Геометрик фигуралар иленә сәяхәт
методическая разработка по математике по теме

Миннахметова Накия Хамбаловна

Балаларны геометрик җисем - куб белән таныштыру, 4кә кадәр санау һәм 4 санын барлыкка китерү, һәм саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында булган белешмәләрен баету, логик фикерләүләрен үстерү, математика фәненә кызыксынучанлыкларын тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon geometrik_figuralar_ilen_syakht.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Әҗәкүл балалар бакчасы

Геометрик фигуралар иленә

сәяхәт

(уртанчылар төркемендә)

I категорияле тәрбияче

Миннахметова Н.Х.

Максат: Балаларны геометрик җисем - куб белән таныштыру, 4кә кадәр санау һәм 4 санын барлыкка китерү, һәм саннарны тану өстендә эшне дәвам итү. Геометрик фигуралар турында булган белешмәләрен баету, логик фикерләүләрен үстерү, математика фәненә кызыксынучанлыкларын тәрбияләү.

Материал: демонстрационный материал, геометрик фигуралар, куб, саннар, шар, капкалар.

Тарату материаллары: һәр балага поднос белән 4әр квадрат һәм өчпочмаклар, таякчыклар, икеюллы карточкалар, уен өчен саннар һәм геометрик фигуралар төшкән карточкалар.

                                   Шөгыль барышы:

Балалар, без нинди Республикада яшибез? (Татарстан Республикасында.) Ә безнең Президентыбыз кем соң әле? (Миннеханов Рөстәм Нургалиевич.) Ә сезнең геометрик фигуралар иленә барасыгыз киләме? Ә аның белән Куб Кубович идарә итә икән. Бүген ул безне чакырырга үзе килгән. Әйдәгез әле, без аның белән танышыйк.

Куб – ул күләмле геометрик җисем. Ул нинди геометрик фигурага охшаган? Квадратка. Әмма ул квадрат та, геометрик фигура да түгел. Без алдагы шөгыльдә нинди геометрик җисем белән танышкан идек әле? (шар). Аның белән нинди аермасы бар икән, хәзер «Капкага тәгәрәт» дигән уен аша күрербез (бер балага шар, икенче балага куб бирелә, тәгәрәтеп баралар). Ни өчен шар тәгәрәткән бала беренче барып җитте? Чөнки ул тәгәри, ә куб тәгәрәми. Ни өчен? Чөнки аның почмаклары бар.

Сезгә Куб Кубович үз иленә барыр өчен чакыру билетлары алып килгән. Ләкин ул билетлар белән парыңны тапкач кына кертәләр.

Уен: «Парыңны тап»

(саннар белән карточкадан геометрик фигуралар саны туры килергә тиеш).

Сорарга онытмаска: Ни өчен бер-берегезне сайладыгыз? (балалар өстәл артына кереп утыралар).

Балалар, сез нинди геометрик фигуралар беләсез? Квадрат, түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык, овал. Сез аларны бик әйбәт беләсез, таныйсыз. Шуның өчен хәзер бер уен уйнап алабыз.

Уен: «Кайда урнашканын әйт»

(балалар геометрик фигураларның тактаның кайсы өлешендә икәнен әйтергә тиешләр).

Без килгәнче, монда безгә кадәр кызлар-малайлар килгән булганнар. Сезнең подносларда өчпочмаклар һәм квадратлар. Өчпочмаклар – кызлар, ә квадратлар малайлар була. Икеюллы карточканың өстенә кызларны, ә аскы юлына малайларны тезеп чыгабыз. Фигураларны уң кул белән тотып сул яктан куя башларга кирәк. Саныйбыз. Ничә кыз? Ә ничә малай? Малайлар белән кызлар саны бертигез. Бер кыз соңга калган, ат белән килә (ат тавышлары чыгаралар). Ничә кыз булды? 4 саны килеп чыкты. Хәзер кызлар күбрәкме, әллә малайлармы? Кызлар ничәгә күбрәк? Бергә. Хәзер безгә аларга ашарга әзерләр өчен пешекче апаларга сан белән аңлатырга кирәк (4 һәм 3 санын күрсәтәләр).

Балалар, малайлар саны белән кызлар санын без ничек тигезли алабыз? (алып, я булмаса өстәп).

Физ.минутка үткәрелә:

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка,

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Без ял иткән арада саннар үз өйләреннән чыгып, адашып беткәннәр.

Уен: «Саннарны үз урынына урнаштыр»

(саннарны тәртип белән куеп чыгу).

Сораулар: 3 саны кайсы саннар уртасында тора? 4 саны кайсы саннан соң килә? 2 саны кайсы сан артыннан? Ә 1 саны нинди сан алдында? һ.б.

Балалар геометрик фигураларны җыеп куялар, таякчыклар алалар. Биремнәр:

  1. ягы да бертөсле булган геометрик фигура төзергә.
  2. Ян-яклары тигез булган фигура.
  3. Өч почмагы булган фигура.
  4. Табышмак: җәй дә, кыш та бер төстә. Нәрсә ул? (җавабын таякчыклардан ясыйлар. Чыршыны берничә өчпочмактан ясыйлар).

Ничә өчпочмактан ясадың? Биек һәм тәбәнәк чыршыларны әйтеп үтү.

Йомгаклау: Сез нинди илдә булдыгыз? Балалар, сезгә геометрик фигуралар илендә ошадымы? Без сезнең белән нәрсәләр эшләдек? 4 саны һәм 4кә кадәр санауны ныгыттык, таякчыкларда геометрик фигуралар ясадык, аларның кайда урнашуын билгеләдек. Нинди геометрик җисем белән таныштык? Куб белән. Бик дөрес. Куб Кубовичка рәхмәт әйтеп, шөгыльне тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

математика оештырылган эшчәнлеге: Геометрик фигуралар.4 кә кадәр санау.

математика эшчәнлеге. тема геометрик фигуралар. Теремкәй әкиятенә сәяхәт итү....

ФЭМП “Геометрик фигуралар. Күппочмак”

Геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру....

Ачык дэрес ( фэмп) "Геометрик фигуралар иленэ сәяхәт"

Исәнмесез! Диеп башлыйм әлеТанышу бит шулай башланаСезнен белән очрашкангаКунелем шундый  шатлана!...

Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”

Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү....

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар

Конспект занятия по матетмаике...

3 саны белән танышу. Геометрик фигуралар.

Бурычлар: балаларның 1, 2 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 3 саны белән таныштыру. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. “Киңрәк”, “таррак”, “киң”, ...