" Су буенда кичке уен " (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)
методическая разработка (подготовительная группа)

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Максат:

1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенча

үткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;

2).  Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;

3).  Уен барышында җанлы диалог, һәртөрле сөйләшләр, көлке, җор сүз,  

импровизация аша балаларның сөйләм телен үстерү, мантыйкый (логик)

фикерләвен арттыру;

 

Бурычлар:

1).  Балаларны уен аша татар халык  йолалары белән таныштыру;

2). Киләчәк буыннарны милли традицияләрдә тәрбияләү нигезендә халкыбыз

рухының аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына

юл куймау;

3).  Халкыбызның милли трдицияләрен җыйнау, матбугатта  бастыру , аларга

кабаттан "җан өрү" хәстәрен күрү;

Барышы:

                       Алып  баручы. Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Кадерле дуслар! Шулай итеп, бүгенге кичәбезне башлыйбыз һәм кичке уенга чакырабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_buenda_kichke_uen_2020.docx70.92 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”      

" Су буенда кичке уен "

     

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)

                                                         Төзеделәр: I категорияле тәрбияче

                                                                       Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы,

                                                                    югары категорияле музыка җитәкчесе

                                                                               Басыйрова Чулпан Инсаф кызы

Актаныш, 2021 ел

Максат:

1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенча

үткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;

2).  Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;

3).  Уен барышында җанлы диалог, һәртөрле сөйләшләр, көлке, җор сүз,  

импровизация аша балаларның сөйләм телен үстерү, мантыйкый (логик)

фикерләвен арттыру;

Бурычлар:

1).  Балаларны уен аша татар халык  йолалары белән таныштыру;

2). Киләчәк буыннарны милли традицияләрдә тәрбияләү нигезендә халкыбыз

рухының аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына

юл куймау;

3).  Халкыбызның милли трдицияләрен җыйнау, матбугатта  бастыру , аларга

кабаттан "җан өрү" хәстәрен күрү;

Барышы:

                       Алып  баручы. Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Кадерле дуслар! Шулай итеп, бүгенге кичәбезне башлыйбыз һәм кичке уенга чакырабыз.

Аделия    Күмәк бию, уен көлке

                  Була кичке уенда.

                  Кызлар -егетләр җыела,

                  Таллыкта, су буенда.

                          Ильнар        “Пар табышлы”, “ Әсир алыш”

                                                  Кичке уенда була

          Таныштыра, дуслаштыра

    Яшьләрне шушы йола.

     Әмир      Җырлар, биюләр өзелмәс.

                     Шатлык өстәр гармун да.

                     Үкенерсез килмәсәгез,

                     Кызык булачак монда!

(Ясмин эскәмиядә утырган килеш бишек җырын җырлый, курчагын йоклатып өйгә кертеп бәллүгә сала. Көянтә – чиләкләр белән кызлар чыга, сөйләшәләр.)

Талия: Кызлар! Әйдәгез , Ясминне кичке уенга чакырабыз.

Барысы: Әйдәгез!

Талия:: Ясмин кичке уенга чыгасыңмы?

Ясмин ( тәрәзәдән карый һәм әкрен генә:) Хәзер чыгам. (чыга) Исәнмесез кызлар!

Кызлар: Исәнме Ясмин.

( Егетләр читән артында утыралар һәм кызларны күзлиләр. Берсе тавышланмагыз дип ишара ясый, икенчесе җиңел генә башына сугып ала. Әмир кинәт килеп чыга, калганнар аның артыннан.)

Малайлар: А-ХААААА!!!! ( Кызлар куркып китәләр)

Әмир: Исәнмесез, саумысыз!

Нигә кәҗә саумыйсыз.

Ильнар: Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз.

Гөльяз: Әй, Әпсәлам, Әпсәләм!

Сәлам бирдем әссәлам!

Сездән безгә тиештер бит..

Малайлар: Сәлам!

Барысы кызлар: Шуннан.

Ризван: Тугыз ким уннан.

Барысы кызлар: Шуннан.

Региль: Утырган да шуган.

Барысы кызлар: Шуннан.

Раяз: Кишер белән суган..

Барысы кызлар: Шуннан?

Ильдан: (аптырап) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа!

(Егетләр кул селтиләр. Җырларга җыеналар, бер-берсенә капма-каршы басалар

Камиль: Эй, егетләр,кызлар, әйдәгез әле, жырлап алыйк!

                         Җыр “Челтәр элдем читәнгә”

                              Региль            Яңа утырткан капканы

            Баганасы бик шома.

                      Капка эләктереп калмасын

            Ычкынырга чамала.

Кызлар, малайлар, әйдәгез бакчаны шаулатып, бер «Чума үрдәк, чума каз» уенын уйнап алыйк.

Диләрә (алга чыгып)

Булды-булды. Кызлар !Малайлар!

Без биредә бик шаулашабыз.

Әйдәгез, чишмәгә суга барабыз.

Барысы кызлар: Әйдәгез, әйдә!

Малайлар: Без дә барабыз!

Барысы кызлар: Юк, без сезне алмыйбыз!

Ильсаф: Барабыз! (ышаныч белән)

Сезгә ярдәм итәрбез!

Барысы : Без барабыз !

2 кыз: Әйдәгез, чиләкләрне алаек.

( Көянтә-чиләкләрен алып җырлый-җырлый биеп баралар)

                        З.Амелия    Нинди ямьле чишмә буе!

       Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,

Безгә карап көләсезме.?

           Сайрар кошлар, саф чишмәләр.

    Безнең җырны ишетәсезме?

Чишмә буйларында яшьләр бии,          Алмаз

Теләп матур, изге теләкләр.

Йолдыз-учакларның нуры күчкәч,

Бәхет тулып тибә йөрәкләр.

