Карга боткасы
план-конспект занятия
Предварительный просмотр:
Карга боткасы
Балалар: Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Әби: Хуш киләсез, кунаклар!
Сезне күптән көтәбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Ибраһим: Карга әйтә: карр, карр,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны салып бар,
Әпәй, итең тагып бар,
Барр, барр, барр!
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Тагын булса, он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк,тоз кирәк,
Чыгар,түтәй, тизрәк!
Балалар: Синең кебек уңган түтәй Бу дөньяда бик сирәк!
Түтәй: Бирәм,балалар, мәгез,
Күпме кирәк, алыгыз. (сый бирә)
Ибраһим: Рәхмәт сиңа,түтәй. Кулың-аягың сызлаусыз булсын! Йөз яшә!
Инсаф: Кыш үтте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Сандугач аваз бирде,
Мәрьям: Казанга шулпа кирәк,
Шулпага ярма кирәк,
Шәкерткә акча кирәк,
Йосыф: Тормыш түгәрәк булсын,
Мал-туарыгыз артсын,
Бозауларыгыз чапсын,
Игеннәрегез уңсын,
Күкәй кебек тук булсын,
Түтәй: Амин, шулай булсын! Балакайлар, нинди һөнәрләрегез бар? Нәрсәләр өйрәндегез? Күңел ачып китик әле.
Язгөл “Калфагым” җырын җырлый.
Зилә татар халык биюе “Бас, бас, 2 бас”
Түтәй: Рәхмәт, балалар! Бәйрәмнәр котлы булсын!
(балалар җырлап башка өйгә китәләр)
Ибраһим: Әби, бабай, өйдәмесез?
Бер йомырка бирәмсез?
Бер йомырка бирсәң,
Тавыгың салып утырсын,
Иләк-чиләк тутырсын,
Йомыркагыз күп булсын.
Балалар: Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк!
Тагын булсын күкәй ,
Шикәр булсын, тәмле чәй .
Рәхмәт әйтеп әбекәй,
Без итәрбез чәбәкәй.
Әби: Мәгез, балалар, мәгез, Бәйрәмегез котлы булсын!
Бергәләп: Рәхмәт, әби!
Сыерыгыз сөтле булсын: Му –у – у
Атыгыз көчле булсын: Иха –хай
Куйларыгыз күп булсын: Бә- ә- ә- ә!
Руфинә: Аягыбыз җиңел булсын,
Зилә: Балаларыгыз тәүфыйкълы булсын,
Зилия: Гаиләгез сәламәт булсын,
Дилия: Йортыгызга бәрәкәт иңсен!
Ибраһим: Әй әбекәй , әбекәй ,
Пешер безгә тәмлекәй .
Пешер безгә ботка да ,
Пешер бераз әлбә дә .
Әби: Пешерәм, балакайлар, пешерәм.
Карга килер – казан асар ,
Торна килер – тоз салыр ,
Саескан килер – салма салыр .
Песнәк килер – пешерер ,
Чыпчык килер – тикшерер ,
Карга ашап бетерер .
Кап – та коп !
Әби: Мин ботканы пешерергә куям , сез күңел ача торыгыз.
Салих җырлый “Әсиләсе, Вәсиләсе”
Кызлар башкаруында “Умырзая” биюе
Әби: Ботка пеште, авызга төште. (әби ботканы эскәтер өстенә китереп куя)
Балалар: Ал да итәек әле,
Гөл дә итәек әле,
Күңелле итеп, бергәләшеп
Ботка ашаек әле.
Тәмле микән боткасы,
Авыз итәек әле.
Матур язны каршылап,
Бәйрәм итәек әле.
Әби: Менә бусы-Җир анага!
Җир атасы-җирән сакал,
Җир анасы-асыл бикә!
Түбәсенә-туклыгың бир,
Тамырына-ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
Менә бусы - суга,
Су иясе ташламасын!
Менә бусы - күккә,
Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә - туклык, гаиләгә - иминлек килсен!
Бусы - кошларга!
Канат очларында язны алып килгәннәре өчен!
Ибраһим: Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Чыпчык, чыпчык, чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып.
Песнәк, песнәк, кил тизрәк,
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Карга, карга, син кара,
Кабып кал азык барда.
Балалар сыбызгы сызгырталар
Әби: Ә калганы - сезгә, балалар. Утырышыгыз. Сыйланыгыз. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз. Милли йолаларыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмагыз.
Балалар: Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Әби: Хуш киләсез, кунаклар!
