“Рөстәм маҗаралары”повесте, план-конспект.
материал (7 класс) на тему

Назипова Гульнара Сабирзяновна

7 класс татар төркемнәре өчен "Рөстәм маҗаралары" әсәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rostm_mazharalary.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Рөстәм маҗаралары”повесте.

(дәрес эшкәртмәсе рус мәктәпләренең 7нче сыйныфында укучы татар балалары белән эшләү өчен тәкъдим ителә)

  1.  Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү:

    1) укучыларны әсәр белән таныштыру.

2. Күнекмә формалаштыру:

     1) аларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Тәрбияви:

     1) балаларда үзләренең иленә карата патриотик хис үстерү;

      2) ата-аналар сүзен тыңларга өндәү.

  1.   Дәреснең принциплары:
  1. Дидактик принциплар: фәннилек, укыту һәм тәрбия берлеге, коммуникатив, гомумкешелек.
  2. Хосусый принциплар: әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак кабул итү; әсәрне субъектив кабул итү.
  1.  Укыту ысуллары:
  • әйдәп баручы ысул - өлешчә эзләнү;
  • -ярдәмче ысуллар – репродуктив, шәрехләү, иҗади уку.
  1.   Алымнар:
  • укытучы сөйләме;
  •  сорау-җавап(фронталь, индивидуаль);
  •  әсәрне уку.
  1. Дәрес төре: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.
  2. Җиһазлау:  Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре(текст), интерактив такта, ноутбук.

Дәрес барышы.

I.  Оештыру этабы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар!Утырыгыз! Хәлләрегез ничек?Дәрескә барыгызда әзерме? Әйдәгез әле, дәресне башлап җибәрик!

(Укучыларны барлау)

II . Актуальләштерү этабы

Укытучы.Укучылар, узган дәрестә без Г. Кутуйның  кайсы әсәре белән таныштык?

Укучы. “Рөстәм маҗаралары”.

Укытучы.  Әсәр кайсы елда һәм нинди шартларда язылган?

Укучы. 1944 елда Г. Кутуй иҗади коммандировка белән Казанга кайта. Шул вакытта ул “Рөстәм маҗаралары” дигән повесть иҗат итә.

Укытучы.Әсәр нинди жанрда язылган?

Укучы. Әсәр фантастика жанрында язылган.

Укытучы. Нәрсә ул фантастика?

Укучы. Фантастика (гр. phantastike –күзаллау осталыгы) - әсәрләрдә реаль тормышта булмаган сәер хәлләрдән торган яшәеш, уйлап табылган могҗизалы чынбарлыкны тергезү. 

Укытучы. Әйтегез әле миңа, укучылар, “Рөстәм маҗаралары” әсәренең беренче бүлеге ничек атала?

Укучы. “Әби әкияте”.

Укытучы. Әсәрдә төп герой кем исемле?

Укучы. Рөстәм исемле.

Укытучы. Рөстәмнең әбисенә карата мөнәсәбәте нинди?

Укучы. Ул аны бик ярата.(Укучылар җавапларын текст белән дәлиллиләр:  Моннан берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә җыенуын ишеткәч тә, Рөтәм календарьда билге ясап куйды. һәм көн саен иртә белән:

     — Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды! — дип әйтә торды.

   Рөстәм башта әбинең җырлау рәвешен генә ярата иде, хәзер, ияләшкәч, аның көйләрен дә ярата. Моңлы итеп җырлый ул!

     Шундый күңелле әбиеңне ничек яратмыйсың, ди. Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Ашка яки чәйгә утырганда, Гайшә апа беренче тарелканы, беренче чынаякны балага куя иде.

    — Әбигә, әүвәл әбигә! — дип кычкыра башлады Рөстәм. )

Укытучы: Әбисе Рөстәмгә нинди онытылмаслык әкият сөйли?

Укучы: Әбисе Рөстәмгә абага турында әкият сөйли: “Абага чәчген ашасаң, кешенең күзенә күренмәслек буласың. Борын-борын заманда андый кеше булган һәм кеше күзенә күренмичә йөргән.

Укытучы: Абага чәчәгенең рәсемен кем әзерләп килде?

