Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”
проект по математике (старшая группа) на тему

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatt_ochragan_geometrik_figuralar_proekt_2016.docx33.84 КБ
Файл 1.docx2.95 МБ

Предварительный просмотр:

                                                                                    Татарстан Республикасы Яшел Үзән

                                                     Муниципаль районы Мулла Иле авылының

                                              бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениясы

                                                  43 нче номерлы “Сөмбелә” балалар бакчасы.    

Тема: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар

белән таныштыру”

                                                                                                                        Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү.

                                   

Тәрбияче: Нигматуллина Ф.Г.

2016 ел.

Проектның актуальлеге.

 Бүгенге көндә әйләнә - тирәбездә геометрик фигураларның күптөрлелеген исбат итү. Әлеге проект эшендә без геометрик фигураларның табигатьтә кулланылышын тикшерәбез.

        Проект балаларда табигатьтә күзәтүләр вакытында һәм төрле эшчәнлек процессларын да игътибарлылык , хәтердә калдыру , фикер йөртү, күзаллау сәләтләрен, акыл эшчәнлеген үстерүне күздә тота. Проект куйган максатларга ирешүдә һәр баланың сәламәтлеге, балаларның кызыксынучанлыгы, мөстәкыйльлеге һәм төрле яклы үсеше турында кайгыртылды.

Һәр балага индивидуаль  якын килү күздә тотылды. Балаларның табигать күренешләре, сезонлы үзгәрешләр турында күзаллаулары формалашты. Табигатьтә эзлексез күзәтүләр балаларны игътибарлы булырга өйрәтә, логик фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерә. Табигатьтә күзәтүләр барышында балалар  мөстәкыйль эш итәләр, үзләренең  уйларын тормышка ашыралар, дөньяны танырга өйрәнәләр.          

  Гипотеза:

 Геометрик фигураларның башлангычы табигатьтән ( табигый объектлардан) алынган.

  Максат:        Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү, геометрик фигураларның чагылышын табигатьтә эзләп табу.

 Бурычлар:

1.Төп геометрик фигураларны әйләнә -тирәбездә аерып алып күрсәтү. Балаларны проблемалы ситуацияләрне чишә белергә өйрәтү.

2. Балаларның геометрик фигуралар турындагы күзаллауларын киңәйтү.        

3. Аң-белемнәрен, мөстәкыйллеккә омтылышларны логик фикерләүләрен үстерү, ачыклау. Логик  фикерләүне үстерү.

4. Ярдәмчеллек, игътибарлылык хисләре тәрбияләү.        

Тема буенча сораулар:

1.  Табигатьтә геометрик фигураларны таный белү .

2.  Геометрик фигураларның исемнәрен  дөрес әйтү.

3.  Математика эшчәнлегенә кызыксыну уяту.        

Балалар эшчәнлеге: Табигатьтә әңгәмәләр үткәрү, төзү материаллары белән уеннар, геометрик фигуралардан рәсемнәр ясау

Ата-аналар эшчәнлеге:  Проект белән таныштыру, эшчәнлек өчен геометрик фигуралар ясауда булышу.

Проектның нәтиҗәсе:

Балалар табигатьтәге күренешләрне күзәтеп геометрик фигураларны ачыкладылар.

Балалар геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат һәм өчпочмакны )  дөрес аера башладылар.

Математика эшчәнлегенә кызыксынулары артты.

Хәтерләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары,аң-белемнәре логик фикеләүләре  үсте, дөрес юнәлештә уйлап эш итәргә өйрәнделәр.

                

Проектны тормышка ашыру юллары:

1.Табигатьтә күзәтүләр.

2.Дидактик уеннар: “Бар серле өй”, “Сорап ал”, “Нәрсә юк”, “Геометрик фигураларны үз йортларына урнаштыр”, “Геометрик фигуралардан чәчәкләрне җый”.

3.Ата-аналарга   математика иленә сәяхәткә бару өчен геометрик фигуралар ясап алып килергә тәкъдим итү.

4. “Без геометрик фигураларны беләбезме ?” йомгаклау эшчәнлеге.

5. Сюжетлы-рольле уен : “Төзүче”

        

Табигатьтәге геометрик фигуралар:

  Табигатьтә эзлексез күзәтүләр  балаларны игътибарлы булырга өйрәтә, логик фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерә. Шуның өчен дә без саф һавага чыккач геометрик фигураларны табигатьтән эзләргә тырыштык. Сәяхәтебезне дә геометрик фигураларны эзләүгә багышладык. Табигатьтән геометрик фигураларны эзләү балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итте, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерде, алар күңелендә яңадан – яңа сораулар туа торды, кызыксынулары артты. Табигатьтә күзәтүләр вакытында балаларга (әзер җавап бирмичә) уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен үстерергә үзләренә нәтиҗә ясарга юл куйдым. Һәр баланың җавабын тыңлап, бергәләп гомүми нәтиҗә чыгарарга тырыштык.

