"Карга боткасы"
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Ибрагимова Ильсеяр Галимулловна

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.docx18.81 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә “Карга боткасы” бәйрәме.

Максаты:Халкыбызның элеккеге бәйрәмнәрен искә төшерү.Кошлар турында

                 җырлар,шигырьләр, табышмаклар өйрәнү.

                                         Бәйрәм барышы:

Матур көйгә балалар залга кереп ярымтүгәрәк ясап басалар.

“Яз җитә” җыры.Яз турында шигырьләр:

1нче бала: Бөре чуклары белән,сыерчыклары белән

                     Яз килә,яз килә.

                     Яз ишекләрдән керә,яз тәрәзәдән керә,

                     Кар суында йөгерә,яшеллеккә төренә.

                     Яз күкри, тетри һава,яз кошлар белән кайта,

                     Язны һәркем ярата.

2.Бозларны кузгатты,яз җитте,яз җитте.

   Киң җәелеп су акты,су ерып боз үтте.

   Көн ямьле,көн аяз,сайрый яз кошлары

   Кадерле безгә яз,без бит яз дуслары.  

   3.Яз килә,яз килә,сыерчыклар килә

    Гөрләшеп,сайрашып җырчы кошлар килә.

Алып баручы:Әйе,балалар.Көннәр озаеп,кояш җирне ныграк җылыта башлагач,табигатькә яз килүе көннән-көн күзгә күренеп арта. “Март аенда чыпчык тезеннән боз булыр”,- дигән борынгылар.Чыннан да шулай,чыпчыклар күлләвекләрдә рәхәтләнеп су коена,таллар песи чыгара башлый.

Җыр:”Тал песие”

4.Ачылды ак калын юрган,исте апрель җилләре.

    Кошлар кайта, сагындырган  туган-үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп куанышып очалар

Канатларына күтәреп яз китерә ич алар.

5.Килсен,әйдә килсеннәр,без дуслары кошларның.

Оялар куйдык керсеннәр,бүләге дип дусларның.

Һәр җирен тикшереп,оялар сайласыннар

Сайрасыннар безне мактап,шатланып сайрасыннар.

А.б.Кышның салкын бураннары үтә,

        Менә тагын җиргә язлар җитә.

        Таллар бөре ача,кояш көлә,

         Кара карга җиргә тавыш бирә.

2 бала карга булып киенеп көйгә очып керәләр.

1 нче карга:Кар-кар, туем җитте бар,бар.

 2 нче карга:Матур җәйләр алып килдек.

                        Күңелле җәйләр китердек.

1 нче карга:Килдек-килдек.очып ерак җирдән,

                      Курыкмыйча ачы,салкын җилдән.

                       Яз хәбәрен сезгә китердек без

                      2 нче карга:  Гафу дуслар,озак көттердек без.

                        Хәзер менә оя ясап тизрәк,

                        Бала-чага үрчетергә кирәк.

А.б.Балалар, тиздән җылы якка киткән башка кошлар да кайтырлар.Шатланып сайрашырлар.Иң беренче кара каргалар килде.Әнә,тургайлар,сыерчыклар,сандугачлар.,карлыгачлар кайта.

6. Кайтыгыз инде кошкайлар!Сагындык үзегезне

      Кайтырлар дип зәңгәр күктән,алмыйбыз күзебезне.

      Каеннар көтә зарыгып,зәңгәр яз көтә сезне.

      Үзегез дә очрашуны,яздан ук көтәсезме?

7.Туган якның бизәге сез,туган якның җаны сез.

     Туган якка сез бик кирәк, онытмагыз сез аны!

     Ярый әле киткән чакта бөтенләйгә китмисез.

      Яз быел да бигрәк гүзәл, тик сез генә җитмисез.

8. Чү, туктагыз, таныгыз, бу бит таныш моңыбыз.

    Кем ул анда сызгыра, өздерепме өздерә?

     Ерак түгел. Якында.Әнә теге топольдә

    Бу бит таныш сыерчык! Сыерчыгым, очып чык!

Сыерчык булып киенгән бала керә.

Сыерчык: Ерак- ераклардан канат кагып,

                    Диңгезләрне кичеп, арып- талып,

                   Туган җиребезне сагнып кайттым

                   Җылы яктан сәлам алып кайттым.

  9 нчы бала:    Яз җиткәнен белгәннәр,сыерчыклар килгәннәр.

                            Ояларны күргәннәр, сайлап- сайлап йөргәннәр.

                             Мин ясаган ояны, икесе дә яраткан.

                             Алмасын дип башкалар саклашалар чиратлап.