Сезне күптән көтәбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Ибраһим: Карга әйтә: карр, карр,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны салып бар,
Әпәй, итең тагып бар,
Барр, барр, барр!
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Тагын булса, он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк,тоз кирәк,
Чыгар,түтәй, тизрәк!
Балалар: Синең кебек уңган түтәй Бу дөньяда бик сирәк!
Түтәй: Бирәм,балалар, мәгез,
Күпме кирәк, алыгыз. (сый бирә)
Ибраһим: Рәхмәт сиңа,түтәй. Кулың-аягың сызлаусыз булсын! Йөз яшә!
Инсаф: Кыш үтте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Сандугач аваз бирде,
Мәрьям: Казанга шулпа кирәк,
Шулпага ярма кирәк,
Шәкерткә акча кирәк,
Йосыф: Тормыш түгәрәк булсын,
Мал-туарыгыз артсын,
Бозауларыгыз чапсын,
Игеннәрегез уңсын,
Күкәй кебек тук булсын,
Түтәй: Амин, шулай булсын! Балакайлар, нинди һөнәрләрегез бар? Нәрсәләр өйрәндегез? Күңел ачып китик әле.
Язгөл “Калфагым” җырын җырлый.
Зилә татар халык биюе “Бас, бас, 2 бас”
Түтәй: Рәхмәт, балалар! Бәйрәмнәр котлы булсын!
(балалар җырлап башка өйгә китәләр)
Ибраһим: Әби, бабай, өйдәмесез?
Бер йомырка бирәмсез?
Бер йомырка бирсәң,
Тавыгың салып утырсын,
Иләк-чиләк тутырсын,
Йомыркагыз күп булсын.
Балалар: Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк!
Тагын булсын күкәй ,
Шикәр булсын, тәмле чәй .
Рәхмәт әйтеп әбекәй,
Без итәрбез чәбәкәй.
Әби: Мәгез, балалар, мәгез, Бәйрәмегез котлы булсын!
Бергәләп: Рәхмәт, әби!
Сыерыгыз сөтле булсын: Му –у – у
Атыгыз көчле булсын: Иха –хай
Куйларыгыз күп булсын: Бә- ә- ә- ә!
Руфинә: Аягыбыз җиңел булсын,
Зилә: Балаларыгыз тәүфыйкълы булсын,
Зилия: Гаиләгез сәламәт булсын,
Дилия: Йортыгызга бәрәкәт иңсен!
Ибраһим: Әй әбекәй , әбекәй ,
Пешер безгә тәмлекәй .
Пешер безгә ботка да ,
Пешер бераз әлбә дә .
Әби: Пешерәм, балакайлар, пешерәм.
Карга килер – казан асар ,
Торна килер – тоз салыр ,
Саескан килер – салма салыр .
Песнәк килер – пешерер ,
Чыпчык килер – тикшерер ,
Карга ашап бетерер .
Кап – та коп !
Әби: Мин ботканы пешерергә куям , сез күңел ача торыгыз.
Салих җырлый “Әсиләсе, Вәсиләсе”
Кызлар башкаруында “Умырзая” биюе
Әби: Ботка пеште, авызга төште. (әби ботканы эскәтер өстенә китереп куя)
Балалар: Ал да итәек әле,
Гөл дә итәек әле,
Күңелле итеп, бергәләшеп
Ботка ашаек әле.
Тәмле микән боткасы,
Авыз итәек әле.
Матур язны каршылап,
Бәйрәм итәек әле.
Әби: Менә бусы-Җир анага!
Җир атасы-җирән сакал,
Җир анасы-асыл бикә!
Түбәсенә-туклыгың бир,
Тамырына-ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
Менә бусы - суга,
Су иясе ташламасын!
Менә бусы - күккә,
Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә - туклык, гаиләгә - иминлек килсен!
Бусы - кошларга!
Канат очларында язны алып килгәннәре өчен!
Ибраһим: Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Чыпчык, чыпчык, чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып.
Песнәк, песнәк, кил тизрәк,
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Карга, карга, син кара,
Кабып кал азык барда.
Балалар сыбызгы сызгырталар
Әби: Ә калганы - сезгә, балалар. Утырышыгыз. Сыйланыгыз. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз. Милли йолаларыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмагыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРАЗДНИК “КАРГА БОТКАСЫ - ГРАЧИНАЯ КАША”
СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА...
Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ
Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"
Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....
Карга боткасы
Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)
Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"
Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

