Бәби ашы
план-конспект занятия
Предварительный просмотр:
Зал түрендә өйнең эчке күренеше.Татар халкыныңң борынгы әйберләреннән: сандык, анда мендәрләр, чигүле сөлгеләр, пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган. Бишектә бәби.
Алгы якта әби оекбаш бәйләп утыра. Ишек шакыйлар, балалар килеп керә.
Әдел: Исәнмесез, саумысыз! Ак әби, без бәби күрергә килдек.
Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, оланнар, бәби карау – изге эш.
Әдел: Әтиләр бит ничә кабат алабыз дип алдыйлар. Бердәнбер малайларына бер энекәш алмыйлар. Бәби күрергә килдем.(Р.Миңнуллин “Энекәш кирәк миңа” шигыреннән өзек)
Алгы яктан әни кеше чыга: Исәнбез, саубыз, күптән көткән кунак сез. Күршеләрне көтә-көтә, Солтан йоклый бишектә.
Ак әби: Менә, килде кунаклар, аларга сый әзерлә. Тиешенчә хөрмәтлә, тиешенчә кадерлә.
Балалар урындыкларга утыралар.
Ак әби: И, оланнар, бәбиебез йоклый, ул уянганчы уйнап-җырлап алыйк.
Балалар: “Түбәтәйне” уйныйк
“Түбәтәйне” уйныйлар. Түбәтәй тотып калган балага җәза бирелә.
Ак әби: Нинди җәза бирик?
Балалар: Биесен, Ильяс бик матур бии ул.
Чабата биюен бии.
Зифа: Бергәләшеп уйнарга бер иптәш кирәк миңа. Берәү генә булса да, ямьсез генә булса да, елак кына булса да, энекәш кирәк миңа. (Р.Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа” шигыреннән өзек)
Ак әби: Булыр, булыр, бәбекәем. Әнә безнең Солтаныбыз да йокыдан уянды бугай, тавыш килә.(бәби елый)
Балалар әни кеше белән бәби янына киләләр.
Әни: Улым, тор әле, тор, ач күзеңне, дөньядыр. Озак йоклама син, тор, озак йоклаганның бәхете юктыр. Кара әле, синең яныңа күпме апалар, абый килгән.
Үчти-үчти үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки. Үскәчтен ул зур булыр, бик-бик бәхетле булыр.
(Татар халык иҗаты. Такмаклар)
Ильяс: Минем әбием кечкенә энемне уятканда менә мондый сүзләр әйтә: Алтын, алтын, алтыным, минем йөрәк ялкыным. Уян, бәбкәм, күз нурым, кояш булып балкырмын.
(Татар халык иҗаты. Такмаклар)
Гадел: Ә мин “үс- үс” иттерү сүзләрен беләм, аны миңа әнием өйрәтте.
Ак әби: Яле, яле, улым, әйтеп кара.
Гадел: Үс-үс , улым, үс әйдә, дөнья бик киң, сыярсың. Аягың җиргә терәрсең, башың күккә сузарсың. Бу җирләргә сыймасаң, галәмнәргә чыгарсың, Күчтәнәчләр алып кайтып, әнкәеңне сыйларсың. Зу-у-ур ү-ү-үс!
(Татар халык иҗаты. Такмаклар)
Ак әби бәбинең маңгаена корым сөртеп куя: Ят күзләрдән , авырулардан сакла!
Алинә: Һай, бу бала бал кебек, сыгылып торган тал кебек. Авызы- борыны уймактай, өсте утырган каймактай.
(Татар халык иҗаты. Такмаклар)
Бәбине кулы белән сыпыра, өстенә бүләген куя.
Зифа: Сары була сандугач, кара була карлыгач. Галим килсә, ишек ач, надан килсә, чыгып кач.(Карый, бүләген куя)
(Татар халык иҗаты. Такмаклар)
Әдел: Яман күзләр сиңа тимәсен, намуслы бул, тырыш, гадел бул. Туры куллы, сабыр бул, сабыр булу – үзе бәхет ул.(Бүләген куя)
(Татар халык иҗаты. Такмаклар)
Ильяс: Матур булып үс син, батыр булып үс син, Илгә хезмәт итәрдәй лачын булып җитеш син! (Бүләген куя)
(Татар халык иҗаты. Такмаклар)
Әни: Рәхмәт сезгә, балалар! Насыйп булсын сезгә хәләл ризык, харам ризык сезгә ят булсын. Кеше бәхетеннән көнләшмәгез, күңелегез сөттәй ак булсын!
Ак әби: Бигрәк матур теләкләр әйттегез, балалар. Ә сез бала турында мәкальләр беләсезме?
Балалар: Беләбез.
Ак әби: Яле, әйтеп карагыз.
Зифа Бала – бәгырь җимеше.
Әдел: Балалы кеше – бай кеше.
Алинә: Балалы өйдә бур ятмас.
Гадел: Балаң булмыйча анаңның кадерен белмәссең.
Зифа: Бишкә кадәр һәрбер бала – патша.
(Татар халык иҗаты.Мәкальләр)
Ак әби: Әйе, балалар, бик дөрес, мәгънәле сүзләр әйттегез. И-и, күрегезче, улым Солтанның йокысы килгән бит. Йоклатырга кирәк үзен.
Әдел: Ак әби, без бик матур бишек җыры беләбез. Рөхсәт итсәгез, улыгызны йоклатырбыз, сезгә дә бераз ял булыр.
Балалар Г.Тукай сүзләренә язылган “ Бишек җыры”н җырлыйлар. Татар халык көе.
Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу. Тырышып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу.
Әлли-бәлли көйләрем, Хикәятләр сөйләрем, Сиңа теләк теләрем, Бәхетле бул, диярем.
Әни: Улым йоклап та китте. Рәхмәт инде сезгә, улымны шундый матур теләкләр теләп йоклатканыгыз өчен.
Ак әби: Мин бит мичкә бәлеш тыккан идем. Бәлешем пешкәндер, әйдәгез, бергәләшеп табын янында чәй эчик. (Балалар Ак әби, әни белән бергәләшеп чәй эчәргә чыгып китәләр)
