Шарт фигыль
план-конспект урока (7 класс) на тему

Назипова Гульнара Сабирзяновна

Татар төркемнәре өчен татар теленнән "Шарт фигыль" темасына план-конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shart_figyl_7_syynyf.docx98.15 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсе

    Тема:  Шарт фигыль

    Дәреснең максатлары: 

  1. фәнни максат:  шарт фигыль турында мәгълүмат бирү;
  2. коммуникатив максат: укучыларның сөйләм һәм язу телен, сүз байлыгын һәм фикерләү сәләтләрен үстерү;
  3. коммуникатив максат: укучыларның  логик фикерләү сәләтен үстерү.

    II. Бурычлар:

  1. шарт фигыльләр исәбенә укучыларның сөйләмен баету;
  2. укучыларда ныклы орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр булдыру.

    III. Принциплар:

1)  дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек;

  1. лингвистик принциплар: функциональ принцип;
  2. гомумметодик принцип: коммуникатив.

     IV. Укыту ысуллары: проблемалы укыту, өлешчә эзләнү.

     V. Укыту алымнары:  таблица, схемалар белән эшләү.

     VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.

     VII. Җиһазлау: дәреслек, Шарт фигыль” темасына презентация.

     VIII. Кулланылган әдәбият:

  1. Гарипова  В.А. Татар теле. 7 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / В. А Гарипова, С. Х. Айдарова, Т.Г. Нәбиуллина; [Ф.Ф.Харисов редакицясендә; рәссамы Светлана Ибраһимова].- Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 167 б.
  2. Шәкүрова  М.М. Телгә өйрәтү методлары һәм алымнары / М.М. Шәкүрова // Мәгариф. – 2003. - №7.- Б.19-21.

Дәрес планы

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1) исәнләшү, укучыларга  хәерле көн теләп, дәресне башлау,  психологик уңай халәт тудыру.                                                                                       1м.

    2) сыйныфтагы укучыларның булу булмавын билгеләү.                         1м.

II. Актуальләштерү:

  1. Затланышлы киләчәк заман хикәя фигыльләргә морфологик           4м.   анализ ясау тәртибен кабатлау ;                                                                                
  2. өй эшен тикшерү (57б, 113 күнегү).                                                     5м.                            

 III. Уку мәсьәләсе кую:

  1) шарт фигыль турында мәгълүмат бирү;                                                 6м.

    2) презентация күрсәтү;                                                                                5м.

    3) дәреслек белән эш:

      а) 58нче биттәге, 115,116нче күнегүләр (язмача);                                   8м.

      б)59 нче биттәге 117нче күнегү (телдән).                                                 6м.                  

III.Рефлексив бәяләү:

     1) рефлексия;                                                                                                4м.

     2) өйгә эш бирү;                                                                                           3м.

     3) билгеләр кую.                                                                                          2м.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Рәхим итеп утырыгыз! Хәлләрегез ничек? 2. Дәресне башлап җибәрәбез, бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барыбыз да бар.

II.1. Укытучы: Яхшы,укучылар. Ә хәзер үткән дәреснең темасын искә төшерик әле. Узган дәрестә сез киләчәк заман хикәя фигыльләргә морфологик анализ ясарга өйрәндегез.  Кайсыгыз анализ тәртибен искә төшереп китә?

Укучы: Сүз төркемен билгелибез, затланышлы булуын әйтергә, төркемчәсен билгелибез һәм барлыкта яки юклыкта булуын күрсәтерәбез, юнәлешен әйтергә, заманын (заман белән төрләнсә) билгелибез һәм зат - санын күрсәтәбез, ахырдан кайсы җөмлә кисәге булуын ачыкларга кирәк.

2.Укытучы: Яхшы, дөрес. Хәзер өй эшен тикшерәбез. Укучылар, өй эшенә кайсы күнегү бирелгән иде?  

Укучы: 57нче биттәге 113 нче күнегү.

Укытучы: Димәк, сезгә бирелгән фигыльләрне – ялгышма, фикерлә, уян, туктат, хәл ит, лаек бул, тәкъдим ит билгесез киләчәк заман, II зат күплек санга куеп җөмләләр төзеп килергә тиеш иде. Кем өй эшен укырга тели?

Укучы: Мин өй эшен укырга телим. Дөреслек юк ул диеп, сез ялгышырсыз. Әлеге китап турында яңадан фикерләрсез.  Иртәгә бик иртә уянырсыз, чөнки шәһәргә китәсебез бар. Биш минут алдан дәресне туктатырсыз – белдерү ясыйсым бар. Бу вакыйганы уңай хәл итәрсез дип ышанам. Тырышып эшләгән очракта гына, сез зур хөрмәткә лаек булырсыз. Ләйләне төп рольгә тәкъдим итәрсез, чөнки ул яхшы актриса!

Укытучы: Яхшы. Тагын кемнең өй эшен укыйсы килә?

Укучы: Мөмкинме?Мин әйткән китапны укысагыз, ялгышмассыз, чөнки бик яхшы китап. Бу тема турында яңадан фикерләрсез. Төгәл сәгать алтыда уянырсыз. “Тукай урамында машинаны туктатырсыз”, -диде Камилә. Әлеге проблеманы тиз арада хәл итәрсез. Киләчәк тә барысына да лаек булырсыз дип ышанам. Рәсм ясарга безгә дә тәкъдим итәрсез.

III.1.Укытучы: Бүген без шарт фигыльне (глагол условного наклонения) өйрәнчәкбез. Презентацияне игътибар белән карыйбыз. Шарт фигыль икенче бер фигыльдән  аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә һәм –са/-сә кушымчасы ялганып ясала.