  Балалар  агач кәүсәсе – цилиндр, гөмбә эшләпәсе –ярым шарлар, чыршы – конус икәнен ачыкладылар.  Безгә хәттә агачка асылынган шар да очрады. Бу каенда эленеп торган саескан оясы иде. Ул чыбыктан шар итеп үрелгән. Соңыннан кешеләр яши торган йортларны, теплицаларны  күзәттек. Күзәтүләр вакытында йортларның ничә катлы, ничә тәрәзә булуын да санадылар. Торак йортларда квадрат,  турыпочмаклык, өчпочмак кебек фигуралар икәнен ачыкладылар. Торак йортлар иң гади геометрик фигуралардан төзелә дигән нәтиҗәгә килдек.

   Күзәтүләрдән соң, балаларга геометрик фигураны ясап бетер дигән бирем бирелде. Нәтиҗәдә барлык балаларның да түгәрәге кояш, өчпочмагы һәм конусы – чыршы, агач, кишер, цилиндр – агач кәүсәсе итеп рәсемгә төшерелде. Бишпочмак һәм алтыпочмак – болыт яки чәчәк иде.

   Икенче күзәтүебез киресенчә, фотографиядәге пейзажлардан геометрик фигураларны күрергә иде. Балалар чыршының өчпочмакка, тузганакның шарга, кар бөртегенең алтыпочмакка, диңгез йолдызы – бишпочмакка, тауларның өчпочмакка, гөмбәләрнең ярым әйләнә, агач төбенең турыпочмакка охшавын күрделәр. Табигать белән тыгыз элемтәдә булу балаларда ягымлылык, түземлелек, тирә - юньне “ачарга” һәм тирәнтен танып белергә ярдәм итте.                

Йомгаклау:  Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар булдырылды. Проект эшчәнлеге белән ата- аналарны таныштырдык, ата- аналар җыелышында  үзебезнең  максатыбыз турында аңлаттык. Алар үзләренең уңай карашларын һәм безнең белән берлектә эш алып барырга ризалыкларын белдерделәр. Минем уйлавымча, бу проект буенча башкарган эшләр балалар  күңелендә зур тәэсир калдырды. Бу проект эшчәнлегендә һәр баланың югалып калмыйча, үз фикерләрен әйтергә омтылуы барлыкка килде. Тирә-юньдә геометрик фигураларга охшаш предметларны таба белергә өйрәнделәр.

 Чөнки, проектның эшчәнлеге төгәлләнгәннән соң да балалар үзләренең , саф һавада булганда, китаптагы рәсемнәрдән дә таныш геометрик фигураларны эзләүне дәвам иттеләр.        

Кулланылган әдәбият.

1. Хәкимова, Г. Табигатьнең сафлыгы – күңелеңнең пакьлеге/ Г.Хәкимова.- Яр Чаллы: Идел-йорт, 2004.- 136 б.

2. От рождения до школы. Основная общеобразовательная программа дошкольного образования/под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика-синтез, 2010.

3. Татар халык уеннары / Төз: Р.Ягъфәров.- Казан: Мәгариф, 2002.        

 4. Үз илемдә,үз телемдә./Ф.М.Зиннурова.        

 5. Балачак-уйнап көлеп-көлеп үсәр чак.К.В. Закирова,Л.Р.Мортазина.        

 6. Занятия по формированию элементарных математических представлений подготовительной группе детского сада.И.О.Помарева,В.А.Позина.Мозаика- Синтез Москва 2011.

        

“Без геометрик фигураларны беләбезме.”

Белмәмеш курчагын  кунакка чакыру.

        Тәрбияче:Балалар,сез кунакка барырга яратасызмы ?(Балаларның җавабы.Әйдәгез без бүген үзебез кунак чакырабыз.Башта бергәләп бүлмәне җыештырыйк.(Балалар бүлмә җыештыралар.)

        Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче:Балалар,сезнең кемне кунакка чакырасыгыз килә ?

-Ни өчен Белмәмеш курчагын ?

-Әйдәгез без Белмәмешкә  чакыру кәгазе җибәрәбез.(Хат язабыз).

-Белмәмеш килеп җиткәнче “Кышкы урман”хәрәкәтле уенын уйнап алабыз.

                Хәрәкәтле уен :”Кышкы урман”.

                Ишек шакыйлар.Белмәмеш керә.

Белмәмеш :Исәнмесез балалар.!

Балалар :Исәнме,Белмәмеш!

Белмәмеш:Менә мин сезнең чакыруыгызны алдым да тизрәк сезнең янга йөгердем ,бер каяда карап тормадым.