III. Яңа белемнәрне формалаштыру этабы

Укытучы. Әйдәге, укучылар, әсәрне өйрәнүне дәвам итик. “Кем сорый?” бүлегенең кыскача эчтәлеген ккем сөйләп бирә?

Укучы. Һәрбер үсемлекнең үз хосусияте бар. Шундый заман килер: гап-гади үләннәр кешеләрне төрле авырулардан, картлык үлеменнән азат итәчәк.  

Рөстәм абага чәчәген ашаганнан соң бик озак йоклады. Уянгач, ул бик борчылды. Рөстәм бик күп дәрес калдырган. Әби сүзен тыңлап урманга китүеннән малайлар көлерләр дип курыкты.

   Соңрак Рөстәм өенә кайтырга уйлады. Трамвайлар туктала торган урында бер кешегә сәгатьне сорап мөрәҗәгать итте. “Портфельле иптәш” җавап биргәч, Рөстәм үзен кешегә күренмәслек дәрәҗәгә килүен ачыклады. Ул бик шатланды. Кайтып җиткәч, Рөстәм җайлы вакытны гына туры китереп, өйгә керде. Рөстәм бик ач иде. Икмәккә май якканда, кулыннан пычагы идәнгә төшеп китте. Тавышка әбисе керде һәм күсләр ияләшкән дип уйлады.

Рөстәм әбисенең, әнисенең, әтисенең борчылуларын аңлады. Аларның кайгы-хәсрәтләрен  күрмәс өчен сугышка китәргә уйлады.

Укытучы. Рөстәмнең могҗиза турындагы хыялы ничек тормышка аша?

Укучы. Рөстәм абагы чәчәген ашаганнан соң кешегә күренмәс хәлгә әйләнә.

Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, Рөстәмгә кешгә күренмәс хәле ошыймы?Ни өчен?

Укучы. Әйе, Рөстәмнең кеше күзенә күренмәс булып йөрүе күңеллебула. Әти-әнисенә, малайларга, укытучыга үзенең ни өчен дәрес калдырганын аңлатырга да туры килми.

Укытучы. Рөстәм ни өчен сугышка китә?

Укучы. Рөстәм әти-әниләренең газапларын күрсә,фронтка китә алмас дип уйлый.

Укытучы. Рөстәмнең кайсы сыйфатлары сезгә ошады?

Укучы. Рөстәм бик батыр,фашистларга каршы көрәшергә әзер...

Укытучы.Укучылар, “Расад” бүлегенең  эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт?

Укучы.Сталинградчылар батырларчадошманнарга каршы көрәштеләр. Рөстәм дә катнашты, ләкин җиңелчә яраланды.Ике-өч көн уйланып йөри торгач, Рөстәм разведчиклар блиндажына килеп эләкте.Немецларга каршы немецлар ягына чыгып көрәшергә карар итте.

Укытучы. Рөстәм немецларга каршы көрәштә үзен ничек тота?

Укучы. Ул үзен батырларча тота. Яраланса да, Рөстәм көрәшүен дәвам итә.

Укытучы. Әйдәгез, “Татарча җыр” бүлегенә күчик.

Сүзлек эше:

блиндаж-артиллерия утыннан саклану өчен ясалган корылма, яшеренү урыны

каһарман-герой

сыздырта башладылар- монда:кача башладылар (начали прятаться)

лыгырдау-теләсә нәрсә сөйләү(говорить что попало)

гүяки - әйтерсең лә(словно)

куәтлерәк-көчлерәк(сильнее)

бизгәк тота – калтырата

Кыскача эчтәлекне безгә кем сөйләп бирә?

Укучы. Рөстәп немецлар арасында йөреп, үз ана телен, үз ана теле кебек үк якын тоелган рус телен сагынды. Хискә бирелгән шундый төннәрнең берсендә Рөстәм җырлап җибәрде: “ Шауласын, гөрләсен безнең җыр,- ...”.Немецофицеры Ганс куркуыннан юрганын башыннан ук каплап ятты. Аннары җыр ишетелгән якка ата башлады. Пуля Рөстәмнең җиңен тишеп үтте. Рөстәм идәнгә мәтәлеп төште.”Җырга атасыз, җырны атып үтермәкче буласыз...”- дип, ул өйдән чыкты һәм җырлый-җырлый, гранаталарны өй эченә ыргытты.

