Открытое мероприятие: Тема " Бер күрешү- үзе бер гомер"
план-конспект урока на тему

Открытое мероприятие: Тема " Бер күрешү- үзе бер гомер"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Открытое мероприятие20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Бер күрешү -үзе бер гомер.

Максат: Укучыларны Әлмәт төбәгендә туып үскән һәм  иҗат иткән шагыйрәләр, композиторлар  белән таныштыруны дәвам итү.Шәһәребез һәм аның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү. Матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе үстерү.

                                 ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ.

1 нче алып баручы:

-Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез.

-Хәерле иртә!

-Хәерле иртә!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

 2 нче алып баручы:

      “ Шушы яктан, шушы туфрактан без”- дип язган Клара Булатова. Әйе, чыннан да шулай. Күпме күренекле шагыйрьләр, язучылар, композиторлар шушы туфракта туып, иҗат иткәннәр, итәләр, итәчәкләр.

Без бүген, балалар, Әлмәт шагыйрьләре һәм композиторлары белщн танышабыз, аларның җырларын җырларбыз, шигырьләрен  сөйләрбез.

Безнең Әлмәт шәһәре композиторларга да бай. Менә шуларның берсе Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, 80нән артык җыр авторы, бик күп фестивальләр дипломанты, композитор  Эльмира Гыйльфанова бездз кунакта. Э.Гыйльфанова  “Кояшлы җәй” җыентыгына көй салып, матур-матур җырлар тудырган композитор. Бу җырларда табигатькә, бакчага, тәрбиячеләргә мәхәббәт тә, җиребезнең гүзәллеге дә чагыла.Хәзерге вакытта Э.Гыйльфанова музыка мәктәбендә эшли, балаларны җырларга өйрәтә.

  • Балалар, әйтегез әле, сез Э.Гыйльфанованың нинди җырларын беләсез?
  • “Яз җитте”,”Кояшлы җәй”.

Слайд карау.

Әйдәгез сүзне Эльмира Гыйльфановага бирәбез.

Музыкаль тәнәфес:_Миннеханова Айгөл “Туган тел”не  скрипкада уйный

1 нче алып баручы: Бүгенге кичәбезнең  тагын бер кунагы талантлы шәхес, шагыйрә һәм журналист, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Сәбирҗанова. Ул Актаныш якларында туып үскән . Бүгенге көндә Әлмәттә яшәп иҗат итә. Шигьрияттә беренче адымнарын  җырлар язудан башлый, бик күп шигырьләр авторы да..Язмышын башлаганнан бирле ул шагыйрә.

 Хәзер Н.Сәбирҗанова сүзләре  Эльмира Гыйльфанова көенә язылган җыр  тыңлап китәбез.

 Слайд

Хәзер безгә Нәфисә Сәбирҗанованың “Үзем булып калыр идем” шигырен 6б сыйныфы укучысы укып китә.

2 нче алып баручы:Тынгысыз җан гына кешене шәхес итә, шагыйрь  итә. Нәфисә Сабирҗанованың күңеленә тынычлык керсә дә, анннан гамь сагыш китми. Шагыйрә үзенең бу халәтен шагыйрь язмышы мәгънәсендә биререгә тырыша.

“Кузгалуы кирәк күңелнең” шигырен ______________укып китә.

 

         Безнең туган шәһәребез Әлмәт Татарстан республикасының иң матур төбәкләренең берсе булып санала. Әлмәттә эшчән, тырыш, уңган халык яши. Әлмәт ягына багышланган шигырьләре дә аз түгел шагыйрәнең. Шуларның берсен без сезгә укып китәбез.____________________

Хәзер сүзне шагыйрәнең үзенә бирәбез.

Музыкаль тәнәфес: Әхмәтҗанова Диана башкаруында “  Туган як” җыры

1 нче алып баручы: Бүген без сезнең белән тагын бер  шагыйрә Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты Гүзәлия Галләмова иҗаты белән танышырбыз.Ул да тормыш юлын балалар укытуга багышлаган. Хәзерге көндә Әлмәт районының Габдрахман авылында “Ландыш”  исемендәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Г.Галләмова ике китап авторы да. , 2012нче елда шагыйрәбезнең яңа китабы - “Җиләкле җәй” исемле балалар өчен шигырьләр, табышмаклар җыентыгы дөнья күрде.  Ул безнең иҗат кешесе буларак, Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы да булып тора.Татнефть ААҖ “Рухият” яңарыш фонды нәшер иткән “Балаларга бүләк” дигән җыентыкта аның тирән мәгънәле, йөгерек телле матур-матур берничә шигыре дөнья күрде. Соңгы елларда Галләмованың шактый гына әсәрләре “Әлмәт таңнары”, “Яшьләр заманы”, “Тормыш кыры”, “Хәзинә”, “Сабантуй” газеталарында даими басылып килә.

