Фольклорный праздник "Карга боткасы"
план-конспект урока по теме

Назипова Клара Васильевна

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной.

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Карга боткасы

                  Зурлар төркемендә фольклор бәйрәм конспекты.

  Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түргә кош рәсемнәре, чәчәкләр, елмаеп карап торучы кояш эленгән.

Ярымтүгәрәк ясап “ Исәнмесез, кошкайлар!” дип язып эленгән.

Бәйрәмгә әбиләр һәм әниләр чакырыла.

Балалар керә.

Алып баручы:

-Борын-борын заманнарда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңару-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, алан-кырларга яки тау битләренә җелганнар. Учак ягып казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче торле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп ботка ашаганнар.

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк  килүен, язгы ташуларның тыныч, хәвефсез агып китүен көткәннәр.

Шулай итеп, дуслар, бәйрәмебезне башлыйбыз.

   

Җыр. “Яз җитә”

А. б.

Ачылды ак калын юрган,

Исте язның җилләре.

Кошлар кайта – сагындырган

Туып – үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

Ямьле, бик ямьле

Туган илебез.

Килегез, кошлар,

Безгә килегез!

Кошлар керә. (кошлар булып киенгән балалар). Иң алдан кара карга, аның артыннан сыерчык, торна, карлыгач, сандугач, чебенче, тургай, челән, күке.

Балалар.

   Исәнмесез кошкайлар!

   Сез киләсен белдек без,

   Агачларга матур-матур

   Өйләр ясап элдек без.

   Хәзер инде сайрашыгыз,

   Оялар сайлашыгыз.

Кара карга.

   Килдек очып ерак җирдән,

   Курыкмыйча ачы, салкын җилдән.

   Яз хәбәрен сезгә китердек без,

   Гафу, дуслар, озак көттердек без.

   Хәзер менә оя ясап тизрәк

   Бала-чага үрчетергә кирәк.

Сыерчык .

   Ерак-ераклардан канат кагып,

   Диңгезләрне кичеп, арып-талып,

   Туган җиребезне сагынып кайттым,

   Ә үзегез ничек кышладыгыз,

   Салкын булмадымы кышларыгыз.

Песнәк.

   Бик ямансу булды кышлар,

   Сездән башка, якын дуслар.

   Әмма без тик ятмадык,

   Урманнарны, бакчаларны

   Корткычлардан сакладык.

   Безнең дуслар балалар

   Безне кунак иттеләр.

   Җимлек ясап элделәр,

   Тәмле җимнәр сиптеләр.

А. б. Җылы яктан кошлар кайткач, безгә бик рәхәт, бик күңелле булып китте.

Җыр “Сыерчыклар, чыпчыклар”.

А. б. Җылы яктан кайткан башка кошлар белән дә танышыйк.

Карлыгач.

   Койрык озын, ак түшем,

   Кыска томшык мин үзем.

   Соңга калып киләм мин,

   Чебен-черкиләр чүплим,

   Үз эшемне беләм мин.

Сандугач.

   Төскә-биткә бәхәссез,

   Гап-гади кош мин үзем,

   Тавышымны тыңлап кара,

   Кемлегемне белерсең.

Чебенче.

   Чебен-черки ашыйм мин,

   Чисталыкны яклыйм мин.

   Кешеләрне бизгәк дигән

   Авырудан саклыйм мин.

Тургай.

   Кырлар өстеннән очам,

   Күлдән иелеп су эчәм.

   Сайравым белән җырларга,

   Шигырь юлына күчәм.

Челән.

   Мин саз кошы, камышлыкта

   Качу җаен беләм мин.

   Исемемне әйтеп кара,

   Озын томшык, челән мин.

Күке.

   Бала чыгармыйсыз, диеп

   Гаеплисез, мин беләм.

   Йонлач кортларны аулыйм мин

   Мактаулы шуның белән.

Кара карга.

   Ярар, дуслар, очрашырбыз

   Урманнарда, кырларда,

   Бакчаларда, тугайларда,

   Болыннарда, күлләрдә.

Сандугач.

   Рәхмәт, дуслар! Оялар һәм

   Җимлекләр элгән өчен,

   Бурычлы булып калмабыз,

   Сайрарбыз иртә-кичен.

Тургай.

   Бакчаларны, басуларны

   Җырга моңга урарбыз.

   Зарарлы бөҗәкләр белән

   Балаларыбызны сыйларбыз.

А.б. әйдәгез әле, балалар, малайлар, кызлар! Каргалар, кошлар килгән хөрмәткә “Карга боткасы” пешерик, бәйрәм     ясыйк.

