Шарт фигыль
план-конспект урока (7 класс) по теме

Саубанова Сария Султановна

Дәрес планы, сингапур системасыннан укыту структуралары кулланып, традицион технологиянең төрле эш төрләренә нигезләнеп төзелде. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып барыла. Дәрестә кулланган эш төрләрен яңа тема өйрәнгәндә, теманы ныгыткада һәм кабатлау дәресләре үткәргәндә кулланырга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx29.27 КБ

Предварительный просмотр:

Ютазы муниципаль районы № 2Урыссу төп  гомуми белем бирү мәктәбенең
1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәүбәнова Сәрия Солтан кызы

Тема: Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы. (7 сыйныфта, татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Максат: 

1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.

2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.

3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.

Җиһазлау: Шарт фигыль моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар, туган тел турында мәкальләр, шигырьләрдән өзекләр, тестлар.

Материал: дәреслек, интерактив такта, презентация.

Дәрес барышы

1. Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Җилкә буенча, йөз буенча партнёрларны сәламләү.

2. Актуальләштерү

Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме? Узган дәрестә без сезнең белән шарт фигыль белән танышкан идек. Хәзер шарт фигыль турында белгәннәребезне искә төшерү өчен  РЕЛЛИ РОБИН  уздырып алабыз.  Шарт фигыльнең сорауларын, кушымчаларын, нәрсәләр белән төрләнүен башта бер укучы , аннан икенче укучы әйтә. Һәр укучыга 30 с. вакыт бирелә. Тикшерәбез. Шарт фигыль  моделе буенча җавап бирү.

Шарт фигыль

(нишләсә? нишләсә дә?)

хәл

    Юклыкта

   Барлыкта

-са,сә

-маса, -мәсә

Мин         Без

Син         Сез

Ул           Алар                

   

Мин           Без

Син            Сез

Ул              Алар

        

3. Яңа тема өстендә эш.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән шарт фигыль турында белемнәребезне киңәйтербез, аның нинди мәгънәләр белдерүен күзәтербез.

Тактадагы җөмләләрне карап , шарт фигыльләрне табу, нинди мәгънә белдерүен ачыклау.

1)Кешеләр укудан туктаса, уйлаудан да туктыйлар.

Кояш чыкса – табигать яңара, китап укысаң – күңел агара.

 Шарт фигыль кайсы сүзгә ияреп килгән? Нинди мәгънә белдерә?

ТУКТАСА –  ТУКТЫЙ, ЧЫКСА – ЯҢАРА, УКЫСАҢ – АГАРА

Икенче бер эш-хәлнең үтәлүе өчен шарт булып тора.

2) Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.  

 Бер кеше дә булмаган өйгә барып керсәң дә, сәлам бир.

Шарт фигыльләр нинди сүзгә ияреп килгән?  

КҮРСӘҢ ДӘ АЛ, БАРЫП КЕРСӘҢ ДӘ СӘЛАМ БИР.

Да, дә; та, тә  кисәкчәләре белән килгән шарт фигыль, кирәкле шартлар табылса да, күтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә.Кире шарт мәгъсендә килә.

 3) Эх, кошлар булып очсаң иде, зәңгәр болытларны кочсаң иде.

- Улым, миңа чишмәдән су алып кайтсаңчы..

КОЧСАҢ ИДЕ, ОЧСАҢ ИДЕ, АЛЫП КАЙТСАҢЧЫ

Башка фигылгә ияреп килмәгәдә, шарт фигыль теләкне, үтенечне, үкенүне белдерә.

Нинди җөмлә кисәге була? (хәл)

Нәтиҗә ясап, слайдтан укыйбыз. 

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 Китап буеча эш. 140 күнегүне эшләү.82 бит.

Бу җөмләләрдәге шарт фигыльләр  шарт фигыльнең кайсы мәгънәсенә туры киләләр?  

Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (берничә укучы тактада эшли)

Уйнаса, күрсә. Тыңласа да, укыса да.

Физкультминутка.  КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД

1.Нинди затланышлы фигыльләр бар?

2.Нинди затланышсыз фигыльләр  бар?

3.Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төрләре  була?

4.Фигыльнең ничә юнәлеше бар?

5.Нинди юнәлешләр бар?

6.Хикәя фигыльнең нинди заманнары бар?

7.Шарт фигыль нинди кушымчалар белән ясала?

8.Фигыль нигезләре нинди төрләрдә була?

