Лутфуллина Алсу Раисовна

Мир прекрасен и удивителень

Всегда найдется дело для умелых рук, если хорошенько поглядеть вокруг!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: изо, технология

Увлечения: рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Тлянче -Тамак, Тукаевского района

Место работы: МБОУ "Тлянче - Тамакская СОШ имени Героя Советского Союза Н.Х.Шарипова" Тукаевского района Республики Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/lutfullina-alsu-raisovna
Яхшылык эшлә дә суга ат, халык белмәсә балык белер!
Татарская народная пословица

Я думаю всем посетителям моего сайта будет интересно.

О себе

Работаю учителем изобразительного искусства и технологии 23 лет. Мне моя работа очень нравится.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Это книги рукоделия.

Мой взгляд на мир

Мир прекрасен и удивителен!

Мои достижения

Их очень много их не сосчитать.

Моё портфолио

Портфолио учителя изо и технологии

Кулы белгән кеше ташландык  әйберләрдән күпме файдалы һәм матур әйберләр ясый ала. 

     Лутфуллина А.Р.Тукай районы Теләнче Тамак урта мәктәбенең рәсем һәм технология укытучысы.

 Һәрбер ел вакыты үзенә бертөрле билгесе белән матур, характерлы.Тышта әле салкын. Ләкин инде яз исе сизелә.Март башы. Яз инде киләчәген күптән хәбәр иткән. Кояш нурлары һаман җиргә җылырак карый. Табигать яңадан уянырга хәзерләнә. Тәрәзә башларында чыпчыклар чыркылдаша. Мул уңыш алып яз килә. Өй түбәләреннән тып та тып тамчы тама. Калку урыннарда каралып җир чыга.Тиздән җир бөтенләй кардан  ачылыр. Су буенда үскән бөдрә таллар, агачлар яңадан яшел шәлләрен ябынырлар. Хәзергә салкын әле.

Әйе, ул көн килә. Җирдән кар эреп бетә. Урам буйлап челтер- челтер гөрләвекрәр ага. Елгада боз кузгала. Әнә бер калын боз өстендә парлашып үрдәкләр агып бара. Су ярларына сыймый ташып,үзәннәрне баса, еракларга диңгез кебек булып җәелә. Кар эреп бетә. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелә. Яшел үлән өстендә чекердәшеп сап-сары каз бәбкәләре йөри. “Минем балаларыма тимәгез”,- дип, тирәләрендә ата каз әйләнгәли.Тирә- ягында – офыкка кадәр җәелеп киткән басулар,сулда- чуар төсләргә уралган әрәмәлек, ә уң ягында сихри дөньясы белән урман җәелгән. Син куңелең белән шул урман кочагына ашкынасың.Анда сиңе зифа буйлы ак каеннар, төз наратлар,баһадир имәннәр каршы ала. Урман үзенә килгән безнең шикелле кунакларның тын йөрүен, сак булуын ярата. “Үзең күр,үзең күренмичә йөри бел”,- дип әйтә кебек ул.

Вак кына кырмыскалар да гаҗәп зур эш башкаралар. Аларны “урман санитарлары” дип  юкка гына атамыйлардыр. Алар көнгә70100 мең урман корткычларын юк итә.Урманның торле урыннарында сукмак салмаска, бер сукмактан гына йөрергә кирәк. Агач һәм куакларны да сындырырга ярамый.Таптау нәтиҗәсендә төрле үләннәр, һәр өч агачның берсе корый.Безнең планетада 3 миллиард ел эчендә 480 миллион төрдәге үсемлек һәм хайван юкка чыга. Дөньяда һәр көнне бер төр хайван, атна саен бер төр үсемлек бөтенләй юк ителә.Кешегә көненә 360 литр, ә интенсив эшләгәндә 700-800 литр чамасы кислород кирәк. Җиңел машина мең километр юл үткәндә, кешегә бер ел чамасы суларлык кислород сарыф ителә. Димәк , урманнар булмаса, тончыгып үләр идек.

Көлтә – көлтә чәчәк бәйләмнәре җыярга да ярамый. Карагыз, сокланыгыз һәм саклагыз аларны. Умырзаяларны күпләп җыйганга күп урыннарда алар юкка чыккан. Умырзаялар тамырдан үрчи, ә чәчәк атканчы берничә ел кирәк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның “Кызыл китабы” калыная бара. Димәк , күпме үсемлек, кош-корт, хайваннар,бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Боларның шулай булуына төп гаеп- кешеләр дип әйтәсе килә.Чәнки урманга төрле максат белән йөргән кешеләрне очратасың. Берәүләр, ярамаса да, ауга чыгалар, берәүләр “әйбәтләп” ял итәләр, артларыннан тирән “эзләр”, “истәлекләр калдыралар: көлтә-көлтә чәчәк бәйләмнәрен җыеп ташлыйлар, агачларны сындыралар, учак ягалар. Без бер утыруда калдырып киткән чүп-чар өеме кешегә никадәр зыян китерә. “Череп бетәр әле”, - диләр кайберәүләр. Бетми икәр шул. Җиргә ташланган кәгазь-ике, калай банкалар- туксан , тәмәке фильтры йөз, полиэтилен капчыклар- ике йөздән артык, пластмасса - биш йөз, пыяла 1000елдан соң гына таркалып бетә.

Белгечләр исәпләвенчә кеше җитештергән чималның  бары тик 1 % гына кулланыла,ә калган өлеше табигатьне пычратучы калдыкларга әйләнә.

Планетабыз язмышына, кешелекнең киләчәгенә битараф булмаган һәр кеше әйләнә – тирә мөхитне чистарту – тазартуга үзеннән хәл кадәренчә өлеш кертсен иде. Мәсәлән, 60 килограмм макулатура 50- 80 ел үскән бер агачны алыштыра.

Әгәр һәр кеше, үзебезне туендырып торучы җиребезгә чүп ташлаганчы, үзенең, башкаларның киләчәге турында уйласа, ул калдыкларны кирәкле башка эшкә файдаланса, безнең табигать болай ук пычранмас иде. Югыйсә, кулы белгән кеше ташлаган әйберләрдән күпме файдалы һәм матур әйберләр ясый ала ич!

        Әйе, безнең әйләнә- тирәбезгә мөнәсәбәт бүген бик аяныч хәлдә. Тормышыбыз яхшырган саен табигатьне аңлавыбыз икенче планга күчә бара. Тирә- юнебез химик матдәләргә “байый”. Бу “байлык”ны кирәкле максатларда файдаланып табигатьнең  хәлен җиңеләйтергә мөмкин. Мин сезнең барыгызны да шундый фикерләргә колак салырга чакырам.  

 

              

 

 

 

 

Теләнче Тамак  гомуми урта белем бирү мәктәп укучыларының иҗаты

Мои публикации:
Внеклассная работа
Для комплексов "Детский сад-начальная школа"
Изобразительное искусство
Технология
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: