Назипова Гульнара Сабирзяновна

сайт учителя татарского языка и литературы

Только вперед, ни шагу назад.

Профессия: учитель татарского языка и литература

Профессиональные интересы: Из лингвистики интересен раздел "Морфология"

Увлечения: занятие спортом (волейбол и лыжи), чтение книг, выращивание цветов

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань, Авиастроительный район, Дементьева 5б-31

Место работы: "МБОУ Гимназия №155"

Звание, ученая степень: учитель

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nazipova-gulnara-sabirzyanovna
"Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса – урынлыдыр...”
Риза Фахреддин

 

“Тормышта бердәнбер бәхет – туктаусыз алга бару.”

Нәрсә соң ул бәхет? Һәр кеше бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый.. Кемгәдер иртә белән торып, исән-сау эшкә бару; кемгәдер уянуга, яныңда тормыш иптәшең булу; кемгәдер күрше бүлмәдә балаңның тыныч кына сулавын ишетү; кемгәдер машина, фатир алу, кияүгә чыгу һәм башкалар. Ничә кешене тыңласаң, шулкадәр җавап ишетәчәксең.

Ә минем өчен бәхет – тормышның бер урында гына тормавы, аның алга таба баруы, тормыш белән бергә минем рәттән атлый алуым. Бу бәхеткә тап булыр өчен бик күп көч куярга, тырышырга кирәк, әлбәттә. Ә тырышу – мәктәп чорыннан ук башлана. Минем өчен ул (гади авыл кызына) Казан шәһәренә татар теле һәм әдәбияттан олимиадага килү һәм җиңү яулаубелән башлангандыр. Бу хезмәте өчен татар теле һәм әдәбияты укытучым алдында баш иям. Икенче баскыч булып, Казан дәүләт педагогик университетына укырга керү, беренче лекцияләр, зачет-экзаменнар, студент дусларым, тулай торакта тормыш,  беренче педпрактикам һәм кулыма диплом алу. Өченче баскыч, 155нче гимназия бусагасын атлап керү һәм үземне шунда табу. Әйе, мин үземне эштә, укучыларым белән аралашуда таптым.Кичтән һәр классны күз алдыма китереп, иртәгә аларга бирергә тиеш темаларны барлыйм, һәр сыйныф индивидуаль, һәр укучы индивид, шуңа күрә план төзегән вакытта боларның барысын да искә алам. Шуннан соң гына тыныч күңел белән йокларга ятырга мөмкин. Иртә белән күземне ачуга, булачак дәресләрем, бүген күрәчәк укчыларым күз алдыма килә, болар миңа сәгать алтыда җылы урынымны, тәмле йокымны калдырырга көч бирә. Мәктәпкә керүгә, мине яраткан мөхитем каршы ала: елмаеп торучы дежур укучылар һәм укытучы. Дәресләр барышында үземне иҗат көймәсендә йөзүче итеп күз алдыма китерәм, һәм дәресләрем план-шаблон белән генә чикләнеп калмыйча, башка мәгълуматлар да бирергә вакыт һәм көч табам. Һәр дәрес-үзе бер иҗат, шулай булганда гына үземнең эшемнән канәгатьлек алам. Ә инде балаларның белемнәрен тикшергәндә, уңай җаваплар ишетсәм, үземне тагын да бәхетлерәк хис итәм. Ә балалардан, әти-әнидәрдән рәхмәт сүзләре ишетүдән дә бәхетлерәк мизгелләр булырга мөмкинме? Юк, әлбәттә.

О себе

Минем өчен бәхет – тормышның бер урында гына тормавы, аның алга таба баруы, тормыш белән бергә минем рәттән атлый алуым. Бу бәхеткә тап булыр өчен бик күп көч куярга, тырышырга кирәк, әлбәттә. Ә тырышу – мәктәп чорыннан ук башлана. Минем өчен ул (гади авыл кызына) Казан шәһәренә татар теле һәм әдәбияттан олимиадага килү һәм җиңү яулаубелән башлангандыр. Бу хезмәте өчен татар теле һәм әдәбияты укытучым алдында баш иям. Икенче баскыч булып, Казан дәүләт педагогик университетына укырга керү, беренче лекцияләр, зачет-экзаменнар, студент дусларым, тулай торакта тормыш,  беренче педпрактикам һәм кулыма диплом алу. Өченче баскыч, 155нче гимназия бусагасын атлап керү һәм үземне шунда табу. Әйе, мин үземне эштә, укучыларым белән аралашуда таптым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Наби Давли “Яшәү белән үлем арасында”, Гурий Тавлин “Афәт”, Факиль Сафин “Саташып аткан таң”, “Гөлҗамал”, Атилла Расих “Ишан оныгы”, Айдар Халим “Өч аяклы ат”, Ибрахим Салахов “Колыма хикәяләре”.

Мой взгляд на мир

Мои родители живы и здоровы. Рядом со мной муж, который меня окружает любовью и заботой уже в течении 10 лет. У меня есть любимый сын. Просыпаясь утром, я иду на работу, где меня ждут мои ученики. Не это ли счастье?!  Радоваться успехам своих детей, учеников, друзей, окружающих...  Радоваться мирному небу..... Не это ли счастье?!  Да. Любая , даже маленькая радость доставляет людям удовольствие. Хочу, чтобы все радовались жизни и были счастливы! Хочу, чтобы мир стал добрее! 

Мои достижения

  Грамота Отдела образования Управления образования Исполнительного комитета муниципального образования города Казани по Ново-Савиновскому району; Грамота Отдела образования Исполнительного комитета г. Казани (2013); Благодарственные письма, Сертификат о участии в конференции "Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану"; Почетная грамота Министерства образования и наук РТ, 2016; Благодарность Управления образования Исполнительного комитета муниципального образования города Казани, 2016; Благодарность Управления образования Исполнительного комитета муниципального образования города Казани, 2017; Почетная грамота Управления образования Исполнительного комитета города Казани, 2017 год; Почетная грамота Министерства образования и наук РТ, 2017; Благодарность Министерства образования и науки РТ, 2017; Грамота Министерства образования и науки РТ, 2018; Диплом Министерства образования и науки РТ 2018;Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан, 2018 г.

Моё портфолио

“Хозурында саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер.” (Р.Фәхреддин)

Бик дөрес әйтелгән сүзләр, чөнки балалар һәр ялганны сизәләр. Үзең ышанганга гына балаларны ышандырырга мөмкин. Кеше тәрбиялим дисәң, үзең кеше булып калырга тиешсең.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы