Кич – Кояш бата. Шунда һәркем, эштән туктап өйгә кайта.

Төн – Бөтен дөнья төренеп ята караңгыга. Арыган халык чума шунда тын йокыга.

  1. Ел фасылларын атагыз? Яз, җәй, көз, кыш.
  2. Хәзер елның кайсы вакыты?
  3. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
  4. Яз айларының исемнәре?
  5. Язны безгә кемнәр алып килә? Яз хәбәрчеләре кара каргалар, сыерчыклар.
  6. Кошларны таныйсызмы?
  7. Дид.уен: “Саннарны таны” Саннарны танып, үзенә генә хас булган билгесен атыйлар. ТРИЗ.

Бу 1ле саны, аның “борыны” бар

Бу 2ле саны, аның “койрыгы” бар

Бу 3ле саны, аның авызы ачык

Бу 4ле саны, (аны беләк белән ясап күрсәтәләр)

Бу 5ле саны, ул “биеп” тора.

  1.  Таблицада урыннары алышынган 20 эчендәге саннарны санау.

Дәлия: Каен агачын матур, чибәр агач диләр. Аның кәүсәсе ак, ботаклары сыгылып төшкән, ул төрле ел фасылында да матур, сокландыргыч. Ул әкиятләрдә, шигырьләрдә бик күркәм агач буларак әйтелә.

Алисә:  Аның яфракларыннан төрле рәсемнәр ясаргабула. Бөреләре дару ясау өчен файдалы. Ботакларыннан себеркеләр, төрле йорт җиһазлары ясыйлар.

 Зәринә:  Каен агачының бар яктан да кешеләргә файдасы күп. Агачларны сакларга кирәк.

Убырлы: Ай – яй, җитез балалар, барлык сорауларыма дөрес җавап бирдегез, булдырдыгыз. Хәзер инде мин сезгә,  хәзинә тапшырам. Менә шушы серле сандыкта, ачыгыз тизрәк.  

Тәрбияче: Әйдәгез, серле сандыкны тизрәк ачыйк,  убырлы безгә нәрсә бүләк итә, хәзинәбез – кубиклар. Балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез, барлык каршылыкларны да дөрес итеп үтәдегез. Балалар,  әйтегез әле, сезнең өчен нинди каршылыкларны үтәсе авыр булды.

Дәлия сиңа бүген дәрестә кайсы каршылык аша узганда авыр булып тоелды?

Алисә сиңа нинди биремне үтәргә җиңел булды?

Афәрин балалар!!!


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Геометрик фигуралар иленә сәяхәт

Балаларны геометрик җисем - куб белән таныштыру, 4кә кадәр санау һәм 4 санын барлыкка китерү, һәм саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында булган белешмәләрен баету, логик фик...

математика оештырылган эшчәнлеге: Геометрик фигуралар.4 кә кадәр санау.

математика эшчәнлеге. тема геометрик фигуралар. Теремкәй әкиятенә сәяхәт итү....

ФЭМП “Геометрик фигуралар. Күппочмак”

Геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру....

Ачык дэрес ( фэмп) "Геометрик фигуралар иленэ сәяхәт"

Исәнмесез! Диеп башлыйм әлеТанышу бит шулай башланаСезнен белән очрашкангаКунелем шундый  шатлана!...

Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”

Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү....

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар

Конспект занятия по матетмаике...

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар.

Бурычлар: балаларның 1, 2 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 3 саны белән таныштыру. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. “Киңрәк”, “таррак”, “киң”, ...