ТАТАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРАЗДНИК “КАРГА БОТКАСЫ - ГРАЧИНАЯ КАША”
рабочая программа (старшая группа) по теме

СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.docx29.99 КБ

Предварительный просмотр:

КАРГА БОТКАСЫ

Яр Чаллы шәһәре 104 нче “Бәләкәч” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе  Валеева Гөлнур Мансуровна

Максат: Балаларны татар халкының йола бәйрәме  – Карга боткасы белән таныштыру. Өлкәннәргә  карата шәфкатьлелек, табигатькә мәхәббәт, татар  милли сәнгатенә ихтирам тәрбияләүне дәвам итү.

(Матур итеп бизәлгән алан.  Алан уртасында “чишмә” ага. Агач түмгәге  өстендә, чишмә агышына сокланып бабай утыра. Аланга милли киемнән балалар керәләр .)

Балалар: Әссәләмәгаләйкем, бабакай!

Бабай: Вәгаләйкем әссәлам, балалар!

Бала:  Нинди матур алан! Әйеме,  бабакай!

Бала:  Нинди серле чишмә тавышы!

Бабай: Әйе, балалар. Менә кар сулары да, шушы чишмә суларына кушылып, гөрләвек тавышы чыгарып агалар. Яз килүен хәбәр итеп умырзая чәчәкләре баш калкыта. Туган ягыбызга яңадан ямьле яз айлары хөкем итә.

Тәрбияче:  Бабакай, безнең балалар яз турында бик матур җыр беләләр, җырлап күрсәтсеннәр әле үзегезгә.

Җыр “Яз килә”

Бабай: Бигрәк матур җыр икән. Рәхмәт сезгә балалар.

Тәрбияче: Бабакай, сез монда ни эшләп йөрисез соң?

Бабай: Яз җитте бит,  яз! Шушы язның матурлыгына сокланып, табигатькә хәйран калып йөрим әле менә. Һәрбер кош, агач,  җан ияләре  белән исәнләшеп аларга хәерле көн телим.

Таңнар саен хәерле көн телим

Аяз күкләр телим илемә ,

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә!

Тәрбияче: Рәхмәт бабакай, матур теләкләрегез  өчен. Без дә табигатьне бик яратабыз. Бүген шушы матур аланга “Карга ботка” сы уздырырга җыелдык.

Бабай: Бик яхшы. Әйдәгез бәйрәмгә бергәләп әзерләник , карчыкка да дәшим әле. (өйгә кереп китә)

(Җырлый- җырлый Шәвәли керә,кулында рогатка)

Шәвәли: Карга әйтә кар-р, кар-р!

Мичтә бәлеш бар, бар!

Мичтән бәлеш  алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар!

Тәрбияче:  Син кем? Ни эшләп йөрисең монда?

Шәвәли: Ә исәнмесез, апа! Исәнмесез, балалар!

Мин Шәвәли -  шук  малай!

Үткен малай, ут малай.

Держу  в руке рогатку,

Люблю стрелять на грачей.

Тәрбияче: Эх син Шәвәли! Нигә каргаларны куркытасың?

Шәвәли: Алар иртән, кичен  гел кычкыралар: кар- да-  кар, инде эреп бетте кар, кар-р, кар-р.  

Тәрбияче:   Ребята, Шәвәли правильно поступает?

Шәвәли: Алар бит бер нәрсә дә эшли белмиләр, гел кар! Кар! дип кычкыралар. Мин әле күгәрченнәрне, чыпчыкларны да куркытам.

Тәрбияче: Шәвәли, син әле шук кына түгел,бик тәртипсез малай да икәнсең. Ребята, давайте объясним ему  какую пользу приносят птицы. За лето 1 грач поедает на поле больше 8  тысяч насекомых. За день одна группа грачей очищает 6 гектаров полей от вредных насекомых.

Шәвәли: Мне очень стыдно. Я больше  никогда не буду  обижать птиц. Простите меня пожалуйста! А рогатку свою я сломаю и брошу.  

Тәрбияче: Мы простим тебя  Шәвәли. Но ты проси прощения еще  у птиц, покорми их, сделай  кормушки для них.

Шәвәли: Я так и поступлю, простите меня пожалуйста! ( чыгып китә)

Тәрбияче: Давным-давно люди не знали почему наступает весна. Они думали, что весну с теплых краев  на своих крыльях привозят грачи.  Поэтому проводили большой праздник под названием “Карга боткасы - Грачиная каша”.  Сегодня мы тоже проводим   этот праздник.  Чтобы сварить вкусную кашу нам  нужны продукты.

( милли киемнән балалар  кәрзиннәр тотып   өй янына киләләр)

Бала: Өйдәме, түтәй

Зинһар бир күкәй!

Бирсәң безгә 3 күкәй

Тавыгың салыр 100 күкәй.

Май кирәк,  ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк!

Әби: И, кунаклар бар икән! Балакайларым аллага шөкер бар да бар . Җөмһүриятебез барын да җиткереп тора. Пешерербез , алла боерса, боткасын да пешерербез, чәен дә куярбыз.

Бала: Рәхмәт әби! Кул аякларыгыз  сызлаусыз булсын. 100 гә кадәр яшә!

Әби: Амин, шулай булсын!

Бала: Әби, булса он чыгар

Пешерербез без чумар.