Тәрбияче :Ой.Белмәмеш ,син бердә дөрес эшләмәгәнсең.Башта әниеңнән

рөхсәт сорарга кирәк иде.Шулаймы, балалар.Аннан соң юлда бик сак булырга кирәк.Хәзер  юлда транспорт бик күп йөри.Өстеңә дә бик юка кигәнсең ?

-Балалар тышта елның кайсы фасылы ?(балаларның җавабы).

Белмәмеш:Ярар икенче игътибарлы булырмын.Гафу итегез.

Тәрбияче: Бер юлга Белмәмешне гафу итәбезме ?

Белмәмеш:Балалар ни өчен чакырдыгыз сез мине ?

Тәрбияче:Синең белгәнеңне тикшерәсе килде .

Тәрбияче: Белмәмеш,син әзерме ?Без сиңа сораулар бирәбез ,ә син җавап

бирерсең яме.

Тәрбияче:Минем кулда нәрсә бар ?(туп)

-ул нинди геометрик фигурага охшаган ?

Белмәмеш:Туп.

Тәрбияче:Балалар.Туп-уенчык бит ул.Сез беләсезме туп нинди геометрик

фигурага охшаган?

Балалар:Түгәрәк.

Слайд:1.

Тәрбияче:Түгәрәк  формалы  тагын нинди предметлар беләсез ?(Алма,шар,

апельсин,кояш,сәгать,тәгәрмәч һәм башкалар ).

Слайд2.

Тәрбияче:Өйнең түбәсе нинди геометрик фигурага охшаган ?

Белмәмеш:Мин белмим.Балалар ярдәм итегез әле.

Балалар:Өчпочмакка.

Тәрбияче:Өйнең стеналарын  нинди геометрик фигурага  охшатып була ?

(Җаваплар).

Белмәмеш:Ой.ой.ой ,балалар сез бик күп әйберләр беләсез икән ,минемдә балалар бакчасына йөрисем килә.Кайткач әниемнән  рөхсәт сорармын әле.

Хәзер өйгә кайтырга кирәк.Әнием борчыла торгандыр.

Тәрбияче:Менә сиңа күчтәнәчкә печенье.Нинди геометрик фигурага ошаган ?

Белмәмеш: Түгәрәк.Хәзер мин геометрик фигураларны таный беләм.Рәхмәт.

Сау булыгыз !

Балалар:Сау бул Белмәмеш!

                        

Дидактик уен :  “Сорап ал”

        Максат:Баларның математик күзаллауларын үстерү.Геометрик фигураларны танып ,аларның исемен ,төсен әйтә белергә өйрәтү.Сүлекне активлаштыру:яңа сүзләр-квадрат. өчпочмак, зур,кечкенә,зуррак, кечкенәрәк.

        Тәрбияченең “Серле тартма”сында геометрик фигуралар төрле зурлык-

та төрле төстә.Башта тәрбияче үзе сорап алып күрсәтә.

  • Зинһар өчен, миңа  квадрат бирегез әле.
  • Квадрат нинди төстә ?
  • Миңа түгәрәк бирегез әле.
  • Түгәрәк нинди төстә ?
  • Миңа  өчпочмак кирәк.
  • Өчпочмак нинди төстә ?
  • Зур квадрат кемдә?
  • Кечкенә түгәрәкне кем алды ?һ.б.

        Балалар барсыда үзләренә берәр геометрик фигура сорап алалар.

Аннан соң һәр бала үзенең   геометрик фигурасын иптәше белән чагыштыра. Охшаш һәм аермалы якларын тәрбияче белән бергәләп атыйлар.

                                                                                                Дидактик  уен : “Нәрсә үзгәрде ?”.

Максат:Балаларны геометрик фигураларны таный белергә,  исемнәрен истә калдыра өйрәтү.Төсләрне  ныгыту.  

Тәрбияче соравына кычкырып җавап бирү осталыгын үстерергә.

Балаларның игътибарлыгын арттыру.

Өстәлгә алдан әзерләнеп  куела:өчпочмак ,квадрат һәм  түгәрәк. Алар салфетка белән каплаплана.

        Тәрбияче:Балалар,яхшылап утырыгыз.Без сезнең  белән  уен уйнап алабыз.(Салфетка ачып куела).Балалар өстәлдә сез нинди геометрик фигуралар күрәсез ?

        Балалар:Өчпочмак ,квадрат һәм түгәрәк.

1вариант:өч төрле геометрик фигура куела.

2.вариант:өч төрле төстәге бер генә геометрик фигура(аерым гына квадрат,өчпочмак,түгәрәк).

        Тәрбияче:Ә хәзер күзләрегезне яхшылап йомыгыз.

                                Аудиоязма куела.