Слайд язучы турында.

Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар! Ә хәзер сүзне шагыйрәбезнең үзенә бирәбез. Нинди уйлар, нинди тойгылар белән килдегез, кичәбезне ямьләп сөйләсәгез иде. Рәхим итегез!(Г.Галләмова чыгышы)

2 нче алып баручы: -Балалар дөньясын хайваннар һәм җәнлекләрдән башка күзаллап булмый. Шагыйрә үзе авылда туып үскән, хәзер дә авылда яши. Авыл тормышы һәм балалар арасында эшләүче шагыйрә бу теманы чит итә алмый. “Сөтлебикә”, “Югалган песи”, “Әнисез күңелсез”, “Куян”, “Шаян бозау”, “Акбай” шигырьләре шундыйлардан. Мәрхәмәтле, игътибарлы булу, ярату, кайгырту хисен бу шигырьләрдән башка күзаллап булмый.

Ходай аңа балалар өчен талантлы әсәрләр яза алу сәләте биргән. Ә хәзер әйдәгез әле, шагыйрә тудырган балачак иленә керәбез. Акыллы, үткен, саф күңелле, шаян-шук һәм ышанучан нәниләр дөньясына.

1 нче бала

    Безнең бакча.

  • “Безнең бакча!” Яратып,
  • Үз итеп шулай дибез
  • Күңелле һәм кызыклы
  • Үтә монда көнебез.
  • Апалар каршы ала
  • Безне елмаеп, көлеп.
  • Алар безгә бакчада
  • Икенче әни кебек.

2 нче бала

  Яз җитә.

  • Яз килгәнен хәбәр итеп
  • Тамчылар тама тып-тып.
  • Кояш та елмаеп карый
  • Күзләрне камаштырып.
  • Җирнең калын ак юрганы
  • Көн дә юкара бара.
  • Кышны күрми дә калдык бит,
  • Яз җитте соң кай ара?

Балалар сорау бирәләр:

  • -Үзегез турында сөйләгез әле.
  • -Беренче  шигырегезне кайчан яздыгыз?
  • -Иң яраткан шигырегез кайсысы?
  • -Тагын шигырьләр язырга уйлыйсызмы?

 

2 нче алып баручы: Менә шундый үзенчәлекле шагыйрьләр яши Әлмәт каласында.         Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган шәхесләрнең иҗаты белән горурланабыз.  Бүген безнең мәктәпкә килгәнегез өчен рәхмәт. Сездән тагын да яңадан – яңа шигырьләр, җырлар  көтеп калабыз. Әсәрләре, җырлары  белән илебезне, туган телебезне яратырга өйрәткән шәхесләргә багышланган кичәбезне тәмамлыйбыз. Сезгә иҗатыгызда зур уңышлар , тормышыгызда ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек гаилә бәхете телибез.

        

        

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында үткәрелгән  язучылар белән очрашу кичәсенең эшкәртмәсе.

Тема:     Бер күрешү- үзе бер гомер.

  Кичәне алып бардылар: Тюрикова Г.Р. Шәхетдинова Р.Р.

16 нчы апрель, 2015 нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация внеклассного открытого мероприятия на тему "Достопримечательности мира"

Цели данного внеклассного мероприятия- развитие навыков монологической и диалогической речи, развитие интереса к изучению иностранного языка, расширение кругозора о достопримечательностях и культуре д...

Открытое мероприятие для обучающихся по профессии "повар, кондитер" на тему "кухни народов мира".

Материал содержит план мероприятия, видео-презентацию и фото-отчет.[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"5259135","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","width":"480"...

Открытое мероприятие на тему "Дружба"

Здесь я представляю к вашему вниманию презентацию открытого мероприятия по теме "Дружба"....

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА ОТКРЫТОГО ВНЕ АУДИТОРНОГО МЕРОПРИЯТИЯ Тема: «ВСЕМИРНЫЙ ДЕНЬ ТУРИЗМА»

Методическая разработка открытого внеаудиторного мероприятия на тему: «Всемирный день туризма» отражает реализацию основной профессиональной образовательной программы по специальности 101101 Гостиничн...

Сценарий открытого внеклассного мероприятия Тема: «Чума – чума 21 века"

Цель: способствовать формированию знаний о здоровом образе жизни, росту самосознания, самооценки подростков.Задачи: - сравнить влияние на  человека возбудителя чумы и ВИЧ-инфекции, которую н...

Открытое мероприятие на тему: «Устройство ребёнка в семью через моделирование игровых моментов». Занятие на тему: «Готовим чай».

Открытое мероприятие на тему:«Устройство ребёнка в семью через моделирование игровых моментов». Занятие на тему: «Готовим чай»....