"Туган тел саекмас чишмә"
консультация (средняя группа) на тему

Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ti-nilr_ochen_konsultatsiya.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен консультация

Туган тел саекмас чишмә

 Чал гасырлар арасында

Йолдыз булып янасы бар-

Юл бирегез нарасыйга,-

Аның ерак барасы бар,

Үзенә юл ярасы бар

(Р. Әхмәтҗанов.”Сабый елы”)

        Безнең әби-бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, сөйләмдә чит-ят сүзләр буталып йөрүен яратмаган, татарның татар белән саф татарча сөйләшүен, үз ана телеңдә милләтеңә хәлеңнән килгәнчә хезмәт итүне, аны алга өндәүне таләп иткән. Үз баласының нинди шартларда зиһенле, белемгә хирыс, гаилә җанлы, кешелекле, мәгърифәтле булып үсәсен үз тәҗрибәсендә ачыклаган.

        Туган тел дәрьясына сабый ничек чума ала соң?

        Иң беренче чиратта, әлбәттә, дөньяның иң гүзәл, иң мәрхәмәтле кешесе ана аша. Нинди чаралар беләнме? Иң әүвәл бишек җырлары ярдәмендә. Бишек җырлары аша, сабый тәүге мәртәбә матурлык, йөрәк җылысы, ата-ана, өлкәннәр мәхәббәте һәм мәрхәмәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган ил, туган йорт, туган туфрак, чишмә суы, киң аланнар, урман-кыр кебек төшенчәләр белән рухи аралаша.

Бала йокысыннан уянгач та (уяныр вакыт җиткәч тә), халык тарафыннан аңа әйтерлек үрнәкләр иҗат ителгән:

Тор, тор, тургай,

Йокың туйган бугай.

Кояш яктырып чыккан,

Сине яланга чакырган.

Тор, тор, то-о-ор!

        Сабыйны физик яктан чыныктыру һәм үстерү максатларында, гадәттә, ата-аналәр баланың кул-аякларын хәрәкәтләндереп, гимнастика ясаталар, күкрәгеннән сыйпап, киерелдерәләр, сузылдыралар. Шунда шат күңел, көр һәм ягымлы тавыш белән халык поэзиясеннән үрнәкләр китерелә.

Киерелгәндә киндер буе,

Сузылганда салам буе,

Үс,үс,үс-с-с!..

Яки бала тез өстендә, аяк очында сикертелә:

Үч-үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсәр әле, зур булыр,

Зур булыр да, туй булыр!

Менә бала юындырыла. Монда поэзия, баланың рухи үсешен кайгырту, аның бәхетле, тәүфиклы, игелекле булып үсүенә өметләр:

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Озын гомерле булсын,

Бәхетле, тәүфиклы булсын,

Игелекле, шәфкатьле булсын.

Үсә-үсә бала үзе белән аралашучы кешеләрне таный, аларны үзенә “газиз җаннар” буларак кабул итә бара, тирә-юньдәге әйберләр, күренешләр, билгеләр белән таныша, аларның атамаларын дөрес әйтергә, аларны үзара бәйләнештә карарга, үзгәрешләрнең сәбәпләрен белергә өйрәнә. Чолгап алган мохитта ориентлашуы камилләшкән саен, сүзлек запасы да байый, сөйләме, сөйләм аһәңен тоюы чарлана. Тел баю һәм дөньяны танып белү процессының сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге, һичшиксез табышмаклар, әкиятләр, тел шомарткычлар, җыр-биюләр, әдәби әсәрләр белән танышу исәбенә тәэмин ителә.

Кулланылган әдәбият.

1. М.Ф.Кашапова. Иң гүзәл тел- туган тел. - Казан, “Мәгариф”, 2009 ел

2. С.Г. Исмәгыйлева. Туган тел- очар канат. - Чаллы, “Камаз” , 1994.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

"Тел- саекмас чишмә" темасына чыгыш

                          И туган тел, и матур тел,...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....


 

Комментарии

Салимова Ранзия Ранасовна

Эшегездә уңышлар телим.