Югалган хәрефләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа) по теме

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

  Балаларның  авазлар, хәрефләр  турындагы  белемнәрен  ныгыту. максатыннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yugalgan_href.docx0 байтов
Файл yugalgan_href.docx12.4 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Югалган хәрефләр

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.

         

 Максат:   Балаларның  авазлар, хәрефләр  турындагы  белемнәрен  ныгыту.  Авазның  сүзләрдә  яңгырашын  күзәтү.  Балаларда   күңел  күтәренкелеге, шатлыклы  кәеф  булдыру.  

  Үткәрү  урыны: музыка  залы  

   Бизәлеше: стеналарга  төрле  хәреф  рәсемнәре  ясалган. Зал  шарлар  белән  бизәлгән.  

  Барышы: Балалар  музыка  астында  залга  үтәләр. Г. Садә  һәм  Л. Батыр-Болгаринең  “ Хәрефле  шакмаклар”  көе  яңгырый.  

  Балаларны  Белем  бабай  каршы  ала: Исәнмесез, балалар. Исән-сау  килеп  җиттегезме! Мин  Белем  бабагыз  булам. Әйдәгез  әле, үзегезнең  бакчагыз  белән  таныштырыгыз ,анда  нәрсәләр  белән  шөгыльләнәсез, көннәрегез  ничек  үтә? (балаларның  җавапларын  тыңлау.)  

Ә  хәзер  мин  сезне  үземнең  оныкларым  белән  таныштырып  чыкмакчы  булам (зур  итеп  ясалган  хәрефләрне  балаларга  күрсәтә, аларның  нинди  хәреф  икәнлеген  сорый - сузыкмы  әллә тартыкмы, яңгыраумы  әллә  саңгыраумы). Әйдәгез, хәрефләр  белән  бер  уен  уйнап  алыйк.  

                         “ Әкәм – төкәм”  уены.  

Зур  итеп  ясалган  әкәм-төкәм  макеты, 1- 6  га  кадәр  нокталар  куелган  кубик.  

Уен  барышы: бер  бала  кубикны  тәгәрәтеп  җибәрә. Нинди  сан  чыга, шулкадәр  адым  ясый. Кайсы  предметта  туктала,  шул  предмет  исемендәге  беренче  авазны  әйтә. Дөрес  әйткән  очракта,  уенны  шул  бала  дәвам  итә. Беренче  булып  уртадагы  рәсемгә  барып  җиткән  бала  җиңүче  була.  

             Белем  бабай:  Булдырдыгыз, балалар. Карагыз  әле, сез  уйнаган  арада  хәрефләр  югалган  бит. Нишлик  инде?(балалар  белән  эзләү, ләкин  таба  алмау).  Балалар, бер  уен  уйнап  алсак  кына,  без  ул  хәрефләрне таба  алырбыз.  Уен  “ Хәреф, син  кайда ?”  дип  атала.  

Уен  барышы : А  авазы  син  кайда?  

                            Мин – алмада, атта, агачта, аккошта, аюда, Алсуда.  

                             Б  авазы  син  кайда ?  

                             Мин – балыкта, бананда, бүредә, барабанда.  

         Уен  шулай  дәвам  итә. Уен  беткәннән  соң, яңадан  хәрефләрне  эзләп  карыйлар, алар  табыла. Хәрефләр  белән  күмәк  бию  оештырыла. Белем  бабайга  рәхмәт  әйтеп,  кире  төркем  бүлмәсенә  кайту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

"Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

quot;Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!" - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән  үткәрелгән күңел ачу кичәсе....