"Тел- саекмас чишмә" темасына чыгыш
материал на тему

                            И туган тел, и матур тел,

                          Әткәм-әнкәмнең теле!

                          Дөньяда күп нәрсә белдем,

                          Син туган тел аркылы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tel_-_saekmas_chishm_kons-ya.docx22 КБ

Предварительный просмотр:

        Туган илем, туган телем... Үз илем, үз телем... Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола –бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?

        Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, - дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең  “сөйләп торган теле” татлымы соң? Бүгенге гаиләдә ана теленә, халкыбызның рухи байлыгына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә нинди мөнәсәбәт күзәтелә?

       Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, нинди  телдә тәрбияләнү мәсьәләсен бала өчен алдан үзләре хәл итеп, дәүләт теленең аралашу өчен күбрәк кулланыла торганын  - рус телен сайлыйлар. Ә бит ана теленең иң бөек тәрбияче булуын сөекле шагыйребез Г.Тукай бик дөрес язган:

                          И туган тел, и матур тел,

                          Әткәм-әнкәмнең теле!

                          Дөньяда күп нәрсә белдем

                          Син туган тел аркылы.

      Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан – буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф – гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола – бәйрәмнәрен, әдәбият  һәм сәнгать әсәрләрен – кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Һәркем үз баласын

акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели.Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак  кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм  гореф – гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була  ала.Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәнлелеген аның күңеленә сендерергә тырышкан.

         Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган    телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбиялэү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп,үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.

          Балаларны икенче телдә яки үз ана телендә әдәби тел нормаларына туры китереп сөйләшергә өйрәткәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бәйләнешле сөйләм - аларга бер - берсен аңлау өчен бердәнбер чара.

    Авазларны әйтергә өйрәткәндә, әти-әниләрнең һәм тәрбияченең сөйләме балалар өчен һәрчак үрнәк була, хикәяләр сөйләргә, шигырь ятларга, сорауларга җавап бирергә өйрәткәндә дә бу шарт истә тотылырга тиеш.

     Балаларны ана теленә өйрәткәндә, күрсәтмә әсбаплар куллануы бик мөһим, чөнки бала абстракт күренешләрне түгел, ә конкрет образларны кабул итә. Аны тормышка ашыру төрле аудиовизуаль чараларның булуы белән аерылып тора. Бу чаралар танып белү мөмкинлекләренең чиген тагын да киңәйтә. Күрсәтмә принцибын практикада кулланганда, нигездә, я предметларны турыдан-туры тою, зиһенгә алу, я элек кабул ителгән тойгылар ярдәмендә күзаллау ята.

Ана теленә өйрәтү дидактика, ягъни үзара сөйләшү принципларына нигезләнеп үткәрелә һәм ул түбәндәге инновацион алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла:

  • Балага таныш булган предметлар һәм эш төрләре;
  • Схемалар, пиктограммалар;
  • Рәсемнәр белән эшләү;
  • Сүзле, хәрәкәтле уеннар, җырлар, шигырьләр;
  • Хикәяләр, әкиятләр уку, аларның эчтәлеген сөйләү;
  • Техник чаралар куллану.

      Уеннар барышында сөйләм теле үстерү белән бергә, балаларның мөстәкыйль фикер йөрту сәләте дә үсә, тормыш-көнкүрешкә һәм тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша, бала ана теленең матурлыгын тоярга, аның яңгырашын аңларга, яратырга өйрәнә.

        Безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә ана теле, бәйләнешле сөйләм үстерү төп бурычлардан санала. Без балаларда диалогик һәм монологик сөйләм формаларын камилләштеребез; сорауларга дөрес итеп җавап бирергә, үзләре сораулар бирә белергә күнектерү эшен ныгытабыз. Шул ук вакытта, мөстәкыйль рәвештә, эзлекле һәм сәнгатьле итеп әдәби текстларның эчтәлеген сөйләргә өйрәтәбез. Балалар картина яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәялэр төзиләр. Бу аларның аңы, фикерләве, игътибары камилләшүгэ һәм сүзлекләре баюга китерә.

        Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында сөйләмне үстерүдә матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын урынлы файдалану бик мөһим. Хикәя, әкият уку балаларда вакыйгалар эзлеклелеген белергә, әдәби геройлар аша характер үзенчәлекләрен тоярга ярдәм итә. Баланың сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары, табышмакарның әһәмияте  искиткеч зур.  

     Без балаларга эчтәлекне сөйләргә, әдәби әсәрнең жанрын билгеләргә, төп фикерен аңларга өйрәтәбез.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигырьләр сөйләргә яраталар; алар нәфис сүз аша матурлыкны күзалларга, образлы фикерләргә өйрәнәләр һәм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үзләштерәләр.

        Без сөйләм телен үстерү эшчәнлегендә үзләштерелгән белемнәрне ныгыту өчен сүзле, дидактик, үстерешле уеннарын кулланабыз. Сүзле уен барышында балалар сөйләмендә исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш һәм алмашлыкларны урынлы кулланырга өйрәнәләр. Ә дидактик һәм үстерешле уеннар барышында баланың характеры формалаша, сизү органнары ныгый, логик фикерләве, танып белүчәнлеге арта. Уен барышында бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнәләр. Болар барысы да телне, сөйләмне үстерә.