82 биттәге сорауларга җавап бирү.

Укытучы. Киләсе бүлек “Партизаннар янында” дип атала.

Сүзлек эше:

җәберләү-кимсетү, түбәнсетү, мыскыллау(унижать)

әрнеде – кайгырды (переживал)

ләгънәт – үч (злость)

гыйльми эшче - фәнни эшче (научный работник)

нәүбәтләшеп – чиратлашып (по очереди)

мәгълүмат – хәбәр (яңалык)

“Партизаннар янында”нәрсә турындалыгын кемнең сөйлисе килә?

Укучы. Рөстәм партизаннар отрядына килеп эләгә.Ул 50-60 кешедән тора. Алар арасында укымышлылар да бар. Рөстәм разведкага “Тиктормас” һәм Тимофей Николаевич белән китә.Операциягә алар төнлә белән чыгып киттеләр.  Таң атканда алар күзәтергә уңай табылган җиргә барып җиттеләр. Берьюлы икәү күз талдырмас өчен, Тимофей Николаевич һәм “Тиктормас” нәүбәтләшеп-нәүбәтләшеп  күзәтергә булдылар. Рөстәм ул вакытта тирәдәге хәлне күзәтте һәм куен дәфтәренә ниләрдер язып куйды. Шуннан соң ул операцияне үткәрергә булышты. “Аҗакай”га хат язды.

85 биттәге сорауларга җавап бирү.

IV.Ныгыту этабы

Укытучы.Укучылар, сез Рөстәм турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы. Ул бик батыр. Ул курыкмыйча фронтка китә...

Укытучы. Әйдәгез, Рөстәмне тискәре һәм уңай якларын табыйк.

(Таблица төзелә һәм анда тутырып баыла).

Уңай яклары

Тискәре яклары

V. Өй эшен бирү этабы

Рөстәмгә план буенча характеристика язарга.

План.

  1. Кереш: “Рөстәм маҗаралары”әсәре турында кыскача мәгълүмат.
  2. Төп олеш:

- кем ул Рөстәм?

- уңай, тискәре яклары;

- сезнең аңа булган мөнәсәбәтегез.

     3. Йомгаклау: әсәр ошадымы?ни өчен?

VI. Йомгаклау этабы

5 минутлык тест:

1 вариант.

1. Әсәрнең төп герое______.

2. “Дәһшәтле” сүзе _______дигәнне аңлата.

3. Төннәрнең берсендә Рөстәм_________________________________

дип җырлап җибәрә.

4. Рөстәмнең фамилиясе - __________.

5. Моннан берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә җыенуын ишеткәч тә, Рөтәм календарьда билге ясап куйды. һәм көн саен иртә белән:

     — Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды! — дип әйтә торды.

Сүз әсәрнең ________________бүлеге турында бара.

2 вариант

1. Рөстәм_________бик ярата.

2. “Хәсрәт” сүзе______дигәнне аңлата.

3. Үтерелгән немец офицерының кесәсенә Рөстәм кәгазь кисәге сала, анда__________дип язылган.

4. Бер бик мөһим операциягә Рөстәм Тимофей Николаевич һәм “_______”кушаматлы партизан белән бергә китә.

5.  Моннан берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә җыенуын ишеткәч тә, Рөтәм календарьда билге ясап куйды. һәм көн саен иртә белән:

     — Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды! — дип әйтә торды.

Сүз әсәрнең ________________бүлеге турында бара.

Укытучы. Укучылар, сезгә әсәр ошадымы? ни өчен? Сезнең дә Рөстәм кебек кеше күзенә күренмәс хәленә әйләнәсегез киләме?

Укытучы. Бугенге дәрестән сүз үзегез өчен нәрсә алдыгыз?

Укытучы. Ярый, укучылар, булдырдыгыз. Дәрестә бик актив катнаштыгыз. ..., ..., билгеләр куйдым, көндәлекләрегезне китерегез. Дәрес бетте. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте.

Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте  белән таныштыру,фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә   бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу.  План-конспект занятия по легкой атлетики....