         (Тәрбияче  бер геометрик фигураны алып куя ).Күзләрегезне ачыгыз.Кем белә кайсы геометрик фигура юк ? Кул күтәтеп кенә җавап бирәбез.

        Өч геометрик фигурада чиратлап алына.Иң игътибарлы балалар билгеләп үтелә.                 Уен берничә тапкыр кабатлана.

                Дидактик уен: “Бар бер серле өй”.

Максат: Тышкы билгеләре һәм формасы буенча өйнең  аерырым өлешләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтергә; өйнең нинди геометрик фигураларлардан    торуы турында күзаллауларын киңәйтергә .

Балаларның  игътибарын, сенсор сәләтләрен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

        Һәр балага өчпочмак, квадрат таратыла.

        Тәрбияче  балаларга булган геометрик фигурадан өй төзергә куша.

        Балалар үзләре өй төзиләр.Һәр бала үзенең өен нинди геометрик фигуралардан төзүе хакында сөйли.

        Мәсәлән: Мин өйне квадраттан  эшләдем.Түбәсенә өчпочмак

куйдым.

        Авырсынып торган балага ярдәмче сораулар бирелә.

        Төзегән өйдә кемнең яшәве хакында сорап,кечкенә кешеләр һәм

җәнлек уенчыклары тәкъдим ителә.Уен дәвам итә.

                Хәрәкәтле уен: “Кышкы урман”.

Кышкы урманга килдек(йөрү хәрәкәтләре).

Матур урыннар күрдек(кулларны як-якка җәяләр).

Тун кигән каен –уңда(күрсәтәләр).

Ямь-яшел чыршы –сулда.

Кар бөртекләре оча(кулларны өскә кәтәреп ,фонарик ясап әйләнәләр).

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә(сикерәләр).

Ул бүредән элдертә(урында йөгерәләр).

Без аннанда качабыз(иеләләр).

Тапмас безне ул явыз,

Аю бабай ял итә(күзләрен йомып ,башларына кулларын куялар).

Кызылтүшләр очалар(басып кулларын җилпиләр).

Бигрәктә матур алар.

Урманда матур булса да(йөрү хәрәкәтләре)

Өйгә кайтыйк балалар.

“Кызыл калфак” әкиятендәге өйне ябыштыру.

Максат:Балаларның күзаллауларын киңәйтү.Геометрик фигуралар-лардан (квадрат һәм өчпочмак )  өй ябыштырырга өйрәтү.Төрле төстәге геометрик фигуралар куллану.Иҗади фантазияне үстерү.

1.“Кызыл Калфак”  мультфильмын карау.

2.Аудиоязма тыңлау.

3.”Кызыл Калфак”әкиятен уку.

4.”Кызыл Калфак”әкиятенең китабындагы рәсемнәрне карау.

5.Әкияттәге өй рәсеменең үрнәген ябыштырып күрсәтү.

6.Балаларга ябыштырырга тәкъдим итү.

7.Балаларның эшләре.

8.Анализ ясау.

                Сюжетлы-рольле уен: “Төзүче”.

Максат:Балаларны төзүче һөнәре белән таныштыру.Үзләрен дә нәни төзүчеләр итеп тояга өйрәтү.Төзү материалларының исемнәрен (шакмаклар,өчкырлы призмалар,кирпечләр) ныгыту.Үзләренең уйлап төзү теләген үстерү. Корылмаларны уенда файдалану.

Методик алым:

1. Өй рәсемнәре карау.Слайд 1.

2. Әңгәмә кору.

3. Өй үрнәген төзеп күрсәтү.

4. Балаларга өй төзергә тәкъдим итү.

5. Балаларның эшләре.

6. Балалар үзләре төзегән өйләр белән уенны дәвам итәләр.

7. Йомгаклау.        


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Геометрик фигуралар иленә сәяхәт

Балаларны геометрик җисем - куб белән таныштыру, 4кә кадәр санау һәм 4 санын барлыкка китерү, һәм саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында булган белешмәләрен баету, логик фик...

математика оештырылган эшчәнлеге: Геометрик фигуралар.4 кә кадәр санау.

математика эшчәнлеге. тема геометрик фигуралар. Теремкәй әкиятенә сәяхәт итү....

ФЭМП “Геометрик фигуралар. Күппочмак”

Геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру....

Ачык дэрес ( фэмп) "Геометрик фигуралар иленэ сәяхәт"

Исәнмесез! Диеп башлыйм әлеТанышу бит шулай башланаСезнен белән очрашкангаКунелем шундый  шатлана!...

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар

Конспект занятия по матетмаике...

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар.

Бурычлар: балаларның 1, 2 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 3 саны белән таныштыру. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. “Киңрәк”, “таррак”, “киң”, ...