Мәсәлән: укы-са, кил-сә. Шарт фигыль зат-сан белән төрләнә. 2.Шарт фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен презентацияда күрә аласыз.

3.а.Хәзер дәреслекнең 58нче биттәге 116 нчы күнегүне таптык. Биремен кем укырга тели?

Укучы: Мин укырга телим. Бирелгән фигыльләрдән шарт фигыль ясагыз, зат-сан белән төрләндерегез.

Укытучы: Дәфтәрләрегезгә таблица сызыгыз. Сезгә эшләр өчен вакыт бирәм, аннары тактада тикшерәбез (укучылар тактада эшлиләр).

зат

сан

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

барлыкта

юклыкта

барлыкта

юклыкта

I

II

III

Берлек

Чакырсам

Чакырсаң

Чакырса

Чакырмасам

Чакырмасаң

Чакырмаса

Уйласам

Уйласаң

Уйласа

Уйламасам

Уйламасаң

Уйламаса

I

II

III

Күплек

Чакырсак

Чакырсагыз

Чакырсалар

Чакырмасак

Чакырмасагыз

Чакырмасалар

Уйласак

Уйласагыз

Уйласалар

Уйламасак

Уйламасагыз

Уйламасалар

зат

сан

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

барлыкта

юклыкта

барлыкта

юклыкта

I

II

III

Берлек

барсам

барсаң

барса

бармасам

бармасаң

бармаса

Әйтсәм

Әйтсәң

Әйтсә

бармасам

бармасаң

бармаса

I

II

III

Күплек

барсак

барсагыз

барсалар

бармасак

бармасагыз

бармасалар

Әйтсәк

Әйтсәгез

Әйтсәләр

Әйтмәсәк

Әйтмәсәгез

Әйтмәсәләр

зат

сан

Нечкә төрләнеш

барлыкта

юклыкта

I

II

III

Берлек

сөйләшсәм

сөйләшсәң

сөйләшсә

сөйләшмәсәм

сөйләшмәсәң

сөйләшмәсә

I

II

III

Күплек

сөйләшсәк

сөйләшсәгез

сөйләшсәләр

сөйләшмәсәк

сөйләшмәсәгез

сөйләшмәсәләр

б.Хәзер, укучылар, 115 нче күнегүне эшлибез. Кем биремен  укый?

Укучы: Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Затланышлы фигылләрне язып алыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

Укытучы: Әйдәгез әле шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз.

Укучы:

Туган ягы кирәк кешегә

Йөри-йөри күңеле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә, -

Бер сафланып килер өчен тагын,

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Читтә йөргән чакта, сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен,

Туган ягы кирәк кешегә.

Укытучы: Яхшы, укучылар, искә төшерегез әле, нинди затланышлы фигыльләрне өйрәндегез?

Укучы: Боерык фигыль, теләк  фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль.

Укытучы: Яхшы, презентациядә сезгә искә төшерер өчен мисаллар китерелә, карап чыгыгыз һәм күнегүне эшли башлагыз.

Кайсыгыз эшләп бетерде?Укып чыксын әле.

Укучы: Керер – билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, бирсә – шарт фигыль, ишеттерер- билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, тупасланса- шарт фигыль, кунса- шарт фигыль, килер- билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, яшәр- билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, бетмәс- шарт фигыль.

Укытучы: Яхшы, рәхмәт. 59нчы биттәге 117 нче күнегүне табабыз. Бирелгән сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә кирәк. Яхшылап уйлагыз, матур, төзек җөмләләр төзергә тырышыгыз. Әлеге күнегүне телдән эшлибез. Чылбыр буенча җөмләләрне әйтерсез. Уйларга 2 минут вакыт бирелә .

Укучы: Сез дәресне өйрәнсәгез, яхшы белерсез.

Укучы: Әгәр аны көтсәләр, ул килә.

Укучы: Күп эшләсәң, ял итмәсәң, син арыйсың.

Укучы: Яңа ел бәйрәмендә без җырламасак, бик күңелсез була.

Укучы: Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итсәгез, аланың елмаюларын күреп, үзегез үк шатланырсыз.

IV.1.Укытучы: Укучылар, без бүген  нәрсә өйрәндек?

Укучы: Без шарт фигыльне өйрәндек.

Укытучы: Шарт фигыль нинди эш хәлне белдерә?

Укучы: Шарт фигыль икенче бер фигыльдән  аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.

Укытучы: Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

Укучы: Шарт фигыль –са/-сә кушымчасы ялганып ясала.

Укытучы: Нинди мисаллар китерә аласыз?

Укучы: Килсә, кайтса, барса, укыса, ятса, яратса.

2.Укытучы: Яхшы, укучылар. Хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен языгыз.  59нче биттәге 117 нче күнегү. Сезгә шигырь бирелгән, шундагы шарт фигыльләрне табып юклык формасына куеп язарга кирәк. Өй эше аңлашылдымы? 3.Бүгенге дәрестә барлык укучылыр да катнаштылар, билгеләр куярмын. Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шарт фигыль"-дәрес эшкәртмәсе

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

"Шарт фигыль"-презентация

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Мастер-класс "Шарт фигыль" рус төркеме

Мастер-класс для русскоязычной аудитории...

Шарт фигыль

Дәрес планы, сингапур системасыннан укыту структуралары кулланып, традицион технологиянең төрле эш төрләренә нигезләнеп төзелде. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып барыла. Дәрестә кулланган эш төрләр...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...