9.Хәзерге заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

10.Билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? 11.Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

12.Сиңа миннән хәбәр китерсәләр.

Бу җөмләдә нинди фигыль?

13. Яхшы сүз яшәртә.

Бу җөмләдәге фигыль нинди заманда?

14.Фигыль төркемчәләре барлыгы ничә?

Алдан эшен тәмамлаган укучылар фигыльләргә морфологик анализ ясый.

Укысам да, уйласаң, эшләшсә

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Сайланма диктант

Мин укыган шигырьләрдән шарт фигыльләрне генә язарга, зат-санын билгеләргә.

1. Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен. (М.Аитова)

2. Әгәр мин, телем югалтсам,

Нәрсәм кала, нием бар? (Г.Саттар-Мулилле)

3. Туган телдә бер сүз ишетсәм дә,

Шул моң миндә кинәт яңара. (Ф.Сафин)

4. Төрки тел-ерак гасыр,

Чишмә башына килсәң.

Зур бәхет һәм ләззәт ул

Татарча сөйли белсәң. (Г.Саттар-Мулилле)

5. Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар. (Р.Вәлиев)

6. Байлык-фәлән теләмәде безгә,

Кичерсәк тә гәрчә кыен чак –

Тел ачкычы тели иде әнкәй,

Берәребез юлга җыенсак. (Х.Әюп)

7. Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә

Матур итеп туган телеңдә. (Р.Фәйзуллин)

8. Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга. (Р.Фәйзуллин)

Индивидуаль-дифференциаль эш..

Тест 1 вариант

1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш-хәрәкәтнең максатын,

б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын,

в) эш-хәрәкәтнең билгесен.

2. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) -ма, -мә,

б) -ды,-де,

в) -са,-сә.

3. Фигыльләрнең төрен билгеләргә

Керсә, әйтсә, белсә, аңласа.

а) хикәя фигыль,

б) боерык фигыль,

в) шарт фигыль.

4. Уйна, кер, укы, яз – нинди фигыльләр?

а) хикәя фигыль,

б) боерык фигыль,

в) шарт фигыль.

5. Кайсы фигыль төркемчәсе заман белән төрләнә?

а) шарт фигыль,

б) хикәя фигыль,

в) боерык фигыль.

2вариант

1. Затланышлы фигыльләр ничәү?

а) 3,

б) 2,

в) 4.

2. Затланышсыз фигыльләр ничәү?

а) 3,

б) 2,

в) 4.

3. Затланышлы фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

а) заман,

б) тартым,

в) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык.

4. Шарт фигыльне табарга

а) кайтасы, киләсе, эшлисе,

б) китсен, китмәсен, килмәсен,

в) барса, килсә, укыса.

5. Хикәя фигыль нинди җөмлә кисәге була?

а) аергыч,

б) тәмамлык,

в) хәбәр.

3 вариант

1. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне табарга.

а) кайта, барган, килгән,

б) барды, кайтты, килде,

в) кайт, барса, килсен.

2. Шарт фигыль нәрсә белән төрләнми?

а) заман,

б) зат-сан,

в) барлык-юклык.

3. Шарт фигыль нинди җөмлә кисәге була?

а) аергыч,

б) хәл,

в) хәбәр.

4. Бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә

Кайтса, бар, йөгерер

а) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль,

б) боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,

в) шарт фигыль, боерык фигыль, хикәя фигыль.

5. Кайтым юнәлешендәге шарт фигыльләр:

а) сайрашсаң, йөрешсә, юышсам,

б) җырланса, сөйләнсәң, бизәнсә,

в) булмаса, сатса, язылсаң.

5. Дәресне йомгаклау.

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк:

Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.

Һәр укучы берәр фигыль турында сөйли.

Укучыларның дәфтәрләре җыеп алына, бүгенге эшләрен тикшереп билге куела.

6. Өй эше:

1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга.

2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә.

3) 143 нче күнегү, шарт фигыльләр астына сызарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шарт фигыль"-дәрес эшкәртмәсе

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

"Шарт фигыль"-презентация

1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар арк...

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Мастер-класс "Шарт фигыль" рус төркеме

Мастер-класс для русскоязычной аудитории...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен “Шарт фигыль” темасы буенча тикшерү эше...

шарт фигыль

6 нчы сыйныфта татар теленнән шарт фигыль темасы буенча интерактив дәрес...


 

Комментарии

Галиева Лилия Шамилевна

Спасибо за урок! Обязательно использую в работе.