Шикәр кирәк,  тоз кирәк

Чыгар әби тизерәк.

Синең кебек  уңган әби

Бу дөньяда бик сирәк!

Бабай: Кһым!Кһым!  Кунаклар бар икән,  оланнар килгән анасы, хәзинәдә барын барсын да чыгар. Аллага шөкер бар да бар балалар,  ярма да бар, май да бар, тоз да бар.   Бәйрәмебез котлы булсын !

Балалар : Рәхмәт әби! Рәхмәт бабай!

Тәрбияче: Бабай, әби, әйдәгез безнең белән ботка пешерергә.

 Әби: Бабакай, әйдә казанны алып чык булмаса, ботканы пешерергә куйыйк. Самовар да куеп җибәрербез.  

Бабай: Бар да булыр  балалар. Без ботканы өлгертербез, ә сез күңел ачып  алыгыз.

Тәрбияче: Тыпыр- тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле

Уйнап көлеп, җырлап  биеп

Күңел ачаек әле.

Татар халык  уены ”Шома бас!”

( Әби белән  бабай чыгалар)

Тәрбияче:  Әби,  ботка пешәме анда?

Әби:  Пешәр балалар, бик тәмле булып пешәр.

Карга килер-казан асар,

Торна килер- тоз салыр.

Саескан килер-салма салыр,

Песнәк килер- пешерер,

Чыпчык килер-тикшерер,

Ә карга ашап бетерер.

Бабай:  Карчык,  без яшь чакта нинди уеннар уйный идек әле?

Әби:  “Без, без, без идек”  уены күңелле була торган иде. Әйдәгез балалар, сезне дә өйрәтәбез.

Бабай: Карчык, боткабызны суы азрак тоелды. Кызларыбыздан  сорыйкмы әллә,чишмәгә барып су алып кайтмаслармы икән?

Тәрбияче : Кайгырмагыз,  безнең өлгер кызларыбыз су юлын беләләр, ә аларга уңган егетләребез дә булышырлар.

Бию “Чишмә буенда”

Әби: Рәхмәт балакайлар. Боткага  су өстәп чыгыйм әле.  

(Карга “очып” керә - канатында телеграмма)

Тәрбияче укый: Исәнмесез балалар, без кара каргалар сезгә яз килүен хәбәр итәбез. Тиздән килеп җитәрбез. (очып чыгып китә) 

Бик яхшы, тиздән ботка да пешеп чыгар.

Ә без бераз җырлап, биеп алыйк.

Җырлы уен “Дубыр –дубая”

(Залга каргалар очып керә)

1 нче карга: Кар-кар-кар! Язлар җитте, балалар!

2нче  карга:  Кар-кар-кар! Матур бәйрәм көнендә, барда күңел ачалар.

 Тәрбияче:  Рәхим итегез, каргалар!

Татар халык уены “Чума үрдәк- чума каз”

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әби белән  бабайны да биетеп алыйк әле.

Әби: Биибез, нинди биемәгән. Бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.

Бие,бие Хәйбулла

Биегән кеше бай була.

Биегән кеше өстәлендә

Ипи белән май була.

(бабай бии)

Бабай: Бие, бие остарак

Бер аягың кыскарак

2 аягың тигез булса

Биер идең остарак!

Әби: Без монда биеп,  боткабыз  ташымасын тагын. Карап килим әле көеп тә китүе бар.

Уен “Очты-очты”

Әби: Карга боткасы  пешкән  балакайлар! Картым, әйдә син миңа булыш әле.  Балаларыбызны карга ботка белән сыйлыйк. (Казан белән ботка, самоварны алып чыгалар, ашъяулыклар  җәеп утырышалар)

Тәрбияче: Алай итәек әле,  

Болай итәек әле!

Күңелле итеп бергә- бергә

Ботка ашаек әле.

- Әби- бабай  сез олы кешеләр, беренче булып Сез боткадан авыз итегез.

Бабай: Бисмилаһираһманирахим. Бигрәкләр дә тәмле булып пешкән ботка!

Әби: Әйдәгез җитешегез балалар, ботканы  түкми-чәчми ашагыз! Карга боткасыннан авыз итсәң сәламәт булырсың дигән сүз дә бар. Бәхетле - тәүфыйкле булып үсегез!

Тәрбияче: А  кашей мы угостим всех. На улицу пойдем посыпим немножко каши на землю, чтобы угощались птицы. В народе еще говорят, кто пробовал грачиную  кашу целый год  не будет болеть, будет счастливым.

 Тәрбияче: Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Карга боткасы" ("Грачиная каша")

Предлогаемый сценарий разработан для детей старшей группы. Праздник проводится на татарском языке....

Конспект татарского национального праздника "Карга боткасы"

Конспект татарского национального праздника "Карга боткасы"...

Сценарии татарского национального праздника "Карга боткасы"

Каждый месяц по годовому плану мы проводим для детей веселые праздники и развлечения...

Сценарий проведения татарского праздника "Карга боткасы" ("Грачиная каша")

Праздник "Карга боткасы" ("Грачиная каша") является одним из самых популярных весенних праздников у башкир и татар. В старые время люди считали, что весну на кончиках своих крыльев...

Сценарий национального праздника "Карга боткасы"

Сценарий национального праздника "Карга боткасы" на татарском языке...