Сценарий праздника "Карга боткасы" ("Грачиная каша")
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Предлогаемый сценарий разработан для детей старшей группы. Праздник проводится на татарском языке. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon karga_botkasy-_grachinaya_kasha.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Карга боткасы.

Максат: “Карга боткасы” бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар: татар һәм башкорт халкының традиөияләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, игътибарлык һәм ритмик ишетүне үстерү; балалрны туган Башкортостаныбыз мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү.

Материал: йорт макеты, каргалар кастюмы, казан, кәрзин, азык-түлек, учак имитациясе, чигүле тастымаллар, сугылган палас, ашъяулыклар.

Бәйрәм барышы.

  1. Ачылды ак калын юрган

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскән җирләре.

Кызлар башкаруында “Кошлар биюе”.

  1. Көннәрен юлда үткәреп

     Куанышып очалар,

Канатларына күтәреп

Яз китерә бит алар.

Җыр “Язсылу”.

 

Карга булып киенгән ике бала керә.

  1. Карга әйтә кар, кар!

Туем җитте бар, бар.

Кар, кар, кар.

  1. КАР-КАРР! Кар-карр!

Яз җитте, балалар!

Матур бәйрәм көнендә

Бар да күңел ачалар.

Тәбияче. Әйе, менә карга туен үткәрер вакыт та җитте. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ди. Алар язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен каргалар килү белән бәйрәм ясый торган булганнар. Аны Карга боткасы дип атаганнар. Яланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар, ботка пешергәннәр. Каргаларны да ботка белән сыйлаганнар. Әйдәгез без дә өйләргә барыйк, дусларны чакырыйк, сый-хөрмәт җыйык.Балалар, өйдәгез!

Балалар зал буйлап атлый. Татарча көй яңгырый. 1 нче өй янына баралар.

Өйдәме, түтәй?

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Май кирәк, ярма кирәк,

 Карга туена бар да кирәк.

Әби: (йомырка, ярма алып чыга).

Менә, балалар, йомырка да бар, ярма да бар.

Т: рәхмәт, әби. Бездә буген карга боткасы, әйдә безнең беләе яланга.

Әби: рэмэт! Барам, брам. Бергәләп күңел ачып кайтырбыз.

Икенче йорт янына киләләр:

Оның булса он чыгар, пешерербез без чумар,

Шикәр кирәк, тоз кирәк, чыгар, бабай, тизерәк.

Синең кебек уңган бабай

Бу дөньяда бик сирәк.

Бабай чыга: менә, балалар, шикәр дә бар, тоз да бар. Бәйрәмегез күңелле булсын.

Т: безне сөендерүең өчен Ходай сине сөендерсен. Бабай, йдә безнең белән карга боткасына.

 

Татар көе яңгырый. Зал буйлап атлыйлар. Члан итеп бизәлгән урында туктыйлар.

Т: менә без ел да карга боткасы үткәрелә торган яланга килеп тә җиттек.

әби: Әйе, исән-имин булгач, тагын бер ел үтте, каргалар кайтып, кар бетеп, карга җиргә басыр көн җитте.

Бабай: инде сугышлар булмасын, илләр тыныч булсын.

Т: исән-сау, барыбызга да чирләми  гомер итәргә язсын. Теләкләребез кабул булсын өчен менә бу каен агачына тасмалар тагыйк әле. Һәм теләкләрнен изгеләрен телик.

Кызлар чыгып, агачка тасмалар тагалар.

Т: Чылтырашып торсыннар,

Җилбердәшеп торсыннар.

Безне исләп торсыннар.

Яман күздән сакласыннар.

Татулыкны мактасыннар,

Гаделлекне якласыннар.

Иминлек теләсеннәр.

Әби, бабай: балалр, ярма да бар, май да бар, тоз-шикәр дә бар. Ботка пешерергә кызлар-малайлар елгадан су да алып менсәләр? Бу елга суы белән ботка бик тәмле була торган иде.

Т: Хәзер. Безнен кызлар-малайлар су алып менерләр.

“Су юлы” татр халык биюе.

Бабай: Ай, афарин, балалр! Менә су да булды.

Әби: Инде без ботканы пешерергә куербыз. Ә сез күңел ачып уйнап алыгыз.

Т: Әйдәгез, кызлар-малайлар, без “Тирмә” уенын уйнап алыйк.

“Яулык салыш” уены уйнала.

Т: уйнадык та биедек тә, хәзер әйдәгез биеп тә алыйк.

Тыпыр, тыпыр –тыпырдашып.

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле.

“Татар биюе” күмәк бию.

Бабай: Әй, балалар ничек матур итеп күңел ачалар! Без дә селкенеп алыйк әле.

Әби: Бие, бие, Хәйбулла

Биегән кеше бай була

Биегән кеше өстәлендә

Ипи белән май була.

Бабай: бие, бие, остарак

Бер аягың кыскарак

Ике аягың бердәй булса

Бтер идең остарак.

Әби белән бабай бииләр.

Балалар кул чабып торалар.

Бабай: бик шәп итеп биедек әле, күңелләр күтәрелеп китте. Балалар, ботка тиздән пешеп җитәр инде.

әби: әйе шул. Карт, без яшь чакта нинди уеннар уйный идек әле? Ботка пешкәнче балаларны уйнатып алыйк.

Бабай: “ без, без без идек”, “йөзек кашы”. Кайсын уйныйбыз?

Әби: әйдә, “Курай” уенын уйныйк.        

Әби: сезнең белән күңелле. Ботка көеп китмәсен, карап килик эле, бабай.

Ботка “пешә” торган җиргә барып ботканы болгаткан хәрәкәт ясыйлар, тәмләп карыйлар.

Т: кинәт кенә суык булып китте, кояш та болыт артына кереп качты, яңгыр тамчылагандай әйтә. әйдәгез әле, яңгырны туктатыйк.

Яңгыркаем тукта,

Явасың бит юкка.

Яңгыркаем тукта,

Кайт та ятып йокла.

Т: ә, хәзер әйдәгез кояшны чакырыйк:

Кояш, чык, чык, чык

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда.

Т: менә кояш та чыкты, күңелләр күтәреле, тагын да җырлыйсы, биисе, уйнасы килеп китте. Нинди рәхәт.

Каргалар очып керә:

Ботка пеште, ботка пеште! Кар, кар, кар!

Әби белән бабай ботканы казаны белән зал уртасына алып чыгалар.барысы бергә табын әзерлиләр.

Татар көе яңгырый.

Ботка ашыйлар. Каргаларны да ботка белән сыйлыйлар.

Изге теләкләр теләнә. Татар көе яэгырап тора. Куңелле итеп өйләргә таралышалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника «Грачиная каша» в старшей группе

Цель: воспитывать в детях интерес к народным традициям, обычаям башкирского народа, уважение к ним; обогащать словарный запас, активизировать связную речь; закрепить правила этикета; воспитывать чувст...

Сценарий развлечения "Грачиная каша" в подготовительной группе

Сценарий праздника «Грачиная каша» в подготовительной группе...

Сценарий развлечения с использованием регионального компонента "Грачиная каша" для детей старшей и подготовительной групп

Цель: приобщение детей к башкирским народным праздникам, обычаям и традициям встречи весны....

Сценарий "Грачиная каша" 18.05.2021

Сценарий "Грачиная каша"...

Сценарий проведения татарского праздника "Карга боткасы" ("Грачиная каша")

Праздник "Карга боткасы" ("Грачиная каша") является одним из самых популярных весенних праздников у башкир и татар. В старые время люди считали, что весну на кончиках своих крыльев...