Карга боткасы
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Леонтьева Гульназ Анасовна

 

   Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon karga_botkasy.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

     Без бүген балалар “Карга боткасы” бәйрәменә җыелдык. “Карга боткасы”- яз бәйрәме ул. Балалар , әйдәгез бергәләп бәйрәм итик.Элекке заманнарда “Карга боткасы” бәйрәмен бөтен авыл халкы бергә җыйналып бәйрәм итә торган булганнар. Бергәләп күңел ачканнар, уйнаганнар, җырлаганнар.Ахырдан барысы утырып, ботка ашаганнар.

    Ә сез бу бәйрәмне ничек килеп чыкканнын беләсезме?

1нче бала.Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди . Алар язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар.

2нче бала.Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.

      Балалар, безнең бәйрәмгә тиздән кунаклар килер, Кара каргалар да очып килеп җитәрләр. Ә безнең бернәрсәбез дә әзер түгел.Әйдәгез, бәйрәм өчен нәрсәләр кирәклеген искә төшерик.

     Балалар.Ярма, күкәй, сөт, казылык, ит.

Шулай. Без аларны кайдан алырбыз икән?

     Балалар. Элек бәйрәм өчен сыйны балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Без дә шулай итик.

Ә мин тиз генә учак ягып җибәрим.

Балалар сый җыярга китәләр.

1нче бала (өй янына килеп)

  • Өйдәме түтәй?

Бир, зинһар күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Әби күкәй бирә. Балалар рәхмәт әйтәләр, юлларын дәвам итәләр.Икенче өй янына килеп:

2нче бала

-Өйдәме түтәй?

Май кирәк, ярма кирәк.

Карга туена бар да кирәк.

Тагын булса он чыгар.

Пешерәбез без чумар.

  3нче бала.

Шикәр кирәк, тоз кирәк,

Чыгар, түтәй, тизрәк!

Синең кебек уңган түтәй

Бу дөняда бик сирәк.

Әби. Менә, балалар, бар да бар, май да сөт тә, күкәй дә. Ботка да пешерербез, чәен дә куярбыз.

Бабай.  Барысы да бар балалар:ярма да, май да, тоз да. Бар әнисе ботканы пешерергә куй. Бер бәйрәм итик әле , ял итик. Сезнең һөнәрләрегез дә күптер инде, балакайлар?

Тәрбияче. Ботка пешкәнче без бераз җырлап алыйк.

Э.Гыйлфанова музыкасы;   Йолдыз шигыре.

“Карга боткасы”

Тәрбияче.Балалар , карагыз әле, каргалар килгән

1нче карга.

Кага әйтә: кар, кар,

Туем җитте, бар, бар,

Ярма, күкәй алып бар,

Сөт, маеңны алып бар,

Ипи-чәең алып бар,

Карр,карр, карр!

2нче карга

Карга әйтә: кар-р,кар-р,

Мичтә бәлеш бар-р,бар-р.

Берсен генә алыр идем,

Өйдә кунак бар-р, бар-р.

3нче карга

Кар-р, кар-р.

Туем җитте бар, бар.

Матур язлар алып килдек.

Күңелле җәйләр китердек.

Тәрдияче.Килегез, килегез, каргалар, түрдән узыгыз.

     Син кем? Син нишләп йөрисең?

Шәвәли.Исәнмесез, балалар.Мин-Шәвәли.

 Җырлый-җырлый Шәвәли керә,кулында рогатка:

Мин-Шәвәли,Шәвәли,

Шук малай мин Шәвәли.

Кулга рогатка аламын, 

Каргаларны куамын.

Т.Шәвәли, син нишләп каргаларны куасың, нишләп рогатка алдың?

Ш. Алар иртән, кичен кычкыралар: кар-р,кар-р,

Тиздән бетә кар-р,кар-р,- диләр.

Т. Балалар,Шәвәли дөрес эәлиме?

Б. Юк.

Шәвәли: Нишләп әле дөрес эшләмәскә, кемгә кирәк ул кычкыра гына белә торган каргалар? Мин бит әле каргаларга гына түгел, чыпчыкларга да, саесканнарга тагын бвшка кошларга да атам. И-их ничек күңелле!

Т. Эх, Шәвәли син шук малай гына түгел, син бик начар – хулиган малай икәнсең.

Ш.Нишләп алай ул апа?

Т. Балалар сөйләп бирегез әле кошлар нинди файда китерәләр?

Ш. Миңа бик оят, мин аңладым. Кешеләр кошлар хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар, ә мин аларны рогаткадан атып йөрим. Мин башка беркайчан да алай эшләмәм. Гафу итегез апа, гафи итегез, балалар.

Т.Ә, хәзер бәйрәмне дәвам итик. Язны тәбрикләп шигырләр сөйлик.

Аргансыздыр уйнап алыйк. Татар халык уены “Куш кулым”.

Әби

Алай итик әле без
Болай итик әле без

Күңелле итеп, бергә-бергә

Ботка ашыйк әле без.

Т.Рәхмәт сезгә кошкайлар, безгә шундый матур яз алып килгәнегез өчен. Инде сез дә боткадан җитешегез.

Әби белән бабай балаларга тәләкләр телиләр.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....