                                                    Ямьле Агыйдель буйлары       С.Амелия

        Дулкынлана сулары

                  Агачларда кошлар сайрый

         Сагындыра моңнары.

Алып  баручы:  Әйдәгез  “Пар табышлы” уены уйныйбыз.

(Балалар ике түгәрәк ясап басалар.Тышкы түгәрәктә бер кеше артык була. Бию көе уйный башлауга эчке түгәрәктәгеләр бер якка. Тыштагылар икенче якка таба биеп әйләнәләр. Кинәт кенә музыка туктый, һәркем парлашып калырга тырыша. Кем парсыз кала шуңа җаза бирелә: әтәч кебек кычкыру, күрше  мәчесе ничек мыраулый? Шуны күрсәтсен, мәзәк сөйләсен һ.б.).

Нуриман: Карагыз әле, мин сезгә бер кызык сөйлим, тыңлыйсызмы? 

Рәйлә: Әйдәле, Нуриман, сөйлә әле.

 Нуриман:  

                    Җиктем үрдәк,                             Киттем авып,

                    Киттем үрләп,                              Тәртәсе салам,

                    Җиктем күркә,                             Төшәм дә калам,

                    Баганадан өркә,                            Төшәм дә калам.

                     Чанам кабык,                               Ничек кайтып җитәргә?

                    Төядем чыбык-чабык,                  Аптырадым бит тәмам.

                    Барам чабып,

Ленар  : Әйе шул, Нуриман дус!

                                  — Эх бар иде нәни чаклар,

                                   Кесә тулы борчаклар,

                                   Саламнан тәртә каерып,

                                   Кырмыска җиккән чаклар...

Ә мин табышмак әйтәм.           Камиль

Сырлы, сырлы, сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул,

Биетә дә, җырлата дә,

Күңелле ул, моңлы ул.

Я, нәрсә ул, әйтеп карагыз

Барысы :   Гармун.

- Ә гармунда кем остарак уйный, ягез әле,егетләр

(Раяз гармунда уйный.  Калганнар парлап әйләнәләр).

Җыр “Шома бас” 

Һәркөн шулай җырлар җырлап яшик,   Ильсаф

Моңлы күңел һәрчак ак булсын.

Моңга тулган күңел һәрвакытта

Игелекләр белән уралсын.

        Мең-мең төскә кереп җем-җем итә        Ясмин

          Кук йөзендә шаян йолдызлар.

          Чишмә буйларында шундый ямьле —

          Авылымда кичке уеннар.

  • Егетләр,кызлар, әйдәгез әле, такмаклар әйтешеп жырлап алыйк!

Барысы бергә:

Без җырлыйбыз шаян җырлар,

Ә сез тыңлап торыгыз.

Әнә килә автомобиль,

Булыр безнең җырыбыз.

                                                Кызлар:

Әнә килә автомобил ,

Төягәннәр калайлар.

Безнең авыл малайлары ,

Туксан яшьлек бабайлар.

Малайлар:

Әнә килә автомобил,

Төягәннәр капчыклар.

Безнең авылның кызлары,

Сиксән яшьлек карчыклар.

                                               Барысы бергә:

Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап-көләп, җырлап-биеп,

Күңел ачаек әле.

                                  Кояш бата һәм ай калка,      Ризван

Яшьләр яшел болында.

Зәңгәр болын чәчәкләре,

      Чибәр кызлар кулында

         Яр астында чишмә ага        Рәйлә

          Челтер-челтер тавышы.

          Җил искәндә иелеп кала

          Читкә үскән камышы.

                                   Җир яшәрә  аның суын эчеп,     Гөлназ

              Ак каеннар яфрак яралар.

                           Таң алдыннан аның җырларыннан

                   Сандугачлар канатланалар...

Гөлназ: Кызлар, егетләр! Уйнадык та, җырладык тә, биедек тә! Әйдәгез кайтыйк инде.?

Барысы: Эй, кайтасы килми бит але!

                            -  Кайтыик инде, әни өйдә су көтә .

        Зөһрә: Кызлар, малайлар «Башмаклы» уйнап алыйк әле, аннан өйгә кайтырбыз .

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш),уртага баса.

Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.
Уен яңадан башлана.

 Чылтырап аккан чишмәгә     Айзилә  

Суга дип барган идем.

Тиз генә әйләнеп өйгә,

Кайтырбыз дигән идек.

              Әле айлы кич җитмәгән,      Талия

Янмый күктә йолдызлар.

 Су алырга дип чишмәдән

Ашкына безнең кызлар.

Чишмәләрнең суы салкын,

Эчәсе килеп тора.        Камилә

Чишмә буена утырып

Җырлыйсы килеп тора.

(Кызлар көянтә-чиләкләрен тотып горур басып торалар, егетләр аларга елгадан су алып чиләкләрен көянтәгә эләргә ярдәм итәләр. Кайтыр юлга чыгалар.)

Татар халык иҗатын            Зөһрә

Милли гореф гадәтен.

Тугры халык антларга

Сүз бирәбез сакларга!

        Данияр        Халык авыз иҗатын куллангач шөгыльләрдә

                                                  Кызыксынып тыңлый барлык балаларда,

                                       Әдәпле булырга, сәләтле булырга,

                                          Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

   Ильдан        Борыңгы бәйрәмнәрне үткәрәбез бакчада

                              Без рәхмәтле тәрбияче апаларга.

 Әти-әнине тыңларга, тәмле телле булырга,

                              Өйрәтәләр бакчаларда, бакчаларда.

Азалия, Раяз, Гөльяз бергә:

Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә.

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Югалган хәрефләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.

Балаларның  авазлар, хәрефләр  турындагы  белемнәрен  ныгыту. максатыннан үткәрелә....