        Без шулай ук белем бирү эшчәнлегендә инновацион алымнар да кулланабыз: пиктограммалар, схемалар, әкият-терапия, УМК, техник чаралар. Пиктограммалар - борыңгы сүрәт кулланылган шартлы рэсем. Пиктография - сүрәт язуы, рәсемнәр белән язу, хәрефләр белән язуга кадәр булган язу. Язуның беренче этабы рәсем язуы булган. Пиктограммалар - гадиләштерелгән рәсемнәр, билгеләр, тамгалар. Ул предметның копиясе тугел, Балалар  пиктографикны тиз үзләштерәләр. Тәрбияче балага : «Әйдәле, укып күрсәт әле,» - дип, аңарда үз-үзеңә ышанычта тудыра. Һәм бала рәсем-схеманы китап укыган кебек укый ала. Пиктограммалар кулланып эшләүне 4 этапка бүлергә мөмкин.

1 нче этап: башта, күрсәтмә материалыннан тыш(уенчыклар,рәсемнәр), шөгыльләрдә теге яисә бу әйбернең контурлы рәсеме-пиктограмма күрсәтелә. Тәрбияче рәсем-пиктограмманың нәрсә аңлатуы турында сөйли:

             - түгәрәк        - яратам                                

        - алма                               - шакмак                һ.б.

 2 этапта балаларны таныш сүзләр (рәсем-схема) кулланып, җөмләләр төзергә өйрәтү бурычы куела. Бала, җөмләдәге сүзләр тәртибен схема-пиктограммадан күреп, сүзләрне искә төшерә һәм телдән җөмлә төзи. Мәсәлән:                                  әлеге этапта балаларга җөмләләр « язылган» карточкалар  тәкъдим итү отышлы. Җөмләләр  төзергә өйрәнгәннән соң, балалар ел фасыллары, урман, хайваннар турында хикәяләр төзи башлыйлар, табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр иҗат итәләр. Бу өйрәтүнең 3 этабына карый.

                   Түгәрәк , туп түгел

                   Кызыл төстә, алма тугел   (помидор ).

4 этапта исә (мәктәпкә әзерлек төркеме өчен) үзләре уйлап чыгарган һәм «язган» хикәя, шигырьләрне иптәшләренә укып күрсәтәләр. Бу алым балаларны фикер йөртергә, уйланырга өйрәтә һәм тел байлыгын үстерә. Схемалар һәм тамгалы карточкалар куллану шигырьләр ятлау процессын да шактый җиңеләйтә, аның эчтәлеген яхшырак һәм тизрәк аңларга мөмкинлек тудыра. Безнең балалар пиктограммаларны яратып укыйлар. Бу балаларга татар телен өйрәтүдә, материалны җиңел һәм аңлы үзләштерергә ярдәм итә, балаларны активлаштыра, игътибарын туплый, сөйләм телен үстерүгә булыша.

        Бердәм белем бирү эшчәнлегендә һәм режим моментларында да  әкият-терапия куллануы да нәтиҗә бирә. Әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур. Әкиятләрдә халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвыгы тупланган. Һәр  әкиятнең ачык сизелеп торган тәрбияви максат бар. Аларның һәрберсе гыйбрәтле, үгет-нәсихәтле, нинди дә булса әхлакый хакыйкатьне үткәрә.

        Әкият-терапиянең  үзеңә җәлеп итүе, беренче чиратта аның күпкырлы булуы белән аңлатыла:

  • Әкият-мәгълүмати. Бала уйлап тапкан әкияткә анализ ясау аша педагог аның тормышы, хәләте, авырлыкларны җиңә алу сәләтләре турында информация ала.
  • Әкият-чиксез. Бала әкиятне үзгәртеп, баетып, үзгәртүләр кертеп, үз-үзең чикләүне җиңә һәм тормышын үзгәртә, баета.
  • Әкият-феерик. Төрле курчаклар, маскалар, костюмнар, музыкаль инструментлар куллану – баланы серлелек һәм могҗизалар дөньясына кертә.
  • Әкият-эмоциональ. Әкият-терапия шөгыльләрендә бала үзенең социаль иммунинетын ныгытып, эмоциональ заряд ала.

Балалар белән аудиоязмалар тыңлыйбыз: җырлар, әкиятләр тыңлыйбыз, сәхнәләштерәбез; мультфильмнар карыйбыз. Бала, билгеле бер сюжетны карап, аның эчтәлеген, таныш сүзләрне аңлый. Шулай ук балалар белән уеннар оештырабыз: «Бу нинди әкияттән?», «Булсаң зирәк - әйт тизрәк» һ.б. Мәсәлән, балаларга сораулар бирелә:

  1. Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана?
  2. Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбере?
  3. Буре ничек итеп койрыксыз калган? Һ.б. уеннар.

       Әкият-терапияне кулланып, балага үзенең проблемаларын чишәргә ярдәм итеп була; аның эмоциональ тотрыклылыгын торгызып яисә үз-үзен тотышында кимчелекләрне бетереп, шулай ук интеллектуаль үсешкә ярдәм итәргә мөмкин.

        Гаять катлаулы һәм мөһим бу мәсьәләне гаилә, балалар бакчасы бердәм булып, кулга – кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уен өйрәтү алымы. Чыгыш.

Бу чыгышны тәрбиячеләргә семинарларда һәм конференцияләрдә кулланырга була....

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

"Туган тел саекмас чишмә"

Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя....

Чыгыш: Тирә-юнь белән таныштыру аша сөйләм телен үстерү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә УМК ны куллану....

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...