                             Сәлам биреп аларга ерактан ук сызгырам.

                             Сәлам биреп алар да шундый итеп сызгыра!

   

                              Хәтта миннән уздыра!

10 нчы бала:      Җылы яклардан сыерчык килде.

                              Мин куйган яңа ояга керде.

                              Бик тә җентекләп тикшереп йөрде.

                              Шундый сөенде ошаткач инде.

                              Оя кырында чыбыкка басып,

                              Үзе турында сөйләде ачык.

                              “И, туган илне сагындым диде”

                              Аннан сайрады үзе чыгарган

                              “Сагыну” дигән яңа бер көйне.

“Сыерчык” җыры.

Көйгә калган кошлар да керә.

Сандугач: Төскә биткә бәхәссез, гап-гади кош мин үзем.

                    Тавышымны тыңлап кара , кемлегемне белерсең!

(Магнитофонда сандугач тавышы куела)

А.Б.И,торналар, кайда булдыгыз?

    Торна: Бик ерак.

А .Б. Озын булдымы юлыгыз?

Торна: Бик озак. Ә шулай да калмадык без югалып,

              Сезгә килдек якын дуслар яз алып.

Карлыгач: Койрык озын, ак түшем, кыска койрык мин үзем.

                     Соңга калып киләм мин, чебен- черкиләр чүплим,

                      Үз эшемне беләм мин.

Тургай: Кырлар өстеннән очам, күлдән иелеп су эчәм,

               Сайравым белән җырларга, шигырь юлына күчәм.

Күке:  Бала чыгармыйсың диеп гаеплисез, мин беләм.

            Йонлач кортларны аулыйм мин, мактаулы шуның белән.

11 нче бала: Исәнмесез кошкайлар, сез киләсен белдек без

                         Агачларга матур- матур өйләр ясап элдек без.

                          Хәзер инде сайрашыгыз, оялар сайлашыгыз.

                          Җиләк- җимеш бакчасында тизерәк кайнашыгыз.

Әби чыга: Әстагьфирулла, картым чык әле!

Бабай: Нәрсә булды, карчык? Ник кычкырасың?

Әби: Бу нинди тавыш дисәм, кошкайларыбыз кайткан бит картым!

Бабай: Алайса, карга боткасы пешерер вакыт җиткән. Бар, карчык, келәткә кереп боткага кирәкле әйберләрне алып чык әле.

Әби: Әй,карт хәтер, карт хәтер.Ботка пешерергә нәрсәләр кирәген онытып җибәргәнмен бит.Балалар, сез исемә төшерегезче?

(Балалар саныйлар)

Әби: Булды, картым, алып чыктым.Бар, казан астына ягып ботканы пешерергә куй.Ә без балалар белән яшь  чакта уйнаган уеннарны уйнап алырбыз.        

1.Чума үрдәк, чума каз”

2.Кулъяулык салыш уены.

3. Капкалы уены.

Бабай керә: Булды карчык,учак астына яктым, ботканы пешәргә куйдым.

Тик , ботка пешкәнче зирәклегегезне тикшереп алыйм әле. Табышмаклар әйтим әле:

1.Җәй шакылдый бу чүкеч

  Кыш шакылдый бу чүкеч

  Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

2.Бер кошым бар тынмый,

   Агачка оя кормый.

  Өе-  җирдә, көе күктә.(Тургай)

3. Бигрәк инде иләс кош, үз оясы булмас кош.

  Үз оясы булмаса да, күкәй сала торган кош.(Күке)

4. Кулы юк, балчык ташый,

  Балтасы юк, оя ясый.(Карлыгач)

5. Көндез йоклый, төнлә елый.(Ябалак)

6. Борыны озын, боты озын,

    Камышлыкта көнозын.

    Сазлык җирләрдә йөри,

    Тату торыйк дип сөйли.(Торна)

7. Язын килә, көзен китә

  Оя ясасаң үз итә.(Сыерчык)

Ай-һай, бик булган балалар икән болар карчык! Әйдә, без дә бер яшь чакларыбызны искә төшереп бер биеп алыйк әле.

Шаян татар биюе.(Бию ахырында барлык балалар да кушыла)

Әби: Картым, ботка көеп бетмәдеме икән?

Бабай:Әйдә,пешкәндер, алып килик булмаса.

Балалар идәнгә  эскәтер җәеп түгәрәкләнеп  утырашалар.

А.Б. Ал да алаек әле, гөл дә алаек әле.

         Күңелле итеп бергәләшеп

         Ботка ашаек әле.

Әби дога укый.Ботка ашагач балалар рәхмәт әйтеп залдан чыгалар.                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....