Башта өйдән-өйгә кереп сыыыыыый җыйыйк. Элек бәйрәм өчен сыйны балалар өй саен кереп җыеп йөргәннәр.

Балалар җырлый.

   Җырлыйк әле, җырлыйк әле.

   Җырлыйк әле икене.

   Җырласак та килешәдер,

Бүген бит бәйрәм көне.

1 бала.( өй янына килеп)

   Өйдәме түтәй,

   Бир зинхар, күкәй,

   Бирсәң безгә бер күкәй,

   Тавыгың салыр йөз күкәй.

Барысы.

Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

2 бала.

Тагын булса он чыгар,

пешерербез без чумар.

   Шикәр кирәк, тоз кирәк,

   Чыгар түтәй тизерәк.

Түтәй.

   Бирәм, балалар, мәгез,

   Күпме кирәк, алыгыз!

Балалар.

Рәхмәт сиңа, түтәй,аяк-кулларың сызлаусыз булсын, йөз ел яшә!

Балалар җырлый.

Тәрәзәмдә гөлләр үскән,

Гөл яфрагын кем кискән,

Уйнамыйча, җырламыйча

Бу дөньяда кем үскән?

3 бала.

   Әби-бабай, өйдәмегез?

   Бер йомырка бирәмсез?

   Безгә йомырка бирсәң,

   Тавыгың салып утырсын,

   Иләк-чиләк тутырсын,

   Йомыркагыз күп булсын!

Әби.

   Мәгез балалар,

   Бәйрәмегез котлы булсын!

Балалар. Рәхмәт, әби! Безне сөендергән өчен сезне ходай сөендерсен, авырмыйча бай яшә, әбекәй!

А.б. менә без боткага кирәкле әйберләрне, ярмаларны җыеп та бетердек. Ә хәзер учак ягып ботка пешерергә кирәк.

   Карга килер – казан асар,

   Торна килер – тоз салыр,

   Саескан килер – салма салыр,

   Песнәк килер – пешерер

   Чыпчык килер – тикшерер.

   Ә без “Карга боткасы” ашарбыз,

   Кошларга да калдырырбыз.

Ботка пешеп җиткәнче күңел ачып, җырлап – биеп алыйк.

Күмәк уен “ Чума үрдәк, чума каз”.

    Чума үрдәк, чума каз,

    Тирән күлне ярата,

    Илфат узенә дуслар сайлый,

    Оксананы ярата.

А.б. Бәйрәм икәнен белгәннәр,

       Марилар да килгәннәр.

       Безнең белән бергәләп

       Биеп китик дигәннәр.

1. Мари халык биюе.

2. Малайлар башкаруында җыр “Гармун уйныйм”.

      А.б. Балалар, сез кошларны таныйсызмы икән, табышмаклар әйтеп карыйк әле.

   “Торый-торыйк” – дип килә дә,

   Торыр көне калмагач,

   Китеп бара-туны юк шул,

   Тәпие дә ялангач,

   Яңадан кайтыр өчен

   Китмичә ни эшлисең?

                        (торна)

   Килсә әгәр гомереңнең

   Озынлыгын беләсең,

   “Минем гомер ничә ел?” – дип

   Сорау гына бирәсең,

   Саный да әйтеп бирә,

   Нинди кош ул кем белә?

                        (күке)

   Ялтыравык әйберләрне

   Ташый ул оясына,

   “Карак” дигән яманаты

   Чыккандыр менә шңа.

                       (саескан)

   Оясы җирдә,

   Җыры күктә.

                      (тургай)

5. Украин халык биюе.

6.Таня Иванова башкаруында җыр. “Әйлән бәйлән”.

7. Әлфинә Вафина шигырь сөйли “Ял иттердем әбине”

8. Кызлар башкаруында җыр. “Хәерле иртә”.

    А.б. Уйнадыгыз гөр килеп,

       Җырладыгыз бергәләп.

       Әйтерсең сез бакчадагы

      Очып йөргән күбәләк.

Без биегән җырлаган вакытта ботка да пешеп җиткән.

 Кошларга да зур рәхмәт,

 Яз алып килгән өчен .

“Карга боткасы белән сыйланыйк, яз безгә муллык, сәламәтлек, бәхет алып килсен.

   Көннәребез аяз булсын,

   Илләр тыныч булсын!

   Яңгырлар явып игеннәр уңсын.

Балаларыбыз акыллы, тәүфыйклы булып үссен. Табигатькә, җир-анага карата мәрхәмәтле булыйк. Ә хәзер рәхим итегез “Карга боткасы” ашарга.

Зур казандагы ботканы агач чүмечләр белән бүлеп, агач кашыклар белән ашыйлар.